|
Гөлнара Шәрип кызы Хәкимова 1973 елның 7 июлендә Татарстанның Мөслим районы Мөслим авылында туган. Казан дәүләт университетын тәмамлап, Әмәкәй авылында татар теле һәм әдәбияты укыта. Веб-мастер, туган як тарихына һәм Әмәкәй мәктәбенә багышлап эшләнгән сайт-блоглары "Белем җәүһәрләре" бөтендөнья интернет-ресурслар бәйгесендә дәрәҗәле дипомнарга лаек булды.
Авылым даны җырга күчсен
Авылым даны орырга
Бай тарихлы авыл, диләр,
Авылым Әмәкәй турында.
Бабаларым иген иккән,
Печән чапкан болында.
Өч мәчетле авыл булган,
Гөрләп торган базары.
Күрше авыл егетләрен
Гашыйк иткән кызлары.
Җырга-моңга һәвәс булган
Халкым элек-электән.
Оста биючеләр белән
Сәхнәләрдә дан тоткан.
Авылым даны җырга күчсен —
Еракларга таралсын.
— Без бит әмәкәилеләр! — дип
Горурланырлык булсын.
"Моң бишегем Мөслим"
|