Бүген Нихром браузерын куеп карагыз Әдипләр: Булат Хәмидуллин
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән Зөлфәт cайты Кадыйр Сибгат сәхифәсе Гүзәллек дөньясында Наис Гамбәр сайты Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе Татар сайтлары Мөҗәһит сәхифәсе Мөслим районы үзәк китапханәсе

Безнең дуслар

Якупова Йолдыз сайты Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе Фәрит Вафин сайты
Сорагыз - җавап бирәбез

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Булат Хәмидуллин

A Ә Б В Г Д Е Җ З И Й К Л М Н O Ө П Р C Т У Ү Ф =>Х<= Ч Ш Э Ю Я Һ
Ринал Хаҗиев Сәлим Мирза Хазбиевич Ибраһим Хаккый Вахит Хаков Тәзкирә ХАКОВА Фатих Халиди Ильяс ХАЛИКОВ Хәкимҗан Халиков Гали Халит Нияз Халит Рим Халитов Яхъя Халитов Ленар Хамматов Фәния ХАММАТОВА Эльмира ХАММАТОВА Рамил Ханнанов Расих Ханнанов Айгөл Ханова Зөлфия Ханова Ренат Харис Зөфәр Харисов Миргалим Харисов Гөлназ ХАРИСОВА Харәзми Фәрит Хатипов Индира Хафазетдинова Габбас Хафизов Габдрахман Хафизов Илнар Хафизов ЛИНАР ХАФИЗОВ Марс Хафизов Роза Хафизова Нәфисә Хәбибдиярова Камбәр Хәбибуллин Рафис Хәбибуллин Рәсим Хәбибуллин Гөлсинә Хәбибуллина Ләйсән Хәбибуллина Люция ХӘБИБУЛЛИНА Венера Хәбибрахманова Фәридә Хәбибрахманова <Мизхәт Хәбибуллин Мөсәгыйт Хәбибуллин Роза Хәбибуллина Әсгать Хәеркәев Илгиз Хәеркәев Әбү Хәжиб Хәсән Хәйри Вәсилә Хәйдәрова> Фәйрүзә ХӘЙДӘРОВА Марсель Хәйретдинов Рәшит Хәйретдинов Аида ХӘЙРЕТДИНОВА Сания Хәйретдинова Әнвәр Хәйри Гокәшә Хәйруллин Алмаз Хәйруллин Данис Хәйруллин Зөлфәт Хәйруллин Илдар Хәйруллин Исхак Хәйруллин Хәниф Хәйруллин Альбина Хәйруллина-Вәлиева ИЛСӨЯР ХӘЙРУЛЛИНА Мәдинә Хәйруллина Вәсимә Хәйруллина Чулпан Хәйруллина Заһит Хәким Зөлфәт Хәким Нигъмәт Хәким Рафаил Хәкимов Гөлнара Хәкимова Фирая Хәкимова Сибгат Хәким Фәрит Хәкимҗанов Ягъкуб Хәлили Габделхак Хәлилов Зәбир Хәлимов Алмаз Хәмзин Айдар Хәлим Йолдыз Хәлиуллин Альбина Хәлиуллина Роза Хәлиуллина Фирая Хәлиуллина Сәгыйд Хәлфин Ризван Хәмид Булат Хәмидуллин Лирон Хәмидуллин Роза Хәмидуллина Флүрә Хәмидуллина Малик Хәмитов М.Хәнәфи Зәки Хәнәфиев Рафаил Хәплехәмитов Дөлфәт Хәрби Әхмәтгәрәй Хәсәни Альберт Хәсәнов Аяз Хәсәнов Әнәс Хәсәнов Гарәфи Хәсәнов Гыйззәтулла Хәсәнов Мансур Хәсәнов Мәхмүт Хәсәнов Нурислам Хәсәнов Рим Хәсәнов Алсу Хәсәнова Асия Хәсәнова Гәүһәр Хәсәнова Миләүшә Хәсәнова Фәридә Хәсәнова Рәхим Хисаметдинов Рушад Хисаметдинов Рафис Хисами Нурмөхәммәт Хисамов Фәһимә Хисамова Рифкать Хисмәт Рахмай Хисмәтуллин Хәй Хисмәтуллин Илсур Хөснетдинов Илдар Хөсни Хәниф Хөснуллин Фәния Хуҗахмәт Гали Хуҗи "Илдус Хуҗин Мәгъсүм Хуҗин Фаяз ХУҖИН Фирдәвес Хуҗин Диләрә Хуҗина Наилә Хөрмәтова Мәгъмүрә Хөрмәтуллина Нур Хөсәенов Резидә Хөсәенова Фатих Хөсни Зиннур Хөснияр Котдүс Хөснуллин Алсу Хөснуллина Мәхмүт Хөсәен Шәриф Хөсәенов Гөлнирә Хөсәенова Кәмал Хөҗәнди
Булат Хәмидуллин
