Бүген Нихром браузерын куеп карагыз Әдипләр: Рушад Хисаметдинов
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән Зөлфәт cайты Кадыйр Сибгат сәхифәсе Гүзәллек дөньясында Наис Гамбәр сайты Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе Татар сайтлары Мөҗәһит сәхифәсе Мөслим районы үзәк китапханәсе

Безнең дуслар

Якупова Йолдыз сайты Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе Фәрит Вафин сайты
Сорагыз - җавап бирәбез

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Рушад Хисаметдинов

A Ә Б В Г Д Е Җ З И Й К Л М Н O Ө П Р C Т У Ү Ф =>Х<= Ч Ш Э Ю Я Һ
Ринал Хаҗиев Сәлим Мирза Хазбиевич Ибраһим Хаккый Вахит Хаков Тәзкирә ХАКОВА Фатих Халиди Ильяс ХАЛИКОВ Хәкимҗан Халиков Гали Халит Нияз Халит Рим Халитов Яхъя Халитов Ленар Хамматов Фәния ХАММАТОВА Эльмира ХАММАТОВА Рамил Ханнанов Расих Ханнанов Айгөл Ханова Зөлфия Ханова Ренат Харис Зөфәр Харисов Миргалим Харисов Гөлназ ХАРИСОВА Харәзми Фәрит Хатипов Индира Хафазетдинова Габбас Хафизов Габдрахман Хафизов Илнар Хафизов ЛИНАР ХАФИЗОВ Марс Хафизов Роза Хафизова Нәфисә Хәбибдиярова Камбәр Хәбибуллин Рафис Хәбибуллин Рәсим Хәбибуллин Гөлсинә Хәбибуллина Ләйсән Хәбибуллина Люция ХӘБИБУЛЛИНА Нәфисә Хәбибдиярова Венера Хәбибрахманова Фәридә Хәбибрахманова <Мизхәт Хәбибуллин Мөсәгыйт Хәбибуллин Роза Хәбибуллина Әсгать Хәеркәев Илгиз Хәеркәев Әбү Хәжиб Сәлим Мирза Хазбиевич Хәсән Хәйри Вәсилә Хәйдәрова> Фәйрүзә ХӘЙДӘРОВА Марсель Хәйретдинов Рәшит Хәйретдинов Аида ХӘЙРЕТДИНОВА Сания Хәйретдинова Әнвәр Хәйри Гокәшә Хәйруллин Алмаз Хәйруллин Данис Хәйруллин Зөлфәт Хәйруллин Илдар Хәйруллин Исхак Хәйруллин Хәниф Хәйруллин Альбина Хәйруллина-Вәлиева ИЛСӨЯР ХӘЙРУЛЛИНА Мәдинә Хәйруллина Вәсимә Хәйруллина Чулпан Хәйруллина Заһит Хәким Зөлфәт Хәким Нигъмәт Хәким Рафаил Хәкимов Гөлнара Хәкимова Фирая Хәкимова Сибгат Хәким Фәрит Хәкимҗанов Ягъкуб Хәлили Габделхак Хәлилов Зәбир Хәлимов Алмаз Хәмзин Айдар Хәлим Йолдыз Хәлиуллин Альбина Хәлиуллина Роза Хәлиуллина Фирая Хәлиуллина Сәгыйд Хәлфин Ризван Хәмид Булат Хәмидуллин Лирон Хәмидуллин Роза Хәмидуллина Флүрә Хәмидуллина Малик Хәмитов М.Хәнәфи Зәки Хәнәфиев Рафаил Хәплехәмитов Дөлфәт Хәрби Әхмәтгәрәй Хәсәни Альберт Хәсәнов Аяз Хәсәнов Әнәс Хәсәнов Гарәфи Хәсәнов Гыйззәтулла Хәсәнов Мансур Хәсәнов Мәхмүт Хәсәнов Нурислам Хәсәнов Рим Хәсәнов Алсу Хәсәнова Асия Хәсәнова Миләүшә Хәсәнова Фәридә Хәсәнова Рәхим Хисаметдинов Рушад Хисаметдинов Рафис Хисами Нурмөхәммәт Хисамов Фәһимә Хисамова Рифкать Хисмәт Рахмай Хисмәтуллин Хәй Хисмәтуллин Илсур Хөснетдинов Илдар Хөсни Хәниф Хөснуллин Фәния Хуҗахмәт Гали Хуҗи "Илдус Хуҗин Мәгъсүм Хуҗин Фаяз ХУҖИН Фирдәвес Хуҗин Диләрә Хуҗина Наилә Хөрмәтова Мәгъмүрә Хөрмәтуллина Нур Хөсәенов Резидә Хөсәенова Фатих Хөсни Зиннур Хөснияр Котдүс Хөснуллин Алсу Хөснуллина Мәхмүт Хөсәен Шәриф Хөсәенов Гөлнирә Хөсәенова Кәмал Хөҗәнди

Җәлилче булуым белән горурланам

Рушад Хисаметдинов

Мин 1911 елның 27 октябрендә Верный шәһәрендә (элек Алма-Аты шулай дип йөртелгән) укытучы гаиләсендә дөньяга килгәнмен. 1884 елда туган әтием Билал Шәриф улы Хисаметдинов чыгышы белән элекке Казан губернасының Мамадыш өязе Югары Искебаш (Казаклар) авылыннан булган. Ачлыктан качып, әтиемнәр гаиләсе XIX гасыр ахырында Оренбур губернасының Грознен станицасына күченгән.

Әти «Хөсәения» (Оренбур), «Исхакыя» (Троицк) мәдрәсәләрендә белем ала, Троицкида ук реальный училище тәмамлый. 1905 елда миллионер купец Исхак Габделвәли чакыруы белән Верныйга барып, укытучы булып эшли башлый. 1907 елда әти борынгы Казан ханнары нәселеннән чыккан Мәрьям Газиз кызы Гозәеровага өйләнә. 1916 елда әтием Беренче бөтендөнья сугышында катнаша. Сугыштан исән-сау кайтып, Верныйда 1917 елгы революцион вакыйгаларда катнаша.

Гаиләбездә туган унбер баланың өчесе сабый чакта ук дөнья куйган. Калган сигезебез (дүрт кыз, дүрт малай) оешып килә торган чорга лаеклы рәвештә яшәп, дөнья кичердек.

Әти-әниебез безне кечкенәдән үк эшкә өйрәтеп үстерде. Эштән яисә укудан йөз чөерү, алдашу кебек гамәлләргә гаиләдә каты бәя бирелә иде. Әтиебез турында аерып әйтәсем килә. Ул безнең өчен һәрвакыт намуслылык, гаделлек, тугрылык үрнәге булып торды. Безгә күп төрле милләт кешеләре арасында — руслар, казакълар, уйгырлар, үзбәкләр һ.б. арасында яшәргә туры килде. Әти тирәбездәге һәммә кешегә хөрмәт белән, тигез карый, күбесенең телен белә, гарәп, фарсы телләрендә иркен аңлаша иде. Үзе төрле телләрдә укып, ул бездә дә китапка карата мәхәббәт уята белде. Укытучы буларак җирле халык арасында аның абруе зур иде. Мәгарифнең Семиречье губерна мөдире буларак әти күп эшләде, рус мәктәпләре дә һәм башка милли мәктәпләр дә ачты. Тәрбиясез калган урам балалары өчен приютлар оештырды. Казакъ мәктәпләре өчен алфавит төзү эшендә актив катнашты.

Татарның һәм башка милләтләрнең алдынгы укытучылары белән бергә кулга алынып, әти 1937 елда атып үтерелүгә хөкем ителде. Аның нахакка атылган булуын без 1954 елда гына белә алдык.

Минем үземә дә гомеремдә фашист зинданнарында һәм Сталин ГУЛАГларында күп михнәтләр кичерергә туры килде. Әтиемнең киңәшләрен истә тотып, үзем белән бергә бәхетсезлеккә тарыган иптәшләремә, нинди генә милләттән булсалар да, хөрмәт белән карыйм. «Улым, — дия иде ул, — милләтенә карамастан, рәнҗетелгән, кыерсытылган кешене кимсетмә, аны якларга, аңа ярдәм итәргә тырыш. Шулай булганда гына үзең дә хөрмәткә лаеклы булырсың», — дия торган иде. Тормыш аның хаклы булуын раслады. Әти-әнием тарафыннан күңелемә салып калдырылган игелеклелек, тәрбиялелек сыйфатлары миңа иң авыр җәзаларны, кыйналуларны, ачлык-ялангачлыкларны җиңәргә, үтә чыккан караклар һәм башкисәрләр, наркоманнар һәм һәртөрле кабахәтләр арасында да кешелек дәрәҗәмне төшермәскә ярдәм итте. Хәзер миңа бик еш яшьләр белән очрашырга туры килә, шунда инде мин аларга да әтиемнең игелекле васыятьләрен тапшырырга-җиткерергә тырышам.

Яшьләр белән очрашуымның максаты — дусларыма-көрәштәшләремә биргән вәгъдәмне-антымны тормышка ашыру: герой шагыйрь Муса Җәлилнең һәм аның белән бергә гитлерчылар тарафыннан җәзалап үтерелгән иптәшләренең фашистлар оясында аларга каршы көрәшүе хакында сөйләү.

Шулай да, хезмәт эшчәнлегемнең башына әйләнеп кайтыйк әле. 1931 елда Аулеатин зооветтехникумын тәмамлагач, мине өлкән врач сыйфатында Семипалат өлкәсенең Кок-пектин ит әзерләү совхозына җибәрделәр. 1932 елда үзем теләп чик сакчылары гаскәренә хезмәт итәргә киттем. Башта Ерак Көнчыгыштагы 58нче Гродеков кавалерия погранотрядына эләктем. Маневр группасы составында атаман Семенов бандаларын, Кытай хунхузларын һәм контрабандистларны юк итүдә катнаштым. Аннары, 1937 елда, Казакъстанга, Совет-Кытай чигенә, элек 30нчы Бахтин, аннары Кызыл байраклы 49нчы Джаркен кавалерия погранотрядына күчерделәр. 1940 елда авыру сәбәпле демобилизацияләндем һәм Бөек Ватан сугышы башланганчы Алма-Аты өлкәсенең Илий районында баш ветврач булып эшләдем.

Сугыш башлану белән мин тагын Кызыл Армиядә. 79нчы аерым кавалерия дивизиясенең 233нче кавалерия полкы составында Көньяк-Көнбатыш фронтында барган сугышларда катнаштым. Нимес-фашистларның бронетанк дивизиясенә каршы тигезсез каты сугышта безнең полк бөтенләе белән тар-мар ителде. Исән калганнарыбыз бергәләшеп полкыбызның байрагын чолганыштан алып чыктык. Аннары Кызыл байраклы 30нчы Кубан-Дон казакларының кавалерия дивизиясе составында Краматорск (Красноармейская станциясе) тирәсендәге тигезсез сугышларда катнаштык.

Мин ничек фашистлар кулына эләктем соң?

1942 елның июлендә, Төньяк Донецк чикләрендә чолганышта калып, авырлык белән сугыша-сугыша частебез Дон елгасына таба чигенә иде. Гитлерчылар юлларындагы һәр җан иясен юк итә барды. Аларның алгы частьләре, безне кысрыклый-кысрыклый, тылыбыздагы частьләребездән йөзләп чакрымда гына булган Вешенская станицасына якынлаштылар, тар-мар ителгән дивизиябезнең калдыкларын Төньяк Донецкига таба кысрыкладылар. Авыр сугышлардан хәлсезләнгән сугышчылар — кайсысы чишенеп, кайберләре кием-салымнары белән үк — суга сикерә башлады. Мин дә коралым-нием белән шундук суга ташланмакчы булган идем дә, башта атым буйсынмыйча маташты. Суга сикерүгә шундук төпкә китә башладык. Атымның бик нык тырышуы аркасында гына йөзеп баручы кешеләр, атлар арасына өскә калыктык. Түбәннән генә очкан дошман бомбардировщиклары безне рәттән кырып баралар иде. Суга тончыгучы кешеләрнең кычкырышуын, атларның хырылдашуын хәзер дә ишетәм кебек. Елга тутырып су түгел, кан агадыр сыман иде. Фашист карчыгаларының берсе эре калибрлы пулеметын миңа таба юнәлтеп ут сиптерде. Мин атымның ялына ябышып сеңдем. Куркыныч сызгырып, пулялар очты. Шинель итәкләрем, йөгән, тезгеннәр тишкәләнеп бетте. Бәхеткә күрә атым белән без исән калдык һәм ничек кирәк алай ярга чыктык. Шул арада мин бомба чокырында сазда батып баручы берәүнең ярдәм сорап кычкырганын ишеттем. Тиз генә аңа йөгәнне ыргыттым да, аткаем әлеге батучыны тартып чыгарды. Ичмасам, бер генә кешене булса да үлемнән коткарып калдык.

Армиябез күз алдында таркала барды: кем ничек булдыра, шулай үзебезнекеләргә таба юл ала. Барлык авылара юлларны һәм шоссе юлларны инде нимес частьләре биләп алган иде. Тугыз кешедән торган төркемебез төнлә генә алга таба хәрәкәт итте, көндезләрен урманлырак җирләрдә, куаклыклар арасында, чокыр-чакырларда посып яттык. Үтеп киткән чакларында безнең качкан-поскан урыннарыбызны нимесләр утка тота. Ярылгыч пуляның бер ярчыгы минем уң аягыма килеп тиде. Ярчыгын алуын алдым, әмма каны бик каты ага иде. Үземдә индивидуаль пакет булу коткарды. Ачка интегәбез: үлән чәйнибез, җиләк-җимеш ише нәрсә эзлибез. Бер мәлне үзебезнекеләрдән калган тозлы балык мичкәсенә килеп юлыктык. Атна буе шул балыкка алданып, сусыз кибегеп, үләр хәлгә җиттек. Бер көнне иртән каядыр якында гына чишмә челтерегән тавыш ишетелгән кебек тоелды.

