Бүген Нихром браузерын куеп карагыз Әдипләр: Нурмөхәммәт Хисамов
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән Зөлфәт cайты Кадыйр Сибгат сәхифәсе Гүзәллек дөньясында Наис Гамбәр сайты Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе Татар сайтлары Мөҗәһит сәхифәсе Мөслим районы үзәк китапханәсе

Безнең дуслар

Якупова Йолдыз сайты Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе Фәрит Вафин сайты
Сорагыз - җавап бирәбез

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Нурмөхәммәт Хисамов

A Ә Б В Г Д Е Җ З И Й К Л М Н O Ө П Р C Т У Ү Ф =>Х<= Ч Ш Э Ю Я Һ
Ринал Хаҗиев Сәлим Мирза Хазбиевич Ибраһим Хаккый Вахит Хаков Тәзкирә ХАКОВА Фатих Халиди Ильяс ХАЛИКОВ Хәкимҗан Халиков Гали Халит Нияз Халит Рим Халитов Яхъя Халитов Ленар Хамматов Фәния ХАММАТОВА Эльмира ХАММАТОВА Рамил Ханнанов Расих Ханнанов Айгөл Ханова Зөлфия Ханова Ренат Харис Зөфәр Харисов Миргалим Харисов Гөлназ ХАРИСОВА Харәзми Фәрит Хатипов Индира Хафазетдинова Габбас Хафизов Габдрахман Хафизов Илнар Хафизов ЛИНАР ХАФИЗОВ Марс Хафизов Роза Хафизова Нәфисә Хәбибдиярова Камбәр Хәбибуллин Рафис Хәбибуллин Рәсим Хәбибуллин Гөлсинә Хәбибуллина Ләйсән Хәбибуллина Люция ХӘБИБУЛЛИНА Венера Хәбибрахманова Фәридә Хәбибрахманова <Мизхәт Хәбибуллин Мөсәгыйт Хәбибуллин Роза Хәбибуллина Әсгать Хәеркәев Илгиз Хәеркәев Әбү Хәжиб Хәсән Хәйри Вәсилә Хәйдәрова> Фәйрүзә ХӘЙДӘРОВА Марсель Хәйретдинов Рәшит Хәйретдинов Аида ХӘЙРЕТДИНОВА Сания Хәйретдинова Әнвәр Хәйри Гокәшә Хәйруллин Алмаз Хәйруллин Данис Хәйруллин Зөлфәт Хәйруллин Илдар Хәйруллин Исхак Хәйруллин Хәниф Хәйруллин Альбина Хәйруллина-Вәлиева ИЛСӨЯР ХӘЙРУЛЛИНА Мәдинә Хәйруллина Вәсимә Хәйруллина Чулпан Хәйруллина Заһит Хәким Зөлфәт Хәким Нигъмәт Хәким Рафаил Хәкимов Гөлнара Хәкимова Фирая Хәкимова Сибгат Хәким Фәрит Хәкимҗанов Ягъкуб Хәлили Габделхак Хәлилов Зәбир Хәлимов Алмаз Хәмзин Айдар Хәлим Йолдыз Хәлиуллин Альбина Хәлиуллина Роза Хәлиуллина Фирая Хәлиуллина Сәгыйд Хәлфин Ризван Хәмид Булат Хәмидуллин Лирон Хәмидуллин Роза Хәмидуллина Флүрә Хәмидуллина Малик Хәмитов М.Хәнәфи Зәки Хәнәфиев Рафаил Хәплехәмитов Дөлфәт Хәрби Әхмәтгәрәй Хәсәни Альберт Хәсәнов Аяз Хәсәнов Әнәс Хәсәнов Гарәфи Хәсәнов Гыйззәтулла Хәсәнов Мансур Хәсәнов Мәхмүт Хәсәнов Нурислам Хәсәнов Рим Хәсәнов Алсу Хәсәнова Асия Хәсәнова Гәүһәр Хәсәнова Миләүшә Хәсәнова Фәридә Хәсәнова Рәхим Хисаметдинов Рушад Хисаметдинов Рафис Хисами Нурмөхәммәт Хисамов Фәһимә Хисамова Рифкать Хисмәт Рахмай Хисмәтуллин Хәй Хисмәтуллин Илсур Хөснетдинов Илдар Хөсни Хәниф Хөснуллин Фәния Хуҗахмәт Гали Хуҗи "Илдус Хуҗин Мәгъсүм Хуҗин Фаяз ХУҖИН Фирдәвес Хуҗин Диләрә Хуҗина Наилә Хөрмәтова Мәгъмүрә Хөрмәтуллина Нур Хөсәенов Резидә Хөсәенова Фатих Хөсни Зиннур Хөснияр Котдүс Хөснуллин Алсу Хөснуллина Мәхмүт Хөсәен Шәриф Хөсәенов Гөлнирә Хөсәенова Кәмал Хөҗәнди
