Бүген Нихром браузерын куеп карагыз Әдипләр: Альбина Хәлиуллина
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе
Каһарманнар

Безнең дуслар

Якупова Йолдыз сайты Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе Фәрит Вафин сайты
Сорагыз - җавап бирәбез

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Альбина Хәлиуллина

A Ә Б В Г Д Е Җ З И Й К Л М Н O Ө П Р C Т У Ү Ф =>Х<= Ч Ш Э Ю Я Һ
Ринал Хаҗиев Сәлим Мирза Хазбиевич Ибраһим Хаккый Вахит Хаков Тәзкирә ХАКОВА Фатих Халиди Ильяс ХАЛИКОВ Хәкимҗан Халиков Гали Халит Нияз Халит Рим Халитов Яхъя Халитов Ленар Хамматов Фәния ХАММАТОВА Эльмира ХАММАТОВА Рамил Ханнанов Расих Ханнанов Айгөл Ханова Зөлфия Ханова Ренат Харис Зөфәр Харисов Миргалим Харисов Гөлназ ХАРИСОВА Харәзми Фәрит Хатипов Индира Хафазетдинова Габбас Хафизов Габдрахман Хафизов Илнар Хафизов ЛИНАР ХАФИЗОВ Марс Хафизов Роза Хафизова Нәфисә Хәбибдиярова Камбәр Хәбибуллин Рафис Хәбибуллин Рәсим Хәбибуллин Гөлсинә Хәбибуллина Ләйсән Хәбибуллина Люция ХӘБИБУЛЛИНА Венера Хәбибрахманова Фәридә Хәбибрахманова <Мизхәт Хәбибуллин Мөсәгыйт Хәбибуллин Роза Хәбибуллина Әсгать Хәеркәев Илгиз Хәеркәев Әбү Хәжиб Хәсән Хәйри Вәсилә Хәйдәрова> Фәйрүзә ХӘЙДӘРОВА Марсель Хәйретдинов Рәшит Хәйретдинов Аида ХӘЙРЕТДИНОВА Сания Хәйретдинова Әнвәр Хәйри Гокәшә Хәйруллин Алмаз Хәйруллин Данис Хәйруллин Зөлфәт Хәйруллин Илдар Хәйруллин Исхак Хәйруллин Хәниф Хәйруллин Альбина Хәйруллина-Вәлиева ИЛСӨЯР ХӘЙРУЛЛИНА Мәдинә Хәйруллина Вәсимә Хәйруллина Чулпан Хәйруллина Заһит Хәким Зөлфәт Хәким Нигъмәт Хәким Рафаил Хәкимов Гөлнара Хәкимова Фирая Хәкимова Сибгат Хәким Фәрит Хәкимҗанов Ягъкуб Хәлили Габделхак Хәлилов Зәбир Хәлимов Алмаз Хәмзин Айдар Хәлим Йолдыз Хәлиуллин Альбина Хәлиуллина Роза Хәлиуллина Фирая Хәлиуллина Сәгыйд Хәлфин Ризван Хәмид Булат Хәмидуллин Лирон Хәмидуллин Роза Хәмидуллина Флүрә Хәмидуллина Малик Хәмитов М.Хәнәфи Зәки Хәнәфиев Рафаил Хәплехәмитов Дөлфәт Хәрби Әхмәтгәрәй Хәсәни Альберт Хәсәнов Аяз Хәсәнов Әнәс Хәсәнов Гарәфи Хәсәнов Гыйззәтулла Хәсәнов Мансур Хәсәнов Мәхмүт Хәсәнов Нурислам Хәсәнов Рим Хәсәнов Алсу Хәсәнова Асия Хәсәнова Гәүһәр Хәсәнова Миләүшә Хәсәнова Фәридә Хәсәнова Рәхим Хисаметдинов Рушад Хисаметдинов Рафис Хисами Нурмөхәммәт Хисамов Фәһимә Хисамова Рифкать Хисмәт Рахмай Хисмәтуллин Хәй Хисмәтуллин Илсур Хөснетдинов Илдар Хөсни Хәниф Хөснуллин Фәния Хуҗахмәт Гали Хуҗи "Илдус Хуҗин Мәгъсүм Хуҗин Фаяз ХУҖИН Фирдәвес Хуҗин Диләрә Хуҗина Наилә Хөрмәтова Мәгъмүрә Хөрмәтуллина Нур Хөсәенов Резидә Хөсәенова Фатих Хөсни Зиннур Хөснияр Котдүс Хөснуллин Алсу Хөснуллина Мәхмүт Хөсәен Шәриф Хөсәенов Гөлнирә Хөсәенова Кәмал Хөҗәнди

Г.Тукайның мәхәббәт шигырьләрендә лирик герой

Альбина Хәлиуллина Альбина Хәлиуллина - Башкортстан педагогия университетының татар кафедрасы галиме, филология фәннәре кандидаты.