Сөзәк җирдән аска таба төшә башлауга көтмәгәндә нимесләрнең танк патруленә килеп чыктык. Нимесләрнең берсе, чалбарымдагы кызыл кайманы күрепме, «Комиссар!» дип кычкырып җибәрде дә штык белән кадап үтермәкче булып приклад белән бәреп екты. Безнең белән бергә Кацоев дигән бер таулы егет бар иде, ул: «Найн, нихт комиссар! Эр ветеринар. Арц!» — дип кычкырырга өлгерде. Нимес, итеге белән касыгыма тибеп: «Ауфштеен!» — дип команда бирде. Бу юлга үлемнән исән калдым.

Безне конвой белән алып киттеләр, һәм без озакламый үзебезнең хәлдән тайган хәрби әсирләребезгә килеп кушылдык. Колоннаны этләр белән автоматлы нимесләр әйләндереп алган. Атлый алмаганнарны шундук атып үтерәләр. Хәлсезләнгән кешеләр бер-берсенә ярдәм итешергә тырышалар. Кыска-кыска гына тукталышлар ясаталар. Янки дигән вакытлы гына лагерьга безне кич кенә китереп җиткерделәр. Чәнечкеле тимер чыбык белән әйләндереп алынган лагерь территориясендә без төрлебез төрле якка таралыштык.

Полкташларымны эзләп йөргәндә мин аяклары аннан-моннан гына салам белән каплаштырылган берәү янына килеп чыктым. Сакал-мыегы җиткән йөзе янында шырпы кабы хәтле генә Коръән ята. Мин мөселманча «Әссәламегаләйкем!» дип исәнләштем. «Су» диде ул татарчалап әкрен генә. Кулы белән киеменә яшерелгән калай банкасын күрсәтте. Банканы алып, мин кухняга таба киттем. Нәкъ шул чакта берәү кухняга мичкә белән су китерә иде. Мин аннан калай банкама әз генә су салуын үтендем. Су саласы урында ул кулындагы авыр чүмече белән башымны сугып ярды. Шул чакта кухнядан ак халат кигән пешекче килеп чыкты. «Ни булды сиңа, туган?» — дип сорады ул миннән. «Үләргә яткан кеше сораганга суга килгән идем, ә монда башымны сугып ярдылар», — дидем. Пешекче су китерүчене сүкте дә, су салырга кушты. Калтырана-калтырана алып барып, суны үләргә ятучының авызына тидердем. Ул бер генә йотты да соңгы сулышын алды. Мин аның күзен йомдырып, Коръәннән үзем белгән сүрәләрне укыдым. Банкада калган суны йотлыга-йотлыга үзем эчеп бетердем. Кухня ягыннан сызгырган тавышка борылып карасам, анда пешекче миңа кул болгый икән. «Суны илтеп эчерерсең микән дип карап тордым», — диде ул. Әле генә дөнья белән хушлашкан кеше аның якташы, Казаннан булган икән. «Урыны җәннәттә булсын, әйбәт кеше иде, — диде рус кешесе булган пешекче. — Булдыра алганча булыштым инде мин аңа. Бер этаптан идек без.» Пешекче миңа, эндәшмәскә кушып, бераз гына ботка бирде, аннары булдыра алган хәтле булышырга да вәгъдә итте.

Ул Коръән ничә тапкырлар минем гомеремне саклап калды.

Икенче көнне безгә кием-салымыбызны салып сафка басарга куштылар. «Коммунистларга һәм еврейләргә алга чыгарга!» дигән команда яңгырады. Бераз көткәннән соң нимесләр кешеләрне, еврей һәм мөселман кыяфәтенә карап, үзләре аерып чыгара башладылар. Мин шулар арасында булдым. Кыяфәтем татар түгел бит минем: зәңгәр күзле, сары чәчле. Мине бит еврейгә чутладылар, аталар бит хәзер! — дигән уй йөрәгемне кисте. Нишләргә?! Үрсәләнеп эсэсчыга эндәштем: «Гер офицер! Мин еврей түгел бит, мөселман бит мин!» — дидем. Башын чак кенә бора төшеп, русчалатып: «Чем докажешь?» — диде бу. «Догалар беләм мин, менә, Коръәнем дә бар». «Йә, укып күрсәт!» Мин бала чактан ук ятланган сүрәләрне тезә башладым. Нимес миңа кире сафка басарга кушты.

Соңрак, Варшава, Берлин, Лион төрмәләрендә дә Коръән мине ничәмә-ничә тапкыр коткарды. Еш кына надзирательләр камераларга басып кереп, дорфа-тупас рәвештә тенти башлыйлар. Кесәмнән иман китабы килеп чыккач, гаҗәпләнеп: «Вас ист дас?» дип сорап куялар. Мин тыныч кына, бу талисманым минем «религиозиш бух Коран», — дип җавап бирәм. «Ду религиозиш ман?» — дигән сорауларына уңай җавап биргәч, кайберләре ашарга биргәндә йә берәр бәрәңге, йә берәр кашык апара да артыграк өстиләр иде.

Төрмәләрдә тәртип бозучыларны каты җәзага тарталар иде. Коръәнем мине еш кына андый җәзалардан да коткарды.

1943 ел ахырында мин Берлиндагы Тегель төрмәсендә Архангельски ягыннан чыккан Михаил Иванович Иконников белән таныштым. Ул Власов армиясендә яшәп килгән яшерен оешмада тора иде, оешманың максаты — Власов армиясен таркату. Кулга алынганга хәтле Муса Җәлил дә Бушманов, Рыбальченколар аркылы шушы яшерен оешма белән бәйләнештә була.

Тегельдә Михаил Иванович башка җәлилчеләр белән дә элемтәдә иде. Ул рус халкының иң гүзәл вәкилләреннән берсе, чын гуманист һәм интернационалист, зур эрудицияле кеше иде. Аның янында үзеңне рәхәт һәм иркен хис итәсең, чөнки ул хәленнән килгәнчә ярдәм итә, күңелеңне күтәрә. Сугыш беткәннән соң да очраштык без аның белән. Язмышы фаҗигале булды — Сталин режимы чорында күп кимсетелүләр, рәнҗетелүләр кичерергә туры килде. Истәлекләренең берсендә ул болай дип яза: «43нче елның ахырында мин бер төркем татар подпольщикларын очраттым. Болар — Курмашев дигән укытучы, Хәсәнов, Батталов, Солтанбәков һәм Хисаметдиновлар. Рушад Хисаметдиновны якыннанрак белә идем, аның белән капитан А.Р.Русанов та таныш иде. Рәшәткә аркылы сөйләшкәннәрен күргәләдем. Төрмә коридорларында да очрашкалаган булды. Сын-сыйфатлы, басынкы, елмаючан, нур чәчеп тора торган зәңгәр күзле Рушад яхшы тәэсир калдыра иде. Чик сакчыларына хас зур сабырлык, тотнаклылык сизелә иде аңарда. Конспирация саклап, ул яшерен оешма эшләре хакында сөйләми иде. Соңрак, Рушадны алып киткәч, мин Гайнан Курмашев белән еш очраша идем. Курмашев Рушад турында, якын дусты һәм көрәштәше дип, бик җылы фикердә иде. «Офицер-пограничник ул, аны шагыйребез Муса хөрмәт итә һәм кадерен белә иде, — дип сөйләде Гайнан. — Без аны хәвеф-хәтәрдән сакларга омтылдык. Лагерьга эләгеп, кача алса, бәлки безнең өчен үч алыр». (М.Иконниковның җитмеш яшенә Хисаметдиновка бүләк иткән хатирәләр альбомыннан).

Лион төрмәсеннән этап белән күчергәндә француз макилары янына качып китеп, миңа чыннан да, корал тотып, һәлак булган дусларым өчен үч алырга туры килде.

Инде 1942 елга әйләнеп кайтыйк. Янки лагереннан безне Демблин крепостенә күчерделәр. Башта лагерь кухнясында ярдәмче эшче булып йөргән Гайнан Курмаш белән таныштым.

Бермәлне ул бездән якында гына басып торган бер кешене күрсәтте. «Бу — танылган шагыйрь Муса Җәлил» — дип пышылдады. Мин таныштыруын үтендем. Һәм без Мусага таба юнәлдек. Гайнан үзе шагыйрь белән сугышка чаклы ук таныш булган. Күрештек. Кулымны кысып, Муса: Мин — Гомәров, диде. Моңа гаҗәпләнмәдем, чөнки фашистларның коммунистлар белән ничек эш иткәнен белә идем. Мусаның кыяфәте кызганыч иде: коры сөяккә калган гәүдәсендә иске солдат шинеле капчык кебек салынып тора, йөзе шешенгән, күз кабаклары салынып төшкән. Әмма аның карашыннан көчле холыклы кеше булуы, әле күңелендә игелеклелек, кешегә ышану сыйфатлары сүнмәгәнлеге сизелеп тора. Аның һәр сүзе әңгәмәдәше күңелендә теләктәшлек таба. Ул миннән кайсы яктан булуымны, әсирлеккә ничек эләгүемне, безнең гаскәрләрнең хәзер кай тирәдә булуын һ.б. сорашты. Гомеремдә миңа күп төрле кешеләр белән очрашырга туры килде, әмма алар арасында мондый да мөлаем, ягымлы, бу хәтле дә белемле, саф, матур татар әдәби телен бу кадәр дә камил белүче очраганы юк иде. Шул вакыттан башлап аның белән очрашмый калган көнем булмады. Җәлил яныннан кеше гел өзелеп тормый, төрле милләттән булган әсирләр аны тыңларга, аның белән киңәшергә дип киләләр. Ул укыган шигырьләр кешенең яшәүгә өметен уята, җиңүебезгә ышанычын көчәйтә иде.

1942 елны Мусаны Берлин янындагы кайсыдыр лагерьга җибәрделәр. Кызыл Армиянең беренче уңышлары, фашистларның фронтларда җанлы көчләрен күпләп югалтулары аларны хәрби әсирләрне юк итәргә дигән планнарын үзгәртергә мәҗбүр итте. Һәм алар хәрби әсирләрдән төрле милли формированиеләр оештыра башладылар. Кешеләрне үз илләренә каршы корал күтәрергә котырту өчен советларга каршы пропаганда көчәйтелде. Сатлыкҗан ак эмигрантлар җитәкчелегендә милли «дәүләт» булдыру күздә тотыла. Милли кыяфәтләре буенча сайлап алгач, хәрби әсирләрне, үз туганнарына каршы сугыштырыр өчен, әйбәтләп туендыра, ныклап коралландыра башладылар.

Әсирләрне идеологик яктан эшкәртү эшенә алар арасында абруе булган кешеләрне күндерергә кирәк иде. Муса Җәлил һәм аның иң якын иптәшләре — Әхмәт Симаев, Абдулла Алиш һәм башкалар — гитлерчыларның бу мәкерле ниятенә үз планнарын каршы куймакчы булалар. Алар менә шул «Идел-Урал» дигән марионет «дәүләт» эчендә (аның составына Идел һәм Урал буендагы автономияле республикалар территорияләре керергә тиеш була) — бик киң тармаклы һәм бик нык конспирацияләнгән оешма төземәкчеләр. Максатлары — инде оешкан дүрт батальонны таркатып, аларның Ватанга каршы күтәрелү мөмкинлеген юкка чыгарырга. Һәм бу план уңышлы рәвештә тормышка ашырыла! Әсирлеккә төшкән башка кайбер күренекле гаскәр башлыклары (мәсәлән, генерал-лейтенант Карбышев) үлемне өстен күрәләр.

Фашистлар алдында ышаныч казанып, подпольщиклар бик кирәкле пропаганда чарасын — «Идел-Урал» газетасын баса торган типографияне кулга төшерәләр, яшерен рәвештә листовкалар басар өчен ротаторлардан һәм язу машинкаларыннан файдаланалар. Легионерларны, коралларын фашистларның үз өстенә юнәлттерер өчен, восстаниегә әзерлиләр.

Листовкалар Идел буе халыклары өчен төрле телләрдә басыла һәм аларга «Звезда» дип тә, «Патриот», «Четвертый комитет» дип тә кул куела.

Муса Җәлил дошман тылындагы башка яшерен оешмалар белән дә (мәсәлән, власовчылар армиясе эчендәге РОА оешмасы белән) элемтә урнаштыра. Болар да ошбу армияне таркату белән шөгыльләнде. Араларында Бушманов, Рыбальченко, М.Иконников аеруча актив булды. Михаил Иванович Иконниковның татар халкы алдындагы казанышын аерым әйтеп үтәргә кирәк. Җәлилчеләр белән төрмәдә якыннан аралашуы аркасында Җәлилнең өченче шигырь дәфтәре Иконников кулына килеп кергән була һәм ул дәфтәрне СССРга алып кайта. Дәфтәрне КГБның фильтрлау лагеренда Иконниковтан алып, кире кайтармыйлар, һәм ул шунда юкка чыга.

1943 елның башында мине һәм күп кенә башка татарларны һәм башкортларны Рот-вайль дигән лагерьдан этап белән Идел-Урал легионы оештырыла торган җиргә — Едлино станциясенә күчерделәр. Монда мине авыру атларны карарга дип эшче командага билгеләделәр.

Бер мәлне каяндыр колагыма татар көе ишетелгәндәй булды. Күңелемә якын моң килгән якка таба юнәлдем. Баракларның берсендә нимес униформасы кигән берничә татар әсирен күреп алдым. Без таныштык. Егетләр артистлар булып чыкты. Кәрим Ходжаев — скрипкә, Нәҗип Гәрәев — аккордеон, Гариф Мәликов гитара уйный һәм җырлый да икән; Зариф Солтанов бубенчы, Шәехнур Хәмиев ике рәтле гармун уйный, Сабитов — биюче, аны кызлар ролен уйнарга да файдаланалар икән. Ибраһимов дигәннәре — гитарачы, Җәүдәт Шамбазов дигәне рәссам булып чыкты. Хәзер инде бөтен буш вакытымны шушы музыкантлар янында үткәрә башладым, үзем дә бала чактан ук мандолина уйнарга ярата идем.

