|
(1929-1999 )
Драматург Шәриф Нургали улы Хөсәенов 1929 елның 26 ноябрендә Татарстанның Буа районы Өчмунча (русча исеме—Чирки-Ишемяково) авылында урта хәлле крестьян гаиләсендә туган. Башлангыч мәктәпне— туган авылында, җиде классны — күрше Килдураз авылында һәм 1947 елда Буа шәһәренең Мулланур Вахитов исемендәге урта мәктәбен тәмамлагач, Казанга килеп, медицина институтының дәвалау-профилактика факультетына укырга керә. 1953 елда институтны тәмамлап, Казан больницаларының берсендә врач булып эшли башлый. 1960—1962 елларда Мәскәүдә СССР Язучылар союзы каршындагы Югары әдәби курсларда укый. Укуын тәмамлап кайтканнан бирле ул — Казан шәһәренең 2 нче номерлы больница поликлиникасында участок врачы хезмәтендә.
Язучы-драматург буларак, Ш. Хөсәенов киң катлау укучыга һәм тамашачыга үзенең «Профессор кияве» (1952) исемле комедиясе белән таныла. Шәһәр интеллигенциясе, эшче яшьләр тормышына нигезләп язылган һәм үзәккә аилә, әхлак-мәхәббәт мәсьәләләрен алып, аларны илленче еллар татар драматургиясе өчен шактый яңача һәм тормышчан ситуацияләрдә хәл иткән бу әсәр 1952 елда пьесалар буенча уздырылган республика конкурсында икенче премиягә лаек була һәм шул ук елны Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры сәхнәсендә куела башлый (ике йөзгә якын спектакль). Озакламый комедияне Башкорт дәүләт драма театры, Башкортстандагы Баймак һәм Аургазы театрлары, Татарстанда — Минзәлә, Дагстанда — Кумык, Себердә — Хакас милли театрлары да үз репертуарларына кертәләр.
Драматургның шуннан соң иҗат иткән драма әсәрләреннән «Зөбәйдә — адәм баласы» (1961) трагикомедиясе һәм «Әниемнең ак күлмәге» (беренче исеме — «Әни килде», 1968) драмасы тагы да зуррак уңыш казана, «Әниемнең ак күлмәге» Татар академия театры сәхнәсендә генә дә дүрт йөзгә якын тапкыр уйнала, русчага һәм башка милли телләргә тәрҗемә ителеп, илнең кырыклап театры сәхнәсендә уңыш белән бара. Әдипнең «Бирнәле кыз» (1954), «Егерме ел үткәч» (1962) исемле кечкенә күләмле пьесалары да үз вакытында төрле театр сәхнәләрендә уйнала; «Егерме ел үткәч» дигәне, үзәк телевидение аша күрсәтелеп, Октябрь революциясенең илле еллыгы уңае бе-,лән «Искусство» нәшрияты буенча чыгарган «Антология советской одноакт-ной пьесы» дигән сайланма җыентыкка кертелә.
Ш. Хөсәеновның драма һәм комедияләре композицион яктан оста корылган булуы, образларның кискен фикри каршылыклар, конфликтлы ситуация-,ләр аша ачылуы һәм алынган проблемаларның заман рухында, сәнгатьчә үтемле хәл ителүе белән характерлы. Автор үзенең әсәрләрендә кешенең намус сафлыгы, максаты, кыйбласы, тормышта һәм җәмгыятьтә тоткан урыны— хезмәте турында сүз алып бара, кешеләр арасында очрый торган һәртөрле мещанлык күренешләренә каршы нәфрәт хисләрен белдерә.
Ш. Хөсәенов «Мәхәббәт сагышы» (1964) исемле повесть һәм юмористик, сатирик хикәяләр авторы буларак та билгеле.
Әдәби хезмәтләре өчен Ш. Хөсәенов 1979 елда «Почет Билгесе» ордены «белән бүләкләнде. Аңа шулай ук Татарстан АССРның атказанган врачы дигән мактаулы исем бирелде.
Ш. Хөсәенов — 1959 елдан СССР Язучылар союзы члены.
БИБЛИОГРАФИЯ
Профессор кияве: Пьесалар.— Казан: Таткитнәшр., 1958.— 187 б., портр. 5 500.
Рец: Сәгыйдуллин Г. Беренче адым.— Сов. әдәбияты, 1960, № 3, 120—121 б.
Мәхәббәт сагышы: Повесть.— Казан: Таткитнәшр., 1965.— 234 б., рәс-ле. 15000.
Шул ук.—2-басма.—Казан: Таткитнәшр., 1978.—192 б. 30 000.
Рец.: Мөсәгыйт Ф.— Соц. Татарстан, 1960, 11 дек.; Хисмә-туллин Ф. Гыйбрәтле әсәр.— Татарстан яшьләре, 1960, 30 авг. Зөбәйдә — адәм баласы: Өч пәрдәле трагикомедия.— Казан: Таткитнәшр., 1968.—82 б. 9000.
Рец.: Әхмәдуллин А. Көлү һәм фаҗига—икесе бергә.— Кит.: Әхмәдуллин А. Ничек сурәтләргә сине, замандаш? Казан, 1976, 142— 146 б.; Мусин Ф. Эзләнү юлында.—Соц. Татарстан, 1965, 24 ноябрь; Нигъмәтуллин Ә. Көлдерә һәм уйландыра.— Кызыл таң, 1966, 21 июнь; Сөләйманова С. Адәм баласына ни җитми? — Соц.Татарстан, 1966, 15 май.
Пьесалар. ТТ. Миңнуллин сүз башы].—Казан: Таткитнәшр., 1979.—2886. -15 000.
Белое платье матери: Драма в 3-х д./Авториз. пер П . Лемина - М.:
ВУОАП, 1972.—60 л. 250. ......
Рец: Гимранова Д. Быть на земле человеком. |[К постановке в Казан. Болыпом драм. театре. им. В. И. Качалова]—Сов. Татария 1978, 3 дек.; Мазур Н. На мурманской сцене.— Сов. Татария, 1973, 7 янв.
Аның турында
Камалов Б. Гаять үзенчәлекле талант: Ш. Хөсәеновка 50 яшь.— Татарстан яшьләре, 1979, 27 ноябрь.
Миңнуллин Т. Драматург.—Казан утлары, 1979, № 11, 125—127 б.
Фәйзуллин Р. Очрашулар.—Соц. Татарстан, 1979, 2 дек.
Халык күңелен аңлап.—Азат хатын, 1979, № 11, 14—15 б.
Кашшаф Г. Нәрсә өчен яшисең?— Кит.: Кашшаф Г. Күңел көзгесе.. Казан, 1975, 146—156 б. «Әни килде» драмасы Татар дәүләт акад. театры сәхнәсендә.
Кашшаф Г. Нәрсә өчен яшисең?—Соц. Татарстан, 1970, 9 июнь. Шул ук әсәр турында.
Минский Г. Ике спектакльне карагач.— Соц. Татарстан, 1970, 9 июнь. Шул ук әсәр турында.
Илялова И. Зоркий взгляд драматурга: Драматургу III. Хусаинову 50 лет.— Сов. Татария, 1979, 2 дек.
Миңнуллин Т. Пьесы, которые всегда современны.— Веч. Казань, 1979, 4 дек.
©"Совет Татарстаны язучылары" китабыннан файдаланылды (Даутов Р.Н., Нуруллина Н.Б. Совет Татарстаны язучылары. – Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1986)
|