Бүген Нихром браузерын куеп карагыз Әдипләр: Мөсәгыйт Хәбибуллин
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән Зөлфәт cайты Кадыйр Сибгат сәхифәсе Гүзәллек дөньясында Наис Гамбәр сайты Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе Татар сайтлары Мөҗәһит сәхифәсе Мөслим районы үзәк китапханәсе

Безнең дуслар

Якупова Йолдыз сайты Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе Фәрит Вафин сайты
Сорагыз - җавап бирәбез

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Мөсәгыйт Хәбибуллин

A Ә Б В Г Д Е Җ З И Й К Л М Н O Ө П Р C Т У Ү Ф =>Х<= Ч Ш Э Ю Я Һ
Ринал Хаҗиев Сәлим Мирза Хазбиевич Ибраһим Хаккый Вахит Хаков Тәзкирә ХАКОВА Фатих Халиди Ильяс ХАЛИКОВ Хәкимҗан Халиков Гали Халит Нияз Халит Рим Халитов Яхъя Халитов Ленар Хамматов Фәния ХАММАТОВА Эльмира ХАММАТОВА Рамил Ханнанов Расих Ханнанов Айгөл Ханова Зөлфия Ханова Ренат Харис Зөфәр Харисов Миргалим Харисов Гөлназ ХАРИСОВА Харәзми Фәрит Хатипов Индира Хафазетдинова Габбас Хафизов Габдрахман Хафизов Илнар Хафизов ЛИНАР ХАФИЗОВ Марс Хафизов Роза Хафизова Нәфисә Хәбибдиярова Камбәр Хәбибуллин Рафис Хәбибуллин Рәсим Хәбибуллин Гөлсинә Хәбибуллина Ләйсән Хәбибуллина Люция ХӘБИБУЛЛИНА Нәфисә Хәбибдиярова Венера Хәбибрахманова Фәридә Хәбибрахманова <Мизхәт Хәбибуллин Мөсәгыйт Хәбибуллин Роза Хәбибуллина Әсгать Хәеркәев Илгиз Хәеркәев Әбү Хәжиб Сәлим Мирза Хазбиевич Хәсән Хәйри Вәсилә Хәйдәрова> Фәйрүзә ХӘЙДӘРОВА Марсель Хәйретдинов Рәшит Хәйретдинов Аида ХӘЙРЕТДИНОВА Сания Хәйретдинова Әнвәр Хәйри Гокәшә Хәйруллин Алмаз Хәйруллин Данис Хәйруллин Зөлфәт Хәйруллин Илдар Хәйруллин Исхак Хәйруллин Хәниф Хәйруллин Альбина Хәйруллина-Вәлиева ИЛСӨЯР ХӘЙРУЛЛИНА Мәдинә Хәйруллина Вәсимә Хәйруллина Чулпан Хәйруллина Заһит Хәким Зөлфәт Хәким Нигъмәт Хәким Рафаил Хәкимов Гөлнара Хәкимова Фирая Хәкимова Сибгат Хәким Фәрит Хәкимҗанов Ягъкуб Хәлили Габделхак Хәлилов Зәбир Хәлимов Алмаз Хәмзин Айдар Хәлим Йолдыз Хәлиуллин Альбина Хәлиуллина Роза Хәлиуллина Фирая Хәлиуллина Сәгыйд Хәлфин Ризван Хәмид Булат Хәмидуллин Лирон Хәмидуллин Роза Хәмидуллина Флүрә Хәмидуллина Малик Хәмитов М.Хәнәфи Зәки Хәнәфиев Рафаил Хәплехәмитов Дөлфәт Хәрби Әхмәтгәрәй Хәсәни Альберт Хәсәнов Аяз Хәсәнов Әнәс Хәсәнов Гарәфи Хәсәнов Гыйззәтулла Хәсәнов Мансур Хәсәнов Мәхмүт Хәсәнов Нурислам Хәсәнов Рим Хәсәнов Алсу Хәсәнова Асия Хәсәнова Миләүшә Хәсәнова Фәридә Хәсәнова Рәхим Хисаметдинов Рафис Хисами Нурмөхәммәт Хисамов Фәһимә Хисамова Рифкать Хисмәт Рахмай Хисмәтуллин Хәй Хисмәтуллин Илсур Хөснетдинов Илдар Хөсни Хәниф Хөснуллин Фәния Хуҗахмәт Гали Хуҗи "Илдус Хуҗин Мәгъсүм Хуҗин Фаяз ХУҖИН Фирдәвес Хуҗин Диләрә Хуҗина Наилә Хөрмәтова Мәгъмүрә Хөрмәтуллина Нур Хөсәенов Резидә Хөсәенова Фатих Хөсни Зиннур Хөснияр Котдүс Хөснуллин Алсу Хөснуллина Мәхмүт Хөсәен Шәриф Хөсәенов Гөлнирә Хөсәенова Кәмал Хөҗәнди
