|
Р.Барҗанов 1904 елда "Эшчеләр иман шарты" дигән шигырь язган:
Дер селкенер патша, солтан, ханнарыгыз,
Ул тәкәббер, зур корсаклы байларыгыз;
Сез булмагач, алар кемгә таяна алсын,
Көчсез алар - бәрегез дә аударыгыз!..
©CCCР Фәннәр академиясе Казан филиалы Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институты чыгарган "Татар әдәбияты тарихы" китабы, 3нче том.
|