Бүген Нихром браузерын куеп карагыз Әдипләр: Рәсим Хәбибуллин
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе
Каһарманнар

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Рәсим Хәбибуллин

A Ә Б В Г Д Е Җ З И Й К Л М Н O Ө П Р C Т У Ү Ф =>Х<= Ч Ш Э Ю Я Һ
Ринал Хаҗиев Сәлим Мирза Хазбиевич Ибраһим Хаккый Вахит Хаков Тәзкирә ХАКОВА Фатих Халиди Ильяс ХАЛИКОВ Хәкимҗан Халиков Гали Халит Нияз Халит Рим Халитов Яхъя Халитов Ленар Хамматов Фәния ХАММАТОВА Эльмира ХАММАТОВА Рамил Ханнанов Расих Ханнанов Айгөл Ханова Зөлфия Ханова Ренат Харис Зөфәр Харисов Миргалим Харисов Гөлназ ХАРИСОВА Харәзми Фәрит Хатипов Индира Хафазетдинова Габбас Хафизов Габдрахман Хафизов Илнар Хафизов ЛИНАР ХАФИЗОВ Марс Хафизов Роза Хафизова Нәфисә Хәбибдиярова Әхәт Хәбибуллин Камбәр Хәбибуллин Рафис Хәбибуллин Рәсим Хәбибуллин Гөлсинә Хәбибуллина Ләйсән Хәбибуллина Люция ХӘБИБУЛЛИНА Венера Хәбибрахманова Фәридә Хәбибрахманова <Мизхәт Хәбибуллин Мөсәгыйт Хәбибуллин Роза Хәбибуллина Әсгать Хәеркәев Илгиз Хәеркәев Әбү Хәжиб Хәсән Хәйри Вәсилә Хәйдәрова> Фәйрүзә ХӘЙДӘРОВА Марсель Хәйретдинов Рәшит Хәйретдинов Аида ХӘЙРЕТДИНОВА Сания Хәйретдинова Әнвәр Хәйри Гокәшә Хәйруллин Алмаз Хәйруллин Данис Хәйруллин Зөлфәт Хәйруллин Илдар Хәйруллин Исхак Хәйруллин Хәниф Хәйруллин Альбина Хәйруллина-Вәлиева ИЛСӨЯР ХӘЙРУЛЛИНА Мәдинә Хәйруллина Вәсимә Хәйруллина Чулпан Хәйруллина Заһит Хәким Зөлфәт Хәким Нигъмәт Хәким Рафаил Хәкимов Гөлназ Хәкимова Гөлнара Хәкимова Фирая Хәкимова Сибгат Хәким Фәрит Хәкимҗанов Ягъкуб Хәлили Габделхак Хәлилов Зәбир Хәлимов Алмаз Хәмзин Айдар Хәлим Йолдыз Хәлиуллин Альбина Хәлиуллина Роза Хәлиуллина Фирая Хәлиуллина Сәгыйд Хәлфин Ризван Хәмид Булат Хәмидуллин Лирон Хәмидуллин Роза Хәмидуллина Флүрә Хәмидуллина Малик Хәмитов М.Хәнәфи Зәки Хәнәфиев Рафаил Хәплехәмитов Дөлфәт Хәрби Әхмәтгәрәй Хәсәни Альберт Хәсәнов Аяз Хәсәнов Әнәс Хәсәнов Гарәфи Хәсәнов Гыйззәтулла Хәсәнов Мансур Хәсәнов Мәхмүт Хәсәнов Нурислам Хәсәнов Рим Хәсәнов Алсу Хәсәнова Асия Хәсәнова Гәүһәр Хәсәнова Миләүшә Хәсәнова Фәридә Хәсәнова Рәхим Хисаметдинов Рушад Хисаметдинов Рафис Хисами Нурмөхәммәт Хисамов Фәһимә Хисамова Рифкать Хисмәт Рахмай Хисмәтуллин Хәй Хисмәтуллин Илсур Хөснетдинов Илдар Хөсни Хәниф Хөснуллин Фәния Хуҗахмәт Гали Хуҗи "Илдус Хуҗин Мәгъсүм Хуҗин Фаяз ХУҖИН Фирдәвес Хуҗин Диләрә Хуҗина Наилә Хөрмәтова Мәгъмүрә Хөрмәтуллина Нур Хөсәенов Резидә Хөсәенова Әзилә Хөснетдинова Фатих Хөсни Зиннур Хөснияр Котдүс Хөснуллин Алсу Хөснуллина Мәхмүт Хөсәен Шәриф Хөсәенов Гөлнирә Хөсәенова Кәмал Хөҗәнди
Рәсим Хәбибуллин
Шөгер–Лениногорск төбәге гыйлем ияләре, язучылары, бу бит минем як, минем туган авылым, дип җан атып йөрүче егет-кызлары белән горурлана ала. Бу элек-электән үк килгән һәм алга таба да дәвам итәчәк. Менә ул тагын бер фидакарь зат белән, академигы белән горурлану хисләре кичерә: дүрт китап авторы, “Чишмә” иҗат берләшмәсе җитәкчесе Рәсим Хәбибуллинга Россия Гуманитар фәннәр академиясе академигы дигән шәрәфле исем бирелде. Әлеге кичә Г.Тукай исемендәге үзәк китапханәнең милли бүлегендә узды. Анда мәртәбәле кунаклар, зыялылар җыелган иде. Тантаналы кичәне ягымлы тавышлы Тәслимә Рәфыйкова матур итеп алып барды. Ул башлап җибәргәннән соң сүз килгән кунакларга бирелде. ТР Фәннәр Академиясе академигы, тарих фәннәре докторы, профессор, Россия һәм Татарстанның атказанган фән эшлеклесе, Татарстан тарихы буенча күп китап авторы, якташыбыз Индус Таһиров чыгышында авылны, телебезне саклый алсак, киләчәгебезгә куркыныч янамавын әйтеп үтте. Дәрдмәнднең шигырь юлларыннан алынган “Ил корабын җил сөрә” исемле яңа китабын китапханәгә бүләк итте ул.

