|
Матбугат аксакалына 80 яшь тулды
(Уфа, 29 ноябрь, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Башкортстандагы татар журналистлары арасында иң өлкәннәренең берсе Расих Нургали улы Ханнанов олы юбилеен бәйрәм итә. 80 яшь тулды матбугат аксакалына.
Расих Нургали улы Ханнанов Кырмыскалы районы Кырмыскалы авылында 1931 елда туган.
Гәзиттә 33 ел эшли, шул исәптән 1991-1994 елларда — баш мөхәррир вазифасында.
Күренекле язучы, унбиш китап авторы.
Мәктәптә укыган елларында ук тәүге мәкаләләрен яза ул. Ә Ерак Көнчыгышта алты елга якын хәрби хезмәттә булганда флот газетасы белән хезмәттәшлек итә. Шулай ук Башкортстан матбугат басмаларына да үзенең шигырьләрен һәм хикәяләрен җибәреп тора ул.
Армия хезмәтеннән соң, Расих Ханнанов туп-туры туган районы газетасына эшкә килә. Башта тәрҗемәче була, аннан бүлек мөдире, мөхәррир вазыйфаларын башкара. Төгәл 50 ел элек Р. Ханнанов республикадагы “Кызыл таң” татар газетасына эшкә чакырыла. Биредә ул әдәби хезмәткәрдән башлап баш мөхәрриргә кадәр баскычларны үтә. Ул мөхәррирлек иткән елларда татар басмасының укучылары тагын да артты, абруе күтәрелде.
Тынгысыз журналистлык эшчәнлеге һәм җитәкче вазыйфалары йөген тарту белән бергә Расих Ханнанов әдәби иҗат белән шөгыльләнергә дә вакыт таба. Аның романнары, повестьлары, хикәяләре төрле нәшриятларда дөнья күрә. Берничә пьесасы да төрле театрларда сәхнәләштерелде. Талантлы әдипнең сүзләренә язылган йөзләрчә җырларны татар һәм башкорт сәнгать осталары яратып башкара.
Расих Ханнановның күпкырлы эшчәнлеге рәсми даирәләр тарафыннан да югары бәяләнде. Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре дигән мактаулы исем алган иҗатчы журналистларның Шаһит Ходайбирдин исемендәге бүләгенә һәм Тәтешле районы булдырган Әнгам Атнабаев исемендәге бүләккә дә лаек булды.
Расих Ханнановның юбилей чаралары аның туган ягы – Кырмыскалы районында зурлап билгеләнде. Анда Уфадан да юбилярның күп каләмдәшләре барды.
www.Tatar-Inform.ru
|