Нурмөхәммәт Хисамов Нурмөхәммәт Шаһвәли улы Хисамов 1937 елның 24 мартында Татарстан АССРның Чүпрәле районы Мунчәли авылында колхозчы гаиләсендә туган. Мунчәли җидееллык мәктәбен бетергәннән соң, 1951—1953 елларда Зеленодольск шәһәрендәге 5 нче номерлы татар урта мәктәбендә укый, аннары Иске Чүпрәле мәктәбенең унынчы классын тәмамлый. 1955—1960 елларда В. И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетында югары белем ала. Университетны тәмамлагач, ике елга якын Чүпрәле район газетасы («Коммунар») редакциясендә хатлар бүлеге мөдире хезмәтендә була. 1962—1965 елларда Н. Хисамов Казан университетының татар әдәбияты кафедрасы каршындагы аспирантурада укый, аннары 1969 елга кадәр Казанда «Җиңү байрагы» исемле күп тиражлы газета редакторы булып эшли.
1969 елдан бирле Н. Хисамов — СССР Фәннәр академиясенең Казан филиалы Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институты фәнни хезмәткәре. 1980 елның апрелендә ул МәскәүдәМ. Горький исемендәге Дөнья әдәбияты институтында борынгы болгар-татар шагыйре Кол Галинең «Кыйссаи Йосыф» поэмасына багышланган фәнни хезмәте нигезендә кандидатлык диссертациясе яклый. Ул—1963 елдан КПСС члены.
Н. Хисамов үзенең әдәби парчалары һәм шигырьләре белән көндәлек матбугатта 1955 елдан катнаша башлый. 1965 елда яшь авторның бер төркем шигырьләре «Дуслык» исемле күмәк җыентыкка кертелә, ә 1967 елда «Яз миңа чәчәкләр китерә» дигән мөстәкыйль җыентыгы дөнья күрә.
1959 елдан башлап Н. Хисамов әдәбият белеме һәм әдәби тәнкыйть өлкәсендә активрак эшли. Аның Г. Тукай, Дәрдмәнд, Ш. Мөдәррис, 3. Нури, Л. Ихсанова, Г. Афзал, X. Камал, Р. Харис кебек шагыйрьләр иҗатына багышланган әдәби тәнкыйть мәкаләләре бар. Тикшеренүче галим буларак ул урта гасыр төрки шагыйре, болгар-татар язма әдәбиятына нигез салучы Кол Гали иҗатын өйрәнүгә аеруча күп көч куя. Аның 1979 елда Мәскәүнең «Наука» нәшриятында басылып чыккан «Кысса-и Йусуф» Кул Али (анализ источников сюжета и авторского творчества)» исемле монографиясе гомумсоюз матбугатында югары бәя алды. 1984 елда бу хезмәт, яңа мәгълүматлар һәм киңрәк гомумиләштерүләр белән баетылып, Татарстан китап нәшриятында татар телендә дә басылды («Бөек язмышлы әсәр»).
Н. Хисамов— 1984 елдан СССР Язучылар союзы члены.
©"Совет Татарстаны язучылары" китабыннан файдаланылды (Даутов Р.Н., Нуруллина Н.Б. Совет Татарстаны язучылары. – Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1986)

