Әдипләр: Ләйсән Хәбибуллина
   
  |    |  


Башка проектлар


Веб-дизайн белән мавыгучылар өчен электрон журнал
Аргамак журналы битләреннән
Авыл утлары газетасы битләреннән
Яшь әдипләрнең Мөслимдәге Зөлфәт клубы
Зөлфәт cайты
Мөслим районы Насыйп яр сайты
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Айдар Хәлим сәхифәсе
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Барый Ислам
Мәдүнә сәхифәсе
Татар сайтлары
Татар әдәби телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр
Әхмәт Дусайлы сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мөҗәһит сәхифәсе
Мөслим районы үзәк китапханәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Таткнигафонд
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Электрон татар китапханәсе

Шәһри Чаллы гәзите
Звезды Татнета 2010 - конкурс интернет-проектов

Безнең рейтинг


PR-CY.ru
Ләйсән Хәбибуллина Ләйсән Хәбибуллина 20 август көнне Татарстанның Мөслим районы үзәгендә туган.

Беренче мәхәббәт

(Парча)

Йокысыннан сискәнеп уянды ул. Йөрәге дөп-дөп тибүдән, җанына урын таба алмыйча сикереп торды. Менә инде ничә төн рәттән Илназ аның төшенә керә. Томырылып карый егет, әйтерсең, Алияне читтән генә сыный, үзенең күзендә тамчы да усаллык юк, киресенчә сагышлы елмаюы йөрәкне әрнетә.
Уйландыра... Бик уйландыра кайчакта. Башта мең төрле сорау туа. Нигә шулай булды соң әле? Нигә язмыш Илназыннан аерды аны? Кайда ялгышты ул? Сорауларына җавап табарга теләгәндәй, өмет тулы күзләрен ирексездән тәрәзәгә төбәде кыз. Тик анда иксез-чиксез караңгы төн. Шыбыр-шыбыр яңгыр ява. Шыксыз салкын көзге җилдән качарга сыенып урын эзләгәндәй, сары яфраклар җиргә коела.
Алиянең сорауларына көзге яңгыр да, сары яфраклар да, салкын җил дә җавап таба алмас шул. Таба алмас....
Бүлмә эче тып-тын. Кызның гына күзенә йокы керми. Уйлар йомгагы бер үткәнгә, бер киләчәккә йөгерә. Үткәннәрне күпме генә онытырга тырышсаң да, аларны күңелдән сызып ташлап булмый. Бәхетле мизгелләрең дә, ялгышларың да үзеңнеке. Үпкәләсәң бары тик үзеңә генә үпкәли аласың.
Алия Илназ белән бәйле хәтирәләрне күңеленең беркем дә үтеп керә алмас, иң яшерен почмагына бикләп куйган иде. Акыл белән йөрәк озак көрәште. Тик күңеленнән бөтенләй чыгарып ташларга көче җитмәде. Әкренләп төзәлә барган йөрәк яралары вакыт-вакыт әрнеп үзәкне өзә. Их, сине яраткан кебек, яратып булса икән ул башка берәүне!
Дискотекада таныштылар алар. Илназны беренче күрүендә үк якын итте Алия. Шушы көнгә кадәр нәкъ аны эзләгәнен, көткәнен аңлады ул. Ул мизгелдә күңелендә ниндидер тавыш бертуктаусыз: «Бу ул — син көткән егет», — дип кабатлый иде. Каршыда басып торган егетнең чаялыгы йөзенә чыккан, ул башкалар кебек түгел. Әллә каян аерылып тора иде. төнге урамнан җитәкләшеп атладылар алар. Биек үкчәле туфли кигән аяклары әкрен генә юлдан атлый, үзе бертуктаусыз сөйли, чын күңеленнән көлә. Әйтерсең, алар озак күрешми генә торганнар, бер-берсен күптән беләләр. Ә куллары —Илназның көчле, зур, җылы кулларында. Бу мизгелдә Алия үзен чын-чынлап бәхетле итеп тойды. Күңелендә ниндидер җиңеллек, рәхәтлек иде.
Туңып-калтыравын күргәч, Илназ аны кочагына алды. Иң якын кешесенә елышкан сабый баладай, Алия Илназның кочагына сыенды. Сентябрьнең салкын җиле дә, әле әкренәеп, әле көчеп бертуктаусыз яуган карлы-яңгыр да куркыныч түгел иде инде аңа. Гомерендә беренче тапкыр үзен саклардай, яклардай кеше барлыгын бөтен күңеле белән тойды ул. Аерылышканда, Илназның: «Иртәгә килсәм ярыймы, чыгасыңмы минем янга», — дигән соравына каршы, «юк», — дип җавап бирер көч тапмады үзендә.
Ләкин Илназга якынайган саен, Алияне нәрсәдер тоткарлап торды, хисләрендә дә ирек бирмәде. Әйтерсең, бергә булмаячакларын күңеле алдан сизгән. Аның матур итеп елмаюын, дуслары белән аралашуын, ышанычлы адымнар белән атлап йөрүен күзәтергә ярата иде кыз. Ә йөрәге бертуктаусыз: «Илназ, Илназ, Илназ!» — дип типте. Ышанып, якын итеп сыена иде Алия Илназына. Іәр көнне килсә дә, кич җитүгә сагынып көтеп ала иде. Бары аның янында гына чын күңелдән шаяра, көлә иде. Илназы: «көттеңме мине», — дип сораганда, «юк» яки «белмим дип җавап бирә иде кыз. Ул бит юри генә, иркәләнәсе килеп кенә шулай дия иде. Күрәсең, язмыштан узып булмыйдыр. Илназы янында ничек кенә бәхетле булса да, аны югалтасы килмәсә дә, язмыш аларның юлларын аерды. Ничек авыр булганын кыз үзе генә белә. Күзләренә карап: «Кит», — дисә дә, күңеленнән: «Юк, китмә, син бит миңа бик-бик кирәк», — дип ялварды. Тик күңелен Илназ аңламады шул. Борылып киткәч, тукта дип кычкырасы, кулларыннан тотып каласы килде.
Йөрәге өзгәләнсә дә, сер бирмәде Алия. Илназын сагынып төннәр буе үксеп-үксеп елавын бары тик мендәр генә белде. Их, Илназ! Син бит минем җаныма якын бердәнберем идең.
Бите буйлап берсен-берсе куышып тәгәрәгән энҗедәй күз яшьләрен сөртеп: «Бетте, бар да бетте», — дип пышылдады ул. Муенына барып сарылыр, кочагына кереп югалыр, көчле куллары белән кысып-кысып кочаклар җанына якын бердәнбере — Илназы юк инде аның хәзер. Юк! Ул аны бөтенләйгә югалтты.
Йөрәге генә чынбарлыкны кабул итәргә теләми бәргәләнә. Иреннәре дә «Мин сине яратам Илназ! Син кайт кына, мин көтәрмен, матурым», — дип пышылдый иде.


© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2012