|
Наилә Гаскәр кызы Хөрмәтова 1963 елның 5
августында Әгерҗе районы Салагыш авылында туган. Казан дәүләт
университетының журналистика факультетын тәмамлый. Республика Һәм
Чаллы шәнәре вакытлы матбугатында күп еллар журналист булып эшли.
Берничә китап авторы. Бүгенге көндәТөркиядә яши.
Сусау
Аның шигырьләренә бәяне укучы һәм вакыт - үзләре бирер. Алар
турында мин бер генә нәрсә әйтә алам: ул шигырьләр Наиләнең үзе
кебек үк ихлас һәм садә, алар шагыйрәнең йөрәгендә туган.
Кайберләре күбәләк кебек җиңел, чәчәктәй нәфис, сабыйларча
беркатлы; кайберләре йөрәктән тамган кан тамчысы, күздән бәреп
чыккан яшь бөртеге кебек укучының бәгьренэ тама һәм тетрәндерә.
Кайберләре сискәндерә. Бу шигырьләрдә мин лирик героeның сусау
авазьш ишеткәндәй булдым. Якын һәм ерак кешеләренең җан җылысына,
мәрхәмәтенә, игелегенә, назлы сүзенә сусау...
Әйе, без барыбыз да мәхәббәткә сусаганбыз. Олы мәхәббәткә...
Уңышлар сиңа, Наилә!
Шигъриятьтә дә, тормышыңда да.
Әхмәт ДУСАЙЛЫ.
"Бәхетле, диләр мине" китабына кереш сүз.
|