ШИГЪРИ ҖАНЛЫ ГАЛИМ

Әдәбият галиме, шагыйрь һәм публицист Нурмөхәммәт Хисамов, гомерен татар әдәбиятының тирән катламнарын өйрәнүгә багышлаган шигъри җанлы талантлы шәхес буларак, кин җәмәгатьчелеккә яхшы таныш. Анын күпсанлы монографияләре, әдәби әсәрләре, тәнкыйть һәм публицистик хезмәтләре фактик дәлиллеге, объективлыгы, заманчалыгы белән аерылып тора һәм алар, казаныш буларак кабул ителеп, үз вакытында ук җитди бәхәсләргә, яңа эзләнүләргә юнәлеш биреп килә. Филология фәннәре докторы, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе, ТР Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исемеңдәге премиясе лауреаты Н.Хисамовның тормыш һәм иҗат юлы үз эшенә бирелгәнлек, намуслы хезмәт, халык язмышы өчен борчылып, җан атып яшәүнең үрнәге булып тора.

Нурмөхәммәт Шаһвәли улы Хисамов 1937 елның 24 мартында Татарстанның Чүпрәле районы Мунчәли авылында туып-үсә. Туган авылында җидееллык мәктәпне тәмамлагач, Яшел Үзәндәге 5 нче һәм Чүпрәле мәктәпләрендә укып урта белем ала. Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә югары белем алганнан соң (1955-1960 еллар), хезмәт юлын Чүпрәле районында чыгып килгән «Коммунар» газетасында бүлек мөдире буларак башлап җибәрә. Хезмәт тәҗрибәсе туплаган егетнең күңеле фәнгә тартыла һәм ул 1962-1965 елларда аспирантурада укый. Бераз вакыт Казан оптика-механика заводының «Җиңү байрагы» газетасының мөхәррире булып эшләгәннән сон, Н.Хисамов 1969 елда Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институтына эшкә күчә һәм шуннан соңгы хезмәт юлы әлеге фәнни оешма белән бәйле: ул анда кече фәнни хезмәткәрдән институт директорына кадәр юл үтә. Хәзерге вакытта әлеге институтның директор урынбасары вазифаларын башкара.

Н.Хисамовнын фәнни кызыксынулары кин һәм төрле булса да, ул урта гасырлар татар әдәбияты ядкарьләрен өйрәнүне, аларнын әдәби-эстетик кыйммәтен, халыкның рухи тормышына йогынтысын ачуны үзенен төп тикшеренү өлкәсе итеп ала. Урта гасырлар татар әдәбиятының гүзәл үрнәге булган «Кыйссаи Йосыф» һәм аның авторы Кол Гали сигез гасырдан артык халкыбызның рухи таянычы булып тора, шуңа да тикшеренүчеләрнең игътибарын даими җәлеп итә. Н.Хисамов әлеге әсәрне озак еллар дәвамында системалы өйрәнеп, әдәбият фәнен җитди казанышлар белән баета. Каләмдәше Т.Галиуллин язганча, «икенче мәхәббәтенә, юлдашына, күңел юанычына, шатлыгы-кайгысына әверелгән Кол Гали әсәренең әхлакый-фәлсәфи тирәнлегенә, рухи дөньясына үтеп керү юлларын эзли, ишарә-кинаяләрдә татар халкына хас милли сыйфатларны күреп, шигъри энҗеләрне күтәреп ала». Н.Хисамовнын 1970-1980 еллардагы эзләнүләре нәтиҗәсе буларак Мәскәүдә рус телендә «Поэма «Кысса-и Йусуф» Кул Али» (1979) һәм Казанда татар телендә «Бөек язмышлы әсәр» (1984) исемле монографияләре дөнья күрә. Автор моңа кадәр гомуми планда гына күрсәтелеп килгән мәсьәләне — поэманың сюжет чыганакларын җентекләп барлый, шуларга нисбәтле Кол Галинең иҗади яңалыгын, табыш-үзенчәлекләрен ача.

Алдагы еллардагы эзләнүләре нәтиҗәсе буларак галимнең «Сюжет Йусуфа и Зулейхи в тюрко-татарской поэзии ХШ-ХҮ вв. (Проблема версий)» (2001) хезмәте басылып чыга. «Кыйссаи Йосыф»ның төрки әдәбияттагы төрдәшләре белән чагыштырылуы, поэма авторының сәнгати фикерләвен, мәңгелек кыйммәтләргә караш-мөнәсәбәтен тагы да тирәнрәк аклауга җирлек тудыра.

