|
Шагыйрь Данис Талибулла улы Хәйруллин 1945 елның 7 октябрендә Татарстанның Азнакай районы Таштуган авылында туа. 1953-1960 елларда туган авылы җидееллык мәктәбендә укып, 1964 елда шул ук районның Чалны урта мәктәбен тәмамлый һәм, Казанга килеп, химия-технология институтына укырга керә. Бер елдан Казан авыл хуҗалыгы институтына күчеп, аны 1969 елда авыл хуҗалыгы инженеры-механигы дигән диплом белән тәмамлый. 1969-1970 елларда Совет Армиясе сафларында хезмәт итә, аннан соң берникадәр вакыт Азнакай районының «Марат» һәм «Октябрьнең 40 еллыгы» исемендәге колхозларда баш инженер булып эшли. 1972-1998 елларда Чаллы шәһәренең Төзелешне механикалаштыру идарәсендә өлкән инженер, прораб, бүлек башлыгы вазифаларын башкара. 1998 елдан ул — җаваплылыгы чикләнгән «Кран-сервис» оешмасында директор урынбасары хезмәтендә.
Д.Хәйруллинның беренче шигырьләре матбугатта 1979 елдан күренә башлый. Ул — Татарстан китап нәшриятында 1988 һәм 1991 елларда басылып чыккан ике шигъри китап авторы.
Д.Хәйруллин — 1992 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.
ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ
Хәтер: шигырьләр. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1988. — 86 б. — 3400 д . Йөрәк тибеше: шигырьләр. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1991. — 96 б. — 1000 д.
ИҖАТЫ ТУРЫНДА
ЛотфуллинР. Язмыш дәшә: вакыт җитте, канатларың ныгыт, ир заты! //
Кама таңнары. — 1982. — 16 апр.
В ә л и е в Р. Бәйрәм кичендә // Кама таңнары. — 1988. — 7 окт.
Г а б и д и Ә. Чор сулышын, заман рухын тоеп // Якты юл. — 1989. — 5 гыйнв.
ГомәреваЗ. «Йөрәк тибеше» // Таң йолдызы. — 1994. — 13 дек,
ХисмәтуллинР. Рухында таулар биеклеге // Шәһри Чаллы. — 1995. — 15 дек.
ҖамалетдиноваФ. Уе белән уйландыра шагыйрь // Таң йолдызы. —1996. — 30 нояб.
© Әдипләребез. Биобиблиографик белешмәлек. Казан, Татарстан китап нәшрияты, 2009
|