 
Ил язмышын, милләт киләчәген кайгыртып язган шигырьләре белән беррәттән, Г.Тукайның мәхәббәт шигырьләре дә аерым игътибарга лаек. Кайбер тәнкыйтьчеләр Тукайда мәхәббәт шигырьләренең аз булуын билгеләделәр, бу сәбәпне шагыйрь тормышында реаль романтик чыганакларның булмавы, мәхәббәттән «качуы» белән аңлаттылар. Дөрес, «саф» мәхәббәт шигырьләре сан ягыннан әллә ни күп түгел. Алар, нигездә, 1906-1908 елларда языла, 1909-1910 елларда азая, ә 1911 елдан соң бөтенләй күренми башлый.
Г. Тукайның мәхәббәт тарихы — шагыйрь тормышының иң кызыклы, четерекле һәм бәхәсле якларыннан. Күпләрне кызыксындырган бу мәсьәлә-сораулар-га җавапны без шагыйрьне якыннан белгән, аның белән аралашып яшәгән чордашларының истәлекләреннән таба алабыз. Бу өлкәгә кагылышлы кызыклы Һәм мәгълүматлы язмалар, нигездә, шагыйрьнең вафатыннан соң гына басыла башлый. Язучы Г. Исхакый, Тукайның мәхәббәт кичерешләрен күз алдыннан уздырып: «Бәлки шагыйрь шул хисеннән һичбер төрле рәхәт алмагандыр, бәлки шагыйрьгә шул сөю көю-януга, кайгыдан хәсрәткә күчүгә генә сәбәп булгандыр. Ләкин шул көю-яну, ул — гади кешенең көю-януы гына түгел, ул — шагыйрь күңеленең асты өсткә килүе, шагыйрьнең шигъриятенең нечкәләнүе, пакьлә-нүе, чарлануына сәбәп була торган көю-янудыр. Шагыйрьне нечкә шигырьләр сөйләргә мәҗбүр иткән яну-көюдер», — дип яза (3, 83). Әлеге фикерне Г. Тукайның үз хәленә карата ачы ирония белән язылган «Кызык гыйшык» (1908) шигыре дәлилләп тора.
