Ә. Фәйзинең әнә шундый мохиттә туган «Тышта яз» исемле лирик шигырьләре әдәби җәмәгатьчелектә бәхәс кабынып китүгә сәбәп була. Аның шигыре X. Хәйри тарафыннан «пассивлык үрнәге» буларак бәяләнә. Ләкин шулай да кешенең йөрәк кичерешләрен сурәтләү көчәя бара. X. Туфан, Ш. Маннур, С. Хәким, Ш. Мөдәррис, М. Ногман, 3. Нури, 3. Мансур шигырьләрендә катлаулы язмыш сызланулары урын ала.
Илленче еллар урталары лириканы сафландырып җибәрә. Шигърияткә Ш. Галиев, Г. Афзал, X. Камал, И. Юзеев, Р. Гәрәй кебек шагыйрьләр килеп керә. Алар сафын Роб. Әхмәтжанов, Ә. Баян, Н. Мадъяров, М. Шабаев, Э. Мөэминовалар тулыландыра. Поэзиядә кеше күңеленә игътибар арта бара. Әхлак мәсьәләләре, гаилә ныклыгына игътибар көчәя. Шулай да «интим» темаларны яктырту каршылыкка очрый, хисләрне сурәтләүдә табигыйлек җитенкерәми. Бу чор шигырьләрендә Җир шары, дөнья мәшәкатьләре дә кин урын ала. Ә. Давыдов, Н. Дәүли шигырьләре бәхәс, сөйләшү рәвешен хәтерләтә. Бу чорда «конфликтсызлык теориясе», догматик карашлар поэзиягә кире йогынты ясый. Кайбер шагыйрьләр тормыш каршылыгын җиңелләштереп бирү юлына басалар, психологик каршылыкларны бизәп бирү дә еш очрый. Нәкъ шул вакытта С. Батталның «Олы юл буйлап» шигъри повесте языла. Бу шагыйрь әсәрен туктаусыз камилләштерә, нәтиҗәдә ул тормышчан конфликтлар гәүдәләндерүгә ирешә. Тәнкыйть тә бу әсәрне уңышлы дип билгели. Шигъри повесть әдәбият тарихына сугыштан соңгы елларның бер казанышы булып кереп кала.
Эпик поэзиядә шулай ук сугыш темасын яктыртуга урын бирелә. Беренче чиратта бу эшкә үзләре сугышта булган шагыйрьләр алына. Берише шагыйрьләр турыдан-туры сугыш шартларын сурәтләсә, икенчеләре тыл батырлыгына игътибар итә, өченчеләре Ленин турында яза. С. Хәкимнең «Курск дугасы», Н. Дәүлинең «Яр буенда шаулый нарат» поэмалары языла. Күренекле шәхесләрне гәүдәләндерү буенча эш башлана. Гали Хуҗинең Ф. Кәримгә багышланган «Граҗданин, солдат, шагыйрь» поэмасы языла. 1952 елда «Чаян» журналының яңадан чыга башлавы сатираның көчәюенә китерә. Ә. Исхак, С. Баттал, 3. Нури, Ш. Галиев, Г. Афзал сатирик шигырьләр иҗат итә. Монда, нигездә империализмны фаш итү, халыкара хәл белән мавыгулар күзәтелә. Бериш шигырьләрдә исә декларатив сөйләү, турыдан-туры тәнкыйть урын ала башлый.
Әлеге уңайдан Ә. Исхак шигырьләре аерым игътибарга лаек. Ул мәсәлләр иҗат итә. «Ялагай белән бюрократ», «Йөк һәм дөя» кебек тәэсирле әсәрләр яза. 3. Нури, Г. Афзал, Ш. Галиевләр сатира-юмор өлкәсен яңа тема, образлар белән баетып җибәрәләр. Алар көлүнең социальлеген өскәрәк күгәреп, күренебрәк торуына ирешәләр. Г. Афзал көлүе аерылып тора. Ул укучының игътибарын вакыйгага түгел, бәлки анда катнашучыга, аның да психологиясенә юнәлтә белә, геройларны үзенчә сөйләтә, җанландыра.
Илленче еллар уртасында X. Туфан иҗаты югары ноктага җитә. Бу турыда Т. Галиуллин «Бөтен татар шигърияте фонында Такташ белән Туфан поэзиясе отышлы булып аерылып тора»,—дип билгеләп үтте.