Н.Хисамовның соңгы еллардагы тикшеренүләре «Кол Гали һәм төрки «Йосыфнамә» (2006) китабында чагылыш таба. Урта гасыр төрки шигърияте тарихчыларда, фәлсәфәчеләрдә, телчеләрдә зур кызыксыну уята. Шундый шартларда бөтен урта гасыр шигъриятенең яки аның тарихындагы озын бер дәвернең тулы панорамасын һәм логик контекстын бирерлек гомумиләштерүче хезмәтләргә ихтыяҗ булу аңлашыла. Йосыф һәм Зөләйха турындагы сюжет күпсанлы әдипләрне һәрвакыт үзенә җәлеп иткән һәм нәтиҗәдә төрки телләрдә дә берничә әсәр язылган. Н.Хисамов сюжетны төрләндерүнең бер тибын гәүдәләндерүче, тулы мәгънәсендә төрдәш, ягъни версия тәшкил итүче әлеге дастаннарны чагыштырып өйрәнеп, төрки шигърият үсешендәге үзенчәлекләрне ачыклауга килә. Аерым алганда, урта гасыр төрки әдәбиятларда традицияләр дәвамчанлыгы һәм яңачалыклар бигрәк тә Йосыф сюжетын эшкәртүдә калку чагыла, дип билгели автор. Монографиядә төрдәшләр ясалуның өч ысулы аерып чыгарыла: шигъри ысул, шигъри-структур ысул, шигъри ярыш ысулы. Аларның эчтәлек-асылы ачыклану, әдипләрнең нинди максатта әлеге ысулларның берсенә мөрәҗәгать итүен билгеләү дә хезмәт авторының бай фәнни-теоретик чыганаклар белән эш итүен, уңышлы гомумиләштерүләр ясавын, анализ һәм синтез алымнарына иркен мөрәҗәгать итүен күрсәтә. Ә инде төрки шигърияттә Йосыфнамә үсешенә бәйле төрдәш ясаучы алты компонентның аерып чыгарылуы җитди яңалык булып кабул ителә. Алар түбәндәгеләр: 1) укмаштыру; 2) детальләштерү; 3) мотивлаштыру; 4) катлауландыру; 5) психологик баету; 6) метафоралаштыру. Хезмәтнең аерым бүлекләрендә чыганакларга һәм текст фактурасына, төп геройларга һәм идея-фәлсәфи проблематикага, шигъри тасвирлауга нисбәтле әлеге төрдәш ясаучы компонентларның чагылыш үзенчәлеге, функциясе, гомумән, әһәмияте җентекле һәм күпсанлы мисаллар ярдәмендә ачыклана. Гомумән, Кол Гали, Шәййад Хәмзә, Сули Фәкыйһ, Әхмәди, Дүрбәк, Хәмдуллаһ Хәмди һ.б. төрки шагыйрьләрнең әсәрләре җентекле тикшерелеп, төрдәшләрнең өч төре билгеләнә һәм Урта гасыр төрки шигъриятенең үзәк проблемасын хәл итүдә кулланылган төрдәш ясаучы иң мөһим элементлар аерып чыгарыла. Әлеге тикшеренүләренә нигезләнеп, Н.Хисамов «Кол Галинең «Кыйссаи Йосыф» поэмасының бөтен эзлекле төрки йосыфнамәдә фундаменталь әһәмияткә ия» булуы турында нәтиҗә ясый. Шулай итеп, Н.Хисамовның әлеге монографиясе, фәнни нигезенең ныклыгы, чагыштырма анализ алымнарына, дөнья фәнендә бу өлкәгә караган ачыш-нәтиҗәләргә уңышлы таянуы белән зур кызыксыну уята һәм җитди казаныш буларак кабул ителә.

Н.Хисамов тикшеренүләре фәнни-теоретик нигезе, бай фактик материалы белән аерылып тора. Автор, татар әдәбиятының нигез чыганакларын барлау белән бергә, актив рәвештә Шәрекъ классикасына мөрәҗәгать итә, шулай ук күпсанлы тарихи, мәдәни ядкарьләрне әйләнешкә кертә. Аларда татар әдәбиятының үсеш-үзгәреше ислам дине идеологиясе белән тыгыз бәйләнештә карала һәм аңа Шәрекъ мөселман дөньясы, аерым алганда, гарәп, фарсы һәм төрек телендәге әдәбият йогынтысы ачыклана. Авторның игътибар үзәгендә халык яшәешенең чагылышы булган сүз сәнгатенең үз җирлегендәге яшәү шартлары һәм рухи байлыгы, тарихи вакыйгалар йогынтысында эчке закончалыкларына бәйле әдәби процесс буларак яшәве тора. Шуңа да Н.Хисамовның урта гасырлар әдәбиятына караган хезмәтләре тугандаш төрки һәм рус галимнәрендә дә зур кызыксыну тудырып, алар тарафыннан бик югары бәяләнә. Күпсанлы тикшеренүчеләрнең тырышлыгы белән һәм Н.Хисамов мөхәррирлегеңдә дөнья күргән «Средневековая татарская литература (ҮШ-ХҮШ вв.)» китабы (1999) борынгы һәм урта гасырлар татар әдәбиятының үсеш тенденцияләрен, аерым авторлар иҗатындагы табыш-яңачалыкларны чагылдырган, төрле чорлар сүз сәнгатен үзара тыгыз бәйләнештә, традицияләр дәвамчанлыгыңда бәяләгән җитди фәнни хезмәт булып тора. Н.Хисамовның әдәбият тарихының төрле чорларына, аерым шәхесләренә, шулай ук үз дәвере татар шигъриятенә бәйле күпсанлы фәнни һәм тәнкыйди мәкаләләре, публицистик язмалары «Бәрәкәтле чишмәләр» (1987) һәм «Хәтер сагында» (2004) җыентыкларында урын ала. XX йөз башы татар шигърияте — галимнең даими игътибар үзәгендә торган мәсьәләләрнең берсе. Күпсанлы хезмәтләрендә ул әлеге дәвернең күренекле классиклары Г.Тукай, Дәрдемәнд, С.Рәмиев һ.б. иҗатының идея-эстетик һәм фәлсәфи-этик катламнарын ача, заман биеклегеннән торып бәяли, шәрехли, башка халыклар әдәбияты белән чагыштыра, традицияләр дәвамчанлыгы һәм яңачалыкларга мөнәсәбәтле тикшерә һәм шуның белән әдәбият тарихын яңача өйрәнүнең теоретик һәм методологик мәсьәләләренә ачыклык кертә, аларны баета, үстерә.