Билгеле булганча, Г. Тукайның мәхәббәт тарихында Зәйтүнә Мәүлидова шәхесе зур урын алган. Тик шагыйрьнең кыюсызлыгына һәм башка сәбәпләргә бәйле яшьләр үзләренең хисләрен гаилә мөнәсәбәтләре белән сыный алмыйлар. Әлеге очракны Ф. Әмирхан да үз истәлекләрендә җентекләп бәян итә. Шулай ук 3. Рәсүлованың «Тукай эзләреннән» дигән истәлекләр җыентыгы да әлеге фактны раслый. Язучы Аттила Расих «Ишан оныгы» романында әнисе Зәйтүнәнең Тукайга карата булган мөнәсәбәтен, хөрмәтен аерым бер җылылык белән күрсәтүгә ирешә. Чыннан да, Тукайның Зәйтүнәгә булган хис-кичерешләре ышандырырлык дәлилләргә нигезләнә. Бу, бигрәк тә, бары тик биш тапкыр гына булган очрашу-күрешү вакытының төрле истәлекләрдә тәңгәл килүе белән генә аңлатылмый, ә Тукайның иҗади мирасы белән дә исбатлана. Мәсәлән, Зәйтүнә белән танышып берничә көн үтүгә матбугатта Тукайның «Кулың» (1908) шигыре басылып чыга. Шигырьдә кызның кулына карата: «Бер фәрештә куңледәй пакьтер кулың», — диелә. Кызның кулын, аның сафлыгын, гүзәллеген, камиллеген шагыйрь төрле образ-төшенчәләр аша бирә. Чагыштырулар шагыйрьнең үз күңелен, аның чиксез киңлеген, сафлыгын да төсмерләтә. Лирик герой әлеге кулны пакьлек, сафлык чишмәсе белән генә тиңләштереп калмый, ә шул кулга кагылучы затны «кол» дип тә атый, нәтиҗәдә, гомер буена шул кулга табынып яшәргә дучар ителгән кеше образы күз алдына баса. Шагыйрь кулны нурда балкыган балык, агуга дару, бәхет диңгезенең тармагы белән дә чагыштыра. Яшь күңелне тотса ычкындырмый һич, — // Бер сихерле, серле кармактыр кулың, — дип, шагыйрь лирик геройның ярату хисенә тулысы белән чорналуын күрсәтә. Егет күңелен яулап алган әлеге хис сөйгәненең кулын зифа буйлы талга яфрак итеп тә күз алдына китерергә ярдәм итә. Гомумән, лирик герой сөйгәненең буй-сынын «туба кеби» ди — оҗмах агачына тиңли. Шигырь соңында әлеге мактауларның бары тик шагыйранә сүз булуына игътибар юнәлтүне һәм «Бу сыйфатлардан ераграктыр кулың», дип аңлатма бирүне галим И. Нуруллин «мәхәббәт газәлләренә пародия» (4, 163) дип атый. Шагыйрь «яшерен газап, яшерен яну»га салган мизгелне «Әллә ник мактарга ансаттыр кулың!» дигән юллар белән тасвирлап, чын гашыйк образын тулырак ачуга, ике гашыйк арасында була торган рухи якынлыкны күрсәтүгә ирешә. Билгеле, бу очракта кул детален туры мәгънәдә генә аңлау шигырь асылын ачып бетерә алмас. «Кулың» — күпкә тирәнрәк мәгънәле, фәлсәфи гомумиләштерүләрне үзенә алучы шигырь. Кул — танышу, дуслашу, күрешү символы булып, хәтта мәхәббәт ялкыны кабынган мизгел шаһиты буларак та каралырга хаклы.
Г.Тукайның «Исемдә» (1909) шигырендә дә ялкынлы мәхәббәт, аның кешегә алып килгән газап-шат-лыклары күрсәтелә. Шагыйрь беренче ике строфада үзенең балачакта бер кайгысыз уйнаган, көлгән чакларын исенә төшерә, бәхетле мизгелләр килер, дип өмет итә. Әмма, яшьлек вакыты килү белән бергә, лирик герой мәхәббәт тәмен дә татып карый. Шатлыктан беренче тапкыр күзләреннән яшь тама. Текстта күз яше — мәхәббәт билгесе буларак ачыла. Исемдә, иң элекке саф мәхәббәт дәрте кузгалгач, Илаһи бер тәләззездән беренче кәррә тамган яшь. Күз яше — шатлык-куаныч билгесе дә, яшәү дәртен чагылдыручы символ да булып аңлашыла башлый. Шул ук вакытта лирик герой әлеге татлы һәм газаплы хистән оялып кызарганын, уңайсыз хәлдә калганын да эчке бер рәхәтлек белән искә ала. Әмма вакытлар үтү белән әлеге мәхәббәт ялкыны да сүнә. Санау интонациясендә бирелгән «заман кичте, сулар акты» юллары вакыт агышын, аның динамикасын ачыклап килә. Әлеге аяусыз вакыт үзе белән лирик геройның йөрәк җылысын, киләчәккә булган өметләрен һәм хыялларын да алып китә: Заман кичте, сулар акты, хәзер юк инде ул ялкын; Кызу сүнде йөрәктә, мәңгелеккә инде ул салкын.