Бер көнне безнең музыкантлар янына нимесләрнең һәм марионет «президент» Шәфи Алмасның ышанычын казанган Гариф Солтанов дигән кеше килде. Ул бездән, музыка кораллары кирәкмиме, башка ни дә булса кирәкмиме дип сорашты. Без бертавыштан профессиональ артистларыбыз, музыкантларыбыз юк, дидек. Солтанов әйтүенчә, Муса Гомәров Демблин крепостендә мондый кешеләр бар дигән икән. «Берәрегез белмиме шуларны?» — дип сорады Солтанов. Җәлилнең кем хакында әйткәнен чамалап, мин ул артистларны беләм, дидем. «Алай булгач, иртәгә үк шуларны алырга барырбыз», — диде Солтанов.

Икенче көнне Галимов белән мине Солтанов белән конвойчылар Демблинга алып бардылар. Кирәкле кешеләрне табар өчен мине лагерьга керттеләр. Мин шундук кухняга юнәлдем — дустым Гайнан Курмашев шунда булырга тиеш иде. Аның белән киңәшеп, без барлык танышларыбызны — ышанычлы һәм илебезгә тугрылыклы кешеләрне үзебез белән алырга булдык. Гайнан Мусаның Демблин крепосте турында юкка гына әйтмәгәнлеген аңлап алды: музыкаль капеллага ул тугрылыклы иптәшләрне җыярга өметләнгән. Соңыннан без фикеребезнең дөрескә чыгуына инандык. Үзебез белән без унөч кеше ала алдык. Болар: Абдулла Баттал (мәшһүр татар шагыйре Салих Батталның бертуганы), без аны шагыйрь дип таныттык, ул яттан бик күп шигырьләр белә иде; Гайнанның якын дусты — Зиннәт Хәсәнов; җырлый белмәсә дә, без аны хор солисты буларак тәкъдим иттек. Мин үзем дә Зиннәткә тыйнаклыгы, туры сүзле, тәвәккәл булганы өчен зур хөрмәт белән карый идем. «Юкка мине үзегез белән аласыз, берәр фашистны гарипләндереп ташлармын да, шуның өчен үзегезгә җавап бирергә туры килер», — диде ул. Мин: «Вакыты җиткәч, фашистларга бурычлы булып калмабыз», — дип тынычландырдым үзен; Гарәф Фәхретдиновны Казан филармониясе солисты дип тәкъдим иттек, гәрчә ул бервакытта да Казанда булмаган һәм консерваториядә дә укымаган (күп тапкырлар качарга омтылып, тотылган чакларында ул надзирательләр тарафыннан рәхимсез рәвештә кыйналган; Дим Алиш дигән тәхәллүс йөрткән). Аның борынгы татар җырларын гаҗәп дәрәҗәдә моңлы тавыш белән җырлавын татар, башкорт әсирләре бик яраталар иде. Муса аңа карата аталарча мөнәсәбәттә булып, татар җырларын өйрәтергә омтыла иде. Тора-бара Гарәф музыкаль капеллада төп солистлардан берсе булып, бик оста биюче дә, Муса Җәлил һәм Гайнан Курмаш язган пьесаларда төп рольләрне башкаручы да булып китте. Ул подпольщикларның яшерен киңәшмәләре вакытында ишек төбендә сакта тора торган иде. Фуат Сәйфелмөлековны, җырлый белмәсә дә, хор артисты иттек. Бу безнең сәяси яктан яхшы чыныгу алган иптәшебез иде. Соңрак, яшерен оешмага пропагандистның кирәге чыккач, без Мусага бу эшкә Фуат белән Гали Корбановны (Мичуринны) алырга киңәш итмәкче булдык. Бу турыда белгәч, Фуат миңа болай диде: нимес формасыннан йөргәнне туган илдә белсәләр — асачаклар, ә инде пропагандист та булганны белсәләр — ...» Ахыр чиктә без аны үгетләп ризалаттык: дошман тылында көрәшеп йөргәнебезнең дөресен Ватаныбызда кайчан да булса беләчәкләр һәм тиешенчә бәяләячәкләр, дидек. Озак үгетләргә туры килмәде, мин аны шундук Мусага тәкъдим иттем. Легионерлар өчен лекцияләрне ничек итеп яхшырак оештырырга икәне турында киңәшелде, Мусадан күрсәтмәләр алынды. Тыңлаучылар аны ярты сүзеннән үк аңлый торган булдылар, совет гаскәрләренең якынлашуы турында мәгълүматлар белән кызыксыналар — болар төрле уен сүзләр, кинаяләр аша гына белдерелә иде. Гали Корбановны сатирик, юморист, артист дип күрсәттек. Белгечлеге буенча юрист булып, ул сугышка кадәр чик сакчылары гаскәрендә хезмәт иткән, сәяси яктан чыныккан ышанычлы, тугрылыклы иптәш иде. Ул да пропагандист булып китте, өстенә төшкән бурычны Муса Җәлил җитәкчелегендә оста башкара иде. Абдулла Батталның якын дусты Фәрит Солтанбәков, мандолиначы-музыкант булып, Гайнан Курмаш төркеменә кушылды.

Милләте буенча еврей, бик матур тенор тавышлы Борис Поповка без исем-фамилиясен татарчага үзгәртергә киңәш иттек, һәм ул Бари Кәримов булып китте. Аны татар җырлары җырларга өйрәттеләр, һәм ул аларны зур осталык белән башкара иде. Ышанычлы, тыйнак башкорт егете Салават Юлаев курайчы иде. Башкаларның фамилияләрен хәзер хәтерләмим дә инде.

Едлинога килгәннәрнең барысын да эшче рота составындагы музыкаль капеллага керттеләр. Мин инде ат абзарында атларны карау эшемне дәвам иттердем. Легионерларны нимес формасына киендереп, совет гаскәрләренә һәм француз партизаннарына каршы фронтка җибәрер өчен шәпләп ашатып-эчертергә тотындылар.

Шул көннәрдә мин качарга дигән нияткә килдем, мунча караучы поляк белән килештек: ул миңа поляк партизаннарына чыгу юлын өйрәтергә вәгъдә итте. Ялгызың гына качу бик уңайлы түгел, мин үземә иптәш табарга булдым. Иң ышанычлы иптәшләрдән берсе булган Гайнанны сайладым. Аны үземнең планым белән таныштырдым. «Башта ныгып алыйк әле, Рушад абый, аннары күз күрер», — диде Гайнан.

Ул арада Муса Җәлил Миттелштильгә, Шәфи Алмасның «Идел-Урал» дигән марионет хөкүмәте резиденциясенә күчерелгән иде. Элекке купец Шәфи Алмас — Оренбурдан чыккан ак эмигрант. Уртача буйлы, какча гәүдәле бу кеше холкы белән дуамал, тиз кызып китүчән иде.

Лагерьда Муса гел Шәфи Алмас белән йөри иде, күрәсең, нимесләр аңа әллә ни ышаныч белдермиләрдер. Башта миңа Муса фашистлар яклыдыр сыман тоелган иде. Качарга ниятләвебез турында Гайнан Мусага сөйләде. «Мондый ачык лагерьдан һәркем кача ала, — дип, Муса бу фикерне куәтләмәде. — Партизаннар ягына бөтен легионны алып чыгарга кирәк», — диде ул. Муса безгә капелланы җитәкләргә: миңа — җитәкчесе, Гайнанга режиссер, сәнгать җитәкчесе булырга тәкъдим итте. Шуннан соң минем Мусага карата булган бөтен шикләрем бетте.

Озакламый безнең музыка командасын Берлинга экскурсиягә алып киттеләр. Моның да оештыручысы Җәлил булып чыкты. Башта безне бөтен дөньяның иң бай хайваннар коллекциясе җыелган мәшһүр Берлин зоопаркына илттеләр. Ерткычлар монда әсирләргә караганда яхшырак шартларда яшиләр иде. Паркны караганда без Гайнан белән зур гына маймыл вольеры янында туктадык. Безнең арттан Муса Җәлил килеп туктады. «Маймылларны каравыгызны дәвам иттерегез, — диде ул әкрен генә, — үзегез мине тыңлагыз. — Мин сезгә ышанам, фашистларга каршы бергә көрәшик, легионны таркатыйк», — диде ул. Үзе, сиздермичә генә, тирә-юнен күзәтә-күзәтә безнекеләрнең һөҗүме хакында сөйли. «Монда, дошманның тылында, безгә көрәшне көчәйтергә, моның өчен яшерен оешманың аерым төркемнәрен оештырырга кирәк.» Соңгы сулышыбызга кадәр көрәшербез, дип, оешманың барлык заданиеләрен үтәрбез, дип, Гайнан белән без Мусага ант иттек. Шунда ул безне яшерен оешма әгъзалары дип игълан итте, һәм шундук яхшы конспирацияләнгән төркемнәрне ничек оештырырга икәнен өйрәтте. Төркемнәр өч-дүрт кенә кешедән торырга тиеш, төркемдәге кеше җитәкчедән башка беркемне дә белмәсен, хыянәтче була калса, ул җитәкчедән башка берәүне дә сата алмаска тиеш. Хәрби әсирләр арасында листовкаларны ничек таратырга икәнен дә аңлатты. Листовкаларны кулдан кулга гына, иң ышанычлы иптәшләргә, якташларга гына бирергә кирәк. Муса безгә ике пачка листовка бирде, без аны ышанычлы урыннарга яшердек. Экскурсиядән соң Едлинога әйләнеп кайттык.

Капеллада эш җанланып китте. Гомуми эшебезгә турылыклы булган иптәшләребез чыгышларга әзерләнә башлады. Җырлардан, биюләрдән кала Җәлил белән Курмашев язган инсценировкаларны, пьесаларны куйдык. Концертлар кую хәйләсе белән без Польшаның, Германиянең легионерлар булган шәһәрләренә чыгабыз. Концерт программаларын, репертуарларны эшләгән Муса Җәлил кайчакларда үзе дә безнең белән чыга. Без легионнарның частьләрендә, эшче батальоннарында, фабрика-заводларда да чыгышлар ясыйбыз. Безнең бу чыгып йөрүләребезне Муса башка яшерен оешмалар белән элемтә урнаштыру өчен һәм көрәшкә өнди торган листовкалар тарату өчен дә файдалана иде.

Капелланың репертуары Салих Сәйдәшевнең, Заһид Хәбибуллинның Муса Җәлил сүзләренә җырлана торган күп кенә җырларыннан, шагыйрьләрнең халык көйләренә җырлана торган җырларыннан, бик күп халык җырлары һәм популяр совет җырларыннан гыйбарәт иде. Хәзер дә исемдә әле — бу җырлар һәм шигырьләр күңелебездә җиңүгә һәм озакламый илебезгә кайтуга булган ышанычны көчәйтәләр иде.

Җәлилчеләр тарафыннан сайлап алынган көрәш тактикасы тулысы белән үзен аклады. Көрәшкә өнди торган листовкалар, туган якның гүзәллеген тасвирлый торган җырлар, пропагандистлар эше — барысы бергә үз гамәлен кылды. Легиондагы дүрт батальонның берсе дә үзебезнең гаскәрләргә һәм партизаннарыбызга каршы корал күтәрмәде. Автоматлар, танклар һәм артиллерия белән коралланган беренче (825нче) батальон нимесләр тарафыннан оккупацияләнгән Белоруссия җирендәге партизаннарга барып кушылды. Бу хәрәкәтне Мөхәммәдов дигән кешебез җитәкләде. Нимес фашистларының җәза частьлары белән авыр сугыш алып баручы украин партизаннарына каршы җибәрелгән батальон да партизаннар ягына чыкты. Партизаннарга Золотаренко командалык итте. Ышанычсыз дип саналган дүртенче батальонны нимесләр Франциягә, Ле-Пюи шәһәренә озаттылар. Легионерлар, капитан Сегель командалыгындагы партизаннар дивизионы белән элемтәгә кереп, французлар ягына чыктылар (штаб башлыгы — подполковник Жевольд-Запальский). Бу гамәлдә Г.Фәхретдинов, А.Утәшев, Г.Мәликов, Г.Садыйков, Ш.Хәмиев һәм башкалар актив роль уйный. Кызганычка каршы, кайберләренең фамилияләре инде онытылган. Шулай да күбесенең исем-фамилиясен А.Утәшев, Г.Фәхретдинов, М.Хөсәеновләр хәтерлидер әле. Сугыш кырларында геройларча башларын салган, Сталин лагерьларында җәзалап үтерелгән, ачлыктан-ялангачлыктан юкка чыгарылган кешеләрнең исемнәрен ачыклап, Идел буе халыклары тарихында аларга тиешле урыннарын бирергә иде. Бу мәсьәләдә минем җәлилче-эзтабарлар Рафаэль Мостафинга һәм Исхак Зәбировка өметем зур. Алар бит әсирлектә калып та дошман тылында көрәш алып барган кешеләрне җентекләп эзләп, патриотларның исемнәрен дөньяга кайтаралар.

Әсирлектә булган һәр кешене Берия-Абакумов өере озак срокка Себер, Ерак Көнчыгыш һәм Ерак Төньяк лагерьларына озатты.

Ахры, әкренләп гаделлек кайтарыла башлады бугай: союздаш республикаларда хөкем ителгән әсирләрнең эшләрен яңадан карау башланды. Безнең автономияле республикада гына бу процесс күзәтелми. Р.Мостафинга һәм башка җәлилчеләргә «Идел-Урал» легионының дүрт батальоныннан бер генәсе дә, аерым бер мөртәтләрне исәпләмәгәндә, Ватаныбызга каршы сугышмаганлыгы тәгаен мәгълүм. Татарлар, башкортлар да, марилар, чуашлар да, удмуртлар, мордвалар да тугрылыклы уллары белән горурлана ала. Хәлбуки Татарстанның тикшерү органнары яшерен оешмаларның ролен һәртөрле юллар белән түбәнәйтеп күрсәтергә тырышалар. Белоруссия, Украина һәм Франция җирләрендә хәрәкәт иткән партизан отрядларында сугышкан кешеләр, документлары, бүләкләре, шаһитларының таныклаулары булуга да карамастан, хәзер дә акланмаган. Хәтта фашистлар иң югары җәза чарасын кулланып, башлары гильотинада чабылган кешеләр дә акланмаган. Миңа хәзер дә Берия һәм Абакумовлар калдыклары каядыр посып ятып, гаделлекнең тантана итүенә карышалар кебек тоела.