Мөсәгыйт Хәбибуллин Мөсәгыйт Мөдәррис улы Хәбибуллин 1927 елның 25 декабрендә Оренбург өлкәсенең Абдуллин районы Габдрахман авылында крестьян гаиләсендә туган. Башлангыч белемне үз авылларындагы мәктәптә ала, аннары Татарстанның Баулы районы Шалты җидееллык мәктәбендә укый. Бөек Ватан сугышы елларында, уку белән бергә, колхоз эшендә актив катнаша. 1944 елны уналты яшьлек яшүсмер егет Чиләбе өлкәсенә китә һәм, һөнәр мәктәбен тәмамлап, 1946—1953 еллар арасында башта Магнитогорск металлургия комбинатында токарь, аннары Башкортстанның Октябрьский шәһәрендәге бораулау конторасында мастер булып эшли. 1953 елда ул комсомол путевкасы белән туган авылына кайта һәм биш елга якын авыл хуҗалыгы производствосында инженер-механик хезмәтендә була. 1958 елда М. Хәбибуллин Татарстанның Баулы эшчеләр поселогына күчеп килә һәм 1966 елга кадәр «Баулынефть» транспорт конторасында шофер, автомеханик, 1961—1962 елларда «Байрак» исемле Баулы район газетасы редакциясендә әдәби хезмәткәр булып эшли. Шул чорда кичке урта мәктәпне, аннары, читтән торып укып, 1971 елда В. И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлый.
1966—1968 елларда М. Хәбибуллин Татарстанның Азнакай эшчеләр поселогында яши һәм Азнакай район газетасы «Маяк» редакциясенең промышленность, төзелеш һәм транспорт бүлегенә җитәкчелек итә, 1969—1971 елларда исә, Таҗикстанга китеп, Ленинабад төбәгендәге Рудәкый исемендәге урта мәктәптә тарих һәм җәмгыять белеме фәннәре укыта.
1971 елның июненнән бирле М. Хәбибуллин Казанда яши һәм Татарстан Язучылар союзы идарәсенең оештыру эшләре буенча секретаре вазифаларын башкара. Ул— 1957 елдан КПСС члены.
Мөсәгыйт Хәбибуллин әдәбиятка зур хезмәт тәҗрибәсе туплап, тормышның үз эченнән килгән прозаикларның берсе. Аның тәүге әдәби язмалары район газетасында 1950 еллардан күренә башлый. Алтмышынчы еллар башында исә республика көндәлек матбугатында хикәяләре («Соңгы рейс» «Гөлсәхрә» һ. б.) һәм ниһаять, 1969 елда «Казан утлары» журналында «Унсигезенче яз» исемле повесте басылып чыга. Унсигезенче язын каршылаучы яшүсмер кызның мөстәкыйль тормыш юлына аяк басуын һәм шул чактагы катлаулы кичерешләрен шактый реалистик рухта, ышандырырлык итеп сурәтләгән бу повесть, әдәби осталыкка бәйле кайбер кимчелекләре булуына карамастан, укучылар һәм әдәби җәмәгатьчелек тарафыннан җылы каршы алына. Авторның шуннан соң язылган һәм тормышка, коллектив хезмәткә мөнәсәбәттә төрле профессия кешеләренең (колхозчыларның, нефтьчеләрнең, шоферларның, төзүчеләрнең, врачларның һ. б.) мораль һәм рухи дөньяларын ачуга багышланган «Икмәк кадере» (1968), «Тау белән тау очрашмаса да...» (1970), «Хәтер ярлары» (1977) повестьлары һәм бигрәк тә җитмешенче еллардагы авыл тормышының катлаулы проблемаларын күтәргән «Чоңгыллар» (1973) романы шул чор татар прозасындагы үзенчәлекле әсәрләр буларак кабул ителәләр. «Чоңгыллар» романы өчен М. Хәбибуллин 1977 елда Татарстанның Әгерҗе районы А. Пушкин исемендәге колхоз премиясенә лаек булды.
Язучы буларак, М. Хәбибуллин чынбарлыкны фәлсәфи һәм тарихи тасвирлау юнәлешендә үсә бара. Сиксәненче еллар башында иҗат ителгән «Сулар үргә акса да» һәм борынгы төрки халыкларның тарихына багышланган «Кубрат хан» («Казан утлары», 1984, 8—10 нчы саннар) романнары аның зур иҗади мөмкинлекләре хакында сөйли.
М. Хәбибуллин көндәлек матбугатта басылган яисә радио, телевидение аша яңгыраган публицистик мәкаләләре һәм чыгышлары белән дә укучыларга яхшы таныш. 1978 елда аңа Татарстан АССРның атказанган культура работнигы дигән мактаулы исем бирелде.
М. Хәбибуллин— 1970 елдан СССР Язучылар союзы члены.