Шагыйрь «тыныч калды йөрәк» дип шатланса да, әлеге мизгелне искә төшергәндә йөрәкнең «моңаеп тибрән»үен дә искәртә. Шигырьдә бирелгән субъектив вакыт хатирәләр төсен ала һәм герой кичерешләренең эчке хәрәкәтен тоярга ярдәм итә.
Сөю-гыйшык тойгысының, мәхәббәт идеалларының кешенең рухи тормышында роле турындагы уйланулар бөтен нечкәлеге һәм фәлсәфи тирәнлеге белән «Мәхәббәт» (1908) шигырендә ачыла. Җир яшәрмәс, гөл ачылмас — төшми яңгыр тамчысы; Кайдан алсын шигъре шагыйрь, булмаса илһамчысы. Йөрәкне парә-парә телүче «гыйшык ... кайчысы», «мәхәббәт камчысы» гына иҗатка этәрә һәм рухландыра, дигән фикер шигырь дәвамында берничә мәртәбә ассызыклана. Билгеле булуынча, Шәрык поэмаларында гәүдәләндерелгән Кайс-Мәҗнүн Ләйләгә булган саф һәм кайнар мәхәббәттән даһи шагыйрьгә әйләнә. Ниндидер зур дәрәҗәләр яулап, үзеңне патша итеп күрүгә караганда, «мәхәббәт ялчысы» булу артыграк, дигән фикер дә Тукай шигырендә ачыктан-ачык үзен сиздерә. Мәхәббәттән яшерен яну фәлсәфәсе лирик геройның күңелендәге ялкынны тагын да көчәйтә төшә.
Тукайның лирик герое Кайс-Мәҗнүн язмышын читләтеп үтү җаен эзли, юкса аны да мәхәббәттән сәерләнеп исәрләнү, диванага әйләнү, җәмгыять белән бәйләнеш-араларны өзү, табигатькә, киек-җәнлекләр янына качу һәм ахыр чиктә, үлем көтүен дә төшенә, күрәсең. Шигырьнең соңында «мин» үзен уңнан да, сулдан да чолгап алган мәхәббәт каһарманнары Фәрһад белән Мәҗнүннән дә югары куя, үзенең ярату хисенең меңнәрчә тапкыр көчле булуын исбат итә: Барча әхраре мәхәббәт миннән уңда, зан итәм, Кайда Фәрһад берлә Мәҗнүн! — мин аларның таңчысы!
Шигырьдәге «таңчы», «әхрар» сүзләренең сәяси эчтәлеккә ия булуын да искәртергә кирәк. «Таңчы» сүзенең шагыйрь теләктәшлек күрсәткән, гасыр башында татар эсерлары чыгарган социалистик юнәлештәге «Таң йолдызы» газетасы исеменнән алынганлыгы (2), беренчедән, Г. Тукайның мәхәббәт шигырьләрендә дә сәяси терминнарны курыкмыйча куллануын күрсәтә, икенчедән, сүзләрнең мәгънә төсмерләрен үзгәртеп, аларның күптөрле яңгырашын тәэмин итә.
Гашыйк кешенең бар кичерешләре тулысы белән «Син булмасаң!» (1907) шигырендә дә чагылыш таба. Шигырь, билгеле булуынча, Тукай Зәйтүнә белән танышуга кадәр үк иҗат ителгән. И матур! Мин янмас идем — яндыручы булмасаң; II Таммас иде җиргә яшьләр — тамдыручы булмасаң! Шагыйрь үзенең сөйгәненә «матур!» дип эндәшә. Әмма ул матур лирик геройны күңел газабына салучы, хәтта мескенлеккә төшерүче булып та бирелә. Егетнең «томанлы моңнар»га урануына да кыз сәбәпче. Ул гына да түгел, кыз матурлыгы белән кояшны, айны да капларлык дәрәҗәдә чибәр, мөлаем: Дулкынланмас, болганмас та иде гыйшкың диңгезе, — Көчле җил төсле, әгәр син болгандыручы булмасаң! // Юаныр идем бераз кояшка йә айга карап, — Матурлыгың белән аларны каплаучы булмасаң!
