Бүген Нихром браузерын куеп карагыз Әдипләр: Әнвәр Хәйри
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән Зөлфәт cайты Кадыйр Сибгат сәхифәсе Гүзәллек дөньясында Наис Гамбәр сайты Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе Татар сайтлары Мөҗәһит сәхифәсе Мөслим районы үзәк китапханәсе

Безнең дуслар

Якупова Йолдыз сайты Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе Фәрит Вафин сайты
Сорагыз - җавап бирәбез

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Әнвәр Хәйри

A Ә Б В Г Д Е Җ З И Й К Л М Н O Ө П Р C Т У Ү Ф =>Х<= Ч Ш Э Ю Я Һ
Ринал Хаҗиев Сәлим Мирза Хазбиевич Ибраһим Хаккый Вахит Хаков Тәзкирә ХАКОВА Фатих Халиди Ильяс ХАЛИКОВ Хәкимҗан Халиков Гали Халит Нияз Халит Рим Халитов Яхъя Халитов Ленар Хамматов Фәния ХАММАТОВА Эльмира ХАММАТОВА Рамил Ханнанов Расих Ханнанов Айгөл Ханова Зөлфия Ханова Ренат Харис Зөфәр Харисов Миргалим Харисов Гөлназ ХАРИСОВА Харәзми Фәрит Хатипов Индира Хафазетдинова Габбас Хафизов Габдрахман Хафизов Илнар Хафизов ЛИНАР ХАФИЗОВ Марс Хафизов Роза Хафизова Нәфисә Хәбибдиярова Камбәр Хәбибуллин Рафис Хәбибуллин Рәсим Хәбибуллин Гөлсинә Хәбибуллина Ләйсән Хәбибуллина Люция ХӘБИБУЛЛИНА Венера Хәбибрахманова Фәридә Хәбибрахманова <Мизхәт Хәбибуллин Мөсәгыйт Хәбибуллин Роза Хәбибуллина Әсгать Хәеркәев Илгиз Хәеркәев Әбү Хәжиб Хәсән Хәйри Вәсилә Хәйдәрова> Фәйрүзә ХӘЙДӘРОВА Марсель Хәйретдинов Рәшит Хәйретдинов Аида ХӘЙРЕТДИНОВА Сания Хәйретдинова Әнвәр Хәйри Гокәшә Хәйруллин Алмаз Хәйруллин Данис Хәйруллин Зөлфәт Хәйруллин Илдар Хәйруллин Исхак Хәйруллин Хәниф Хәйруллин Альбина Хәйруллина-Вәлиева ИЛСӨЯР ХӘЙРУЛЛИНА Мәдинә Хәйруллина Вәсимә Хәйруллина Чулпан Хәйруллина Заһит Хәким Зөлфәт Хәким Нигъмәт Хәким Рафаил Хәкимов Гөлнара Хәкимова Фирая Хәкимова Сибгат Хәким Фәрит Хәкимҗанов Ягъкуб Хәлили Габделхак Хәлилов Зәбир Хәлимов Алмаз Хәмзин Айдар Хәлим Йолдыз Хәлиуллин Альбина Хәлиуллина Роза Хәлиуллина Фирая Хәлиуллина Сәгыйд Хәлфин Ризван Хәмид Булат Хәмидуллин Лирон Хәмидуллин Роза Хәмидуллина Флүрә Хәмидуллина Малик Хәмитов М.Хәнәфи Зәки Хәнәфиев Рафаил Хәплехәмитов Дөлфәт Хәрби Әхмәтгәрәй Хәсәни Альберт Хәсәнов Аяз Хәсәнов Әнәс Хәсәнов Гарәфи Хәсәнов Гыйззәтулла Хәсәнов Мансур Хәсәнов Мәхмүт Хәсәнов Нурислам Хәсәнов Рим Хәсәнов Алсу Хәсәнова Асия Хәсәнова Гәүһәр Хәсәнова Миләүшә Хәсәнова Фәридә Хәсәнова Рәхим Хисаметдинов Рушад Хисаметдинов Рафис Хисами Нурмөхәммәт Хисамов Фәһимә Хисамова Рифкать Хисмәт Рахмай Хисмәтуллин Хәй Хисмәтуллин Илсур Хөснетдинов Илдар Хөсни Хәниф Хөснуллин Фәния Хуҗахмәт Гали Хуҗи "Илдус Хуҗин Мәгъсүм Хуҗин Фаяз ХУҖИН Фирдәвес Хуҗин Диләрә Хуҗина Наилә Хөрмәтова Мәгъмүрә Хөрмәтуллина Нур Хөсәенов Резидә Хөсәенова Фатих Хөсни Зиннур Хөснияр Котдүс Хөснуллин Алсу Хөснуллина Мәхмүт Хөсәен Шәриф Хөсәенов Гөлнирә Хөсәенова Кәмал Хөҗәнди
Әнвәр Хәйри
