Бүген Нихром браузерын куеп карагыз Әдипләр: Флүр Баһаутдинов
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Мөслим районы үзәк китапханәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты
Сорагыз - җавап бирәбез

Безнең рейтинг


PR-CY.ru

Флүр Баһаутдинов

A Ә <= Б => В Г Д Е Җ З И Й К Л М Н O Ө П Р С Т У Ү Ф Х Ч Ш Э Ю Я Һ
Шәехзадә Бабич Идрис Багданов Локман Бадыйкшан Азалия Бадюгина
Гыйлемдар БАЕМБӘТОВ Маргарита Баимова Рамазан Байтимеров Үзбәк Байчура
Заһирә Байчурина Госман Бакиров
Марсель Бакиров Сөләйман Бакыргани Баласугани Гөлнар Балтанова Р.Барҗанов Риза БАРИЕВ Флүсә Бариева Галимҗан Баруди Кәшфи Басыйров Абдулла Баттал Габделбари Баттал
Ринат Баттал Салих Баттал Фәнзаман Баттал Рабит Батулла Хамис Батыров Ибраһим БАШМАКОВ Наташа Башурина Гатаулла Баязитов Нур Баян Әхсән Баян Рәүф Баһаветдинов Баһави
Илүзә Баһавиева Флүр Баһаутдинов Флер Баһманов Хәнәфи Бәдигый Хафизетдин Бәззази Марат Бәдретдинов Хәмзә Бәдретдинов Әлфия Бәдретдинова Гөлназ Бәдретдинова Фирая Бәдертдинова Гөлзадә Бәйрәмова Луиза Бәйрәмова Фәүзия Бәйрәмова Кәбир Бәкер Рәүф БӘХТИЯР Зариф Бәшири Гомәр Бәширов Фәрит Бәширов Альбина Бәширова Зәйнәп Бәширова Сафия Бәширова Рәшит Бәшәр Ренат Беккин
Аллаяр Беләшев
Ислам Беляев Бибигөлҗамал Г. Биги Заһир Бигиев Муса Бигиев Рәшит Биглов Ибраһим Биектаулы Айрат Бик-Булатов Сөнгатулла Бикбулатов Инга Бикбулатовa Шәриф БИККОЛ Хөрмәт Бикколов Бикмөхәммәд Исмәгыйль ибне Бикмөхәммәд Роберт БИКМӨХӘММӘТЕВ Римма Бикмөхәммәтова Әхмәтҗан БИКТИМЕРОВ Тәэминә Биктимирова Галимәтелбәнат Биктимерова Ирҗан Бикчәнтәев Әминә Бикчәнтәева
Шамил Бикчурин Рамил Билал Ринат Билалов Фәридә Билецкия Әхтәм Билялов Әбел-Галя ибне әл-Болгари Ибраһим Болгарии Мәхмүд Болгари Таҗетдин ибне Юныс әл-Болгари Хәзәр Болгари Хәсән ибне Юныс әл-Болгари Мансур Борындыкый Әгъдәс Борһанов <Мәүлет Борһанов Равил Бохараев Мәхмүт Бөдәйли Бөтермиш Әлфия Булат Нургали Булатов Габдулла Бубый Дилбәр Булатова Клара Булатова Дилә Булгакова Фәтхи Бурнаш Заһидә Бурнашева (Гыйффәт Туташ) Флорид Бүләков
Флүр Баһаутдинов