Шигырьдә алга таба да сәбәп-нәтиҗә бәйләнеше уңышлы күрсәтелә. Лирик геройның кыргыйларча кешеләрдән читләшүенә, күңелендә төрле шик-шөбһә-ләр барлыкка килүенә, үз-үзен күрәлмаслык дәрәҗәгә төшүенә, бала кебек хыялланып, артык беркатлы булып йөрүенә, уйларының чуалуына да сөйгән кешесе сәбәпче. Тик шагыйрь әйтеп бетермәгән, юллар арасында калган бер фикер бар. Сөйгән яры булмаса, лирик герой бу татлы һәм газаплы сөю хисен дә татып карый алмас иде. Әйтергә теләгән фикер ачык: син булмасаң, мин мәхәббәтнең нәрсә икәнелеген дә белмәс, татымас идем, дигән нәтиҗә хакыйкать буларак кабул ителә. Ахыр чиктә, кешенең дөньяга килүе табигый булган кебек, мәхәббәт кичерүе дә тормышның гадәти агышы кебек кабул ителә башлый.
«Утырышу» (1907) шигыренең исеме очрашу, гәпләшү мәгънәсен белдерә. Егет белән кызның очрашуы, «мин»нең сөю хисләре, мәгъшукасын илаһилаштыруы шигырьнең төп эчтәлеген тәшкил итә. Лирик герой өчен сөйгән ярының килеш-килбәте, сүзе-сөйләме — һәммәсе якын һәм үз. Ул дөнья ваклыкларыннан, көндәлек кайгы-шатлыклардан өстен: Минемчә, тик яралган ул сөелергә,! Сөяргә һәм куанырга, сөенергә; Күргән саен, минем төсле гашыйкларга: «Бу минеке булмас!» — диеп көенергә. «Мин» өчен бу «фәрештәдәй» ярның нәрсә әйтүе, сүзләренең мәгънәсе мөһим түгел. Егеткә сөйгәне белән очрашу, аның сөйләм агышын тыңлау — үзе бер бәхет-сәгадәт. Әмма әлеге строфада без, шул ук вакытта, ниндидер хафалану интонациясен дә ачык сизәбез. Лирик герой сөйгәненең кемнең хәләле буласын да тәгаен белми, ягъни мәгъшукасы башка кешене сайлар, дип хафалана: әлеге борчылу кызның тотрыксыз холкына, вәгъдәсендә тора белмәү кебек сыйфатларына бәйле түгел, ә сөйгәненең кул җитмәс дәрәҗәдә гүзәл булуында. Шуңа да лирик герой башка гашыйклар төсле «Бу минеке булмас!» диеп көенү мөмкинлеген дә читләтми.
Тукайның хатын-кызлар белән мөнәсәбәттә оял-чанлыгы, әхлакый тыйнаклыгы мәгълүм. Шигырьдәге лирик герой да, гәрчә күңелендә «дәрте» «тулып ташса» да, итәгатьле, хәтта сөйгәненең кулыннан тотарга да читенсенә. Хис һәм акыл бәрелешен Г. Тукай үзенчәлекле контекстта тәкъдим итә. Шагыйрь гашыйк егетнең мәгъшукасына сокланып, кызның сөйләгәннәренә әллә ни игътибар итмәгән кыяфәт чыгарып утыру мизгелен тасвирлый: Суз тыңлаган булып, итәм йөз тамаша; Дәртем сыймый эчкә, тулып тышка таша; Ак кулыннан тотыйм, тотыйм, җибәр, диеп, Гакълым белән шул вакытта кул талаша.
Шигырьнең әлеге строфасы ишарәләр аспектыннан караганда да кызыклы. Шагыйрь лирик геройның кул хәрәкәте аша күңел торышын ачып бирә алган.
