|
(1935-1994)
Хәниф Хәким улы Хөснуллин 1935 елның 7 февралендә Татарстан Республикасының Түбән Кама районы Шәңгәлче авылында туган. КамАЗ төзелеше башлану белән Чаллыга(1972) килә, геодезист, төзүче булып эшли. Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы(1992). 1967 елда “Исәнмесез” исемле беренче шигырьләр китабы дөнья күрә. “Алтын тояк”(1981), “Дөньяның матур җире”(1985), ”Чикерткә ник сикерә”(1988) китаплары басылып чыга. 1994 елның 7 октябрендә вафат булды.
ОНЫТМАБЫЗ СИНЕ
Хәниф Хөснуллин!
Талантлы шагыйрь иде, диясем килә аны. Шигырьләре укучылар күңеленә тәэсир итешле, фикерле, матур һәм яңача әйтелгәннәр аның. Артык күп тә язмады, әмма мәгънәле итеп иҗат итте.
Шул ук вакытта ул кешелекле булуы белән дә ихтирамга лаек иде. Беркайчан да үзен, әдип буларак, зур шәхескә санап күкрәк какмады, киресенчә, гади, тыйнак кеше итеп күрсәтте. Әнә шуңа күрә дә, мин аның белән әдәби очрашуларга яратып йөрдем. Без аның белән ун ел буе, һәр ай саен диярлек, "Шифалы су" курортына барып шигърият кичәсе үткәрә идек. Хәнифне халык яратып тыңлый, әсәрләрен якты йөз белән кабул итәләр иде.
Хәниф белән без, кулга-кул тотынып диярлек, тулай торакларда, мәктәпләрдә, училищеларда, хезмәт коллективларында әдәбият кичәләре үткәрдек. Һәр очрашудан соң ул халыкның әдәбият белән кызыксынуына сөенә, кайберәүләрнең ихтирамсыз булуына көенә иде.
Узган елның октябрь ае ахырларында мин, аның белән бергә, фаҗигале төстә һәлак булган публицист Равил Лотфуллинны җирләргә Арча районының Яңа Кенәр авылына кайттым. Көн яңгырлы иде. Равилне күмгәндә ул чын ихластан ялкынлы чыгыш ясады. Аның сүзләре Кенәр кешеләренең күңеленә хуш килде, аңа алар рәхмәтләрен белдерделәр. Нихәл итәсең, Равилне күмеп кайтканга бер ел да тулып җитмәде, Хәниф үзе дә әрвахлар дөньясына китеп барды.
Газраил соңгы елларда Чаллы язучыларына күбрәк һөҗүм ясады, арабыздан Эдуард Касыймов, Газиз Кашапов, Кадыйр Сибгатуллин, Альберт Сафин, Галинур Нәбиевләрне алып китте...
5 нче октябрь көнне Хәниф белән "Жемчужина" санаториена әдәби кичә үткәрергә барырга тиеш идек. Барган чакта миңа керерсең, диде. Кердем. Әмма, бара алмыйм, нигәдер йөрәк тынгысызланып тора, диде ул. 6 нчы октябрь көнне кичкә таба язучылар оешмасына килсәң иде, сиңа әйтәсе сүзләрем бар, диде. Бардым. Күңеле күтәренке иде, бер сәгать чамасы күңелле итеп сөйләшеп утырдык. Шуннан соң ул ГЭС бистәсе ягына бара торган автобуска утырып китте. Минем аны шул кичтә соңгы күрүем булган икән.
Нәҗип МӘДИЯРОВ
|