Бүген Нихром браузерын куеп карагыз Әдипләр: Фирая Хәкимова
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән Зөлфәт cайты Кадыйр Сибгат сәхифәсе Гүзәллек дөньясында Наис Гамбәр сайты Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе Татар сайтлары Мөҗәһит сәхифәсе Мөслим районы үзәк китапханәсе

Безнең дуслар

Якупова Йолдыз сайты Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе Фәрит Вафин сайты
Сорагыз - җавап бирәбез

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Фирая Хәкимова

A Ә Б В Г Д Е Җ З И Й К Л М Н O Ө П Р C Т У Ү Ф =>Х<= Ч Ш Э Ю Я Һ
Ринал Хаҗиев Сәлим Мирза Хазбиевич Ибраһим Хаккый Вахит Хаков Тәзкирә ХАКОВА Фатих Халиди Ильяс ХАЛИКОВ Хәкимҗан Халиков Гали Халит Нияз Халит Рим Халитов Яхъя Халитов Ленар Хамматов Фәния ХАММАТОВА Эльмира ХАММАТОВА Рамил Ханнанов Расих Ханнанов Айгөл Ханова Зөлфия Ханова Ренат Харис Зөфәр Харисов Миргалим Харисов Гөлназ ХАРИСОВА Харәзми Фәрит Хатипов Индира Хафазетдинова Габбас Хафизов Габдрахман Хафизов Илнар Хафизов ЛИНАР ХАФИЗОВ Марс Хафизов Роза Хафизова Нәфисә Хәбибдиярова Камбәр Хәбибуллин Рафис Хәбибуллин Рәсим Хәбибуллин Гөлсинә Хәбибуллина Ләйсән Хәбибуллина Люция ХӘБИБУЛЛИНА Венера Хәбибрахманова Фәридә Хәбибрахманова <Мизхәт Хәбибуллин Мөсәгыйт Хәбибуллин Роза Хәбибуллина Әсгать Хәеркәев Илгиз Хәеркәев Әбү Хәжиб Хәсән Хәйри Вәсилә Хәйдәрова> Фәйрүзә ХӘЙДӘРОВА Марсель Хәйретдинов Рәшит Хәйретдинов Аида ХӘЙРЕТДИНОВА Сания Хәйретдинова Әнвәр Хәйри Гокәшә Хәйруллин Алмаз Хәйруллин Данис Хәйруллин Зөлфәт Хәйруллин Илдар Хәйруллин Исхак Хәйруллин Хәниф Хәйруллин Альбина Хәйруллина-Вәлиева ИЛСӨЯР ХӘЙРУЛЛИНА Мәдинә Хәйруллина Вәсимә Хәйруллина Чулпан Хәйруллина Заһит Хәким Зөлфәт Хәким Нигъмәт Хәким Рафаил Хәкимов Гөлнара Хәкимова Фирая Хәкимова Сибгат Хәким Фәрит Хәкимҗанов Ягъкуб Хәлили Габделхак Хәлилов Зәбир Хәлимов Алмаз Хәмзин Айдар Хәлим Йолдыз Хәлиуллин Альбина Хәлиуллина Роза Хәлиуллина Фирая Хәлиуллина Сәгыйд Хәлфин Ризван Хәмид Булат Хәмидуллин Лирон Хәмидуллин Роза Хәмидуллина Флүрә Хәмидуллина Малик Хәмитов М.Хәнәфи Зәки Хәнәфиев Рафаил Хәплехәмитов Дөлфәт Хәрби Әхмәтгәрәй Хәсәни Альберт Хәсәнов Аяз Хәсәнов Әнәс Хәсәнов Гарәфи Хәсәнов Гыйззәтулла Хәсәнов Мансур Хәсәнов Мәхмүт Хәсәнов Нурислам Хәсәнов Рим Хәсәнов Алсу Хәсәнова Асия Хәсәнова Гәүһәр Хәсәнова Миләүшә Хәсәнова Фәридә Хәсәнова Рәхим Хисаметдинов Рушад Хисаметдинов Рафис Хисами Нурмөхәммәт Хисамов Фәһимә Хисамова Рифкать Хисмәт Рахмай Хисмәтуллин Хәй Хисмәтуллин Илсур Хөснетдинов Илдар Хөсни Хәниф Хөснуллин Фәния Хуҗахмәт Гали Хуҗи "Илдус Хуҗин Мәгъсүм Хуҗин Фаяз ХУҖИН Фирдәвес Хуҗин Диләрә Хуҗина Наилә Хөрмәтова Мәгъмүрә Хөрмәтуллина Нур Хөсәенов Резидә Хөсәенова Фатих Хөсни Зиннур Хөснияр Котдүс Хөснуллин Алсу Хөснуллина Мәхмүт Хөсәен Шәриф Хөсәенов Гөлнирә Хөсәенова Кәмал Хөҗәнди
Фирая Хәкимова
Фирая Касыйм кызы Хәкимова авыл   хәбәрчеләре  арасында    шат күңелле булуы, тормыштагы  иң кыен мизгелләрдә дә төшенкелеккә бирелмәве белән аерылып тора. 
Әле ул редакция ишеген ачып, аягын гына атлаган була,  ә инде яңгыравыклы  тавышын барлык кабинетларда ишетеп алабыз һәм каршына чыгабыз. 
