|
Зөлфия Ханова 1986 елның 14 маенда Татарстанның Мөслим районы Мөслим авылында туган, Казан дәүләт университеты студенткасы.
Кил әле син
Туган җирем — Мөслим ягы,
Иң гүзәл җир дөньяда.
Бормаланып аккан Ыгы
Сихри ямь өсти аңа.
Куе яшел урманнары
Тарта мине үзенә.
Чут-чут сайрап тургайлары
Үзәкләремне өзә.
Ышанмасаң кил әле син
Мөслимгә бер үзең дә.
Таң калырсың, шаккатырсың
Аның гүзәллегенә.
Мөслимем— туган ягым
Мөслимем — туган ягым,
Сеңдердең кендек канын.
Изге җирең нәкъ үзе,
һәркемнең төшәр күзе.
Болыннарың шундый киң,
Әнкәм күңеленә тиң.
Урманнарың колачлы,
Кырларың сандугачлы.
Сөйли китсәң — бетмәс сүз,
Әрәмәң дә күптән үз.
Синдә таптым ишемне,
Өнемме бу, төшемме?
Аңладым инде күптән,
Бәхет иңдердең күктән.
Гүзәл исемең
Ык буенда үскән һәрбер талга
Гашыйк бит мин, гүзәл Мөслимем,
Йөрәгемә дәрт һәм шатлык өсти
Синең матур гүзәл исемең.
Кырларыңда үскән арышларны
Кояш нуры назлап уята.
Сине сагынып күңел сыкраганда,
Таң җилләре назлап юата.
Синдә туып, синдә ялан тәпи
Күпме чирәмнәрне таптадым.
Күпме йөреп, күпме дөнья күреп,
Синнән матур җирләр тапмадым.
Язмышымнан сорыйм, үтенәм мин,
Әй Ходаем, синнән аерма.
Туган җирдән аерып, ялгызлыкта
Канатларымны, дим, каерма.
"Моң бишегем Мөслим"
|