|
Рәшит Фәррах улы Хәйретдинов 1948 елның 23 августында Татарстан Республикасының Азнакай районы Кәкре Елга авылында туган. 1972 елда Казан химия-технология институтын тәмамлый. Беренче шигырьләре 1979 елда «Яшьлегем Чаллы» дигән күмәк җыентыкта басыла. 1995 елда «Ялгыз җайдак» исемле шигырьләр китабы чыга. Иң күп укылган китаплар бәйгесендә республика Милли китапханәсенең II дәрәҗә Дипломы белән бүләкләнә. Шигырьләре үзенең гадилеге, самими-леге, эчкерсезлеге белән җәлеп итә.
1975 елдан Чаллы шәһәрендә яши.
Ләйсән - моңлы бишегебез. Яр Чаллы, 2009.
|