Фирая 1943 елның 1 мартында туган. Бөек Ватан сугышы барганлыктан, бу интегү-җәфаланулар, авыр хезмәт чоры була.  Бөтен көч  бер максатка – җиңүгә  юнәлтелә.  Аның әтисе Касыйм гомере буена ару-талуны белми эшли. Кая гына җибәрсәләр дә, һәркайда да үзен  гел  яхшы  яктан гына  күрсәтә.  Хезмәт  эшчәнлеген пекарняда  ярдәмче булып башлап, мөдир дәрәҗәсенә кадәр үсә.  Эшенә иртә таңнан чыгып  китә, балалары йоклаганда, караңгы төшкәч кенә әйләнеп кайта.  Өй мәшәкатьләре, хуҗалык эшләре тулысы белән  әниләре Мәгъсүмә җилкәсенә төшә.  Абыйсы Васил  белән Фирая  әниләренә  бөтен нәрсәдә ярдәм итәргә тырышалар, ә инде  гаиләдә Фәрит белән Фәнис тугач, кыз бала карау эшенә өй-рәнеп бетә.
Узган гасырның 60 нчы еллары башланганда  Фираяның гаиләсе  Тимофеевка поселогына күченеп килә.  Җидееллык мәктәпне тәмамлаганнан соң   кыз, гаиләгә ярдәм итәргә кирәк булганлыктан, эшли башлый,  ә кичләрен мәктәптә укуын дәвам иттерә.  Аның бик тә белемле буласы килә. Кызның киләчәк язмышында, мөгаен, Усад спирт заводы белән янәшәдә яшәү зур роль уйнагандыр. Урта белем турында  таныклык алганнан соң Фирая  Сарапул азык-төлек  промышленносте  техникумының читтән  торып уку бүлегенә керә.  Эшләп укуы кемгәдер авыр тоеладыр, әмма  Фирая өчен түгел.  Ул рәхәтләнеп укый,  мөмкин кадәр күбрәк белергә тырыша, чөнки  бу белемнәрнең тормышта әле күп тапкырлар кирәк булачагын аңлый. Укыган вакытлар  сизелми дә үтеп  китә, ул  техникумнан дипломлы белгеч булып чыга.  
Арча  егете Равил Хәкимов белән танышу аның тормышын  үзгәртеп җи-бәрә. Тиздән алар гаилә коралар һәм 1971 нче елда  уллары Рафис туа.
Ул Татарстанның күп спирт заводларында хезмәт куя.  Смена технологы булып  эшли башлап, производство  мөдире дәрәҗәсенә күтәрелә, аннары аны  Кият спирт заводы директоры итеп билгелиләр. Хезмәтен ничек кенә тырышып башкармасын,  аның өчен беренче урында һәрвакытта да гаиләсе – улы Рафис була. Ул малае намуслы, әдәпле, белемле кеше булып үссен өчен булдыра алганның барысын да эшли. Мәктәп тәмамлаганнан соң  Рафис башта  төзелеш техникумына керә, аннары институт тәмамлый. Бүген ул  Казан шәһәренең промышленность объектлары торгызу белән шөгыльләнүче төзелеш фирмаларының берсендә  җаваплы урында эшли.
Әмма көннәрдән бер көнне матур гына барган тормышны  нык үзгәртергә туры килә: әтисе гүр иясе була һәм әнисе  кызын үз янына кайтырга чакыра. Менә шулай итеп, Фирая Касыйм кызы яңадан туган якларына әйләнеп кайта. Беренче эш итеп  Усад спирт заводына килә, анда үзенә урын   булмасмы, дип кызыксына. Урын табыла, ул химик булып урнаша,  аннары тәэминат  бүлегендә эшли. Пенсиягә дә Усад спирт заводыннан китә.
Бүген Фирая апа  Тимофеевка поселогында гомер кичерә. Олы яшьтә булуына карамастан,  хуҗалык белән  шөгыльләнүен дәвам итә. Теләсә кайсы авыл кешесе  кебек хуҗалыкны мал-туардан – сыерлар, үгезләрдән башка күз алдына китерә алмый.  Шуның белән бергә аның йорт тирәсендә җир  җитәрлек, ул анда  яшелчәләр, үләннәр үстерә. Аның йорт тирәсендә тагын күп чәчәкләр үсә, ул аларны яратып  тәрбияли.
Фирая Касыйм кызы – бик аралашучан.  Совет чыныгуы алган кеше буларак, шул чор принциплары белән яши, нинди генә хәлгә төшсә дә “ак”ны “кара” дими. Улы Рафис   гаиләсе белән якында, Усадта яши,  даими рәвештә әнисенең хәлен белеп тора. Җәйне оныклары Радик һәм Радель әбиләрендә уздыралар. Бүген дә, Фирая Касыйм кызының юбилейлы туган көнендә, якыннары аның кунакчыл  өендә кадерле  кешеләрен тәбрикләргә һәм аңа нык сәламәтлек теләргә җыелалар.  Йортыгызда  һәрвакыт  тынычлык  һәм татулык булсын, хөрмәтле Фирая Касыймовна!


Е. МАРТЫНОВА



www.biektaw.ru/tt/

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013