Исламият белгече, тәрҗемәче, публицист Әнвәр Хәйри (Әнвәр Нәҗип улы Хәйруллин) 1947 елның 2 декабрендә Татарстанның Аксубай районы Шәрбән авылында колхозчы гаиләсендә туа. Мәктәптә укыганда, 1958-1962 елларның җәйге каникулларында, ат көтүе көтеп, хезмәт юлын башлап җибәрә. 1962 елда Щәрбән сигезьеллык мәктәбен тәмамлагач, әүвәл Аксубай урман хуҗалыгында урман кисүче, аннары туган авылында тракторчы һәм комбайнчы ярдәмчесе булып эшли. 1966 елда Татарстанның Октябрь (хәзерге Нурлат) районы Колбай-Мораса авылы урта мәктәбен тәмамлап, шул ук елда Казан театр училищесына укырга керә. Ләкин бер елдан соң, анда укуын ташлап, Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегенә документларын тапшыра. 1969 елның көзеннән читтән торып уку бүлегенә күчеп, 1969-1974 елларда Казанның 80 нче мәктәбендә гарәп теле укытучысы һәм бер үк вакытта Татарстан дәүләт музеенда борынгы кулъязмалар буенча фәнни хезмәткәр булып эшли. Нәкъ шул елларда республика матбугатында аның беренче язмалары басылып чыга.
1974 елның маеннан 1991 елның ноябренә кадәр Ә.Хәйри СССР Фәннәр академиясенең Казан филиалы Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институтының иҗтимагый фикер тарихы бүлегендә фәнни хезмәтен дәвам иттерә. Шул елларда ул актуаль темаларга багышланган мәкаләләр яза. Бик күп мәгърифәтче галимнәребезнең әсәрләрен тәрҗемә итеп, укып халыкка җиткерә.
1991 елда аны, борынгы чыганаклар белән эшләүче тәҗрибәле белгеч буларак, әле яңа гына оешып килүче «Мирас» журналы редакциясенә эшкә күчерәләр. Анда ул 1995 елның июль аена кадәр әүвәл редакциянең тарих, фәлсәфә, рухи мирас бүлеге мөдире, журналның җаваплы сәркәтибе, баш мөхәррирнең беренче урынбасары, аннары үзе оештырган ислам динен өйрәнү бүлеге мөдире вазифаларын башкара. 1995 елның июленнән 1996 елның июленә кадәр Казандагы «Синдикат» акционерлар җәмгыятенең «Рухи яңарыш» фондында эшләгәннән соң, Әнвәр Хәйри 1996 елның җәеннән Татарстан Милли китапханәсендә гыйльми сәркәтип, баш китапханәче һәм китапханә директоры урынбасары булып эшли. Хәзерге вакытта ул китапханәнең сирәк китаплар һәм кулъязмалар бүлегендә баш фәнни хезмәткәр эшен алып бара. Бер үк вакытта 1970 елдан Казанның югары уку йортларында гарәп телен, иске татар телен, татар рухи мәдәнияте, ислам дине, халык медицинасы, халык педагогикасы тарихларын укыта.
Ул татар әдәбиятына һәм текстологиясенә, сәнгать белеменә һәм халык авыз иҗатына, татар теленә һәм рухи мәдәниятебез тарихының башка тармакларына багышланган монографияләргә, фәнни хезмәтләргә күпсанлы бәяләмәләр язып бастыра.
Фәнни хезмәтләре һәм педагогик эшчәнлеге белән беррәттән Ә.Хәйри, Рәссамнар берлегенең күргәзмәләр залында оештырыла торган төрле күргәзмәләр турында тәнкыйть мәкаләләре, аерым сәнгать әһелләренең сәхнә чыгышларына, К.Тинчурин һәм Г.Камал театрлары спектакльләренә һәм Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле концертларына бәяләмәләр язып чыга.
Ә.Хәйри — аерым китап булып басылып чыккан өч хезмәт авторы: «Шәһри Бану-Шәрбән кыйссасы» (1996), «Ислам дине бәйрәмнәре» (1996) һәм «Ризаэддин Фәхреддин әсәрләрендә тәрбия-әхлак мәсьәләләре» (2004). Ләкин аның әдәби һәм гыйльми иҗат мирасының күп өлеше тәрҗемәләр һәм гыйльми-тарихи мәкаләләр өлкәсенә карый.