Алтмышынчы еллар иҗтимагый тормышта «Хрущев җепшеклеге» дип йөртелә. Бу еллардагы чагыштырмача демократия әдәбият-сәнгатькә уңай йогынты ясый. С. Хәким, X. Туфан, С. Баттал, Ә. Давыдов, Н. Арсланов, Ш. Манур, Ә. Ерикәй иҗатларында заман, кеше һәм дөнья язмышы, сугыш һәм тынычлык турында фәлсәфи уйланулар киң урын ала. 60нчы елларда шигърияткә шаулап-гөрләп талантлы яшь шагыйрьләр килә. Болар: Р. Фәйзуллин, Р. Харис, Р. Гаташ, Г. Рәхим, Р. Мингалим, соңрак Рәшит Әхмәтҗанов, Ф. Яруллин, Зөлфәт, М. Әгъләмов, К. Сибгатуллин.
1956-70 еллардагы шигъриятне Т. Галиуллин үз сыйфат югарылыгында калган дәвер дип билгеләгән иде. Бу чорда моңарчы югалып, тыелып торган шагыйрьләрнең исемнәре әйләнеп кайта. Дәрдемәнд, С. Рәмиев, Ш. Бабич, С. Сүнчәләй, Н. Думавилар һәм Сталин режимы корбаннары X. Туфан, Ф. Бурнаш, Г. Мөхәммәтшиннар иҗаты алга чыга. М. Жәлил әсәрләре киң яңгыраш ала. Г. Афзал, Ш. Галиев, X. Камалов, Ә. Баянов, И. Юзеев, С. Сатәйманова ижаты көчәя. Алтмышынчы елларда поэзиядә, Такташ һәм Туфаннардан сон, М. Кәрим сүзләре белән әйткәнчә, «икенче шартлау» барлыкка килә. Дөрес, Н. Юзиев үз вакытында «шартлау» феномены белән килешмәвен дә белдергән иде. Ул «Шартлау төшенчәсе беренче чиратта җимерү дигәнне аңлата»,—дип белдерде. Ә бОнчы еллар буыны татарның традицион шигыренә үзгәреш кертергә тели, каршылыкларга очраса да, үз юлыннан тайпылмый. Алар ирекле шигырь, ак шигырь, кыска шигырьләр белән тәҗрибәләр ясый башлый. Әлеге буын шигырь төзелешен, строфа формаларын гына үзгәртеп калмый, Европа шигъриятенә йөз тотып, эчтәлек һәм форма өлкәсендә кыю тәҗрибәләр ясый. Әлбәттә, бүген бу шигырьләр гадәти шигырь буларак кабул ителә. «Аңлашылмый» торган шигырьләр язган шагыйрьләрнең бүген һәрберсе—мәртәбәле Тукай бүләге лауреаты, халык шагыйре исеменә лаек булучылар да бар. «Р. Фәйзуллиннар буыны» дип йөртелгән бер төркем шагыйрьләр егерме беренче гасырда да каләмен ташламады, алар бүген дә әйдәп баручылар сафында кала бирә.
Сәяси, иҗтимагый һәм мәдәни шартлар әдәби хәрәкәткә тәэсир итми калмый. Шул рәвешле, 1917-1940 еллар әдәбиятында күзәтелгән сыйфатлар: әдәбиятка яшь авторлар килү, үткәндә калган әдәби мираска каршылыклы мөнәсәбәт булдырып, аны кире кагу, хакимияткә тәнкыйть, үткәндәге тарих, заманга хас яңа герой эзләү, жанр, форма-алымнар төрлелеге, яна сурәтләү чараларын табарга омтылыш, тематик төрлелек, яңа эчтәлек, форма эзләүгә кайтып калган үзенчәлекләр хәзерге әдәбиятка да хас. Шулай да, Язучылар берлеге оешкан еллардан аермалы буларак, XX гасырның 80 нче еллары уртасында илдә башланып киткән демократик үзгәрешләр, 90 еллар иҗтимагый фикереңдәге кискен борылышлар татарның милли үзаң үсешенә китерде. Бу елларда татар теленең гамати кулланышын үстерү өчен актив эшчәнлек алып барылды. Милли идеяне эстетик идеал дәрәжәсенә күгәрә алган шигъри әсәрләр барлыкка килде. М. Әгъләм аны, «иман тәрәз шакый» дип, шигъри калыпка да кертеп калдырды.
Милли теманы калкытып сурәтләү, XX гасыр ахырында киң җәелеп китеп, бүген дә дәвам итә. Дөрес, бүгенге шигырь ул—тынычрак, уйчанрак, фикерлерәк, әмма туган телне югалту куркынычы яный башласа, И. Гыйләҗев әйткәнчә: «Минем ике Ватаным юк!» дип аяусыз да булырга сәләтле ул. Тормышның тотрыксызлыгы шагыйрьләрнең Идеал эзләвен көчәйтә булса кирәк. Өлкәнрәк буын шагыйрьләр, аерым алганда Ә. Баян, «экологак, алкоголик хәл»дән теңкәсе коргач, «Дөнья минем теләк белән Бармаганга үртәлеп: Шөкер, димен, уйлый алам, Елый алам бит әле»,—дип белдерсә дә, эзләнүдән туктамады. Татар шагыйре Идеалны үз халкының күренекле, әмма күптән инде теге дөньяга күчкән шәхесләреннән, бигрәк тә йә язмыш, йә сәясәт тарафыннан рәнҗетелгән затлардан эзли башлады.