Без, нигездә, «акыл һәм хис» бәрелеше дип сөйлибез. «Гакыл белән кул талашу» моменты лирик геройның хисләре белән уйлары арасындагы бәрелешне тулысы белән ачарга ярдәм итә, һәм бу деталь шагыйрьнең табышы булып тора. Тукайның кайбер башка әсәрләрендәге кебек, бу шигырендә дә лирик геройның күңел каршылыгы, икеләнү-шөбһәләнүләре шактый оста бирелгән. Урыны белән юмористик аһәң дә үзен сиздерә: Белмәс хәлне, — яшь нәрсә бит, — аңлый алмас Кычкырсам да: «Кочаклашыйк, тукта! Тукта!»
«Яшь нәрсә бит» дип әйтүендә, беренчедән, мәгъшукасының еллар хисабындагы яшьлегенә басым ясаса, икенчедән, кызның кешеләр белән аралашудагы тәҗрибәсезлегенә, олы хис алдында куркып калуына, хисләрен аңламаслыгына ишарә ителә.
Билгеле булганча, Г. Тукай рус һәм төрки телле язучы-шагыйрьләр иҗаты белән якыннан таныш булган. Кайбер очракта башкаларның әсәрләренә ияреп тә шигырьләр иҗат иткән. Бу уңайдан М. Ю. Лермонтов шигырьләреннән файдаланып язылган «Хур кызына» (1906), «Алдандым» (1908) әсәрләре кызыклы. Тукай бөек рус язучысы мисалында бөтенләй башка үлчәмдәге, үзенчәлекле фикерне алып килүче шигырьләр тудыра. Шуның нәтиҗәсендә Тукайның лирик герое да үзгәрә, һәрвакытта да язмышка баш иеп, үз хисләрен тирәнгә яшереп торучы оялчан шәхес булудан бигрәк, үз көен көйләтергә, үз дәрәҗәсен белеп сөйләшергә сәләтле итеп күз алдына баса. М. Ю. Лермонтовның «К* (Я не унижусь...)» шигырендә хисләр дулкыны кайный, шуның белән беррәттән, анда турыдан-туры хыянәткә ишарә бар. Ә Тукайның «Алдандым» шигырендә әлеге конкрет факт бирелми, ә ниндидер үпкә, дәгъва сүзләре генә әйтелә. Шагыйрь әлеге вакыйгаларга үз карашын өсти. «һич элекке төсле алдыңда тубәнләнмим хәзер» дигән беренче юллардан ук лирик геройның кичерешләрен тоемлап була. Сөйгәне алдына түбәнсенеп килүнең беренче тапкыр гына булмавына басым ясала, әлеге түбәнсенү, кимсенүләрнең иге-чиге булмау хиснең югары ноктасын били. М. Ю. Лермонтовның «Ни твой привет, ни твой укор I Не властны над моей душою» юлларын Г. Тукай конкретлаштыра төшә: «Инде әмриткән сүзең дә аяте Коръән түгел; I Тәмле сүзең яки шелтәң күңлемә солтан түгел». Г. Тукай шәркый мәдәният өчен якын булган төшенчәләрне оста куллана, шуның белән дини-суфичыл герой образын тудыруга ирешә. Сөйгәненең әмерләрен үтәп «күп тапкырлар җил куып йөрү» мотивы да Тукайдан өстәлгән. Шулай ук шагыйрь «...тилмерткән иде шул ул су төсле күзләрең» дип, мәхәббәтнең көчен тагын да тәэсирлерәк чагылдыра. «Су төсле күзләрең» — без шигърияттә зәңгәр күзләр дип билгеләнгән, сөйгән кешенең диңгез тирәнлегендәге карашына басым ясаган табыш. Лермонтов шигыреннән аермалы буларак, Г. Тукайның тагын бер табышы булып сөйгән кешесен ачыклап килүче «салкын матур» эпитеты. «Әйтче, и салкын матур! Каршы ни бирдең син миңа?» сүз-тәгъбирләре тора.
