Бүген Нихром браузерын куеп карагыз Әдипләр: Алмаз Хәмзин
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән Зөлфәт cайты Кадыйр Сибгат сәхифәсе Гүзәллек дөньясында Наис Гамбәр сайты Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе Татар сайтлары Мөҗәһит сәхифәсе Мөслим районы үзәк китапханәсе

Безнең дуслар

Якупова Йолдыз сайты Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе Фәрит Вафин сайты
Сорагыз - җавап бирәбез

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Алмаз Хәмзин

A Ә Б В Г Д Е Җ З И Й К Л М Н O Ө П Р C Т У Ү Ф =>Х<= Ч Ш Э Ю Я Һ
Ринал Хаҗиев Сәлим Мирза Хазбиевич Ибраһим Хаккый Вахит Хаков Тәзкирә ХАКОВА Фатих Халиди Ильяс ХАЛИКОВ Хәкимҗан Халиков Гали Халит Нияз Халит Рим Халитов Яхъя Халитов Ленар Хамматов Фәния ХАММАТОВА Эльмира ХАММАТОВА Рамил Ханнанов Расих Ханнанов Айгөл Ханова Зөлфия Ханова Ренат Харис Зөфәр Харисов Миргалим Харисов Гөлназ ХАРИСОВА Харәзми Фәрит Хатипов Индира Хафазетдинова Габбас Хафизов Габдрахман Хафизов Илнар Хафизов ЛИНАР ХАФИЗОВ Марс Хафизов Роза Хафизова Нәфисә Хәбибдиярова Камбәр Хәбибуллин Рафис Хәбибуллин Рәсим Хәбибуллин Гөлсинә Хәбибуллина Ләйсән Хәбибуллина Люция ХӘБИБУЛЛИНА Венера Хәбибрахманова Фәридә Хәбибрахманова <Мизхәт Хәбибуллин Мөсәгыйт Хәбибуллин Роза Хәбибуллина Әсгать Хәеркәев Илгиз Хәеркәев Әбү Хәжиб Хәсән Хәйри Вәсилә Хәйдәрова> Фәйрүзә ХӘЙДӘРОВА Марсель Хәйретдинов Рәшит Хәйретдинов Аида ХӘЙРЕТДИНОВА Сания Хәйретдинова Әнвәр Хәйри Гокәшә Хәйруллин Алмаз Хәйруллин Данис Хәйруллин Зөлфәт Хәйруллин Илдар Хәйруллин Исхак Хәйруллин Хәниф Хәйруллин Альбина Хәйруллина-Вәлиева ИЛСӨЯР ХӘЙРУЛЛИНА Мәдинә Хәйруллина Вәсимә Хәйруллина Чулпан Хәйруллина Заһит Хәким Зөлфәт Хәким Нигъмәт Хәким Рафаил Хәкимов Гөлнара Хәкимова Фирая Хәкимова Сибгат Хәким Фәрит Хәкимҗанов Ягъкуб Хәлили Габделхак Хәлилов Зәбир Хәлимов Алмаз Хәмзин Айдар Хәлим Йолдыз Хәлиуллин Альбина Хәлиуллина Роза Хәлиуллина Фирая Хәлиуллина Сәгыйд Хәлфин Ризван Хәмид Булат Хәмидуллин Лирон Хәмидуллин Роза Хәмидуллина Флүрә Хәмидуллина Малик Хәмитов М.Хәнәфи Зәки Хәнәфиев Рафаил Хәплехәмитов Дөлфәт Хәрби Әхмәтгәрәй Хәсәни Альберт Хәсәнов Аяз Хәсәнов Әнәс Хәсәнов Гарәфи Хәсәнов Гыйззәтулла Хәсәнов Мансур Хәсәнов Мәхмүт Хәсәнов Нурислам Хәсәнов Рим Хәсәнов Алсу Хәсәнова Асия Хәсәнова Гәүһәр Хәсәнова Миләүшә Хәсәнова Фәридә Хәсәнова Рәхим Хисаметдинов Рушад Хисаметдинов Рафис Хисами Нурмөхәммәт Хисамов Фәһимә Хисамова Рифкать Хисмәт Рахмай Хисмәтуллин Хәй Хисмәтуллин Илсур Хөснетдинов Илдар Хөсни Хәниф Хөснуллин Фәния Хуҗахмәт Гали Хуҗи "Илдус Хуҗин Мәгъсүм Хуҗин Фаяз ХУҖИН Фирдәвес Хуҗин Диләрә Хуҗина Наилә Хөрмәтова Мәгъмүрә Хөрмәтуллина Нур Хөсәенов Резидә Хөсәенова Фатих Хөсни Зиннур Хөснияр Котдүс Хөснуллин Алсу Хөснуллина Мәхмүт Хөсәен Шәриф Хөсәенов Гөлнирә Хөсәенова Кәмал Хөҗәнди
Алмаз Хәмзин
Aлмаз Наил улы Хәмзин 1947 елның 18 сентябрендә Татарстанның Түбән Кама районы Ташлык авылында туа. Түбән Камада урта мәктәпне тәмамлагач, Казанга килә, Совет Армиясе сафларына алынганга кадәр берничә ел авыл хуҗалыгы һәм инженер-төзүчеләр институтында укый. Армиядән кайткач, 1977 елда, Казан дәүләт педагогия институтының музыка факультетын тәмамлый. Студент елларында Рифкать Гомәров җитәкләгән «Саз» ансамблендә җырчы буларак чыгышлар ясый. Шушы вакытта филармония җитәкчеләре аны үзләренә эшкә чакыралар. Ул бер еллап Вафирә Гыйззәтуллина, Римма Ибраһимоваларның иҗат төркемнәре белән СССРның төрле почмакларында гастрольләрдә йөри.
А.Хәмзин сәнгати оешмаларда төрле вазифалар башкара: Куйбышев исемендәге Мәдәният сараенда — директор урынбасары, «Комсомолец» клубында — директор, Казан телевидениесендә — алып баручы һәм сценарийлар авторы, филармониядә — режиссер... Бу еллар эчендә ул күпсанлы тапшырулар башлап җибәрә («Алмаз плюс», «Шаяру», «Шаян сәхнә», «Капка төбе» Һ.6.), йөзләгән концертларның алып баручысы була.
1977 елны татар мәдәнияте өлкәсендәге казанышлары өчен Алмаз Хәмзингә «Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелә.
Бүгенге көндә А.Хәмзин — Казан театр училищесында татар эстрада бүлеге җитәкчесе. Соңгы елларда А.Хәмзин җырлар («Зәйтүнәм», «Өмет», «Миләшкәем», «Туган көн», «Сине көтәм» Һ.6.), эстрада өчен юмористик хикәяләр, пьесалар иҗат итә. Аерым басмаларда үзенең рубрикаларын да булдырды («Татарстан яшьләре»ндә — «Алмаз бөртекләре», «Безнең гәҗит»тә — «Аз-маз Хәмзетдин», «Шәһри Казан»да—«Юмор баганасы»). Ул көндәлек матбугатка публицистик мәкаләләр дә яза. 2000 елда А.Хәмзиннең «Матбугат йорты» нәшриятында «Мәктәп балалары өчен җырлар», 2007 елда Татарстан китап нәшриятында «Озак яшисегез килсә...» дигән китаплары басылып чыга.
2008 елның 25 гыйнварында Татарстан Республикасы Президенты М.Ш.Шәймиев Указы нигезендә аңа татар мәдәниятен һәм сәнгатен үстерүдәге казанышлары өчен «Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе» дигән мактаулы исем бирелә.
А.Хәмзин — 2008 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Мәктәп балалары өчен җырлар. — Казан: Матбугат йорты, 2000. — 103 б. — 2000 д.
Озак яшисегез килсә... — Казан: Татар. кит. нәшр., 2007. — 175 б. — 2000 д.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