Булат Лирон улы Хәмидуллин 1968 елның 13 августында Казан шәһәрендә язучы Лирон Хәмидуллин гаиләсендә туа. 1985 елда 80 нче урта мәктәпне тәмамлагач, Казан дәүләт университетының тарих бүлегенә укырга керә. Укуыннан вакытлыча бүленеп, 1987-1989 елларда хәрби хезмәттә була. Университетны тәмамлагач, 1992-1995 елларда Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институтының тарих бүлеге каршында аспирантура тәмамлый һәм «Казан ханлыгының этносоциаль тарихы» дигән темага кандидатлык диссертациясе яза. 1995-1997 елларда әлеге институтның шул ук бүлегендә кече фәнни хезмәткәр. Аспирантурада уку белән бер үк вакытта 1992-1994 елларда ул «Казан» милли мәдәни үзәкнең тарих-фән бүлегендә фәнни хезмәткәр булып эшли, анда тарихи эчтәлекле күргәзмәләрне оештыруда якыннан катнаша. 1998 елда Татарстан китап нәшриятына эшкә чакырыла. Баштарак иҗтимагый-фәнни китаплар редакциясе мөхәррире, 1999 елдан шул редакциянең мөдире була. 2002 елның февралендә Татарстан Фәннәр академиясенең «Фән» нәшриятына баш мөхәррир итеп билгеләнә, бер үк вакытта ул «Фәнни Татарстан» һәм «Научный Татарстан» журналларының баш мөхәррир урынбасары вазифаларын да башкара.
1991 елдан башлап «Идел», «Казан утлары», «Аргамак», «Татарстан» журналларында, «Татар дөньясы» (Мәскәү), «Татар иле», «Шәһри Казан» кебек газеталарда Б.Хәмидуллинның төрки-татарлар тарихына һәм аерым шәхесләргә багышланган фәнни-популяр мәкалә һәм очерклары, тәрҗемәләре (М.Юныс, Г.Баттал, Ф.Урманче һ.б.) дөнья күрә.
2002 елдан Татарстан китап нәшриятында чыгып килә торган «Татарлар тарихы» (рус телендә) китаплар сериясенең идея авторы.
Б.Хәмидуллинның тарих һәм әдәбият өлкәсендәге эшчәнлеге җәмәгатьчелек игътибарыннан читтә калмый. Аның каләм хезмәте үрнәкләре «XXI гасыр интеллекты» фонды оештырган «Яшь талантлар» конкурсында ике мәртәбә билгеләп үтелә (1992, 1994), 1999 да аңа «Бәллүр каләм» конкурсы дипломы, ә 2000 елда татар халкы тарихына һәм мәдәниятенә багышланган күпкырлы эшчәнлеге өчен Кол Гали исемендәге Халыкара премия тапшырыла.
Б.Хәмидуллин — 2001 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Казанның ныгуы һәм Казан ханлыгы тарихы. — Казан: Казан дәүләт ун-ты; Фән, 2005. — 183 б. — 500 д.
Казан ханлыгы халыклары: монография. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2008. — 1746. —2000 д.
Из глубины столетий / сост., авт. комментариев Б.Хамидуллин. — Казань- Татар кн. изд-во, 2000. — 271 с. — 5000 экз.
Истерия «скифов» глазами современников / сост., авт. комментариев Б.Хамидуллин. — Казань: Магариф, 2001. — 175 с. — 500 экз.
Ахунов Г. Увиденное и прожитое Тимерханом: докум. повести. — Казань: Дом печати, 2001. — 332 с. — 500 экз. («Тимерханның күргән-кичергәннәре»)
Чингиз хан — 850. — Книга 1. — Казань: Дом печати, 2002. — 286 с. — 500 экз.
Народы Казанского ханства. — Казань: Татар. кн. изд-во, 2002 — 335 с __ 3000 экз.
Имамов В. Казанская крепость: роман. — Наб. Челны: ООО Газетно-кн изд-во, 2005. — 239 с. — 5000 экз. («Казан каласы»)
Из глубины столетий. — 2-ое изд. — Казань: Татар. кн. изд-во 2005 — 271 с __ 5000 экз.
Ислам в Золотой Орде / соавт. И.Измайлов. — Казань: Татар. кн. изд-во 2008 — 63 с. — 5000 экз.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Әмирханов Р. Үткән гасырларга багышланган хезмәт//Фәнни Татарстан — 2000. — № 4. — 94-95 б.
МиңнуллинТ. Син кемнәрнең баласы // Татарстан яшьләре. — 2000. — 31 окт.
Г а д е л Ә. Юлыннан тайпылмас Булат // Татарстан хәбәрләре. — 2001. — 28 нояб
БәдретдиновХ. Югалту сагышлары хәтерне уята // Шәһри Казан. — 2002. — 26 нояб.
ӘхмәтҗановМ. Чын тарихны хәбәрдарлар белә//Мәдәни җомга. — 2003. — 2 май.
© Әдипләребез. Биобиблиографик белешмәлек. Казан, Татарстан китап нәшрияты, 2009

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013