Чыннан да, «Алдандым» шигыре сөйгәне тарафыннан кыерсытылган, кимсетелгән герой образын тулысы белән ача алган. Мәхәббәткә алданып милләткә хезмәт итә алмау, читкә тайпылу, алдану ачысы шагыйрь тарафыннан өстәлеп бирелә: Мәгънәсез аһлар белән буп-бушка үткән төннәрем II Бер-бер эш милләткә бирерләр иде, алданмасам, — ди ул. М. Ю. Лермонтов шигыреннән аермалы буларак, Г. Тукай үз карашларын тәкъдим иткән, шигырьнең полифоник яңгырашын көчәйткән.
«Хур кызына» шигыре рус шагыйренең «К деве небесной» шигыре тәэсирендә язылган. Тукай бу шигырьне дә үзенчә киңәйтә һәм яңа тасвирлар өсти. Шуңа кулай рәвештә шигырьнең күләмен дә зурайта.
Шигырь матурлыгы белән лирик геройның күңелен яулаган, аны әсир иткән хур кызының күркәмлеген санауга корылган. Г. Тукай: Табигый, синең күркәмлегең күкнеке I Һәм һәрбер әгъзаң нәфис, мактаулы, — дип ачыклап китүне дә кирәк саный.
Шигырьдә күк өчен яратылган кыз сандугач тавышлы булуы, зөбәрҗәт, асылташларга тиң гүзәллеге белән аерылып торса да, Ләкин җир кызы төсле түгелсең. II Күркәмлегең, дөрес, һәртөрле мактауга лаек, I Шулай да җир кызы синнән сөеклерәк, дигән нәтиҗә чыгарыла, шушы юллары белән укучыны да уйга сала. Җир кешеләре: олы мәхәббәтне, гүзәл кызны күрәм, дип тилмерә, мәхәббәт утында янып, туфрак булам, дип ашкына. Билгеле, лирик герой бу очракта кызның эчке матурлыгын, күңел дөньясын шик астына алмый. Сөйләүче-бәяләүче «мин»нең җәннәт өчен яратылган хур кызына тиешле дәрәҗәдә шартлар тудыра алу мөмкинлеге булмавы да искә алына. Гашыйкның шатлыгын да, кайгысын да бүлешеп, аны аңлап, дөнья мәшәкатьләре белән мәшгуль булырга әзер торган җир кызы кирәк аңа. Хур кызы белән җир кызы арасындагы аерма да әнә шунда килеп чыга.
Шулай итеп, Тукайның мәхәббәт шигырьләрендә мәгънә катламнарының елдан-ел киңәя баруын, мәгъшука образының гомумиләшә төшүен күрәбез. Сөю-ярату шатлыгын татыган, «яшерен яну» газапларын кичергән лирик герой сөйгәненең матурлыгына соклана, газиз кешесен юксына, очрашу мизгелен көтә һәм күп очракта бу тарих аерылу белән тәмамлана.

ӘДӘБИЯТ
1.    Габдулла Тукай: Тормыш һәм иҗат елъязмасы. - Казан: Татар. кит. нәшр., 2003.
2.    Ганиева Р. Шагыйрьнең рухи дөньясы. - Казан: Татар, кит. нәшр., 2002.
3.    Исхакый Г. Тукай мәхәббәте // Мирас. - 1992. - 4 нче сан.
4.    Нуруллин И. 3. XX йөз башы татар әдәбияты. - Казан: Татар. кит. нәшр., 1982.
5.    Тукай Г. Әсәрләр: Биш томда. I т. - Казан: Татар. кит. нәшр., 1985.
6.    Тукай Г. Әсәрләр: Ике томда. I т. - Казан: Татар. кит. нәшр., 2006.
7.    Тукай турында замандашлары. - Казан: Татар. кит. нәшр., 1960.

 (Источник/Чыганак: Г.Тукай мирасы һәм милли-мәдәни багланышлар//Г.Тукай тууына 125 ел тулуга багышланган халыкара фәнни-гамәли конференция материаллары. - Казан, 2011)
www.gabdullatukay.ru



© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013