Уллары Гражданнар сугышында һәм Бөек Ватан сугышы фронтларында куркусыз рәвештә сугышкан татар милләтеннән булуым белән горурланам.

Бер мәлне Муса миннән, «Капеллачылар арасында рәсем ясый белүчеләр бармы?» — дип сорады. «Гримерыбыз Җәүдәт Шамбазов рәсем ясый, — дидем: — Гармунчы Шәехнур Хәмиев тә ару гына ясый». «Әйт әле шуларга: кое буена көянтә-чиләк белән суга килгән татар кызын ясасыннар, өстендә милли кием булсын. Кызый ямансулап Көнбатышка таба карап тора. Рәсемнең астына «Мин көтәм сине!» дип язып куйсыннар», — диде Муса. Мусаның сөйләгәнен мин әлләни әһәмият бирмичә генә тыңладым. Әмма дә рәсем ясалып, легионерлар була торган күренекле урынга элеп куелгач, кешеләрнең рәсемгә ничек итеп караганын күреп шаккаттым. Рәсем янына кеше җыелды. Кайберәүләр сиздермичә генә күз яшен сөртә. Рәсемнең астына «Мин көтәм сине!» дип язылган. Шунда гына Муса ясаткан рәсемнең хикмәтен аңладым — ул сәнгатьнең бөек көченнән файдаланмакчы булган! Үземнең дә шул чакта өебез күз алдыма килде, туган яклар, әни, сеңелләрем, сөеклем... Күңелемдә безне шулардан аерган фашистларга карата нәфрәт өр-яңадан кайнап чыкты.

Августның 8нче, 9нчы числоларында яшерен киңәшмә булды, анда Г.Курмашев, Ф.Сәйфелмөлеков, Г.Корбанов һәм мин катнаштык. Киңәшмәне Муса Җәлил үзе үткәрде. Барак ишегендә сакта Г.Фәхретдинов торды. Польша партизаннары белән элемтә урнаштырылуы турында хәбәр итте Муса. Легионда восстаниегә әзерләнеп, бөтен личный составны коралы-ние һәм атлы артиллериясе белән бергә Польша партизаннарына илтеп кушар вакыт җитте. Барысы да конкрет задание алды: кемдер тимер чыбыкны кисеп, элемтәне өзәргә; кемдер нимес сакчыларын үтереп, корал һәм азык-төлек складларын, атлары-ние белән артиллерияне кулга төшерергә тиеш. Восстание 1943 елның 14 августына билгеләнде. Киңәшмә икенче көнне дә дәвам итте, бер сәгатьләп кенә барды, легионерлар да, музыкантлар да барактан тыш эшләр белән мәшгуль чакта гына. Нәкъ менә шушы көннәрдә А.Баттал белән З.Хәсәнов «Идел-Урал» гәзитләре белән бергә Берлиннан листовкалар да алып кайттылар. Аларны музкапелла барагында матраслар, мендәрләр эченә яшерделәр.

10 августта Муса Җәлил кинәт кенә лагерьдан юкка чыкты. 11 августта безнең барыбызга да — артистларга да, музыкантларга да — солдатен хайльгә (ашханәгә) керергә боердылар. Безнең баракны җентекләп тентегән булулары һәм соңгы кайтарылган листовкаларны тапкан булулары ачыкланды. Барыбызны бер бүлмәгә кертеп тутырдылар да, бик дорфа кычкырып берәм-берәм чакыра башладылар. Һәрберебезне озаклап тентеделәр. Беренче итеп Гайнанны, аннары мине, А.Батталовны, З.Хәсәновны, Әмировны, тагын берничә кешене чакырдылар, һәрберебезне аерым бүлмәгә япканлыктан, барысының да фамилиясен ишетеп бетермәдем. Урын-җирендә листовка табылганнарның барысы да кулга алынды. Бер кат сорау алгач (һәрберебездән аерым-аерым), безне Варшава төрмәсенә алып киттеләр. Барлыгы кырыктан артык кеше кулга алынган иде. Шушы төрмә тоткыннарының әйтүенә караганда, 10 августта монда Муса Җәлил китерелгән. Барысының күз алдында төрмә капкасы төбендә аны аяклары белән типкәли-типкәли ерткычларча кыйнаганнар. Аннары Берлинга, Моабит төрмәсенә алып киткәннәр.

Варшава төрмәсендә без сорау алуларны, каты җәзаларны, кыйнала-кыйнала очная ставкаларны үтеп, камераларга аерым-аерым утыртылдык. Мин һичнинди гаепләүләрне танымадым, һаман бер сүзне тәкърарладым: бернинди листовка күргәнем юк, гаебем шунда: мин лагерьдан качарга җыендым. Мин гади рядовой солдат, сибиряк, ветеринар, дидем, фронтка да ветеринар буларак җибәрелдем, әсирлеккә дә яраланган, контузияләнгән хәлдә төштем, дидем. Тикшерү эшен табигате белән интеллигентка охшаган Ханс дигән обер-лейтенант алып бара иде. Мин аны табигать законнары буенча тозакка эләккән ерткыч җанвар да үз оясы булган җиргә китәргә омтыла дигән фикергә күндерергә тырыштым. Мин дә качу турында хыялландым. Шуның өчен мине хөкем итәргә, атарга мөмкин. Гомеремдә мин гадел яшәдем һәм үлгәндә дә гадел үлем белән үләсем килә. Листовкалар турында берни белмим, бернинди сәяси оешма турында ишеткәнем дә булмады, дидем. Карт чекист-чик сакчысы буларак, сорау алулар вакытында үзеңне ничек тотарга икәнен белә идем. Сорау алулар вакытында әлеге тикшерүченең миңа карата мөнәсәбәте үзгәргәннән-үзгәрә барды. Мин, үземне артистларча беркатлы, гаепсез кеше итеп күрсәтергә тырышып, һаман бер сүзне кабатладым. Кулга алынган иптәшләрем мине фаш итмәделәр, тентү вакытында урын-җиремнән листовкалар чыкмады, чөнки мин аларны барактан читтә яшергән идем.

Кулга алынган легионерларның күбесен Варшава төрмәсеннән каядыр җибәрделәр. Концлагерьга олактырганнар дигән сүз чыкты.

1943 елның сентябрь ахырында безне — Г.Курмашевны, А.Баттал, З.Хәсәнов, Ф.Солтанбәковны һәм мине төрмә вагонына утыртып, Берлинга алып киттеләр. Юлда мин Абдулла янәшәсендә туры килдем. Конвоирларның үзара сөйләшеп утыруларыннан файдаланып, мин әкрен генә: «Кем сатты икән безне?» дип сорадым. Баттал хыянәтче турында шигырь язуын әйтте һәм пышылдап кына шигырьне миңа сөйләде. Анда мондый юллар бар иде: «...Их, Җамалетдин! Син перчәткәңне канга батырдың. Ал ул кулларыңны — син кәтәнәгә, безнең күкрәгебезгә буең җитәрлек түгел![1]» Сугыштан соң, Татарстан язучылары һәм журналистлары белән 1958 елны беренче тапкыр очрашканда сөйләгән идем бу турыда. Шунда Абдулланың абыйсы Салих Баттал минем сүземне бүлде. Ул үзенең бу шигырьне 1929 елда СССРның иң зәһәр дошманы Чемберленга каршы язган булуы турында әйтте һәм «Хәзер минем өчен Хисаметдиновның чыннан да минем энем белән бергә булуы ачыкланды», — диде ул.

Шулай итеп, безне Берлинга — башта Моабитка, ләкин анда урын булмау сәбәпледер инде, Вайдельштрассе, 39дагы мәгълүм Тегель төрмәсенә урнаштырдылар. Төрле камераларда һәм төрле этажларда булдык. Ашау начар, көн саен бер үк нәрсә — өч-дүрт бәрәңге дә азык-төлек калдыгыннан пешерелгән апара бирәләр, кайвакыт парланган шпинат белән ниндидер үләннәрдән пешерелгән ботка ашыйбыз. Прогулкага эчкәрге ишек алдына алып чыгалар, сирәк-мирәк сорау алырга алып баралар.

Ул чакта Берлинны союзникларның авыр бомбардировщиклары көн саен бомбага тотты. Бомбежкалар вакытында надзирательләр шүрләп бомбоубежищеларга качалар, ә без, әсирләр, алар югыннан файдаланып, башка камералардагы тоткыннар белән сөйләшә башлыйбыз. Төрмәдә гадәттән тыш гауга күтәрелә — кешеләр төрле телләрдә — инглизчә дә, нимесчә, русча, татарча да һәм башка бик күп телләрдә кычкырыша башлыйлар. Һәркем үз иптәше, үз якташы белән хәбәрләшергә тырыша. Көннәрдән бер көнне мин аермачык үзебезнең «Синенький скромный платочек» дигән җырны җырлаганнарын ишеттем. Аста, беренче катта кемдер русча җырлый иде. Куплетын җырлап бетергәч, ул туктады. Мин җырны дәвам иттердем. Мин туктагач, астан «Кем җырлый?» дип кычкырдылар. «Мин бу, Алма-Атыдан Рушад Хисаметдинов», — дип кычкырдым да, тегеннән үзен әйтүен сорадым. Бу – Александр Русанов дигән кеше булып чыкты. Шул көннән башлап без бомбежкалар вакытында сөйләшә торган булып киттек. Мин аның Дәүләт иминлеге капитаны икәнен, Украина партизаннар хәрәкәте штабы башлыгы генерал-полковник Строкачның шәхси адъютанты икәнен һәм дә үлемгә хөкем ителгән булуын белдем. Аның гаиләсе-хатыны, кызы, хатынының анасы — хәзерге вакытта Черемисиново станциясендә яши икән. Партизаннарның карательләр белән барган сугышы вакытында ул әсир төшкән. Якты чырай күрсәткән атлы булып, гестапоның аннан партизаннар хәрәкәте турында яшерен мәгълүматлар алырга тырышуын да белдем.

Бервакыт минем камерага надзор буенча прокурор керде һәм, кирәксенгән нәрсәң юкмы, дип сорады. Мин русча гәзит булса яхшы булыр иде, дидем. Блокнотына нидер язды да чыгып китте. Берничә көннән миңа гәзит бирделәр. Исемен хәтерләмим инде, «Русское слово»мы, «Новое слово»мы. Гәзитнең беренче битенә зур итеп Русановның портреты урнаштырылган һәм эре хәрефләр белән: «Госбезопасность капитаны Александр Дмитриевич Русанов биргән мәгълүматлар» дип язылган. Гәзитнең битен тутырып безнең дәүләтебез өстенә, җитәкчеләре, Политбюросы өстенә кара ялган язылган. Әлбәттә, болар барысы да махсус уйлап чыгарылган нәрсәләр иде.

Чираттагы һава тревогасы вакытында үзебезнең позывнойлар ярдәмендә мин Русанов белән элемтәгә кердем. «Нәрсә, Рушад, нинди яңалыклар бар?» — диде ул. «Минем алдымда русча гәзит, шунда синең фоторәсемең», дидем. «Нәрсә язалар?» «Син үзебезнең хөкүмәтне гаеплисең, Политбюроны һәм башкаларны, алар өстенә пычрак атасың». «Син шуңа ышанасыңмы?» — дип кычкырды ул. Һәм мин шунда, уйлап та тормыйча: «Белмим», — дип кычкырдым. Һәм шул «белмим»ем өчен җәза алдым — минем белән сөйләшергә теләмичә, Русанов айдан артык позывнойларыма җавап бирмәде. Уйланылмаган җавабым өчен миңа бик тә оят булды һәм дошман кулланган чараларны аңламый торган нинди чик сакчысы инде син, дип, үземне битәрләдем. Үзе кебек тоткыннан шикле җавап ишетү аңа ничек авыр булганын күз алдыма китерәм. Мин элемтәбезне урнаштырырга, аннан гафу үтенергә омтылдым. Һәм, менә бәхет! — «Капитан Грант балалары» фильмындагы җыр исемә төште: чираттагы очрашырга маташу вакытында «Капитан, капитан, улыбнитесь!..» дип җырлап җибәрдем. Һәм шундук аның: «Нәрсә, Рушад, ямансумыни?» дигәнен ишетеп алдым. Мин гафу үтендем. Ул элеккечә, дусларча сөйләште, безнекеләрнең көнбатышка хәрәкәтендә күп яңалыклар булуын әйтте, безнең татарларның барысының да бергә, бер камерада утыруларын, димәк, араларында провокатор бар дигән сүз икәнен, ничек тә аларны кисәтергә кирәклеген әйтте. Аннары Тегель төрмәсендә Германия компартиясенең генераль секретаре Эрнст Тельман утырганын һәм тагын бик күп нәрсәләрне әйтте.

Русановның язмышы болай булды. Озак вакытлар маташып та телен ачтыра алмагач, аңа карата иң авыр, адәм чыдый алмаслык иң шәфкатьсез җәзаларны куллана башлыйлар. Дөньядан китәргә карар кылып, Русанов веналарын кисә. Надзирательләр, моны күреп, перевязка ясыйлар. Әмма төнлә Русанов повязкаларын алып ыргыта. Аны Заксенхаузенга күчергәннәр иде, бу хәл шунда булган. Ләкин дөнья белән хушлашканчы Русанов төрмә ишегалдындагы чүп өеменә кечкенә тимер тартмасын күмеп калдыра. Тартма эченә кечкенә блокнот салынган була. Сугыштан соң күп еллар үткәч, блокнот безнең солдатлар кулына, аннары язучы Юрий Корольков кулына килеп керә. Ошта яшәп ятканда миңа аннан хат алырга туры килде. «20 ел үткәннән соң булса да, бер төрмәдә бергә утырган дустың турында хәбәр алу бик күңелле инде, — дип язган иде ул. — А.Д.Русанов блокнотында сезнең фамилиягезне һәм адресыгызны, хатыныгыз «Тоня»ның исемен, сеңлегез Дэлиның да исемен язган. Бергә Тегель дигән төрмәдә утыруыгызны язган. «Җәзалауларга чыдый алмадым, үләм, ләкин Ватаныма турылыклы калып үләм», — дип язган Русанов.

