|
КАРАНЫЙ Саләх (псевд. Әбү Хәжиб) (19 йөз), язучы. «Тәнбиһел-кәмал» («Талант уянуы») дини-дидактик шигырь, «Иказәтет-төҗҗар» («Сәүдәгәрләргә нәсыйхат») хикәя җыентыгы авторы. Аларда 19 йөзнең 1 нче чиреге татар әдәбиятына хас булган традицион дини мәсьәләләр, мөселман руханилары б-н мөнәсәбәт проблемалары яктыртыла. К. диния нәзарәте б-н хезмәттәшлеккә каршы чыга, указлы мулларны һәм абызлар хәрәкәте вәкилләрен тәнкыйтьли, мөселманнарга чәй б-н шикәрне тыярга чакыра. К. әсәрләре кулъязмалары ТР ФАнең Тел, әдәбият һәм сәнгать ин-ты каршындагы кулъязмалар һәм текстология бүлеге мирасханәсендә һәм Казан ун-ты Фәнни китапханәсенең кулъязмалар һәм сирәк очрый торган китаплар бүлегендә саклана.
М. В. Гайнетдинев.
Татар энциклопедиясе
|