Ә.Хәйри тарафыннан хәзерге татар әдәби теленә тәрҗемә ителеп һәм күчерелеп төрле журнал басмаларында, җыентыкларда яки аерым китаплар рәвешендә Х1Х-ХХ гасыр татар мәгърифәтчеләренең һәм әдип-лоренең дүрт дистәдән артык исемдәге җитмешләп хезмәте дөнья күрә. Алар арасында Ш.Мәрҗанинең «Мөстафадел-әхбар...» һәм Р.Фәхретдиннең «Болгар вә Казан төрекләре» исемле фундаменталь тарихи хезмәтләре аеруча зур әһәмияткә ия. Болардан тыш көндәлек матбугат басмаларында, фәнни-әдәби җыентыкларда галимнең татар халкы, әдәбият, модәният, сәнгать, иҗтимагый фикер, Идел буендагы ислам дине тарихларын һәм башка гыйльми темаларга, төрле чор, төрле юнәлештәге фон тармакларына караган борынгы чыганакларны өйрәнүгә багышланган берничә йөз фәнни язмалары, Г.Курсави, Ш.Мәрҗани, К.Насыйри, М.Бигиев, З.Камали, Г.Ибраһимов кебек мәшһүр фикер ияләре иҗатындагы аерым мәсьәләләрне яктырткан күпсанлы тикшеренүләре басынып чыга.
Ә.Хәйри — татар халкының күп гасырлык рухи мирасын кайтарып иирүдәге казанышлары өчен Кол Гали исемендәге Халыкара премия лауреаты (1994), Татарстанның атказанган фән эшлеклесе (1999), Татарстанның һәм Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре (1991, 2008), татар милли мәгарифен үстерүдәге хезмәтләре өчен Татарстан Республикасы Могариф министрлыгының К.Насыйри исемендәге бүләгенә дә лаек була. Аңа, Р.Фәхретдин һәм Г.Ибраһимовның әхлакый һәм рухи тәрбия мәсьәләләренә багышланган китапларын тәрҗемә итеп бастырган өчен 2008 елда Татарстан Язучылар берлегенең Җ.Вәлиди исемендәге әдәби бүләге бирелә.
Ә.Хәйри — 2005 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Шәһри Бану-Шәрбән кыйссасы. — Чаллы, 1996. — 59 б. — 1000 д.
Ислам дине бәйрәмнәре. — Казан: Заман, 1996. — 72 б. — 10000 д.
Ризаэддин Фәхреддин әсәрләрендә тәрбия-әхлак мәсьәләләре. — Әлмәт: Муниципаль институт басмасы, 2004. — 27 б. — 100 д.
Мэр җан и ТИ. Мөстәфадел-әхбар фи әхвали Казан вә Болгар: Казан һәм Болгар хәлләре турында ышанычлы хәбәрләр / төз., кереш сүз һәм искәрмәләр авт. Ә.Хәйруллин. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1989. — 415 б.— 50000 д.
Иман шартлары = Шараитуль-иман / төз., кереш сүз авт. Ә.Хәйри. — Казан, 1991. —406. —5000 д.
Дин дәреслеге = Учебник мусульманской веры / төз., кереш сүз авт. Ә.Хәйри. — Казан (?), 1993. — 40 б. — 5000 д.
Фәхретдинов Р. Болгар вә Казан төрекләре / төз., кереш сүз, искәрмәләр авт. Ә.Хәйруллин. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1993. — 287 б. —25000 д.
Татар тарихы: онытылмас сәхифәләр / төз. С.Алишев, Р.Әмирханов, Ә.Хәйруллин. — Казан, 1994. — 253 б. — 5000 д.
Намаз. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1997. — 45 б. — 10000 д.
Акыш Г. Исемдә калганнар / кереш сүз авт., төз. Ә.Хәйри. — Чаллы, 2000. — 1006. —3000 д.
Фәхретдин Р. Нәсыйхәт / кереш сүз авт., төз. Ә.Хәйри. — Казан: Мәгариф, 2004. —111 б. — 3000 д. Татар театры (1906-1926) / төз., гарәп хәрефләренә күчерүче, искәрмәләр авт. Ә.Хәйри. — Казан: Мәгариф, 2003. — 317 б. — 5000 д.
Фәхретдин?. Адабе тәгълим: укыту кагыйдәләре / кереш сүз авт. Ә.Хәйри. — Казан: Полиграфия-нәшр. комбинаты, 2006. — 167 б. — 3000 д.
