|
Сәлим Мирза Хазбиевич 1955 елның 17 ноябрендә Гданьск каласында туа. Гданьск университетының полонистика /поляк теле гыйлеме/ факультетын тәмамлый. Җитмешенче елларда Гданьскиның әдәби тормышында актив катнаша: "Бердәмлек" Һәм "Нових Цадаров" әдәби түгәрәкләренең әгъзасы була. Шигырьләре беренче тапкыр 1973 елда "Шигърият" җыентыгында басылып чыга. Өч шигъри мәҗмуга авторы: "Мәсәлгә кереш". "Алмалыкта йокы авыр була", "Малайның серле мөгезе". Соңгы вакытта ул "Поезеж" нәшриятына "Литва-Польша татарлары мәсәлләре, риваятьләре һәм хикәятләре" җыентыгын әзерләүне тәмамлап килә.
Хазбиевич - чыгышы Һәм иманы белән Польша татары, нәсел тамырлары элекке Вильно /хәзер - Вильнюс/ крае татарларына барып бәйләнә. Аның шигърияте сугыштан соңгы еллардагы поляк әдәбиятының күренекле вәкилләре - Чеслов Милош, Станислав Винцент, Тадеуш Конвицкий. Збмгнев Жакевич исемнәре белән аерылгысыз бәйләнгән.
Шагыйрьнең ерак бабасы Ибрагим Смайкевич сугышка кадәр Вильнода татар мәхәлләсе имамы булып тора, ул уз чиратында улын - Сәлим Мирзаның карт әтиен Али Смайкевичны да татар Һәм ислам кануннары нигезендә тәрбияли. Сәлим Мирзаның фәлсәфи фикерләве Һәм тормыш кануннары менә шулай ерактан һәм тарихтан килә.
Сәлим Мирзаның шигъри эзләнүләре дә бик үзенчәлекле. Символизм һәм бүгенге заман модернизмының чишмә башында, торган поляк шагыйре Тадеуш Мицинскийны ул үзенең рухи атасы дип таный. Ә Мицинский иҗатына исә ислам суфыйчылыгы Һәм шәрык мотивлары бик якын.
Кем белә, бәлки Сәлим Мирза Хазбиевич поляк әдәбиятының тере бер тармагы булган поляк телле татар әдәбияты да яңа йолдыз булып балкыр һәм үзенә генә хас эз салыр?
АЛИ МИСКЕВИЧ.
"Аргамак" журналы № 3-4, 1992.
|