Тегельдә безнең Берлиннан китерелгән җәлилчеләр утыра иде. Бер көнне прогулкада йөргәндә миңа Җәлилнең үз кулы белән язылган «Төн. Төрмә» дигән шигыре очрады. Тоткыннар прокулкада йөргәндә бер-берсенә төрле-төрле язулар бирешәләр иде. Без чит телдә булганын ары җибәрә, русчаларын һәм татарчаларын — ала торган идек. Бу шигырьне мин онытмаслык итеп ятладым.

1944 ел башында Курмашевны, Батталны, Хәсәновны, Солтанбәковны һәм мине «Черный ворон»га төяп, тимер койма белән әйләндереп алынган бер бинага илттеләр. Берәм-берәм чакырып сорау алдылар да, кире Тегельгә кайтардылар. Язмышыбызга тәэсир итәрдәй, судка-мазарга охшаган берни дә булмады.

Озакламый, 1944 елның феврале иде бугай, мине төрмә капкасы төбенә алып чыктылар. Анда Солтанбәковны һәм тагын бер татарны күрдем, монысы Моабит тоткыны иде. Шәрипов иде бугай фамилиясе. Безне бергә тимер юл вагонына утырттылар да Франциягә озаттылар. Юлда, Германия җирендә чакта, Фәритне төшереп калдырдылар. Аннары аны нишләткәннәрдер, анысын белмим.

Безне Ле-Пюи дигән француз шәһәренә илттеләр, капеллабызның кулга алынмый калган өлеше шунда иде. Гарәф Фәхретдинов, Гариф Мәликов, Шәехнур Хәмиев һәм яшерен оешмадагы башка иптәшләр мине шатланып каршы алдылар. Мин аякта басып тора алмас дәрәҗәдә хәлсезләнгән идем. Алар мине эшче команда больницасына урнаштырдылар. Көн саен диярлек ашарыма китереп тордылар, зинданда какшаган сәламәтлегемне һәм көчемне кайтарырга тырыштылар. Хәлем әзрәк рәтләнә башлагач та мин Гариф Мәликов аша француз партизаннары белән, дөресрәге, аларның командиры капитан Сегель һәм 18нче маки субдивизиясе штаб башлыгы подполковник Жевольд (Запальский) белән элемтә урнаштырдым. Элемтә Мишель дигән парикмахер аркылы урнаштырылды. Мин партизаннар штабыннан задание алдым. Французлар легиондагы нимес солдатларының һәм офицерларының саны, корал, боеприпас турында, легионерларның кәефе турында мәгълүмат сорадылар. Мәликов минем янга больницага килеп барысы турында да хәбәр итә торды. Дусларыбыз Хәмиев, Фәхретдинов, Корбанов аша без бу мәгълүматларны җыеп, партизаннар вәкиле аркылы макилар штабына тапшырабыз.

Легионерларның партизаннар ягына чыгуы да шул юл белән башкарылды. Корал һәм боеприпаслар белән төркемләп качу гамәле дә партизаннар штабы белән килешенгән иде. Мәсәлән, Әмир Утәшев белән Гарәф Фәхретдинов җитәкчелегендәге зур төркем партизаннар ягына шул рәвешле чыкты. Бу иптәшләр отрядларга кереп, шундук нимес-фашист оккупантларына каршы сугыш операцияләрендә катнаша башладылар. Әмир Утәшев партизаннар арасында бик тиз зур абруй һәм ышаныч казанды, орденнар һәм кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнде. Гарәф Фәхретдинов, пулеметчы буларак дошманның бик күп солдатларын һәм офицерларын юк итте. Аңа шеф-сержант дигән звание бирелде. Ул да югары француз ордены белән бүләкләнде. Партизаннар хәрәкәт иткән районнардагы шәһәрләрдә һәм авылларда Дим Алишның (Г.Фәхретдиновның) башы өчен йөз мең марка вәгъдә иткән белдерүләр эленгән иде. Франциядә, Голландиядә һәм башка илләрдә сугышкан татар, башкорт егетләренең барысының да исемнәрен хәтерләмим инде. Аларның исемнәрен Утәшев, Фәхретдинов һәм башка иптәшләр аша ачыкларга мөмкин.

Минем дә иптәшләрем белән бергә китәсем килгән иде, ләкин алар, әле ныгып җитмәгәнсең дип, ияртмәделәр. Беренче мөмкинлек булу белән килеп алмакчы иделәр. Хәлбуки эш алай барып чыкмады шул. Качып китүчеләр белән элемтәдә булуда шикләнеп, мине больницада ук кулга алдылар да Ле-Пюи шәһәр төрмәсенә яптылар. Аннары башка тоткыннар белән бергә мине мәшһүр Мон-Люк төрмәсенә күчерделәр. Төрмә кеше белән дыңгычлап тутырылган иде: бер кешелек кечкенә генә камераларга фашистлар 8-9ар кешене шыплап тутыралар иде. Безне, 60лап тоткынны, подвалдагы кечкенә генә бүлмә кебек нәрсәгә керттеләр. Монда юеш, һава җитми, тынчу, суык сөяккә кадәр үтә. Фашистлар монда сорау алмыйлар.

Август ахырында безне, сиксән тоткынны, төрмә ишегалдына алып чыгып, парлап богауладылар да сафка тезеп станциягә алып киттеләр. Товар вагонына төяп Германиягә, үлем лагерена озаттылар.

Макон һәм Шалон шәһәрләре арасындагы Тюрнус станциясендә тимер юл полотносын деголльчылар бомбага тотып җимергән булган. Безнең эшелон кинәт туктап калды. Конвой белән француз партизаннары арасында атыш башланып китте. Соңыннан ачыкланды: партизаннар үзләренең патриотларын коткармакчы булганнар икән. Конвой полотно буендагы кюветка төшеп ата башлады. Мин Татарстаннан Зиннур Гатин белән богауланган идем. Чик сакчысы буларак, мин кул богауларын ничек ачарга икәнен белә идем. Һәм вагонда чакта ук үземнең богауны ычкындырдым. Атыштан файдаланып, башка тоткыннар кебек үк без дә, вагоннан чыгып, төрле якка йөгерә башладык. Минем белән бергә туры килгән олы яшьтәге француз карты белән без виноград бакчасы аша үтә башладык һәм ашламалар тутырылган чокырга төшеп яшерендек. Озакламый атышулар туктады, партизаннар чигенде. Яхшы коралланган нимес конвоирлары күбрәк иде. Атышлар туктады, кешеләрне аулый башлаулары ишетелде. «Хальт!» дип кычкырганнан соң аткан тавышлар, кычкырышкан, ыңгырашкан тавышлар ишетелде. Каядыр якында гына, башыбыз өстендә генә дөпелдәгән аяк тавышлары ишетелә. Чокыр буена икәү килеп туктаганын чамалыйм. «Рус!» дип акырган тавыш ишетелде. Карт француз бирелергә әзер, ахры. Минем котым очты һәм муенына басып мин аны җиргә сеңдердем. Нимесләр ут ачты. Ярый әле без яткан яктан аталар. Каршы яктан атсалар, бу чокыр безгә кабер булачак иде. (Миңа яңадан — инде ничәнче тапкыр — бәхет елмайды! Әнкәй: «Унбер баланы гомерле иттем. Рушадым гына бәхет йөзлеге белән туды. Шушы улым бик бәхетле булыр!» — дияргә ярата иде. Минем шул «йөзлекне» әнкәй бәләкәй тартмага салып саклый иде).

Юлны рәтләделәр. Паровоз озын итеп кычкыртты да, эшелон кузгалып китте. Нинди бәхет — без иректә! Күңел шатлана, йөрәк чыгардай булып сикерә. Француз карты кочагын җәеп миңа ташланды. Караңгылана башлады. Ипләп кенә чокырдан чыгабыз. Виноград бакчасын үткәч, бер француз агае очрап, безгә өеннән су чыгарып бирде һәм партизаннар янына барыр юлны өйрәтте.

Куаклар арасыннан каршыбызга: «Атас!» дип кычкырып, бер кеше килеп чыкты. Кулында — җиңел инглиз автоматы. Кулларыбызны күтәрдек. Юлдашым телгә килде. Мине «рус, камрад» дип атаганын ишетәм. Партизан, тынычланып, автоматын муенына элде дә, барыр юлны күрсәтте. Без тауга таба менә башладык. Кечкенә генә бер өйне күргәнче бардык. Анда партизаннар туктаган булып чыкты. Күрәсең, әле шул нимесләр белән атышканнары, ахры. Араларында хатын-кызлар да бар. Барысы да кораллы. Безгә галәмәт зур кружкаларга — ике литрлап бардыр, мөгаен — тутырып җиңел шәраб салдылар. Су эчкән сыман зур йотымлап эчәм. Тәмле дә соң аларның шәраблары. Бу эшнең сирәк осталары шул инде алар. Картым да калышмый миннән. Җиңелчә генә баш әйләнеп китте, күз кабаклары авырайды. Яткан җирдән миңа кешеләрнең башлары аста, аяклары өстә сыман тоела. Хатын-кызларның юбкалары парашют сыман. Ник ачылмый микән ул? — дип гаҗәпләнәм мин. Беркадәр вакыттан соң безне йөк машинасына утырттылар. Бер часовой өстә, тагын берсе — кабинада. Мәһабәт Крузель таулары буйлап барабыз. Ул андагы матурлык! Серпантиндай булып юл өскә таба үрмәли. Машина көчкә генә, беренче тизлектә генә өскә таба күтәрелә. Әрҗәдәге часовой җырлый башлады. (Ул итальян булып чыкты). Тавышы матур. Шул рәвешле берничә сәгать үтүгә борынгы бер шату (замок) янына килеп туктыйбыз. Мөгаен, бу крепость монда урта гасыр рыцарьлары заманыннан бирле үк торадыр — турыдан-туры кыяга кырып ясалган бит. Капка төбендә — часовой. Безне де Голль гаскәрләренең бригада штабына китергәннәр икән. Без машинадан төшкәч, картка җикеренә башладылар, иңеннән эләктереп алып, дорфа рәвештә этеп җибәрделәр. Минем хәлләр дә яхшыдан түгел. Нинди кешеләр соң болар, партизаннармы, әллә фашистлармы? Бина эченә алып керделәр. Картны бер ишектән, мине икенче ишектән төрткәләп кертеп җибәрделәр. Сорау алу башланды. Полякча сөйләшүче тәрҗемәче дә табылды: «Яшермәгез, сез бит нимес шпионы, сезне бит безгә махсус җибәргәннәр!» — ди болар. «Ничек инде махсус? — дип аптырыйм мин. — Сез нимесләрнең Германиягә меңәрләгән французны куып китергәнен белмисезмени? Юлларны бомбага сезнең самолетлар тотмадымени?!» Минем белән озак сөйләшеп маташмадылар, тимер ишеккә таба төрткәли-төрткәли алып бардылар да подвалга кертеп җибәрделәр. Юеш, тездән саз. Саздан эчкәрегә таба атлыйм. Караңгыга күз ияләнгәч, күрәм: гел нимесләр генә, хатын-кызлар да күренә. Стена буена бастым. Баш бик тиз айныды. Шул рәвешле берме, икеме сәгать басып тордым, йокымсырап та алгандай булдым. Яктылык сирпелә башлады. Игътибар беләнрәк карансам, чыннан да нимесләр, гаскәри формадан. Мин үземне-үзем битәрли башладым: «Кайда синең кыюлыгың, син бит чик сакчысы! Үлгәндә дә лаеклы итеп үләргә кирәк!» — дидем. Ишеккә килеп, йодрык белән төя, аякларым белән типкәли башладым. Ишекнең теге ягыннан «Кес кесе сё?» — дип сорадылар. «Чыгарыгыз мине! — дип акырдым мин, — мине монда тотарга хакыгыз юк сезнең! Рус офицеры, совет офицеры мин! Барыгыз, әйтегез, югыйсә мин хәзер...» Мине штабка илттеләр. Мин рольгә кердем дигәндәй, инде каным кызды! Тупсаны атлап керүгә йодрыгым белән өстәлгә суктым: мин рус офицеры, совет офицеры. Мин сездән сәяси сыену хокукы таләп итәм! Этап вакытында качканымны сез бик яхшы беләсез! Сез мине ничек нимесләр белән бергә подвалда тота аласыз?!» «Сез офицер бит, мсье, шуңа күрә тикшерергә кирәк икәнен беләсез», — диләр. «Кирәк булгач, тикшерегез! Мин каршы түгел, тик нимесләр белән утыртмагыз. Мин аларның Берлинында туйганчы утырдым инде!»

Француз офицерының йокысы туеп җиткән, күрәсең, елмаеп карап тора. «Алайса, ярар, подвал ошамаса, без сезне чарлакта тотарбыз», — ди бу. Бер кисәк колбаса белән шәраб салынган фляга тоттырдылар (гадәт шундый инде аларда — су урынына шәраб эчертәләр). Тамак ялгап алгач, мине ат абзары өстендәге чарлакка озаттылар. Менә, ичмасам, монда шәп: хуш исле печән, салам! Каядыр төшеп югалган сыман, мин шундук йокыга талдым һәм кыймылдамыйча да кичкә хәтле йоклаганмын. Төшемдә мин туган якларга да очып кайтып килгәнмендер сыман тоелды.

