Бүген Нихром браузерын куеп карагыз Әдипләр: Мәгъсүм Хуҗин
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән Зөлфәт cайты Кадыйр Сибгат сәхифәсе Гүзәллек дөньясында Наис Гамбәр сайты Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе Татар сайтлары Мөҗәһит сәхифәсе Мөслим районы үзәк китапханәсе

Безнең дуслар

Якупова Йолдыз сайты Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе Фәрит Вафин сайты
Сорагыз - җавап бирәбез

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Мәгъсүм Хуҗин

A Ә Б В Г Д Е Җ З И Й К Л М Н O Ө П Р C Т У Ү Ф =>Х<= Ч Ш Э Ю Я Һ
Ринал Хаҗиев Сәлим Мирза Хазбиевич Ибраһим Хаккый Вахит Хаков Тәзкирә ХАКОВА Фатих Халиди Ильяс ХАЛИКОВ Хәкимҗан Халиков Гали Халит Нияз Халит Рим Халитов Яхъя Халитов Ленар Хамматов Фәния ХАММАТОВА Эльмира ХАММАТОВА Рамил Ханнанов Расих Ханнанов Айгөл Ханова Зөлфия Ханова Ренат Харис Зөфәр Харисов Миргалим Харисов Гөлназ ХАРИСОВА Харәзми Фәрит Хатипов Индира Хафазетдинова Габбас Хафизов Габдрахман Хафизов Илнар Хафизов ЛИНАР ХАФИЗОВ Марс Хафизов Роза Хафизова Нәфисә Хәбибдиярова Камбәр Хәбибуллин Рафис Хәбибуллин Рәсим Хәбибуллин Гөлсинә Хәбибуллина Ләйсән Хәбибуллина Люция ХӘБИБУЛЛИНА Венера Хәбибрахманова Фәридә Хәбибрахманова <Мизхәт Хәбибуллин Мөсәгыйт Хәбибуллин Роза Хәбибуллина Әсгать Хәеркәев Илгиз Хәеркәев Әбү Хәжиб Хәсән Хәйри Вәсилә Хәйдәрова> Фәйрүзә ХӘЙДӘРОВА Марсель Хәйретдинов Рәшит Хәйретдинов Аида ХӘЙРЕТДИНОВА Сания Хәйретдинова Әнвәр Хәйри Гокәшә Хәйруллин Алмаз Хәйруллин Данис Хәйруллин Зөлфәт Хәйруллин Илдар Хәйруллин Исхак Хәйруллин Хәниф Хәйруллин Альбина Хәйруллина-Вәлиева ИЛСӨЯР ХӘЙРУЛЛИНА Мәдинә Хәйруллина Вәсимә Хәйруллина Чулпан Хәйруллина Заһит Хәким Зөлфәт Хәким Нигъмәт Хәким Рафаил Хәкимов Гөлнара Хәкимова Фирая Хәкимова Сибгат Хәким Фәрит Хәкимҗанов Ягъкуб Хәлили Габделхак Хәлилов Зәбир Хәлимов Алмаз Хәмзин Айдар Хәлим Йолдыз Хәлиуллин Альбина Хәлиуллина Роза Хәлиуллина Фирая Хәлиуллина Сәгыйд Хәлфин Ризван Хәмид Булат Хәмидуллин Лирон Хәмидуллин Роза Хәмидуллина Флүрә Хәмидуллина Малик Хәмитов М.Хәнәфи Зәки Хәнәфиев Рафаил Хәплехәмитов Дөлфәт Хәрби Әхмәтгәрәй Хәсәни Альберт Хәсәнов Аяз Хәсәнов Әнәс Хәсәнов Гарәфи Хәсәнов Гыйззәтулла Хәсәнов Мансур Хәсәнов Мәхмүт Хәсәнов Нурислам Хәсәнов Рим Хәсәнов Алсу Хәсәнова Асия Хәсәнова Гәүһәр Хәсәнова Миләүшә Хәсәнова Фәридә Хәсәнова Рәхим Хисаметдинов Рушад Хисаметдинов Рафис Хисами Нурмөхәммәт Хисамов Фәһимә Хисамова Рифкать Хисмәт Рахмай Хисмәтуллин Хәй Хисмәтуллин Илсур Хөснетдинов Илдар Хөсни Хәниф Хөснуллин Фәния Хуҗахмәт Гали Хуҗи "Илдус Хуҗин Мәгъсүм Хуҗин Фаяз ХУҖИН Фирдәвес Хуҗин Диләрә Хуҗина Наилә Хөрмәтова Мәгъмүрә Хөрмәтуллина Нур Хөсәенов Резидә Хөсәенова Фатих Хөсни Зиннур Хөснияр Котдүс Хөснуллин Алсу Хөснуллина Мәхмүт Хөсәен Шәриф Хөсәенов Гөлнирә Хөсәенова Кәмал Хөҗәнди
Мәгъсүм Хуҗин
(1930-2008)