Фәхретдин?. Ислам дине — нинди дин? / төз., кереш сүз һәм искәрмәләр авт. Ә.Хәйри. — Казан: Полиграфия-нәшр. комбинаты, 2006. — 158 б. — 3000 д. Фәхретдин Р. Гаилә. Тәрбияле ана. Тәрбияле хатын / төз., кереш сүз һәм искәрмәләр авт. Ә.Хәйри. — Казан: Полиграфия-нәшр. комбинаты, 2006. —122 б. — 3000 д.
Фәхретдин Р. Балаларга нәсыйхәт / төз., кереш сүз һәм искәрмәләр авт. Ә.Хәйри. — Казан: Полиграфия-нәшр. комбинаты, 2006. — 280 б. — 3000 д.
Фәхретдин Р. Гакыйлә. Ислам дине: әдәп-әхлак дәресләре / төз., кереш сүз һәм искәрмәләр авт. Ә.Хәйри. — Казан: Полиграфия-нәшр. комбинаты, 2006. —122 б. — 2000 д.
Ибраһимов Г. Борынгы Ислам мәдәнияте / төз., кереш сүз һәм искәрмәләр авт. Ә.Хәйри. — Казан: Полиграфия-нәшр. комбинаты, 2006. — 191 б. — 2000 д.
Фәхретдин Р. Нәсел ыруыбыз вә кыскача тарихыбыз. — Казан: Сүз, 2008. — 427 б. — 1000 д.
Фәхретдин Р. Ислам дине — нинди дин? / төз., кереш сүз, искәрмәләр авт. Ә.Хәйри. — 2 басма. — Казан: Сүз, 2009. — 150 б. — 3000 б.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Мәхмүтовһ. Мирасыбызны барлаучы // Мирас. — 1992. — № 12. — 1186.
Иделбай Р. Гыйлем диңгезеннән бер тамчы // Мирас. — 1994. — № 4. — 149- 1546.
ӘдиятуллинаЭ. Ургыл еллар төпкеленнән ургыл дулкыннар кага // Татар иле. — 1996. — № 38 (окт.).
3 ә к и е в М. Чын тарихны хәбәрдарлар белә // Мәдәни җомга. — 1996. — 6 дек.
ӘмирхановР. Гыйлем диңгезеннән бер тамчы / Р.Әмирханов. Иманга тугрылык. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1997. — 76-93 б.
Нәккаш Н. Тылсымлы ачкыч тапкан егет // Ватаным Татарстан. — 1997. — 9 дек.
Әмирхан Р. Эш агачы бик юмарт китерер җимеш // Шәһри Казан. —1997. — 12 дек.
ГосманиР. Мул җимешле иҗат // Казан утлары. — 1997. — № 12. — 172-177 б.
ХуҗинФ. Галим һәм фикер иясе//Мирас. — 1998. — № 1. — 199-1226.
Г ә р ә й Р. Аксубай // Казан утлары. — 1998. — № 8. — 96-97 б.
С а ф и н а Ә. Тарих елъязмасын яңартучы // Татар дөньясы. — 2000. — 13 нояб.
Д а д и н а Ш. Әнвәр Хәйри — борынгы китаплар аркылы тылсымлы серләр, хикмәтләр ачучы // Алабуга нуры. — 2002. — 7 май.
ГыйматдиноваН. Фаҗига // Идел. — 2002. — № 5. — 38-39 б.
ГыйматдиноваН. Күрмәмешкә салышалар // Ватаным Татарстан. — 2002. — 7 июнь. МөхәммәтовИ. Тәрбия — иң кирәкле бер эш... // Идел. — 2003. — № 7. — 206.
ХарисоваЧ. Өлкәннәргә нәсыйхәт // Ватаным Татарстан. — 2005. — 4 февр.
ХарисоваЧ. Әхлак дөньясы бер китапка сыйган // Мәгърифәт. — 2005. — 19 февр. ӘминоваА., ЕдихановИ. Сокланырлык фәнни эшчәнлек // Идел. — 2007. — № 8. —57—58 б.
Хаков В. О языке произведений Ш.Марджани и подготовке к изданию его грудов «Мустафад аль-ахбар...»: о переводе А.Н.Хайруллиным книги «Мустафад аль-ахбар...» Ш.Марджани // В.Хаков. Марджани: ученый, мыслитель, просветитель. — Казань: Татар. кн. изд-во, 1990. — С. 154-160.
АминоваА. Просветители // Идель. — 1997. — № 12. — С. 66-67.
© Әдипләребез. Биобиблиографик белешмәлек. Казан, Татарстан китап нәшрияты, 2009

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013