|
(1870—1902)
Татарның классик язучысы Заһир Бигиев (Мөхәммәдзаһир Ярулла улы Бигиев) Ростов-Дон шәһәрендә ахун гаиләсендә туа. 1886-1891 елларда Казанда Күлбуе мәдрәсәсендә укый. Аннан гомеренең ахырына кадәр туган шәһәрендә әнисе янында яши. 1893 елда ике-өч ай чамасы Урта Азиядә сәяхәттә булып кайта, сәяхәте турында күләмле генә китап яза. Әдипнең «Мавәраэннәһердә сәяхәт» («Ике елга арасында сәяхәт») исемле әсәре 1893 елда ук тәмамланган булса да, 1908 елда гына, ягъни авторының вафатыннан соң гына басылып чыга (Уфа, «Китап» нәшрияты, 108 б.). Әдипнең тагын «Катыйлә» («Үтерүче хатын») һәм «Мөртәд» исемле язып тәмамланган романнары булуы билгеле, ләкин анарның кулъязмалары югалган дип фараз кылына.
З.Бигиевнең тәүге ике романы совет чорында тулы килеш яки кыскартылып (мәктәп хрестоматия-дәреслекләрендә) кат-кат басылалар, соңгы тапкыр аерым китап булып 1960 елда чыга.
ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ
Өлүф, яки Гүзәл кыз Хәдичә: роман. — Казан, 1887. — 78 б.
Гөнаһе кәбаир (Зур гөнаһлар): роман. — Казан, 1890. — 72 б.
Мавәраэннәһердә сәяхәт (Ике елга арасында сәяхәт). — Өфө: Китап, 1908. — 1086.
Зур гөнаһлар: романнар, сәяхәтнамә. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1991. — 383 б. — 30000 д.
ИҖАТЫ ТУРЫНДА
ГайнуллинМ. Заһир Бигиев (1870-1902) // М.Гайнуллин. Татар әдипләре. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1978. — 181-183 б.
М и ң н е г у л о в X. «Исмең синең милләт яшәдекчә яшәр» // Мирас. — 1995. — №11-12. —97-1036.
|