Мәгъсүм Хәмит улы Хуҗин 1930 елның 15 маенда Татарстан АССРның Саба районы Тенеки авылында колхозчы гаиләсендә туган. 1948 елда Саба урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, бераз вакыт шул ук мәктәпнең башлангыч классларында укытучы булып эшли. 1949 елның январенда аны комсомолның Саба район комитетына икенче секретарь итеп сайлыйлар. 1949—1954 елларда В. И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә укый. 1954 елдан алып 1956 елның октябренә кадәр республика комсомол газетасы «Татарстан яшьләре» редакциясендә башта әдәбият-сәнгать бүлеге мөдире, аннан пропаганда һәм агитаңия бүлегендә әдәби сотрудник һәм мөдир вазифаларын башкара. 1956 елда ВЛКСМның Үзәк Комитеты каршындагы бер еллык комсомол мәктәбен тәмамлап кайткач, аны «Татарстан яшьләре» газетасының җаваплы секретаре итеп билгелиләр. 1958—1959 елларда үз теләге белән Казакъстанга китеп, чирәм җирләрне күтәрүдә актив катнаша, бер елга якын Караганда шәһәрендә чыга торган яшьләр газетасы «Комсомолец Караганды» редакциясендә әдәби хезмәткәр булып эшли. 1959—1969 еллар арасында ул «Колхоз байрагы» исемле Саба район газетасында — хатлар һәм авыл хуҗалыгы бүлекләре мөдире, «Коммунизмга» исемле Арча район газетасында — җаваплы секретарь, «Хезмәт» исемле Балтач район газетасында редактор була. 1969 елның октябреннән бирле М. Хуҗин — татар сатирик «Чаян» журналының җаваплы секретаре хезмәтен башкара.
М. Хуҗин 1962 елда КПСС сафларына кабул ителә.

М. Хуҗин проза жанрында иҗат итә. Беренче хикәяләре көндәлек матбугат битләрендә, күмәк җыентыкларда илленче еллар башыннан ук күренә башлый, ә «Ерганак юл яра» исемле тәүге китабы 1961 елда дөнья күрә. Ул, хикәяче буларак, китаптан китапка үсә бара. Аның иң әйбәт хикәяләрендә авыл тормышы, бигрәк тә авыл балалары дөньясы ышандыргыч деталь-образлар аша фәлсәфи һәм психологик планда сурәтләмә, геройларның уй-кичерешләре, теләк-максатлары заманча яңгырашлы ситуацияләр һәм мөнәсәбәтләр аркылы ачыла.

1984 елда М. Хуҗинның «Өч каен ышыгы» исемле яңа хикәяләре тупланган китабы басылып чыкты.

М. Хуҗин—1980 елдан СССР Язучылар союзы члены.

©"Совет Татарстаны язучылары" китабыннан файдаланылды (Даутов Р.Н., Нуруллина Н.Б. Совет Татарстаны язучылары. – Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1986)



© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013