|
Әзилә Фәнис кызы Хөснетдинова 1995 елның 13 октябрендә Яңа Чишмә районының Зирекле авылында туган. 8 нче сыйныфтан башлап, төрле иҗади конкурсларда, олимпиадаларда актив катнаша, призлы урыннар яулый.
2011 елда «Авылның 100 талантлы баласы» конкурсында җиңүчеләрнең берсе була.
Чын дус
Күңелеңә сагыш тулганда,
Күзләреңнән яшьләр тамганда,
Дустың килер, ярдәм итәр,
Менә шунда кайгың бетәр.
Шатлыкларың бер дә булмаганда,
Берьялгызың гына калганда,
Тиз арада килеп җитәр дустың,
Көтмәгәндә артыр шатлыгың.
Дус ул кирәк, бик тә кирәк,
Сиңа авыр булганда,
Кайгыңны уртаклаптыр ул,
Күңелләрең тулганда.
Әбием
Әбиебез Сәкинә
Тылсымчы безнең өйдә.
Әхлакның һәм тәртипнең
Сакчысы була белә.
Иман дәресләрен бирә,
Әби безне өйрәтә:
- Әдәпле булу кирәк, — ди, -
Һәр урында, һәр эштә.
Без укуда, эштә чакта
Җылы тота ул өйдә.
Безне сөеп яшәгәнгә,
Рәхмәт яусын әбигә.
Илһам чишмәләре. Казан, "Рухият" нәшрияте, 2013.
|