|
Уйгур язулы истәлекләр
Уйгур язуындагы әдәби ядкярләр дә, һичшиксез, гомумтөрки мирас булып торалар. Алар — башлыча будда, манихей һәм христиан изге китапларының тәрҗемәләре. Борынгы төркиләр ике төрле әлифба кулланганнар: уйгур әлифбасы буларак билгеле согыд язуы һәм Орхон-Енисей ядкярләренең руник әлифбасы. Соңрак, X гасырдан башлап, кайбер төрки кабиләләрнең ислам динен кабул итүләренә бәйле рәвештә, алар арасында гарәп язуы тарала, әмма уйгур әлифбасы аннан соң да әле кулланылышта байтак була. Мәсәлән, ул XIII—XIV йөзләрдә Җүчиләр сараенда (Идел буе) кулланылса, тимурилар сараенда (Урта Азия) XIV—XV йөзләрдә дә кулланылуында дәвам итә. Уйгурча язылган соңгы ядкяр булып XIII гасырга караган «Алтун йарук» («Алтын балкыш») санала.
Уйгур әлифбасы монголларга һәм маньчжурларга да күчкән. Алар, гомумән, үз күршеләренә, аерым алганда монголларга, зур йогынты ясаганнар. Мәсәлән, Чыңгыз хан һәм аның варислары сараенда беренче хадимнәр төрки уйгурлар булган. Чыңгыз ханның балаларын һәм башка монгол аксөякләренең яшүсмерләрен дә алар укытканнар. Чыңгыз хан сараенда мөһер саклаучы кеше — Ташатун да, исеменнән күренгәнчә, һичшиксез, төркиләрдән булган. Тикшеренүчеләр күрсәтүенчә, монголлар уйгур әлифбасы белән бергә күп кенә будда терминнарын, хәрби лексиканы һ. б. да үзләштергәннәр.
Төрки кабиләләр борын-борыннан ук төрле дин тотканнар. Мәсәлән, Зәңгәр күккә (Күк тәңре) ышану һәм шаманчылык белән бергә, борынгы төркиләр будда динен дә тотканнар. Будда дине аларга Тибеттән һәм һиндстаннан килеп кергән. Соңрак алар иранлылардан (башлыча, согыдлардан) манихейлыкны, ә Нестoриан сүриялеләрдән христиан динен кабул иткәннәр. Боларның барысы да борынгы язма истәлекләрдә үзенең чагылышын тапкан.
Иң борынгы язма әдәби истәлек булып «Манихейларның әүбә догасы» cаналса кирәк.
Ядкярнең ахырында догалыкны төзүченең (дөресрәге - тәрҗемәченең) исеме дә китерелә. Ул - Бөтермиш тархан.
CCCР Фәннәр академиясе Казан филиалы Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институты чыгшарган "Татар әдәбияты тарихы" китабы, 1нче том.
|