Кичен уянып китсәм — чарлак тулы кеше. Тавыш, гауга, сөйләшәләр! Безнең егетләр дә шунда — Закиров, Ризванов! Рус егетләре дә — Никитченко, Марченко! Мин аларның барысын да беләм, алар да шул эшелоннан, французларга гына соңрак килеп ирешкәннәр. Туганнар кебек кочаклашып күрештек. «Подвалга төшермәделәрме әле сезне? — дип сорыйм. — Алайса, күрәселәрегез алда әле! Оҗмах булыр анда сезгә!» — дим.

Безнекеләр — татарлар, башкорт, рус, украиннар һәм бер грузин — Орошвили — барысы егерме бер кеше. Бер атна чамасы тикшерделәр безне. Аннары бригада комиссары мсье Дьюм, минем якка таба карап: «Арагызда офицер бар бугай?» — диде. «Бар, бар, ул командир булсын!» — диештеләр иптәшләр. Тикшерү барган арада мин азык-төлек бүлү белән шөгыльләндем — ипи, шикәр, — биргәннең бөтенесен дә бүлдем. Барысы да миңа ышаныч белән карыйлар, яшем белән дә мин башкалардан өлкәнрәк бит.

Шулай итеп, мсье Дьюм мине «рус группасы»ның командиры итеп билгеләде. Башта безне хуҗалык эшләрендә файдаландылар, аннары сугыш хәрәкәтләрендә катнашырга рөхсәт иттеләр. «Арагыздан берәрегез качарга маташса, калганнарыгыз барыгыз да атып үтереләчәк», — дип кисәттеләр безне. Һәм болар буш сүз генә түгел иде: подвалда утырган башка кешеләргә карата шул сүз тормышка ашырылды.

Сугышларда без үзебезне тәҗрибәле сугышчылар итеп күрсәттек. Бер мәлне Париждан нимесләр француз сәнгате шедеврларын Германиягә алып китәргә җыена икән дигән хәбәр килде. Моңа юл куймаска кирәк иде. Француз группасы белән бергә безнең взвод төп автомагистральне контрольгә алды. Операциягә киткән чакта мин үзебезнекеләргә сапер көрәкләрен алырга куштым. «Шундый йөкне өстерәп йөрисегез киләме?» — дип, французлар гаҗәпләнде. «Кирәге чыгуы бар», — дидем мин. Таулы урыннарда нимесләрнең минометтан ату гадәтен белә идем. Урынга килеп җиткәч, куаклыкта шахмат тәртибендә чокырлар казыдык. Җир йомшак булып чыкты. Командир безгә колонна башындагы машинага ут төртергә кушты. Сугышчыларның һәрберсенә аерым задание бирелде. Пулеметчы Марченко, мәсәлән, беренче машина куаклыкка килеп җитү белән кисәтүсез ут ачарга тиеш иде. «Бензин багына төбәргә тырыш, машинага ут кабарлык булсын», — дидем мин. Тиздән тезелешкән йөк машиналары күренде. Машиналар бик күп булганлыктан, колоннаның ахырын күрерлек түгел иде. Брезент белән капланган алдагы машина безгә таба якынаю белән, Марченко ата башлады. Машина кара сөрем эчендә калды һәм шартлады. Колонна туктады. Ыгы-зыгы, йөгерешү, кычкырышу башланды. Машиналарда сәнгать шедеврлары түгел, эсэс дивизиясе солдатлары булып чыкты. Франциядән көнчыгышка китеп барышлары икән. Анда безнекеләр нимесләрнең арт сабагын нык укыта, күрәсең. Алар юкка гына Совет Армиясенә каршы үзләренең иң ышанычлы дигән, сайлап алынган гаскәрләрен җибәрмиләр шул.

Окоп казып мәшәкатьләнергә теләмәгән французлар авып-авып төшә, исән калганнары чигенә башладылар һәм тиздән күздән дә югалдылар. Без атуыбызны дәвам иттердек. Нимесләр бөтен утларын безгә юнәлттеләр. Миналар очты. «Утны туктатырга!» — дип команда бирдем. Без атмый башлагач, нимесләр ашыгыч рәвештә машиналарына төялделәр дә үз юлларына китеп бардылар. Безнекеләрдән берәү дә һәлак булмады, бар да исән-сау! Үтерелгән французларны бер җиргә ташып куйдык, чыбык-чабыктан носилкалар ясап, яралыларны лагерьга алып кайтырга җыенган идек, шул арада качып киткән французлар кире килделәр дә кычкырып-кычкырып үлгәннәр хакында елый башладылар. Бераздан казармаларга әйләнеп кайттык. Ял итеп алгач, мсье Дьюм мине үз янына чакырды. Каршысына килеп баскач, тиешле форманы үтәп: «Рус группасы командиры капитан Рушад Хисаметдинов сезнең боерык буенча килде!» дип рапорт бирдем. (Егетләрне дә: «Бернинди башбаштаклык булмаска тиеш. Тәртип — армиядәгечә!» — дип, кисәтеп куйдым. Француз партизаннары арасында тәртип юк, шәраб эчәләр дә теләсә нишләп йөриләр.) «Группагызда үлүчеләр яисә яраланучылар бармы?» — дип сорады командир. «Юк». «Моны ничек аңларга: французлардан һәлак булучылар бар, ә сезнекеләр исән-сау?» «Нимесләр белән беренче генә сугышуыбыз түгел, — дидем мин. — 1941 елда ук инде коточкыч бәрелешләрдә катнашырга туры килде. Таулы җирләрдә нимесләр гадәттә миномет кулланалар. Алардан окопларда гына котылып калырга була. Без окоп казыганда сезнекеләр көлеп тордылар».

Берничә көннән французлар безне бүләккә тәкъдим итмәкче булдылар. «Нәрсә телисез: орденмы, кыйммәтле бүләкме? — дип сорадылар. Үзебезнең егетләр белән киңәштем: «Әлбәттә, бүләк, аларның орденнары нәрсәгә безгә!» — диделәр егетләр. Шунда миңа алтын сәгать бирделәр. Мин аны өйгә алып кайтып җиткердем. Ул чын алтын түгел, алтынланган гына булып чыкты. Башкаларга да сәгатьләр, портсигарлар тапшырдылар.

Французлар белән бергә сугыш операцияләрендә катнашып, без нимесләрне Эльзас һәм Лотарингиягә хәтле кудык, аннары инде Германия башлана. Фронт линиясе шунда күчте. Генерал де Голль, партизан ополчениесен бетереп, француз регуляр армиясен оештыра башлады. Командирыбыз мсье Дьюм безгә болай диде: «Моннан соң макизарлар булмый инде, сезгә, армиядә хезмәт итәр өчен, француз гражданлыгы алырга туры килер, — диде. — Уйлашыгыз да иртәгә җавап бирегез». Бу тәкъдим турында без бергәләп киңәштек. «Сезнең күпләрегезне мин белмим, — дидем мин. — Сугышта сез үзегезне батырларча тоттыгыз. Ватан алдында нинди гаебегез булуы миңа мәгълүм түгел. Үзегез уйлагыз да, гражданлык кабул итмәкче булсагыз, белегез: Ватаныгызны мәңгегә югалтачаксыз». «Ә командирыбыз ни уйлый?» дип сорадылар егетләр. «Өйдә минем әнкәй, улым бар, мин гаиләмә кайтам. Ватан каршысында әлләни зур гаебем бар дип уйламыйм, атылып үлә генә алмадым инде. Германиядә төрмәләрдә утырдым, яшерен оешма өчен күп нәрсә эшләдем. Мин мондагы гражданлыкны алмыйм, өйгә кайтам», — дидем. Шуннан соң барсы да бердәм рәвештә өйгә кайтырга булды. Ростовцев фамилияле бер кеше генә монда калырга теләде.

Икенче көнне мин карарыбызны мсье Дьюмга җиткердем.

СССР консулы Богомоловның Парижга килүен ишеттек. Консулдан һәм хәрби комиссиядән җавап көткән арада мине элекке партизан штабының коменданты итеп билгеләделәр. «Складта калган бөтен нәрсә — азык-төлек, кием-салым, — сезнең карамакта», — диде мсье Дьюм, киткәндә.

Шулай итеп, без үзебез генә калдык. «Француженкаларны яратасыз, — дим егетләремә, — карагыз аны, югалып йөрмәгез, вакытында кайта торган булыгыз».

Без нибары егерме бер кеше. Унике татар — Гайсин, Ходжаев һ.б. (Исемлегебез хәзер дә исән әле минем). Соңрак партизаннар хәрәкәтендә катнашкан өчен безгә акча бирделәр. Үзебезнең хәлебез турында мин Парижга хат язып җибәрдем. Тиздән: «Лион шәһәрендәге Пардью казармасына килергә», — дигән җавап алдык. Шәхси коралларыбызны алып, шунда киттек.

45нче совет җыелу пунктына бер департаменттан гына да мең кеше җыелган. Барысы да безнекеләр — егерме милләт кешесе. Бар да Франциядә сугышкан, бу илне азат итүгә күп осталык һәм күп көч салган. Сафка баскан кешеләргә генерал-майор Вихорев команда бирде: «Командный состав, 15 адым алга! Кече комсостав, 10 адым алга! Рядовойлар, урыныгызда!» Безгә совет хөкүмәтенең мөрәҗәгатен укыдылар: «...Ватан-анабыз кулына корал алып каршы чыкканнарны ди кичерә», диелә анда. Мөрәҗәгатьтә мондый сүзләр әйтелмәсә, ватанга кайтырга җөрьәт итүче күп булыр иде микән?

Миңа да чират җитте. «Кайда хезмәт иттең?» дип сорыйлар. «1932 елдан башлап сугыш башланганчыга хәтле ил чиге гаскәрләрендә — 58нче Градов отрядында, оператив дивизионның маневр группасында.» «Маневр группасында командир кем иде?» «Майор Минкевич. Аннары мине Духовская заставасына күчерделәр, Минкевич урынына карарак кына чибәр, кечерәк буйлы, өч шпаллы бер полковник килде. Анысының фамилиясен белмим». Сорау алучы елмаеп куйды. «Сез калыгыз, — диде ул миңа. (Шул чакта яңа килгән полковникның үзе булып чыкты ул! Әйтәм бит: язмыш гел елмая миңа, юкка бәхет йөзлеге белән туганмынмени!) — Мин сезне партизаннар батальоны комиссары, командирның политпросвет эше буенча ярдәмчесе итеп билгелим».

Озакламый мин бу батальонның командиры идем инде. Муса Җәлилнең 80 еллыгына багышланган альбомда ул чорга караган фотолар бар. 1944-1945 елларда мин элек хәрби начальниклар булган иптәшләр белән бергә үземнең кул астындагыларны Кызыл Армия уставы буенча укыту белән шөгыльләндем. Француженкалар белән мавыгып китеп, кешеләребез Франциядә кала күрмәсеннәр дип тә кайгыртасы булды. 1945 елның ахырында батальон тулы составында безнең совет зонасына килде. Батальонны тараттылар — яшьләрне кадрлы армиянең төрле частьләренә алдылар, безне, офицерлар составын исә Мәскәү янындагы Невель станциясенә — фильтрлау пунктына җибәрделәр. «СМЕРШ» контрразведкасы безне җентекләп тикшерде. Бер айдан мин 18нче артиллерия частеннән демобилизацияләндем. Алма-Атыга кагылып, әнкәй белән, туганнар белән күрешкәч, Ош шәһәренә, гаиләм янына кайттым. Мин юкта хатыным бөтен балаларын сугышта югалтып бетергән карт әткәсе Борһан Гыймадетдинович янына күченгән булып чыкты.

Бу урында хатыным Тайфә хакында берничә җылы сүз әйтү артык булмас. Бала чакта ук ул әнисе Газизәдән ятим кала. Газизә Татарстанның Кызыл Юл районындагы Яңа Чишмә авылында туган. Тайфәгә үги әнисе дә, туган-тумачалары да укырга ирек бирмәскә тырышалар. Һәм ул япь-яшь килеш Петропавелга китеп, шунда медицина техникумын тәмамлый. Медицина учреждениеләрендә тырышып эшләгәне өчен аны Алма-Аты медицина институтына җибәрәләр, һәм ул аны 1939 елда тәмамлап чыга. Мин аның белән 1935 елда, чик сакчысы чакта таныштым һәм без 1937 елда өйләнештек. 1939 елда ул миңа улыбыз Равилне алып кайтты. Тоткынлыкта улымны сагынган чакта мин ничектер Муса Җәлилдән һәм Гайнан Курмаштан улыма багышлап шигырь язуларын сорыйсы иттем. «Дусларым бар да шагыйрьләр, Алма-Атыда минем улым калды, шуның турында язмассызмы икән?», — дидем. «Туктале, тукта, — диде Муса, — фронтка каян киттең әле син? Йә, сөйләп бир әле!» Шуннан мин Казакъстанның гүзәл табигатен сурәтли башладым — иркен көтүлекләрен, алма бакчаларын. «Кичләрен улыбыз белән бергә өчәүләп шул бакчаларда йөрдек, инде дә бәхетле идек! Менә шуларны төштә генә булса да күрсәң икән!» Мине тыңлый-тыңлый Муса нидер яза. Мин сөйләп тә бетермәдем, ул инде язган шигырен миңа тоттырды: «Мә, «Урман кызы» көенә җырларсың», — ди.

Җыерчыклар төшеп, чал керсә дә,

Мактанырлык минем юлым бар –

Биек күксел тауның итәгендә

Яшь арысландай улым бар.

Бөтен дөньяларны шаулатырлык

Галим булыр, бәлки, ул бала.

Гасырларның исен китәрерлек

Шагыйрь булыр, бәлки, ул бала.

Бик күп еллар узды мин киткәнгә,

Бик күп сулар акты тугайда.

Улым, Равил, сагынамын сине,

Их, күрәсе килә шулай да!

Алсу таңда, биек күксел тауда,

Гөлбакчаның җәйге кичендә

Өчәүләшеп йөргән чакларыбыз

Кайчак керә ярсып төшемә.