РӘСИМ Нәүширбан улы Хәбибуллин 1955 елның 5 июлендә элеккеге Шөгер районы (хәзерге Лениногорск районы) Түбән Чыршылы авылында туган. Урта мәктәпне тәмамлагач, Әлмәт шәһәрендә төзелештә эшли. 1973 елда Себер якларына юл тота һәм ике ел Пой-ковский бистәсендә эшли. 1975-1977 елларда Армия хезмәтеннән соң Нефтьчеләр институтының (МИНХ и ГП) кичке бүлеген тәмамлый. 1982-1984 елларда приборлар җитештерүче заводта участок начальнигы, 1985 елда Мәскәүнең «ЗиЛ» заводында, эш кораллары җитештерү цехында тимерче булып эшли. 1993 елда янә туган ягына - Лениногорск шәһәренә кайтып, «Иркеннефть» идарәсенә шофер булып урнаша. Тынгы белмәгән күңеле аны 1994 елда Казан шәһәренә алып китә. ТИҮдә Казан бүлеге идарәчесе булып эшли һәм матбугат битләрендә сәяси, мәдәни һәм дини темаларга мәкаләләр бастырып чыгара башлый.
«Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә гыйлем туплап, ислам диненең асылына төшенә. 2005 елда «Җәннәткә мәҗбүрләү юк» исемле беренче китабын язып, «Матбугат йорты» нәшриятында бастырып чыгара. Аннан соң татар һәм рус телләрендә «Коръән тәфсиренә сәяхәт» һәм «Путеводитель по Корану» исемле белешмә-китаплар бастырып, мөселманнар хозурына тапшыра.
2006 елда аны янә туган ягы - Лениногорск шәһәрендәге мәчеткә эшкә чакыралар, һәм ул 2008 елга чаклы Лениногорск шәһәр һәм район мөхтәсибәтендә мөхтәсиб ярдәмчесе булып хезмәт итә. Лениногорск телевидениесендә «Исламча яшәү рәвеше» тапшыруын алып бара. 2011 елда туган авылы турында, төрле архивлардан мәгълүматлар туплап, «Түбән Чыршылы - гыйлем чишмәсе» дигән тарихи-публицистик китап язып, укучылар һәм авылдашлары хөкеменә тапшыра.
2009 елның сентябрь аеннан Лениногорск шәһәренең Шамил Бикчурин исемендәге «Чишмә» иҗат берләшмәсенең җитәкчесе итеп сайлана.