БИБЛИОГРАФИЯ

Җиде юл чатында: Повесть һәм хикәяләр.—Казан: Таткитнәшр., 1969.— 176 б. 9000. Рец.: Бәләкәй рецензия.—Казан утлары, 1970, № 11, 180 б.
Икмәк кадере: Повесть, хикәяләр.— Казан: Таткитнәшр., 1972.— 175 6. 12 000
Тау белән тау очрашмаса да: Повесть.— Казан: Таткитнәшр., 1974.— 207 б., 10 000. Рец.: Мостафин Р. Каршылыклар аша.— Соң. Татарстан, 1977, 14 авг.; Хатипов Ф. Эшче рухы.— Казан утлары, 1976, № 8, 154—162 б. Күрсәт, әсәр турында 159—161 б.
Чоңгыллар: Роман.— Казан: Таткитнәшр., 1976.— 399 б. 15 000. Рец.: Сарьян X. Бүгенге авыл һәм кешеләре.— Кит.: Сарьян X. Уеңны уйдырып сал... Казан, 1977, 3—22 б. «Чоңгыллар» турында 16—20 б.; Камалов Б. Тормыш чоңгыллары.— Соц. Татарстан, 1975, 31 авг.; Гаффар Ә. Тормыш мәгънәсе эзеннән.— Соц. Татарстан, 1979, 1 март. «Чоңгыллар» әсәре буенча телеспектакль.
Унсигезенче яз: Повестьлар, хикәяләр.— Казан: Таткитнәшр., 1977.— 240 б. 14 000. Рец.: Рябков Г.— Татарстан яшьләре, 1969, 12 июнь.
Хәтер ярлары: Повесть һәм хикәяләр.— Казан: Таткитнәшр., 1981.— 295 6., 1 б., портр. 15 000.
Сулар үргә акса да: Роман.—Казан: Таткитнәшр., 1984.—352 б. 30 000
Сагди: Повесть/Пер. Н. Нефедова — М.: Современник, 1975.—239 с. 30 000. Рец.: Рафиков М. Впервые на русском языке.— Сов. Татария, 1976, 7 июля.
Водовороты: Роман/Авториз. пер. с татар. Н. Нефедова.— М.: Современник, 1978.—383 с. 75 000. То же.—М.: Сов. Россия, 1980.—491 с. 50 000. То же.—М.: Современник, 1985.—352 с. 100 000. Рец.: Сотскова С. Вечное ремесло.— Лит. Россия, 1979, 7 сент.? с. 20; Махмудов А. Водовороты жизни.—Сов. Татария, 1980, 5 окт.; Хантемирова Г.— Лит. обозрение, 1982, № 4, с. 67—68; Д ементьев В. На стрежне жизни.—Волга, 1983, № 4, с. 129—136. Статья посвящена разбору повестей В. Нуруллина. «С ношей гору не обходят», А. Емельянова «Год — тринадцать месяцев» (Чуваш, писатель) и романа М. Хабибуллина «Водовороты». Восемнадцатая весна: Повести. Пер. с татар.—Казань. Таткнигоиздат, 1982.—384 с. 100 000— (Б-ка «Волжские просторы»).

Аның турында

Расих А. Шатланып тәкъдим итәм [М. Хәбибуллинны СССР Язучылар союзына].—Казан утлары, 1971, № 2, 183—184 б. В ә л и е в М. Табарга һәм югалтмаска: М. Хәбибуллинга 50 яшь.— Татарстан яшьләре, 1977, 27 дек. Гамбәров Н. Бәхеткә юл —гел алда.—Казан утлары, 1977, № 12, 148—152 б. Камалов Б. Тормыш кадерен белеп.— Соц. Татарстан, 1977, 25 дек. Мәҗитов 3. Геройлары — чорыбыз кешеләре.—Яшь ленинчы, 1977, 24 дек. Мустафин Р. Водовороты жизни: К 50-летию М. Хабибуллина.— Сов. Татария, 1977, 29 дек. Мусин Ф. Движение характера.— Правда, 1980, 11 янв.
©"Совет Татарстаны язучылары" китабыннан файдаланылды (Даутов Р.Н., Нуруллина Н.Б. Совет Татарстаны язучылары. – Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1986) Казан утлары №2, 2006

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013