Соңгы строфасын Гайнан язды.

Ошта мин ит комбинатына баш инспектор һәм баш ветврач булып эшкә урнаштым.

Әмма каһәрләнгән 1949 ел җитте, Берияләр, Абакумовлар вакыты. Әсирлектә булган офицерларны рәттән кулга ала башладылар. Мине 58нче маддәнең 16нчы пункты буенча хөкем иттеләр (хәрби хыянәт). Муса Җәлил белән бергә дошманга үз тылында каршы торган өчен бит бу! (Хәер, бу вакытта Мусаның үзен дә хыянәтче итеп йөртәләр иде.) Фашист зинданнарында җәзаланган өчен, Франция партизаннары белән бергә бу илне фашистлар коллыгыннан азат итүдә катнашкан өчен мине 5 елга түгел, 25 елга хөкем иттеләр. Башта атарга дип хөкем иткәннәр иде, «үлем җәзасын» гамәлдән чыгарганнан соң, аны каторгага алыштырдылар. Югыйсә һәр сүзем документ белән расланган. Айлар буена без, җәлилчеләр, олы, мөһим эш белән шөгыльләндек! Юккамени фашистлар иптәшләремнең башларын гильотинада чаптылар. Сорау алган вакытларда мин боларның барысы турында бәйнә-бәйнә сөйләдем. Соңыннан аңлашылганча, миңа срокны нәкъ менә шуның өчен биргәннәр икән!

Мин хөкем ителгәннән соң хатыным врач-рентгенолог булып эшләвен дәвам итте. Бермәлне аның янына КГБ хезмәткәре килеп, халык дошманы дип, миннән баш тартырга тәкъдим иткән. «Мин аннан бервакытта да баш тартмаячакмын, ул хыянәтче түгел, мин аның бөтен нәселен беләм», — дигән хатыным. Теге аңа дипломыңнан колак кагарсың дип тә янаган. «Миңа дипломны сез бирмәдегез, сез ала да алмыйсыз», — дигән хатыным.

Ул чаклардан соң күп вакытлар үтте, тормышта күп нәрсәләр үзгәрде: Берия, Абакумов һәм башкалар фаш ителде, тиран Сталин үлде. Нахакка хөкем ителүчеләр акланды, гаделлек, ниһаять, тантана итте.

Бер мәлне без Тайфә белән урамда әлеге КГБ капитанын очраттык. Штатский киемнән, елмаеп күреште. «Бу шул синнән баш тартырга кушкан кеше», — дип пышылдады да хатыным, адымын тизләтеп китеп барды. Тегенең белән сөйләшәсе килмәде аның. Мин исә туктап сәламен алдым. Иренә тугрылыклы булганы, ныклыгы өчен Тайфәгә рәхмәт әйтергә җыенганын әйтте бу һәм минем алда, «халык дошманы» алдында, акланырга тотынды. Мин сиңа ачу тотмыйм, чөнки син боерыкны сукырларча үтәүче генә, дидем. Өстәвенә, мин инде СССР Югары Судының Хәрби Коллегиясе тарафыннан акланган кеше, һәм минем күңел яраларын яңадан ярсытып торуның да кирәге юк, дидем.

Гомумән дә КГБ мине бервакытта да тынычлыкта калдырмады. Хәтеремдә әле, 1945 елда без хатыным белән Алма-Атыга, авыру әнием янына барган идек, берничә көннән, прогулкадан кайтып килсәк, ни күзебез белән күрик, капка төбендә КГБ кешеләре тора. Алып киттеләр мине. Аерым бүлмәгә кертеп утырттылар да сорау алырга тотындылар. Допрос тәнәфессез өч тәүлек буена дәвам итте. Һаман шул бер сорау: ничек әсир төштем, әсирлектә нәрсә эшләдем һәм башкалар. Башым шаулый, йокы килә... Болай итеп сорау алу чараларының бездә тыелган булуын белә идем, ләкин минем карышуларым игътибарга алынмады... Өч тәүлектән соң гына җибәрделәр.

1949 елда, трибунал хөкем иткәндә, миңа хәтта адвокат ярдәме дә рөхсәт ителмәде. Судта булган хәрби прокурор мине хәтта оятсыз сүзләр дә әйтеп мыскыллады! Соңгы сүземдә мин, гаебем юк, дидем, Ватан өчен хәлемнән килгән бөтен нәрсәне дә эшләдем, дидем.

Ерак лагерьларга җибәрер алдыннан балаларым һәм хатыным белән күрешергә рөхсәт иттеләр. Мине күргәч, алар кычкырып еларга тотындылар. Балаларны, дәваларга җибәрәләр мине, тиздән кайтырмын дип тынычландырырга тырыштым. Хатыныма исә 5 елга хөкем иттеләр дип әйттем, следовательдән дә якыннарыма шулай дип әйтүен үтендем, чөнки хатынымның йөрәге сау түгел иде.

Ош төрмәсеннән мине, кулларыма богау салынган хәлдә, 25 чакрымдагы Карасу станциясенә җәяү алып киттеләр. Анда тоткыннарны ташый торган вагоннарга утырттылар. Шахталар районына барып җиткәч, Сөлек Ата дигән станциядә төшерделәр. Шахтада эшләү шартлары коточкыч авыр иде. Анда мин нык кына авырый башладым һәм забойга төшүдән баш тарттым. ГУЛАГ положениесе буенча тоткыннарны эштә белгечлеге буенча файдаланырга тиешләр иде. Лагерь башлыгы мине тәүлегенә 200 грамм ипи һәм бер кружка су белән карцерга утыртты. Карцерда тагын бер кеше утыра иде, укытучы иде бугай. Ул ярсынып камерада йөренә, ачлык игълан иткән. Мин аңа ачыкмаска киңәш иттем, чөнки монда аңа берәү дә игътибар итмәячәк, сузылып ят та сәламәтлегеңне сакла, дидем. Тиздән безне Кемерово өлкәсенә урман кисәргә китүче этапка куштылар. Кемеровода безне — йөздән артык кешене, бер колоннага тезделәр дә кара яңгыр астында тездән саз ердырып, эшлисе урынга алып киттеләр. Кешеләр ачлыктан һәм хәлсезлектән аяктан егылалар. Колоннадан читкә бер генә адым атлаган кеше дә атып үтереләчәк, дип кисәттеләр конвоирлар.

«Глубинка» дигән концлагерьга ике тәүлек буена бардык. Төнне юл буенда, сазда үткәрдек. Ниһаять, барып җиттек. Безне баракларга тараттылар. Саносмотрдан, төрле-төрле лагерь процедураларыннан һәм тикшерүләрдән соң сак белән әйләндереп алган урман кисәсе урынга җибәрделәр. Бригадир кайда куя, шунда эшлисең: берәүләр агачны кисеп ега, берәүләр ботакларыннан арындыра, берәүләр кабыгын кыра, берәүләре әзер агачны юлга чыгара. Миңа төрле эштә булырга туры килде. Бик авыр шартларда — каты суыкларда азыксыз диярлек эшләдек. Мин еш кына чирләдем. Монда мин рус, украин, татар, үзбәк, кыргыз иптәшләр белән таныштым. Барысы белән дә дус булдым — кешеләрнең күңелләрен күтәрергә тырыштым, мин бит инде бер кат мондый хәлне кичергән кеше. Өйдән посылка-мазар килә калса, иптәшләрем белән бүлештем. Шул лагерьда чакта туганнардан һәм Тайфәдән дүрт посылка алдым. Минем кайгымны үзләренең кайгысы итеп кабул иткән туганнарым алдында мин мәңгегә бурычлы. Посылкада килгән азык-төлекне башлыклар белән дә бүлешергә туры килә иде.

Урман эшендә үземнең якташым — кыргыз укытучысы Таубалды Камчибәков белән дуслаштым. Бу кеше бик тә эрудицияле тарихчы-интернационалист иде. Аның белән безгә бар кеше дә тигез, барысы белән дә туганнарча аралашабыз. Өйгә без бер үк вакытта диярлек әйләнеп кайттык: мин — Ерак Төньяктан, ә ул Себердән. Амнистия өчен Хрущевка рәхмәт инде. Без бик гарьләндек: немец хөкүмәте халыкара конвенция нигезендә үзенең әсирләрен иленә кайтарды, японнар да шул гамәлне кылды, ә безгә исә ГУЛАГ лагерьларында чиктән тыш авыр газапларны кичерергә туры килде...

Еш кына бер хәл исемә төшә. Камчибәков белән без киртә әзерли идек. Шул чакта сугыш вакытында фашистларга кешеләрне асарга-кисәргә булышып йөргән бандеровчы әздән генә мине үтерми калды. Без әзерләгән киртәләрне чанасына төягән дә, алып китәргә җыенган. Мин шуны күреп үзебезнекен алып калырга омтылдым. Чанасыннан төшеп ул мине тукмарга тотынды. Гәүдәгә ул миннән олырак та, көчлерәк тә, эчләремә, бавырларыма типкәли-типкәли рәхимсез рәвештә кыйнады. Инде аңымны җуям дигәндә генә, бу хәлне күреп, Камчибеков кулындагы балтасы белән миңа ярдәмгә ташланды. Балтадан коты алынган әлеге явыз җан качып китте. Шулай итеп, без бер көнлек паегыбызны, 400 грамм ипиебезне коткарып калдык. Шушы паекны алыр өчен безгә бер куб метр киртә әзерләргә кирәк иде бит.

Ватаныбызга кайткач, без гаиләләребез белән дуслашып яши башладык. Кыргызларда шундый борынгы гадәт яшәп килә: һәр гаилә үзенә якын туган булырдай дуслар (аяш-ата, аяш-ана) сайлый.. Менә без инде Тайфә белән кырык еллап Таубалды белән Саулә балаларының шундый аяш-ата, аяш-анасы булып яшибез.

1953 елның ахырында мине «Глубинка» лагереннан этап белән Ерак Төньякка күчерделәр. Бу юл аеруча авыр булды. Кемерово станциясеннән бөтен Себер аша без Татар бугазы буендагы Ванино порты дигән перевалочный пунктка хәтле бардык. Монда безне зур йөк пароходының трюмына урнаштырдылар. Дыңгычлап кеше тутырылган, суларлык һава да булмаган шушы тынчу трюмда бик каты чайкалып, җәфалана-җәфалана атналар буена йөздек. Кешеләр дизентериядән үлде. Мәетләрне туп-туры диңгезгә ыргыталар иде. Безнең юлыбыз Сахалин ярлары буеннан, башта Охот диңгезе, аннары Беринг диңгезе буйлап, Камчатка, Магадан һәм Чукотка яныннан үтте.

Монда мин үзем кебек үк 58б маддәсе (Ватанга хыянәт) буенча хөкем ителгән бер табиб белән дуслаштым. Аны сирәк-мирәк кенә даруга дип палубага чакыралар. Үкенечкә каршы, дустым озакламый дөнья куйды. Аның медикаментлар салынган санитар сумкасы миндә калды. Шул сумканы начальствога тапшыру нияте белән мин часовойга мөрәҗәгать иттем. Мине корабль фельдшерына чакырдылар. Беренче тапкыр палубага күтәрелдем. Диңгез формасы кигән фельдшер каршылады мине. Медицина сумкасының миңа ничек килеп эләккәнен сораштырды. Дустым булган мәрхүмгә булышканымны әйттем, үземнең табип-эпизоотолог икәнемне, медикаментларны бераз чамалый алганымны сөйләдем. Фельдшер миннән авыруларга ярдәм күрсәтүне дәвам итүемне үтенде. Мин булдыра алган хәтле тоткыннарга ярдәм итә башладым.

Чукотка ярымутравын Певек порты буеннан үттек. Аннары Төньяк Боз океаны аркылы, Көнчыгыш Себер диңгезе, Лаптевлар диңгезе буйлап Яна елгасы тамагына килеп җиттек. Анда баржаларга төяп елга буйлап югарыга таба алып киттеләр дә, бер кешесез яр буена илтеп бушаттылар. Барлык корабльләрдән җыелган 500ләп кеше идек, саф алдында булачак «Депутатский» дигән лагерьның башлыгы майор сөйләде. Тырышып эшләгән кешеләргә бер көн өч көнгә исәпләнәчәк, дип белдерде ул. Шулай иткәч, янәсе, 25 елны 8-9 елда тутырырга була. Аның ачыктан-ачык, кешечә сөйләве кешеләрне үзенә тартты. Бәлки, чик сакчылары фуражкасы кигәнгәдер, ул минем дә күңелемә ошап куйды. Ул кычкырып, украин акценты белән, арагызда табиблар юкмы, дип сорады. Эндәшүче булмады. Ул соравын кабатлады. Шунда трюмда бергә килгән иптәшләр: «Нишләп дәшмисең? Юлда чакта син дәваладың бит безне!» — диделәр. Сөйләшкәнебезне ишетеп, майор безнең янга килде дә, миннән, кем буласың, дип сорады. Мин, «Табиб-эпизоотолог, ветеринар», — дидем. Сөенеченнән ул: «Да яка разница! Будешь у меня хвершалом!» — дип кычкырып җибәрде. Шундук миңа медпункт ачарга фәрман бирде, егерме урынлы палатка кору өчен берничә кеше алырга, тимер мич куярга кушты. Палатканы ничек җылытырга икәнен аңлатты. Кыш көне палатка тыгыз кар кирпечләре белән, җәен кипкән мүктән киселгән кәс белән әйләндереп-төреп алына икән.

