Бүген Нихром браузерын куеп карагыз Әдипләр: Хәй Хисмәтуллин
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән Зөлфәт cайты Кадыйр Сибгат сәхифәсе Гүзәллек дөньясында Наис Гамбәр сайты Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе Татар сайтлары Мөҗәһит сәхифәсе Мөслим районы үзәк китапханәсе

Безнең дуслар

Якупова Йолдыз сайты Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе Фәрит Вафин сайты
Сорагыз - җавап бирәбез

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Хәй Хисмәтуллин

A Ә Б В Г Д Е Җ З И Й К Л М Н O Ө П Р C Т У Ү Ф =>Х<= Ч Ш Э Ю Я Һ
Ринал Хаҗиев Сәлим Мирза Хазбиевич Ибраһим Хаккый Вахит Хаков Тәзкирә ХАКОВА Фатих Халиди Ильяс ХАЛИКОВ Хәкимҗан Халиков Гали Халит Нияз Халит Рим Халитов Яхъя Халитов Ленар Хамматов Фәния ХАММАТОВА Эльмира ХАММАТОВА Рамил Ханнанов Расих Ханнанов Айгөл Ханова Зөлфия Ханова Ренат Харис Зөфәр Харисов Миргалим Харисов Гөлназ ХАРИСОВА Харәзми Фәрит Хатипов Индира Хафазетдинова Габбас Хафизов Габдрахман Хафизов Илнар Хафизов ЛИНАР ХАФИЗОВ Марс Хафизов Роза Хафизова Нәфисә Хәбибдиярова Камбәр Хәбибуллин Рафис Хәбибуллин Рәсим Хәбибуллин Гөлсинә Хәбибуллина Ләйсән Хәбибуллина Люция ХӘБИБУЛЛИНА Нәфисә Хәбибдиярова Венера Хәбибрахманова Фәридә Хәбибрахманова <Мизхәт Хәбибуллин Мөсәгыйт Хәбибуллин Роза Хәбибуллина Әсгать Хәеркәев Илгиз Хәеркәев Әбү Хәжиб Хәсән Хәйри Вәсилә Хәйдәрова> Фәйрүзә ХӘЙДӘРОВА Марсель Хәйретдинов Рәшит Хәйретдинов Аида ХӘЙРЕТДИНОВА Сания Хәйретдинова Әнвәр Хәйри Гокәшә Хәйруллин Алмаз Хәйруллин Данис Хәйруллин Зөлфәт Хәйруллин Илдар Хәйруллин Исхак Хәйруллин Хәниф Хәйруллин Альбина Хәйруллина-Вәлиева ИЛСӨЯР ХӘЙРУЛЛИНА Мәдинә Хәйруллина Вәсимә Хәйруллина Чулпан Хәйруллина Заһит Хәким Зөлфәт Хәким Нигъмәт Хәким Рафаил Хәкимов Гөлнара Хәкимова Фирая Хәкимова Сибгат Хәким Фәрит Хәкимҗанов Ягъкуб Хәлили Габделхак Хәлилов Зәбир Хәлимов Алмаз Хәмзин Айдар Хәлим Йолдыз Хәлиуллин Альбина Хәлиуллина Роза Хәлиуллина Фирая Хәлиуллина Сәгыйд Хәлфин Ризван Хәмид Булат Хәмидуллин Лирон Хәмидуллин Роза Хәмидуллина Флүрә Хәмидуллина Малик Хәмитов М.Хәнәфи Зәки Хәнәфиев Рафаил Хәплехәмитов Дөлфәт Хәрби Әхмәтгәрәй Хәсәни Альберт Хәсәнов Аяз Хәсәнов Әнәс Хәсәнов Гарәфи Хәсәнов Гыйззәтулла Хәсәнов Мансур Хәсәнов Мәхмүт Хәсәнов Нурислам Хәсәнов Рим Хәсәнов Алсу Хәсәнова Асия Хәсәнова Миләүшә Хәсәнова Фәридә Хәсәнова Рәхим Хисаметдинов Рафис Хисами Нурмөхәммәт Хисамов Фәһимә Хисамова Рифкать Хисмәт Рахмай Хисмәтуллин Хәй Хисмәтуллин Илсур Хөснетдинов Илдар Хөсни Хәниф Хөснуллин Фәния Хуҗахмәт Гали Хуҗи "Илдус Хуҗин Мәгъсүм Хуҗин Фаяз ХУҖИН Фирдәвес Хуҗин Диләрә Хуҗина Наилә Хөрмәтова Мәгъмүрә Хөрмәтуллина Нур Хөсәенов Резидә Хөсәенова Фатих Хөсни Зиннур Хөснияр Котдүс Хөснуллин Алсу Хөснуллина Мәхмүт Хөсәен Шәриф Хөсәенов Гөлнирә Хөсәенова Кәмал Хөҗәнди
Хәй Хисмәтуллин

