|
Гүзәл затларыбызны тәүге Яз бәйрәме белән тәбрикләп, Яр Чаллы шәһәренең 23 нче урта мәктәбе мөгаллиме Зәбир Хәлимов үзенең шигъри тәлгәшләрен тәкъдим итә. Үзе ул Актаныш районында туып-үскән.
Уйланганда
Кайчакларда Такташ Алсуы ул...
Урман кызына да охшатам.
Серләремне аңа сөйләгәндәй,
Күңелемне айга бушатам.
Ул елмайса — Кояш чыккан мәллә
Дөньяларым китә яктырып.
...Йөрим әле янып сөюемнән,
Хыялымда таңнар аттырып.
Унсигездә
Язлар җитсә, көтәм көз килүен,
Алтын көздән көтәм язларны.
Эзлим күктән яшьлек танышларым
Унсигезнең пар кыр казларын.
Унсигездә гел пар кошлар күрдек,
Унсигездә бар да бәхетле.
Күзләр белән күзләр очрашса да,
Кичердек без сихри рәхәтлек.
Гүзәл яшьлек күптән ерак калды,
Тик күңелем һаман яшәрә.
Кыр казларын күзләп канатланам,
Өметләнәм яшьнәп яшәргә!
Мәйдан
|