|
Ибраһим Болгари (Шәех Борһанетдин Ибраһим бине Йосыф Болгари) — галим. Сәмәрканди (Шәмсетдин Мөхәммәд бине Әшрәф әл-Хәсәни, 600/1200 елда үлгән) нең «Рисаләте фи Адабел-бәхес» әсәренә аңлатмалар язып, аны «Хашийәте «Адабел-мөназарәт» («Адаб» китабы турындагы бәхәсләргә аңлатмалар») дип исемләгән. Ибраһим Болгариның (Борһанетдиннең) «Рисаләи Борһаниһе» («Борһанетдин рисаләсе») дигән әсәре дә бар. Бу ике әсәр хәзерге вакытта Ташкентта Шәрекъшенаслык институтында саклана. Болардан тыш Ибраһим Болгариның Урта Азия авторларыннан берәүнең «Риторика» әсәренә аңлатмалар язган китабы һәм «Гади дарулар турында» әсәрләре булган (Хвольсон буенча).
©CCCР Фәннәр академиясе Казан филиалы Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институты чыгарган "Татар әдәбияты тарихы" китабы, 1нче том.
|