(1895-1977)

Әдәбият галиме, тәнкыйтьче һәм педагог Хәй Хисмәтуллин (Габделхәй Хисмәтулла улы Хисмәтуллин) 1895 елның 8 ноябрендә хәзерге Татарстан АССРның Арча районы Кысна авылында мулла гаиләсендә туа. Башлангыч белемне үз әтисеннән ала, 1908—1915 елларда Казан мәдрәсәләрендә укый, аннары үзе дә мәдрәсә мөгаллиме булып китә.
Октябрь революциясе җиңгәннән соң, X. Хисмәтуллиңның халык мәгарифе, культура-агарту өлкәсендәге күп тармаклы эшчәнлеге башлана. 1918 елда Казанда икенче баскыч (урта) мәктәпләргә укытучылар әзерләү курсларын тәмамлагач, ул Арча төбәге авылларында совет мәктәпләре ачу, көтепханәләр, ликбез (укый-яза белмәүне бетерү) пунктлары оештыру буенча волость мәгариф инструкторы булып эшли, Арча кантоны укытучылары профсоюзына җитәкчелек итә.
1925 елның язында X. Хисмәтуллинны Казанга күчерәләр. Ул башта Татар балалар шәһәрчегендә укыту-тәрбия бүлеге мөдире, шәһәрнең Арча кыры районында мәгариф эшчеләре профсоюзы комитеты председателе, аннары Татар телен гамәлгә кертү (РТЯ) курсларында һәм шәһәрнең 18 номерлы татар урта мәктәбендә укытучы булып эшли. 1926 елда Бөтенсоюз мәгариф эшчеләре съездында Татарстаннан делегат булып катнаша. Бу елларда аның көндәлек матбугатта һәм аерым китаплар рәвешендә халык мәгарифенең төрле актуаль мәсьәләләренә багышланган күп санлы мәкаләләре һәм методик хезмәтләре-кулланмалары басылып чыга.
1929—1938 еллар арасында X. Хисмәтуллин Татар рабфагында укыта. Ул үзе дә белемен күтәрү өстендә эшли: 1929—1933 елларда Казан Көнчыгыш педагогия институтының татар филологиясе бүлегендә укый. Тәҗрибәле педагогның әдәбият дөньясына кереп китүе дә әнә шул чордан башлана. Ул Закир Һади, Сәгыйть Рәмиев, Мәҗит Гафури турындагы беренче фәнни-тикшеренү хезмәтләрен яза.
Сугыш алды һәм сугыш елларында X. Хисмәтуллин Татарстан укытучылар белемен күтәрү институтында фәнни хезмәткәр, Татарстан дәүләт музеенда әдәбият-сәнгать бүлеге мөдире вазифаларын башкара, урта мәктәпләрдә тел-әдәбият укыта. 1944 елдан алып пенсиягә чыкканчы (1965) ул СССР Фәннәр академиясенең Казан филиалы Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институтында өлкән фәнни хезмәткәр булып эшли. 1949 елда X. Хисмәтуллин татар драматургиясе классигы Г. Камал иҗатын тикшерүгә багышланган монографик хезмәте нигезендә диссертация яклый һәм филология фәннәре кандидаты дигән гыйльми дәрәҗә ала.
Хәй Хисмәтуллинны әдәбият дөньясында иң таныткан өлкә — аның әдәбият тарихын, язучыларның иҗатын өйрәнү юлындагы нәтиҗәле эшчәнлеге. Әдә-биятчы-галим буларак, ул Г. Тукай, М. Гафури, Ф. Әмирхан кебек классик язучыларның әсәрләрен барлауда, аларны текстологик яктан әзерләп, бүгенге укучыга җиткерүдә күп тырышлык күрсәтә. 1950—1960 елларда ул Каюм На-сыйриның, Ф. Әмирханның, Ф. Сәйфи-Казанлы, Г. Толымбайның сайланма әсәрләрен басмага әзерләүгә якыннан катнаша, алар турында бай фактик материалга нигезләнгән мәкаләләр, «Фатих Әмирхан», «Шиһап Мәрҗани», «Галиәсгар Камал», «Фатих Кәрими» кебек монографик хезмәтләрен иҗат итә. Галимнең әдәбият тарихын өйрәнүгә караган аерым хезмәтләре шулай ук «Борынгы татар әдәбияты» (1963), «XX гасыр башында татар әдәбияты» (1954), «Татар совет әдәбияты тарихы (очерклар)» (1960) кебек китапларда да урын алган. Хәй Хисмәтуллин 1977 елның декабрендә вафат булды. Ул 1957 елдан бирле СССР Язучылар союзы члены иде.