Озакламый палатка әзер иде. Лагерьга вольнонаемный табиб килгәндә анда 25 кешелек стационар әзер иде инде. Мондагы ашау-эчү яклары — чыдарлык. Лагерьдан ерак түгел генә кассетелит (кургаш рудасы) чыгару урыны оештырылды. Лагерь айдан-айга зурая барды — этап-этап зэклар китерелде. «Депутатский» караклар лагере булып исәпләнә иде. Монда каракларның төрледән-төрлесе бар: «шестеркалары» белән бергә «закондагы караклар»дан башлап вак-төяк бурлар, кесә караклары, «медвежатниклар» һәм хезмәт халкы исәбенә көн күрүче башка һәртөрле әрәмтамаклар. Сәяси маддәләр буенча хөкем ителүчеләр (5810, 58, 5816 һ.б. маддәләр) төп эш көче булып исәпләнә иде. Руда чыгаруның бөтен авырлыгы шулар җилкәсенә төшә. Сәяси тоткыннар чын хезмәт ияләре иде. Лагерьда аларны «мужиклар» дип атап йөрттеләр. Караклар, «сукалар» һ.б. шуның ише адәм актыклары шулар исәбенә яшәде монда. Алар сәясиләрнең әйберләрен урлый, посылкаларын талап ала, каршылык күрсәтүчеләрне үтерә иделәр.

Хезмәт күрсәтүче персонал указлы караклардан җыела. Сәяси тоткыннарны монда кую катгый рәвештә тыела. Миңа да фельдшер булып эшләргә безнең лагерьны тикшерергә килгән ЯнЛагның санитария бүлеге башлыгының яхшы мөнәсәбәте аркасында гына рөхсәт ителде. Амбулаториябездә бөтен нәрсә чип-чиста, медикаментлар тиешле тәртиптә куелган, мин кардан әзерләгән, дистиляцияләнгән суның сыйфаты әйбәт — шушы суда ясалган даруларның сыйфаты бозылмый. Кыскасы, стерильлек бик шәп саклана. Тикшереп бетергәч, начальник (ул хатын-кыз иде) минем койка торган почмакка күз салды, Тайфәнең игез кызларым белән төшкән фотосын күреп, кычкырып җибәрде: «Тайфә ич бу! Кемегез ул сезнең?» Мин әйтеп бирдем. Ул миңа игътибар белән карап алды. Тайфәнең ирен белүе, һәм аның матур, гаярь булуын әйтте. Менә шул матур чик сакчысы мин идем инде, язмыш мине шулай танымаслык хәлгә китерде, дидем. Ул минем турыда лагерь башлыгы белән сөйләшергә вәгъдә итте. Мин дә кайчандыр чик сакчысы булгангамы, начальник миңа болай да әйбәт карый иде. Чик сакчылары да, диңгезчеләр кебек, үзләренекеләргә авыр хәлләрдә ярдәм итәргә тырышалар бит.

Указ буенча хөкем ителгән Борис Харитоновның исемлек тикшергәндә чын исеме Бари Хәбибуллин булуы ачыкланды. Руслар компаниясенә кермәкче булгач, тегеләр моны: «Син, сука, үз исем-фамилияңне саткансың, безне дә сатарсың», — дип, бик каты тукмап, иди к своим татарам», — дип, куган. Мөселманмын дип чеченнарга сыенмакчы булган. Тегеләр, мөселманча исәнләшә дә белмәгәч, нинди мөселман син?» — дип, куып җибәргәннәр. Санитар булып эшли торган Бари абзыйга тап булган бу. Егетнең зарын тыңлагач, карт: «Кайсы якныкы соң син?» — дип татарча сораган. Егет татарча бер сүз дә белми икән. Бари абзый дорфа кеше, нинди татар инде син, телеңне белмәгәч, дип, ул да сүгеп җибәргән. Егет үкереп елый башлаган. Боларның сүзен ишетеп торган бүтән санитар латыш Ремицанс: «Сиңа безнең доктор Рушад Билалович ярдәм итәр, яхшы кеше ул», — дип, егетне минем янга кертеп җибәргән. Үксеп-үрсәләнеп елаучы егет ана телен өйрәтмәгәннәре өчен ата-анасын сүгә, «Кайтыйм гына, үтерәм мин аларны!» дип яный. Мин аны, кочаклап алып, таблеткалар каптырып юата башладым. Тынычландыргач, Бари абзыйны дәшеп, егетне татарчага өйрәтергә куштым.

Лагерьда кешеләр ачлыктан түгел, күбесенчә милләтара «разборкалардан», төркем-төркем булып чеченнар белән яисә «сука» дигәннәре (болары да караклар, ләкин башка караклар алдында ниндидер гаеп эшләгәннәре) белән сугышудан үләләр иде. Бер очрак аеруча нык хәтердә калган: каракларның чеченнар белән сугышуы иде. Сугыш-талаш килеп чыкканда охранниклар, сугышучылар янына барырга куркып, вышкалардан гына, башлар өстеннән генә атарга тырышалар. Санитарлар белән без ярдәм итеп бетерергә дә өлгерә алмыйбыз. Бу юлы кемдер кемнедер үтерәме, кемдер кемнедер куамы, кешеләр төрлесе төрле якка чабыша. Кинәт бәдрәфтән йөрәк әрнеткеч ачы тавыш ишетелде. Йөгереп барсам, икәүләп өченче берәүне башы белән сыек тәрәткә тыгып батырмакчы булалар. Шунда ярдәмгә ташландым. Бандитлар корбаннарын ташлап миңа ябыштылар. Миңа ярдәмгә санитарлар йөгереп килде, бергәләп бәдрәфкә батырылган кешене тартып алдык, амбулаториягә алып кереп, юындырып, чистарындырып топчанга яткырдык.

Лагерь башлыгы һәм солдатларның бөтен составы белән конвой командирының хәлиткеч катнашуы аркасында гына әлеге сугышны туктатып булды. Чеченнар белән ингушларны лагерьдан күчерделәр. Зонадан аерып, алар өчен вакытлыча барак төзеделәр. Санитарлар белән бергә безгә анда да булырга, ярдәм итәргә туры килә иде. Аларның башлыклары — Юрка кушаматлы ингушның башын тишкәннәр, 11-12 сантиметрлы җәрәхәт ясалган. Мин аны әйбәтләп чистарттым, җөй дә, повязка да салдым һәм Юрканың башы төзәлеп җиткәнче барагына барып йөрдем. Тиздән аларны «Депутатский»дан 20 чакрымдагы бүтән зонага күчерделәр.

Бу хәлләрдән соң берәр ел үткәч, теге лагерьның фельдшерын азат иттеләр. Аның урынына мине куйдылар. Анда баргач, чеченнар барагында мине караңгы чырай белән каршыладылар. Үзләренең җыелышларында алар, бандит Юрка таләбе белән, мине, янәсе, мөселман диненә хыянәт иткән өчен, руслар зонасында калган өчен дип үтерергә карар иткәннәр икән. Чеченнар арасында элекке хәрби әсир, өлкән лейтенант, танкист Әхмәт Идрисов дигән бер дустым бар иде. Ул катнаш баракта яши иде. Кереп мине койкасына утыртты да: «Шушында утыр, кузгалма!» — диде. Эш шунда ки, чеченнар гадәте буенча аларга өйләренә кергән кунакны үтерергә ярамый икән. Бер якта басып торган ике чеченга күрсәтеп, Әхмәт: «Күрәсеңме әнә теге... Шулар чечен җыенының карарын тормышка ашырып, сине үтерергә тиеш инде», — диде. Үзе калган чеченнар белән сөйләшергә дип китеп барды.

Бу зонага күчерелүем турында ишетеп, яныма танышларым — Кечкенә кушаматлы башкорт һәм Кудряш дигән татар килеп керделәр. Алар минем белән сөенешеп исәнләштеләр һәм сәламәтлегем турында сораштыра башладылар. «Әлегә исән, — дидем мин, — әмма бу койкадан кузгалуга әнә шул икәү чеченнар җыены карары буенча мине суячаклар», — дидем. Күз ачып йомарга да өлгермәдем, минем дуслар палачларымны буып үтерделәр дә наралар астына тыгып куйдылар. «Хәзер ничек тә үзең котыл инде», — диделәр дә чыгып та киттеләр. Әхмәтнең койкасыннан тордым да юлга юнәлдем. Юлым чеченнар барагы яныннан үтә иде. Чеченнар мине күреп алдылар да, сагаеп калдылар. Хәлем мөшкел иде. Йөгерә башласам, барыбер куып тотачаклар да, эшемне бетерәчәкләр дип уйладым... Их, ни булса да булыр! Мин бит куркаклардан түгел, үзем баракларына керим әле, дидем.

Өстәл буйларында, нарларда утызлап кеше утыра. Күбесен беләм. Кайберләре Ош шәһәреннән, Ош өлкәсеннән, кайберләре белән бер этапта булдык, урман кисүдә, шахтада эшләдек, бергә диңгез транспорты трюмында газап чиктек. Мөселманча сәлам бирдем, җавап кайтармадылар. Киеренкелек көчәя бара. Өстемдә дошмани карашларны тоям. Чәбәләнеп, умырып өстемдәге киемемне салып ыргыттым. Селтәнеп күкрәгемнән күлмәгемне йолкып аттым. Күкрәгемне ачып җибәрдем: «Мин егет кеше! — дип кычкырып җибәрдем. — Үләсе булса, үлемне егетләрчә, чын ир-егет кулыннан тиешенчә кабул итәрмен! Әмма минем беләсем килә, ни өчен сез мине үтерергә булдыгыз?» «Дин сатучы син! — дип кычкырды Юрка. — Руслар белән сугышканнан соң син шулар белән калдың, мөселманнар белән түгел. Менә шул хыянәтең өчен без сине үтерергә булдык». «Башлап син мөселман законын боздың, — дидем мин. — Мин синең гомереңне саклап калдым, — дидем, — башыңның ничек имгәтелеп беткәнен оныттыңмени? Үзеңнең коткаручыңа кул күтәрергә тиеш түгел син! Ә синең белән, Мөхәммәт, — дидем мин Юрка белән янәшә утырган кешегә, — Ош шәһәреннән үк ни газаплар чигеп килдек без монда, ипи-тозны бүлеп ашадык, үлгән иптәшләребезгә бергә Коръәннән сүрәләр укыдык. Минем үзебезнең гореф-гадәтләребезгә, динебезгә беркайчан да хыянәт иткәнем юк. Хакыйкать хакына үләргә мин әзер! Үтерегез! Газаплардан коткарыгыз, ичмасам!» Шуннан соң башкалардан өлкәнрәк булган Мөхәммәт Юркага чеченча нидер әйтте. Аңа башкалар да кушылды. Алар Юрканы гафу үтенергә мәҗбүр иттеләр... Үлем мине тагын әйләнеп үтте.

Чеченнәрда озак эшләмәдем мин. Яңа фельдшер килгәч мине «Депутатский»га кайтардылар. Лагерьда күренә башлагач та мине вор-пахан чакырып алды да, нишләп чеченнәргә киттең, анда сине ничек каршы алдылар, дип сорау ала башлады. Мин медик, мин тоткын, үземә-үзем хуҗа түгел, кая җибәрәләр, шунда барырга тиеш, дидем. Чеченнәргә килгәндә исә, берәүне дә үртәмәс өчен, ак халатлы кешене акылы булган кеше үтерми, үтерсә, фашист кына үтерә, дидем. Ул минем сүзем белән килеште, һәм шундук ниндидер үтенеч белән мөрәҗәгать итте. Минем белән дустанә мөнәсәбәтне бозуның аңа файдасы юк икәнен аңлый идем, һәм аңа үпкә тотмадым. Бөтен караклар да наркоманнар да чифиристлар, наркотик матдәләргә кушар өчен аларга мин әзерли торган дистиллирланган су кирәк...

Муса Җәлил үрнәгендә мин лагерьда музыкаль капелла оештырып җибәрдем, ул тоткыннар алдында чыгышлар ясый торган булды. Бу эшне без мәдәни-тәрбия чарасы бүлеге белән бергә башкардык. Лагерь башлыгы Рудых миңа ышана иде. Аның белән без чик сакчылары турында сөйләшеп утырган чакларда еш кына икебез өчен дә таныш булган кешеләргә дә барып чыга торган идек. Бу лагерьның җитәкчеләрен мин башка лагерьлардагы белән чагыштырганда кешеләргә карата дорфалыкта, кешене кимсетүдә һәм рәнҗетүдә гаепли алмыйм.

1956 ел ахырында мин лагерь начальствосы тарафыннан бирелгән яхшы характеристика белән амнистия буенча азат ителдем. Ул документлар минем шәхси архивымда саклана.

Менә инде мин яңадан өйдә. Ош шәһәрендә. Авыл хуҗалыгы идарәсе мине Ош районындагы Фрунзе исемендәге колхозга баш зоотехник һәм рәис урынбасары итеп куйды. Соңрак мине шул ук райондагы Ленин исемендәге эре миллионер колхозга шул ук дәрәҗәдәге хезмәткә күчерделәр. Елның күбрәк өлешен Алтайның биек тауларындагы көтүлекләрдә үткәрә торган терлекләр белән эшләдем. Сәламәтлегем кинәт начарланды — баш әйләнү, борыннан кан китү, Бөек Ватан сугышы фронтларында алынган контузияләр, әсирлектә, ГУЛАГ лагерьларында кичерелгән михнәтләр барысы да үзен нык сиздерде.

1958 елдан 1976 елга хәтле мин геологларда атлар базасы башлыгы булып эшләдем. Шуннан көтеп алынган ялга киттем.

Пенсиягә чыккач та мин мәктәпләрдәге, югары уку йортларындагы яшьләр арасында хәрби-патриотик тәрбия эше белән шөгыльләнүемне дәвам иттердем, «Белем» җәмгыятендә әгъза булып торам. Минем һәрвакыттагы темам: «Бөек Ватан сугышы вакытында дошман тылында яшерен оешмаларда алып барылган көрәш». Дошман тылында патриот шагыйрь Муса Җәлил оештырган яшерен оешмабызның эше турында мин армый-талмый сөйләдем. Кайсыбыз исән калсак та, яшерен оешмабызның эше хакында дөреслекне халкыбызга җиткерергә дип ант иттек бит без бер-беребезгә. Халкыбызны яраткан һәм соңгы сулышларына хәтле җиңүебезгә ышанычын җуймаган җәлилчеләр сафында булуым белән горурланам!

Казан утлары, 1990

Саимә Ибраһимова тәрҗемәсе



© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013