ҮЗ ЯЗМЫШЫН ҮЗЕ ЯЗУЧЫ

Флүр Нуретдин улы Баһаутдинов 1958 нче елның 10 гыйнварында Татарстанның Мөслим районы Иске Вәрәш авылында туа. Әнисе Рауза апа гомер буе колхозда эшләде, әтисе Нуретдин колхозда бригадир булды. Әтисе дөньядан иртә китте — Флүрга әле бер яшь тә тулмаган иде. Биш баланы Рауза апа берүзе аякка бастырды, барысына да югары белем бирде, барысын да олы юлга чыгарды. Биш баланың бөтенесен бертөсле яратса да, Флүрга барыбер әнисе ягыннан аерым, йомшак караш иде. Чөнки ул төпчек сабый - дүрт кыздан соң көтеп алган малай. Шуңа күрә Рауза апа малаеның юрист булам дигән сүзенә дә каршы булмады, югыйсә аны авыл хуҗалыгы институтына җибәрәсе килсә дә.
Мин үзем Флүрны аның башлангыч мәктәптә укыган елларыннан ук беләм. Аны туган авылының башлангыч мәктәбе генә канәгатьләндермәде. Һәр көнне җәяүләп ул Мөслим урта мәктәбенә йөрде, рус классында укыды. Уку аның өчен шул кадәрле изге эш иде — дәрескә соңга калудан куркып, ул мәктәпкә алдан ук килеп җитә, дәресләр башланганын көтеп коридор буйлап йөреп тора. Укырга сәләте зур иде, ул яхшы укыды. Мәктәпне алтын медальгә тәмамлады.
Икенче очрашуыбыз Казанда, мин педагогия институтында эшләгәндә булды. Флүр Казан дәүләт университетының юридик факультетына укырга керергә килгән. Үзенә нык ышана егет: «Мәктәпне медаль белән тәмамлаучыларга бер генә имтихан — тарихны гына тапшырасы икән. Тарихны әйбәт беләм мин».
Флүр, әлбәттә, имтиханны «5»кә бирде. Имтихан алучы укытучы Әзһәр Мөхәммәдиев (хәзер университет профессоры, Татарстан фәннәр академиясенең мөхбир әгъзасы) Флүрның җавабыннан бик канәгать калган. «Билет сорауларына җавап биргәч, тарих программасының иң четерекле мәсьәләләре буенча тикшереп карадым, молодец, хәзерлеге төпле»,—диде ул.
Флүр университетны да яхшы укып тәмамлады. Аннары Татарстан Республикасы прокуратурасында ун ел тикшерүче булып эшләде. Эшен җиренә җиткереп башкаргангадыр, аны СССР прокуратурасының махсус бригадасы составында Үзбәкстанга, зур җинаятьләрне тикшерергә җибәрделәр. Анда Гдлян, Иванов кебек күренекле тикшерүчеләр белән беррәттән Флүр дә үзен чын профессионал итеп танытты.
Нигезле белем, эшкә җитди караш, югары профессиональлек сыйфатлары сәбәп булгандыр, Ф.Н. Баһаутдиновны башта Әлмәт шәһәре прокуроры, аннары Татарстан республикасы прокуроры урынбасары, Казан шәһәре прокуроры итеп билгелиләр. Бу җаваплы урыннарда аның тагын бер күркәм сыйфаты аерылып торды. Ул бу органнарның базасын ныгыту, яңа биналар төзү буенча биниһая күп эшләр башкарды. Аның җитәкчелегендә һәм армый-талмый эшләү аркасында Әлмәт һәм Казан шәһәр прокуратурасының биналары төзелде.
Татарстан прокуратурасында аеруча мөһим эшләр буенча тикшерүче булып эшләгән дәвердә Флүр бик тә катлаулы, бик тә матур бер эшкә тотынды. Прокуратура җитәкчеләре аңа 1985 нче елда Казан телевидениесендә «Кеше һәм закон» дигән тапшыруны оештырырга һәм алып барырга тәкъдим иттеләр. Җиңел эш түгел ул— телевидениедә тапшырулар оештыру һәм алып бару. Флүр бу эшкә курыкмыйча тотынды һәм бер дигән итеп башкарып чыкты. Ай саен диярлек халык телевизордан Флүр Баһаутдинов алып барган тапшыруларны яратып карады. Әзерлек, тел, белем көчле һәм югары иде аның, тапшыруларны ул татарча да, русча да бертигез уңышлы алып барды. Менә шул вакытта кешеләр аны белә, таный башладылар. Аңа махсус хатлар яздылар, эшенә килделәр. Кызык хәлләргә барып җиткән очраклар да булгалады. Берничә тапкыр республика прокуроры янына жалоба белән килгән кешеләр, ул кабул иткән карар белән риза булмыйча, җитәкче кабинетыннан ишекне бәреп чыгып китәләр икән: «Ярар, сез хәл итмәсәгез, мин хәзер «Кеше һәм закон» тапшыруын алып баручы Баһаутдиновка барам, ул ачыклык кертер», — дип. Кешеләрдә Флүрның гаделлегенә, дөреслегенә ышаныч шундый зур була.
«Кеше һәм закон» тапшыруын бөтен халык көтеп каршы алды. Бу тапшыру биш ел (1985-1990 елларда) даими рәвештә барды, һәм Ф.Баһаутдинов Әлмәткә шәһәр прокуроры булып киткәч кенә туктады.
Шунысын да әйтергә кирәк, мондый популяр һәм кирәкле тапшыру Флүр Баһаутдиновка кадәр дә, аннан соң да, кызганычка каршы, булмады. Чөнки, тагын бер кат әйтәм, аны теләсә кем башкара алмый.
Ф.Н. Баһаутдиновның тагын бер сәләте турында әйтергә кирәк. Ул—язучылык сәләте. Казанда аның мәкаләләре басылмаган газета һәм журнал юктыр. Тикшерүче буларак тупланган бай материалларга таянып язылган повестьлары, очерклары һәм хикәяләре аны сәләтле язучы буларак танытты, Татарстан язучылары берлегенең күренекле вәкиле итте. Хокук органнары тикшерүчесе генә түгел, ул — тикшеренүче галим буларак та нәтиҗәле эшли. Юридик фәннәр докторы, профессор буларак ул галимнәр арасында шактый популяр шәхес.
Соңгы елларда Татарстанның атказанган юристы Ф.Н. Баһаутдинов Президент аппаратында дәүләт хезмәткәрләре департаментын җитәкләде. 2004 нче елда Республика Конституция судына судья итеп эшкә билгеләгәндә президент М.Ш. Шәймиев аның хезмәтенә югары бәя бирде, алдагы эшләрендә тагын да зуррак уңышлар теләде. Бу теләкләргә без дә кушылабыз.
Язманы Васил Гайфуллин әзерләде.



© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013