Библиография

Яңа тормыш: Хикәя III— IV уку елы өчен.— Казан: Татиздат, 1930 — 48 б 10000.
Аз укый-яза белүчеләр мәктәпләрендә ана телен ничек укытырга?— Казан: Татгосиздат, 1937.— 114 б. 5130.
Татар әдәби теленең орфография сүзлеге. [Төз. Хисмәтуллин X., Гимадиев М].— Казан: Татгосиздат, 1948.— 201 б. 10000.
XX йөз башында татар әдәбияты: Очерклар.— Казан: Таткнигоиздат, 1954. — 386 б. 5000. Г. Халит һәм Б. Гыйззәт белән бергә язылган. Фатих Әмирхан: Тормышы һәм иҗаты турында кыскача популяр очерк.— Казан: Таткитнәшр., 1961.— 59 б. 2000.
Шиһабетдин Мәрҗани: Мәкаләләр җыентыгы. [Төз. X Хисмәтуллин].— Казан: Таткитнәшр., 1968.— 80 б. 4000.
Галиәсгар Камал: (Критик-биогр. очерк).— Казан: Таткитнәшр, 1969 — 114 б., портр. 2500.
Драматургия Галиасгара Камала: Автореф. дис. на соиск учен степ канд. филол. наук.— Казань, 1949.— 25 с. 120.

Аның турында

Хисмәтуллин X. Үткән юллар: Автобиогр. очерк.— Казан утлары, 1975, № 11, 141—144 б. А б и л о в Ш. Хезмәттә яуланган хөрмәт: X. Хисмәтуллинга 70 яшь — Казан утлары, 1965, № 11, 123 б. Гыйззәтуллин Н. Галимнең хезмәт юлы.— Соц Татарстан 1965 19 ноябрь. Сабиров К. Данлы хезмәт юлы.— Сов. мәктәбе, 1965, № 11, 58 б Юзиев Н. Озын гомер, бай тормыш.— Казан утлары, 1975, № 11, 140— Труженик науки: [X. Хисматуллину 70 лет].— Сов. Татария, 1965, 19 ноября.

©"Совет Татарстаны язучылары" китабыннан файдаланылды (Даутов Р.Н., Нуруллина Н.Б. Совет Татарстаны язучылары. – Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1986)



© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013