|
Татарстанның Апас районы
Әҗем авылында гомер итүче җирле шагыйребез, сугыш һәм хезмәт ветераны Габбас абый Хафизов әле күптән түгел генә үзенең 85 яшьлеген билгеләп үткән иде. Әнә шул уңайдан ТР Дәүләт Советы һәм аның рәисе Фәрит Мөхәммәтшин исеменнән Габбас абыйга Рәхмәт хаты һәм истәлек медале килде. Бу зур һәм истәлекле бүләкне 17 август көнне үткән пленар киңәшмәдә район башлыгы Р.Н.Заһидуллин тантаналы шартларда олуг шагыйребезгә тапшырды.
Күңелең һәрчак яшь булып калсын, иҗат дәртең сүнмәсен-сүрелмәсен, хөрмәтле Габбас абый!
Г. Хилавиева, Г. Гатауллина
|