ЮНЕСКО дөнья мәдәнияте институты ректоры, Европа-Азия халыкара гуманитар академиясе президенты Энгель Таһиров та шулай ук тарихка, татар милләтенә басым ясады.
– Күп китапларыбыз тарихка кайтты. Әле без уянып кына киләбез, икенче төрле әйтсәк, юл башында гына. Туган төбәк сихри көчкә ия ул. Үзебезнең Шөгер төбәгенең, татар исеменең бөеклеген балаларга төшендерсәк, зур байлык калдыра алуыбыз белән бәхеткә ирешәбез. Түбән Чыршылы – Шөгер ягының бер бизәге ул. Ә шул авылдан чыккан Рәсим Хәбибуллин авылның тарихын, байлыгын халкыма калдырыйм әле дип, сәламәтлеген, вакытын кызганмаучы кеше, – дип сөйләде ул. Шуннан соң дулкынландыргыч мизгелләр: академик мантиясен кидерү һәм әлеге шәрәфле исемне раслаучы Диплом тапшыру булды.
– Сез бу мантияне кигәч, хәзер гади кеше генә түгел, ә зур җаваплылыкны, бурыч-йөкләмәне үз өстегезгә алдыгыз, – дип ассызыклады ТР Атказанган укытучысы, Россиянең Халык мәгарифе отличнигы, галим, профессор, Г.Утыз Имәни премиясе лауреаты, шулай ук якташыбыз Әнвар Шәрипов. Ул, үз чиратында, Рәсим Хәбибуллинга кайнар котлауларын җиткерде.
Шәһәр һәм район башлыгы Рәгать Хөсәенов исеменнән котлауны аның урынбасары Гөлфирә Рафикова тапшырды.
Язучы Таһир Шәмсуаров үзенең яңа гына язган шигырен кичәдә утыручыларга бүләк итеп, “Шөгер холкы” дигән әсәрен ялкынланып сөйләде.
Мәгълүмати-методик үзәк баш белгече Алия Вилданова Мәгариф идарәсе башлыгы Р.Хәмидуллин исеменнән котлау тапшырып: “Сезнең эшчәнлегегез балаларны тәрбияләүдә зур ярдәм күрсәтә” дип өстәп куйды. Кичә җыр-моңсыз була димени? Ринат Вилданов тальян гармунда сыздырып уйнап җибәрде. Бармаклары төймәләр өстендә ул уйнаган көйгә бии диярсең! Җырчы Ринат Хәбибов та матур тавышы белән залны моңга күмде. Бу көнне Р.Хәбибулланың дүртенче китабын тәкъдим итү булды. Димәк, ул икеләтә шатлык, куану, горурлану хисләре кичергәндер. Элек нәшер ителгән китаплары слайд-шоуда күрсәтелеп, залда утыручыларның һәрберсе үз кулына тотып карагандай булгандыр. “Җәннәткә мәҗбүрләү юк” – аның беренче иҗат җимеше, 2005 елда дөнья күргән. “Коръән тәфсиренә сәяхәт” – дини эчтәлектәге 2006 елда басылган китап. “Путеводитель по Корану” – алдагы китапның рус телендәге басмасы. Һәм менә яңасы – туган авылына багышлап язылган “Түбән Чыршылы – гыйлем чишмәсе” китабы. Ул берничә бүлектән тора. Без монда чишмәләр белән дә, шул авылдан чыккан күренекле гыйлем ияләре белән дә, бай, тулы шәҗәрәсе белән дә (“Нәселем тамырлары” бүлеге) танышабыз. Әлеге китап авторның архивларда эзләнү нәтиҗәсен күрсәтә, авыл тарихын барлау юллары җиңелләрдән булмагандыр.
“Хәтер-хатирә” бүлегендә мәктәп тормышыннан да истәлекләр бар. Шул чорда Түбән Чыршылы мәктәбе директоры Әминә Каюмова булган. Ул – бертуган Таһировларның әнисе. Кичәгә Әминә Каюмованың укучысы, үзе дә ветеран-укытучы Камалия апа Әбләзева килгән иде. Ул җылы, сагыну хисләре белән укытучысы турында фикерләрен белдерде.
Әлеге китапка Фәнис Мотыйгуллинның “Чишмәле ил – Түбән Чыршылы” шигыре кергән, ә аңа музыканы педагог, композитор Каюм Шәрәф иҗат итә. Менә шул җырны баянда уйнап, көчле моңлы тавышы белән Каюм абый җырлап та бирде.
Гомумән, әлеге кичәдә җыр-моң тынып тормады, җылы хисләр белән сугарылган сүзләр яңгыр кебек явудан туктамады. Кичәне алып бару белән генә чикләнмичә, Тәслимә Рәфыйкова үзе дә “Шәмдәлләр” җырын башкарды. Җыр дигәннән, безнең хөрмәтле галимебез Индус Ризак улы моң иясе дә икән бит әле! Тәслимә Һадыевна серне чишмәгән булса, күбесе белми дә калган булыр иде. Академиклар бит гел-гел җырлап тормыйлар.
Ерак араларны якын итеп, Кичүчаттагы Р.Фәхреддин музее директоры Диләрә Гыймранова кичәгә килеп, теләкләрен, рәхмәт сүзләрен ирештерде. Р.Хәбибулла мәгърифәтченең хезмәтләрен өйрәнеп, укучыларга җиткергән кеше бит. Димәк, музей директорының килүе бик урынлы.
Әлеге тантана күңелләрдә бары якты мизгелләр генә калдырып тәмамланды. Ул үзенә күрә якташлар очрашуы кебек тә истә калыр, мөгаен.

Розалия Мостафина
http://rasimhabib.ru/

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013