Рафис Шәйхетдин улы Хисамиев (Рафис Хисами) 1944 елның 25 мартында Татарстан Республикасының Түбән Кама районы Ташлык авылында туган. Чаллы халык театры артисты, “Ләйсән”әдәби-иҗат берләшмәсе әгъзасы. Шигырьләр яза, аның бик күп шигырьләренә көйләр язылган. “Җанымда уйный яшен”(1995), “Исламнур”(1998) китап авторы. Бүгенге көндә Чаллы шәһәрендә яшәп иҗат итә.
Аның турында
Без исәнме?
(Бәяләмә)
Шагыйрь Рәфис Хисаминың шигырьләр җыентыгын яратып укып чыктым. Сүз дә юк, автор үтә дә сәләтле кеше, әгәр ул вакытында югары әдәби белем алып, дөнья шигърияте белән танышып барган һәм «Пушкиннар кебек» бары тик иҗат белән генә шөгыльләнгән булса, ул бәлки, бүгенге татар шигърияте йолдызларының берсенә әверелгән булыр иде.
Әмма үкенеч юк. Бу җыентык Рәфис Хисаминың шактый үзенчәлекле шагыйрь икәнен әллә кайдан кычкырып раслап тора. Ул безнең «Чаллы йолдызыбыз».
Китапны, һичшиксез, чыгарырга кирәк. Шигырьләр, хәтта лирик әсәрләр дә публицистик ялкын белән сугыралган. Буш сүзгә урын юк. автор җыентыкны тагын бер мәртәбә карап чыгып, кабатлаулардан «авылдан китеп, сагынып кайту» формуласыннан арынырга тиеш, югыйсә, без «авылымнан чыгып киттем, сагынып кайту өчен» кебек чегәнлекне догма дәрәҗәсенә күтәрдек.
Кулъязмада уңышлы шигырьләр, «гади» ачышлар байтак. Бер-икесен генә күрсәтеп үтәм:
Болгаталар, һаман болгаталар...
Болганмаска кирәк иде дә —
Болганмассың!..
Болгатып төяләр
Тары төйгән сыман киледә...
Һәм тагын:
Җисмән китсәм кинәт, онытмагыз,
Күңелләрегездә йөртегез.
Ак күбәләк булып җаным кайтыр,
Тәрәз ачып өйгә кертегез...
(«Кызларыма»)
Авторга берничә үтенеч тә бар.
Шигырьләрне бүлекләргә, циклларга бүләргә кирәк. Югыйсә, болай укуы моңсулаша. Чыгачак китабын полиграфик бизәү ягына да игътибарлы булсын иде. Соңгы вакытта, кызганычка каршы, «КАМАЗ» нәшрияты аның әдәби һәм сурәти бизәлеше мөхәррирләре Вахит Имамов, Рәшит Бәшәр һәм Рәис Шаһи бик узындылар. Алар акча суга. Текстны юньләп укымый, татар шигырь китапларын бик өстән-өстән генә бизи, я бөтенләй бизәми. Шигырьләрнең язылу елы күрсәтелергә тиеш.
Шуннан тагын бер «шәхсән» үтенеч. Автор аның белән килешмәскә дә мөмкин. Әмма... мин дә автор бит әле. Эш шунда ки, заман шигъриятенең бурычы бөтен гавам халкы уйлаган, гавам халкы таба, тота, эләктерә алмаган иң мөһим тәгъбир, төшенчә, сүзләрне тотып алып, шул ук «гавам халкына» бүләк итүдә. Моннан өч ел чамасы элек мин дә «Без исән!» дигән галәми төшенчәне һавадан тотып алган, аңа Вәсил Әхмәтшин җыр язган, ә Асия Әхмәтшина Казанда, Уфада, Павлодарда, Татарстан белән Башкортстанның иллеләп районнарында чыгыш ясап? күңелләргә хуш килгән иде. Рәфис Хисами үзенең чагыштырмача йомшак шигырен — «Без исән!» дип атый һәм аны китап исеме итеп күтәрә. Әгәр дә шигырьдә минем шигырьдән эпиграф куелса, бу үзен аклар иде. Аңлашылган сәбәпләр белән мин бу хакта әйтми кала алмадым. Гомумән алганда, китап бер, аны тизрәк укучыга күрсәтергә кирәк.
Шуңа күрә, мин бу кечкенә бәяләмә мәкаләмә «Без исәнме?» дигән баш куйдым.
Айдар Хәлим.
02.05.95.