|
(1951-1994)
Илдар Хөсни (Хөснетдинов Илдар Абдулла улы) 1951 елның 17 июнендә Казан шәһәрендә туган. Балалык еллары әбисе янында - Әтнә районының Куәм авылында үтә. Соңрак алар гаиләсе Башкортстанның Туймазы каласына күчеп килә. Илдар анда урта мәктәп тәмамлагач, янә Казанга юнәлә. Университетның тарих-филология факультетында белем ала. Дипломлы белгеч Чирмешән районында бераз эшләп алгач, Әлмәткә килеп төпләнә. 7 ел Эчке эшләр бүлегендә эшләп, капитан дәрәҗәсенә күтәрелә. Мәктәп елларыннан ук каләм тибрәткән яшь шагыйрьне иҗади эшчәнлек ныграк тарта, әдәбият ташкыны бөтереп ала һәм ул 1991 елда "Әлмәт таңнары" газетасына бүлек мөдире булып урнаша. Гомеренең соңгы көннәренә кадәр (1994 ел, 3 май) яраткан эшенә башы-аягы белән чумып, янып эшләде. Хисле шагыйрь, көчле публицист Илдар Хөсни ил, җөмһүрият, милләт гаме белән яшәде. Иҗтимагый хәрәкәттә башлап йөрүчеләрнең берсе булды.
Кызыклы, үзенчәлекле әдәби һәм публицистик мирас калдырды.
Ул 1992 елдан язучылар берлесе әгъзасы иде. Быел "Учак яктым" исемле шигырьләр җыентыгы Татарстан китап нәшриятында басылып чыкты.
"Аргамак" журналы № 9, 1994.
|