XX гасыр ахырында, җәмгыятьнең төрле өлкәләрендәге җитди үзгәрешләр йогынтысында, татар әдәбият белеме сүз сәнгате тарихын яңача өйрәнүнең фәнни-теоретик нигезләрен эзләү юлына чыга. Әлеге гаять җитди мәсьәләләргә беренчеләрдән булып мөрәҗәгать иткән галимнәр арасында Н.Хисамов та бар. Татар әдәбият фәне традицияләренә, тупланып килгән казанышларына таянган хәлдә, дөньякүләм әдәбият белемендәге яңалыкларга йөз белән борылу кирәклеген тирән андап, Н.Хисамов «Янача фикерләү һәм татар әдәбияты тарихы концепциясе» дигән мәкалә белән чыгыш ясый. Әдәби мирасны яңартып өйрәнүнең магистраль юлын галим түбәндәгеләрдә күрә: беренчедән, «әдәби дәверләр күпкырлы идея-эстетик эзләнүләрдән торган, эзлекле, кануниятле һәм бердәм процесс рәвешендә яктыртылырга тиеш. Ул аерым күренеш һәм ядкарьләрнең бер-бер артлы тезелгән эзлекле гади хронологик чылбыры гына булмаска тиеш»; икенчедән, «әдәбият үсешен дөньяви һәм дини-рухани эчтәлекнең бердәмлеге рәвешендә тикшерергә кирәк»; өченчедән, әдәби күренешләрне объектив-тарихи бәяләү, ягъни «әдәбият тарихының борынгы катламнарын тикшергәндә аларны безнең заманга хас сыйфатлар тагудан, ә яңа чор әдәбиятын анализлаганда субъективлыктан һәм дәшми узудан качарга» тиешбез.

Күпгасырлык татар сүз сәнгатен эзлекле, бердәм күренеш буларак өйрәнеп, галим XX гасыр ахыры — XXI гасыр башы татар шигърияте белән дә тирәнтен кызыксына. Аның Х.Туфан, С.Хәким, Р.Фәйзуллин, Р.Харис, Р.Миңнуллин, З.Мансуров һ.б. турындагы мәкаләләре тәнкыйтьтә яңа сүз буларак кабул ителә һәм әдәби барышка уңай йогынты ясый.

Әдәби җәмәгатьчелек Н.Хисамовны шагыйрь һәм тәрҗемәче буларак та яхшы белә. Аның интим хисләрне чагылдырган яисә милләт гаме урын алган лирик һәм иҗтимагый яңгырашлы шигырьләре даими рәвештә вакытлы матбугатта чыгып килә. Ә инде Кол Гали поэмасының хәзерге татар теленә тәрҗемә-күчермәсе һәм үзе иҗат иткән «Йосыф-Зөләйха» драмасы Н.Хисамовның талантлы шәхес булуын тагын бер кат раслый. Н.Хисамов бүген дә актив иҗатта. Татар әдәбиятының төрле дәверләренә хас әдәби-эстетик, әхлакый-фәлсәфи үзенчәлекләрен ачкан хезмәтләре, халык язмышы өчен тирәнтен борчылу белән сугарылган әдәби-тәнкыйди, публицистик язмалары киң катлау укучыларда гуманистик карашлар формалаштыруга һәм милләт гамен каптыртып яшәүгә хезмәт итә. Замандашыбызның хезмәт нәтиҗәләре, иҗат уңышлары чын мәгънәсендә тирән хөрмәт һәм горурлык хисе уята.

Әлфәт ЗАКИРҖАНОВ
Редакциядән:
Каләмдәшебез Нурмөхәммәт Хисамовка 2012 елның 24 мартында 75 яшь тулды, аны олы юбилее белән ихластан тәбрик итәбез, иҗат уңышлары теләп калабыз.
"Казан утлары" № 4, 2012.

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013