|
БИКТИМЕРОВ Әхмәтҗан (19 йөз ахырлары, хәзерге Яшел Үзән р-ны, Бакырчы а. — 23.05.1915, Томск губ., Тайга ш.), язучы, журналист. Тормышы һәм иҗаты аз өйрәнелгән. Урта Азия, Себер, Монголия һәм Төньяк Кытай буйлап озак сәяхәт итә; сәүлә эшләре б-н шөгыльләнә; Самара, Бозаулык. Ташкент. Коканл, Томск шәһәрләренлә яши. 1907-08 елларда Ташкентта «Шөһрәт» г-тасынла эшли, «Асия» («Азия») исемле г-та чыгара, «Фикер», «Бәянелхак», «Сибирия», «Идел» г-таларында языша, «Шура» ж-лында төрки халыкларның тарихы, мәдәнияте, тормыш-көнкүреше турында күп кенә мәкаләләр бастыра, арада педагогикага, медицинага багышланганнары да бар. «Үткән мәхәббәт» (Оренбург, 1905), «Ятим Сабир, яхуд Бай кызы» (К., 1907), «Хәлфә» (Эстәр летамак, 1912) исемле проза китаплары, мәктәпләр өчен «Русия тарихы» (К., 1914) дәреслеге авторы.
Әсәр.: Үткән мәхәббәт. Оренбург, 1905; Төркестан вилайәте // Шура. 1908. N 6,8,12,13,23,24; 1909. N2,6,10; Хәлфә. Эс-тәрлетамак, 1912; Русия тарихы. К., 1914.
Әд.: Г.М.Г. Идарәгә мәктүб // Кояш. 1915. 7 июнь; Әмирхан Ф. Сайланма әсәрләр. К., 1986. 4 том.
3.3. Рәмиев, М. И. Ә Әхмәтҗанов.
Татар энциклопедиясе
|