Ә менә соңгы елларда сонет җанры активлашуны шагыйрьләрнең Европага омтылуы дип карарга кирәктер. Ш. Мөдәррис, М. Хөсәен сонетларыннан соң Р. Харис бу жанр үсешенә үз өлешен кертте. Билгеле, классик таләпләрне үзгәртеп. Р. Зәйдулланың да сонет жанры буенча тәҗрибәләре бар.
Татар шигъриятендә Көнчыгыш поэзиясенә мөрәҗәгать итү шулай ук үзенчәлек буларак каралырга мөмкин. Бу өлкәдә иң нәтиҗәле эшләгән авторларның берсе— Р. Гаташ. Татар шагыйрьләре нигездә Көнчыгыш әдәбияты үрнәкләреннән газәл, робагый, касыйдә, кыйтга жанрларына мөрәҗәгать итәләр. Шулардай дүртьюллык тәмамланган робагый формалы шигырь соңгы елларда нык активлашты. Татарның «үз Гомәр Хәйямнәре» бар хәзер. Юкка гына Р. Фәйзуллин әле 1977 елда ук «Мәгънә—робагыйларда!..» дип язмагандыр. Шагыйрьләр дүртьюллыклар язуда тәмам остарып җиттеләр, хәтта исемләп яза башладылар! Әмма һәр дүртьюллык робагый түгел икәнлеген истән чыгармыйк, язылганнарның һәрберсе робагый жанрына куелган классик таләпләргә җавап бирми, бигрәк тә алар робагый интонациясен биреп бетерә алмый, фәлсәфәсе дә еш кына фәкыйрьрәк килеп чыга. Бүгенге татар робагыйларына еш кына «артыгы белән» иҗтимагый яңгыраш килеп керә. Бары
тик Р. Гаташ кына фәлсәфи һәм гыйшкый яңгырашны төгәл саклап яза. Аның робагыйларда фәнни һәм фәлсәфи эчтәлекне югары дәрәҗәдә саклавы турында галимә Р. Ганиева бик тәфсилләп язып чыкты. Көнчыгыш шигъриятенең камил үрнәкләрен саклап яза торган шагыйрь Р. Гаташ иҗатына галим X. Миңнегулов та «Газәл жанры һәм Гаташ ижаты», «Робагый жанры һәм Гаташ» исемле хезмәтләрен багышлады. Башка күренекле шагыйрьләребез дә робагый жанрына еш мөрәҗәгать итә. Р. Харис, үзенең робагыйларын туплап, «Шигырь язган каләм белән» җыентыгын өч телдә бастырып чыгарды. Көнчыгыш әдәбияты нигезендә язу формасы шагыйрь М. Мирзаның да төп язу стиленә әверелеп бара, шулай ук Ф. Тарханова Шәрыкның матур үрнәкләрен бирә.
Образлылык ягына да тел-теш тидермәслек, үзе кыска, үзе тыгыз фикерле шигырьне 3. Мансуров иҗатында очратырга була. Аның шигырьләре композицион яктан да төзек, ритмика саклана, укучы бер үк вакытта акыл эшчәнлегенә этәрә торган информация дә ала. Аларда сәясәт тә бар. киная дә. Лирик субъект бер караганда күптән таныш халык акылын гына җиткергән кебек тоела, әмма шигырь уйланырга мәҗбүр итә, шагыйрь кулланган сүнәр яна мәгънатәре белән ачылып китә.
Мондый язу стиле Р. Фәйзуллиннын кайбер шигырьләрендә, Р. Харис, М. Мирза, Г. Морат, Р. Зәйдулла иҗатларында да ачык сизелә. Аларнын язу стилен сатирик юнәлештәге ирония дип атау дөрес булыр кебек. Мондый төр шигырьләрне һәркем кабул итә алмый, алар үз укучысын табарга тиеш. Бу—аналитик шигърият. Ирония шулай ук Р. Миңнуллинда күп. Әмма аша сатирик юнәлеш зур үсеш алмаган, бәлки чиста юмор белән бергә ирония катыш юмор өстенлек итә. Шуна Р. Миннуллин шигырьләрен укыганнан сон күңелдә жинеллек хисе кала. Татар халкының җорлык традицияләрен шулай ук Ш. Галмев. И. Юзеев иҗатларында табарга була иде. Р. Харисның «Чехов базары» поэмасы да юмор алымына корылган. Шулай да, тулаем алганда, татар шигъриятенә юмор хисе җитенкерәми дигән фикер кала.
