|
БАШМАКОВ Ибраһим Йосыф улы (1893, Пенза губ., Инсар өязе Үрләдем а. -5.10.1913, Оренбург ш.), шагыйрь. «Галия» мәдрәсәсендә (Уфа ш.) укый. «Вакыт» г-тасында, «Шура» ж-лында хезмәттәшлек итә, шунда ук беренче шигырьләрен һәм тәрҗемәләрен бастыра. Аерым шигырьләре «Яңа әдәбият» (1914, төз. Г.Ибраһимов һәм Г.Баттал), «Көрәш җырлары» (1923, төз. Ф.Бурнаш) җыентыкларына, «Татар поэзиясе антологиясе»нә (1956, 1992) керә.
Әд.: Бәкер К. Ибраһим Башмаков (вафат) // Вакыт, 1913. Юокт.; Мәрхүм шагыйрь (Яшь шагыйрь Ибраһим Башмаковның үлүе турында) // Аң. 1913. N20; История татарской советской литературы. М, 1985.
Татар энциклопедиясе.
|