Бүген Нихром браузерын куеп карагыз Әдипләр: Әхәт Хәбибуллин
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән Зөлфәт cайты Кадыйр Сибгат сәхифәсе Гүзәллек дөньясында Наис Гамбәр сайты Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе Татар сайтлары Мөҗәһит сәхифәсе Мөслим районы үзәк китапханәсе

Безнең дуслар

Якупова Йолдыз сайты Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе Фәрит Вафин сайты
Сорагыз - җавап бирәбез

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Әхәт Хәбибуллин

A Ә Б В Г Д Е Җ З И Й К Л М Н O Ө П Р C Т У Ү Ф =>Х<= Ч Ш Э Ю Я Һ
Ринал Хаҗиев Сәлим Мирза Хазбиевич Ибраһим Хаккый Вахит Хаков Тәзкирә ХАКОВА Фатих Халиди Ильяс ХАЛИКОВ Хәкимҗан Халиков Гали Халит Нияз Халит Рим Халитов Яхъя Халитов Ленар Хамматов Фәния ХАММАТОВА Эльмира ХАММАТОВА Рамил Ханнанов Расих Ханнанов Айгөл Ханова Зөлфия Ханова Ренат Харис Зөфәр Харисов Миргалим Харисов Гөлназ ХАРИСОВА Харәзми Фәрит Хатипов Индира Хафазетдинова Габбас Хафизов Габдрахман Хафизов Илнар Хафизов ЛИНАР ХАФИЗОВ Марс Хафизов Роза Хафизова Нәфисә Хәбибдиярова Әхәт Хәбибуллин Камбәр Хәбибуллин Рафис Хәбибуллин Рәсим Хәбибуллин Гөлсинә Хәбибуллина Ләйсән Хәбибуллина Люция ХӘБИБУЛЛИНА Венера Хәбибрахманова Фәридә Хәбибрахманова <Мизхәт Хәбибуллин Мөсәгыйт Хәбибуллин Роза Хәбибуллина Әсгать Хәеркәев Илгиз Хәеркәев Әбү Хәжиб Хәсән Хәйри Вәсилә Хәйдәрова> Фәйрүзә ХӘЙДӘРОВА Марсель Хәйретдинов Рәшит Хәйретдинов Аида ХӘЙРЕТДИНОВА Сания Хәйретдинова Әнвәр Хәйри Гокәшә Хәйруллин Алмаз Хәйруллин Данис Хәйруллин Зөлфәт Хәйруллин Илдар Хәйруллин Исхак Хәйруллин Хәниф Хәйруллин Альбина Хәйруллина-Вәлиева ИЛСӨЯР ХӘЙРУЛЛИНА Мәдинә Хәйруллина Вәсимә Хәйруллина Чулпан Хәйруллина Заһит Хәким Зөлфәт Хәким Нигъмәт Хәким Рафаил Хәкимов Гөлнара Хәкимова Фирая Хәкимова Сибгат Хәким Фәрит Хәкимҗанов Ягъкуб Хәлили Габделхак Хәлилов Зәбир Хәлимов Алмаз Хәмзин Айдар Хәлим Йолдыз Хәлиуллин Альбина Хәлиуллина Роза Хәлиуллина Фирая Хәлиуллина Сәгыйд Хәлфин Ризван Хәмид Булат Хәмидуллин Лирон Хәмидуллин Роза Хәмидуллина Флүрә Хәмидуллина Малик Хәмитов М.Хәнәфи Зәки Хәнәфиев Рафаил Хәплехәмитов Дөлфәт Хәрби Әхмәтгәрәй Хәсәни Альберт Хәсәнов Аяз Хәсәнов Әнәс Хәсәнов Гарәфи Хәсәнов Гыйззәтулла Хәсәнов Мансур Хәсәнов Мәхмүт Хәсәнов Нурислам Хәсәнов Рим Хәсәнов Алсу Хәсәнова Асия Хәсәнова Гәүһәр Хәсәнова Миләүшә Хәсәнова Фәридә Хәсәнова Рәхим Хисаметдинов Рушад Хисаметдинов Рафис Хисами Нурмөхәммәт Хисамов Фәһимә Хисамова Рифкать Хисмәт Рахмай Хисмәтуллин Хәй Хисмәтуллин Илсур Хөснетдинов Илдар Хөсни Хәниф Хөснуллин Фәния Хуҗахмәт Гали Хуҗи "Илдус Хуҗин Мәгъсүм Хуҗин Фаяз ХУҖИН Фирдәвес Хуҗин Диләрә Хуҗина Наилә Хөрмәтова Мәгъмүрә Хөрмәтуллина Нур Хөсәенов Резидә Хөсәенова Фатих Хөсни Зиннур Хөснияр Котдүс Хөснуллин Алсу Хөснуллина Мәхмүт Хөсәен Шәриф Хөсәенов Гөлнирә Хөсәенова Кәмал Хөҗәнди
Әхәт Хәбибуллин Габделәхәт Габделхәй улы Хәбибуллин 1952 елнын 9 маенда Түбән Кама районы Түбән Чаллы авылында дөньяга килә. Үз язмышын диңгез-океаннар, нефть промыселлары белән бәйли. Бүгенге көндә Әлмәт шәһәрендә яши. «Ялгыш язмышлар», «Чал Калатаулы Түбән Чаллы» һ. б. китаплар авторы. Татарстанньш атказанган мәдәният хезмәткәре, Р.Төхфәтуллин. С.Сөләйманова исемендәге премияләр иясе. 2008 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.
«Өлкән агайга»