Татар шигъриятендә бүген тагын бер яна форма барлыкка килде. Ул да булса М. Мирзаның «Адәм баласы» исемле бишьюллык миниатюралары. Миниатюра формасы татар шигърияте өчен якалык түгел. Шамил Анак миниатюралары билгеле. Мирза миниатюралары аз суэяежк, фикер тыгызлыгы, ачыклык, афористик яңгыраш ягыннан Шәрык поэзиясенен кыска лирик шигыре булган кыйтганы хәтерләтсә дә, формасы белән ана туры килми. «Адәм ба1асы»нда тупланган шигырьләр, фикер поэзиясенең үзгә яшәү рәвеше булып, «яна татар танкасы» дип исемләнергә дәгъва итә. Афористик фикернең чарланган формасы булган япон танкаларын татар теленә Л. Шагыйрьжан тәржемә иткән иде. М. Мирзаның яңалыгы шуннан гыйбарәт: ул япон танкасына иярми, үзгә ритмик формалы бишьюллык шигырь яза. Хәзер бу яңа форма күренешенә исем уйлап табасы гына калды. Берьюллык шигырьләр Г. Морат, М. Галиев иҗатларына да чит түгел. Әдәбият тарихында «һәрбер сүзнең үз тәхетен таба алган» М. Галиевнен эсселары һәм шигырьләре ныклы урын алды.
Хәзерге шигърияттә тәнкыйди-сатирик әдәбиятка карый торган пародия-эпиграммалар язучы Л. Лерон татарның жор теллелеге традицияләрен дәвам итә. Шагыйрьнең лирик шигъриятнең башка жанрларына карый торган шигырьләре дә нечкә зәвык белән аерылып тора. Бу жанрда Л. Лерон үзе генә түгел, Р. Миңнуллин шигырьләре дә хөсетсез катүе белән укучының игътибар үзәгендә кала бирә.
Поэма жанры шулай ук игътибар сорый торган өлкә. Лирик яки эпик башлангычның роленә карап, поэмалар ике төргә бүленә. Беренчесендә хис-кичереш, мөнәсәбәтнең алга чыгуы, төп геройның лирик герой булуы өстенлек итә. Бу очракта классик мисал булып, Ф. Кәримнең «Кыңгыраулы яшел гармун»ы тора. Кызганыч, нәкъ менә лирик башлангычлы поэмалар бүгенге көндә язылмый, аларның урынын эпик башлангычлы поэма ала бара. Кайбер очракларда, шагыйрь жанрын поэма дип билгеләсә дә, әсәр жанрга куела торган классик таләпләргә җавап биреп бетерми. Соңгы елларда аерым кеше язмышыннан башлап, ил, халык тормышындагы вакыйгаларны яктырту, иҗтимагый-сәяси, шәхес, милли проблемаларны күтәреп чыккан тарихи поэмалар саны арта бара. Бу очракта Ә. Рәшитнең «Сөембикә», «Колшәриф», Р. Низаминың «Ике мөһаҗир», Р. Шәриповның аерым әсәрләре, Р. Харисның күпсанлы поэмаларын искә алып була. Бүген инде героик характердагы поэмалар арткы планга күчеп бара, фантастик эчтәлекле поэмалар да күренми. Укучы И. Юзеев поэмаларын сагына башлады. Аның драматик поэмаларын алыштырырлык әсәрләр язылмый. Соңгы елларда иҗат ителгән поэмалар илнең үткәндәге сәясәтенә, рәнҗетелгән аерым шәхесләргә бәйләп языла. Ф. Яруллин шулай халык тормышыннан берничә поэма язды.
Поэма жанры турында сөйләшкәндә Тукай темасын аерып чыгару дөрес булыр. Шигърияттә Тукай образын тудыру буенча зур эшләр эшләнә. И. Юзеевнең «Очты дөнья читлегеннән», Ә. Баянның «Каракош» шигъри трагедияләре, Р. Харисның «Тукайның мәхәббәт төшләре», М. Әгъләмнең «Тукайдан хатлар», Э. Шәрифуллинаның «Без—Тукайлы» поэмалары, башка шагыйрьләрнең күпсанлы шигырьләре бу мираска өстәлеп кенә тора. Бу темага галим Т. Галиуллин җентекләп язып та чыкты.