|
Рәхим Хисаметдинов Чаллыда яшәп иҗат итә. Камснабта профсоюз председателе булып эшли. Шигырьләр яза, «Ләйсән» әдәби иҗат берләшмәсе әгъзасы була. 1980-90 елларда шигырьләре шәнәр вакытлы матбугат битләрендә еш урын ала. Аның бер бәйләм шигырьләре «Яшьлегем-Чаллы» (1979) исемле күмәк җыентыкта басылып чыга. Ләкин өметле каләм иясен вакытсыз үлем арабыздан алып китте.
Ләйсән - моңлы бишегебез. Яр Чаллы, 2009.
|