ШәрәфиеваР. Татар сәхнәсенең Алмазы //Идел. — 1997. — № 2. — 30-31 б.
СибгатуллинаР. Әйткән сүз — аткан ук, кемгә дә булса барып тия // Мәдәни җомга. — 2002. — Нояб.
СибгатуллинаР. Үзеннән көлә белгән халык — бөек халык ул // Мәдәни җомга. — 2003. — Гыйнв.
МөбәрәкшинаЗ. «Минем менә дигән Алмаз исемем бар» // Татарстан дулкынында. — 2003. — Апр.
ГаниеваР. Сәхнәбезнең Алмазы // Мәгърифәт. — 2003. — Март.
ХәбибуллинаЛ. «Кабат җыр тудыра башламый булмас...» // Шәһри Казан. — 2004. — Авг.
БорһаниеваР. Иҗат ябыктыра //Иң шәп гәҗит. — 2006. — Дек.
В ә л и е в Р. Мин алкышлар шавы белән яшим // Р.Вәлиев. Җанга уелган уйлар. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2007. — 673-684 б.
Берлекнең яңа әгъзасы // Казан утлары. — 2008. — № 12. — 1716.
© Әдипләребез. Биобиблиографик белешмәлек. Казан, Татарстан китап нәшрияты, 2009

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013