ЮНЕСКОга кергән Сабантуе 
Колач җәйде ерак-еракка -
Сахалиннан - Татар Бугазыннан 
Үтеп китте Калининградка.

Бу уңайдан миннән сиңа сүз бар, 
Дөнья таный татар кемлеген, 
Ул татарны син талкыма инде, 
Саклыйм дисәң илең үзлеген.

Йөз ел элек Шагыйрь хак бәяне 
Бирде аңа (раслый тормыш та!) 
Ул тынычта аттан артык эшли, 
Юлбарыстай көчле - сугышта.

Союз юкка чыккач ирек алган 
Тугандашлар, әнә, чит-ятлар, 
Алай-болай (Ходай күрсәтмәсен!) 
Афәт килсә илне кем яклар? 
Бөтенлеген федерациянең 
Татарлардан башка кем саклар?

Татар Олимпиясе!

Сабан туе - Сабантуй, 
Борынгыдан калган туй, 
Безнең халык ОЛИМПИЯ 
Җиңүләрен яулар туй.

Язгы эшләр тәмамлангач, 
Җәй башында бер ямь ул. 
Сабан туе халык белән 
Бергә туган бәйрәм ул..

Кайчан туган? Кайда туган? 
Әйтми аны беркем дә. 
Әллә башта грекларда, 
Әллә әвән төркидә.

Ат чабышу, бил алышу, 
Көч сынашу электән 
Татарларның йөрәгеннән 
Җегәренә береккән.

Капчык белән сугышулар, 
Капчык киеп йөгерү, 
Кырны-юлны күзәтергә 
Колгаларга меңгерү.

Болар бар да зарур булган 
Саклар өчен яшәүне. 
Әнә шулай ил сакларга
 Өйрәткәннәр яшьләрне.

Шул уеннар дәвам итә 
Авыл Сабан туенда. 
Түбән Чаллы авылында 
Чал Калатау буенда.

Дөньяга бер юл

Күпме кеше җир йөзендә, 
Җир-әнкәне уртак өй, диләр. 
Уртак өйдә, уртак һава сулап, 
Бер туфракка басып йөриләр.

Адәм белән Һава тарафыннан 
Яратылган җаннар инде без. 
Бер Аллага юкса табынабыз, 
Ә нигә соң төрле динебез?

Ә нигә соң төрле динебез дә, 
Төрле-төрле сөйләр телебез! 
Уртак өйдә уртак тел дә булса, 
Тату яшәр идек үзебез.

Бер үк телдә дөрес уйлар белән 
Гомер итсәк уртак фикердә, 
Сугышларсыз, ызгышларсыз яшәү 
Мөмкин булыр иде бу җирдә.

Ул вакытта кирәк булмас иде 
Солдатлар да, генераллар да, 
Күпме байлык янга калыр иде 
Эш коралы гына булганда.

Фани дөнья җәннәт булыр иде 
Бер үк дингә халык табынса. 
Акыллылар гадел сайлап куйган 
Хак хаким дөньяга баш булса.

Глобальләшү авыр булыр кебек 
Эсперанто бер тел булмаса. 
Аннан кирәк бер дин, аннан гына 
Бер Ил була алыр лабаса.

Барыбыз да бәхет татыр иде, 
Барыбыз да хаклы бәхеткә. 
Барыбыз да бер Аллаһ бәндәсе, 
Барыбыз да лаек Бәхеткә.


© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013