Бүген Нихром браузерын куеп карагыз Әдипләр: Гали Хуҗи
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән Зөлфәт cайты Кадыйр Сибгат сәхифәсе Гүзәллек дөньясында Наис Гамбәр сайты Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе Татар сайтлары Мөҗәһит сәхифәсе Мөслим районы үзәк китапханәсе

Безнең дуслар

Якупова Йолдыз сайты Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе Фәрит Вафин сайты
Сорагыз - җавап бирәбез

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Гали Хуҗи

A Ә Б В Г Д Е Җ З И Й К Л М Н O Ө П Р C Т У Ү Ф =>Х<= Ч Ш Э Ю Я Һ
Ринал Хаҗиев Сәлим Мирза Хазбиевич Ибраһим Хаккый Вахит Хаков Тәзкирә ХАКОВА Фатих Халиди Ильяс ХАЛИКОВ Хәкимҗан Халиков Гали Халит Нияз Халит Рим Халитов Яхъя Халитов Ленар Хамматов Фәния ХАММАТОВА Эльмира ХАММАТОВА Рамил Ханнанов Расих Ханнанов Айгөл Ханова Зөлфия Ханова Ренат Харис Зөфәр Харисов Миргалим Харисов Гөлназ ХАРИСОВА Харәзми Фәрит Хатипов Индира Хафазетдинова Габбас Хафизов Габдрахман Хафизов Илнар Хафизов ЛИНАР ХАФИЗОВ Марс Хафизов Роза Хафизова Камбәр Хәбибуллин Рафис Хәбибуллин Рәсим Хәбибуллин Гөлсинә Хәбибуллина Ләйсән Хәбибуллина Люция ХӘБИБУЛЛИНА Нәфисә Хәбибдиярова Венера Хәбибрахманова Фәридә Хәбибрахманова <Мизхәт Хәбибуллин Мөсәгыйт Хәбибуллин Роза Хәбибуллина Әсгать Хәеркәев Илгиз Хәеркәев Әбү Хәжиб Хәсән Хәйри Вәсилә Хәйдәрова> Фәйрүзә ХӘЙДӘРОВА Марсель Хәйретдинов Рәшит Хәйретдинов Аида ХӘЙРЕТДИНОВА Сания Хәйретдинова Әнвәр Хәйри Гокәшә Хәйруллин Алмаз Хәйруллин Данис Хәйруллин Зөлфәт Хәйруллин Илдар Хәйруллин Исхак Хәйруллин Хәниф Хәйруллин Альбина Хәйруллина-Вәлиева ИЛСӨЯР ХӘЙРУЛЛИНА Мәдинә Хәйруллина Вәсимә Хәйруллина Чулпан Хәйруллина Заһит Хәким Зөлфәт Хәким Нигъмәт Хәким Рафаил Хәкимов Гөлнара Хәкимова Фирая Хәкимова Сибгат Хәким Фәрит Хәкимҗанов Ягъкуб Хәлили Габделхак Хәлилов Зәбир Хәлимов Алмаз Хәмзин Айдар Хәлим Йолдыз Хәлиуллин Альбина Хәлиуллина Роза Хәлиуллина Фирая Хәлиуллина Сәгыйд Хәлфин Ризван Хәмид Булат Хәмидуллин Лирон Хәмидуллин Роза Хәмидуллина Флүрә Хәмидуллина Малик Хәмитов М.Хәнәфи Зәки Хәнәфиев Рафаил Хәплехәмитов Дөлфәт Хәрби Әхмәтгәрәй Хәсәни Альберт Хәсәнов Аяз Хәсәнов Әнәс Хәсәнов Гарәфи Хәсәнов Гыйззәтулла Хәсәнов Мансур Хәсәнов Мәхмүт Хәсәнов Нурислам Хәсәнов Рим Хәсәнов Алсу Хәсәнова Асия Хәсәнова Миләүшә Хәсәнова Фәридә Хәсәнова Рәхим Хисаметдинов Рафис Хисами Нурмөхәммәт Хисамов Фәһимә Хисамова Рифкать Хисмәт Рахмай Хисмәтуллин Хәй Хисмәтуллин Илсур Хөснетдинов Илдар Хөсни Хәниф Хөснуллин Фәния Хуҗахмәт Гали Хуҗи "Илдус Хуҗин Мәгъсүм Хуҗин Фаяз ХУҖИН Фирдәвес Хуҗин Диләрә Хуҗина Наилә Хөрмәтова Мәгъмүрә Хөрмәтуллина Нур Хөсәенов Резидә Хөсәенова Фатих Хөсни Зиннур Хөснияр Котдүс Хөснуллин Алсу Хөснуллина Мәхмүт Хөсәен Шәриф Хөсәенов Гөлнирә Хөсәенова Кәмал Хөҗәнди
Гали Хуҗи

(1912-1966)

Татар совет поэзиясендә күп еллар тырышып эшләгән һәм бай әдәби мирас калдырган Гали Хуҗи (Гали Хаҗи улы Хуҗиев) 1912 елның 17 октябрендә хәзерге Татарстан АССРның Апае районы Карамасар авылында крестьян-тимерче гаиләсендә туа. Авылда җидееллык мәктәпне тәмамлый, аннары Казанга килеп, авыл хуҗалыгы институтының хәзерлек курсларында укый. Курсларны тәмамлагач, институтның төп курсына кабул ителә, ләкин авырып китүе сәбәпле, укуын ташларга мәҗбүр була. 1932—1941 елларда башта «Кызылармеец» газетасында әдәби хезмәткәр, соңыннан «Яшь сталинчы» (хәзерге «Татарстан яшьләре») газетасы редакциясендә җаваплы секретарь һәм редактор урынбасары, 1941—1942 елларда ВЛКСМның Татарстан өлкә комитетында пропаганда буенча секретарь вазифаларын башкара. 1937—1941 елларда, төп эшеннән аерылмыйча, Казан дәүләт педагогия институтында укый. 1940 елда Коммунистлар партиясенә член итеп алына.

1942 елда Гали Хуҗи үз теләге белән фронтка китә һәм Җиңү көненә кадәр Беренче Украина фронтында татар телендә чыккан «Ватан намусы өчен» исемле газетаның җаваплы секретаре булып эшли. Фронттагы сугышчан хезмәтләре өчен Кызыл Йолдыз ордены һәм медальләр белән бүләкләнә.

Сугыштан соң да Гали Хуҗи журналистлык хезмәтен дәвам иттерә: башта «Кызыл Татарстан» (хәзерге «Социалистик Татарстан») газетасының үз-хәбәрчесе, ә 1949 елдан 1954 елга кадәр «Яшь сталинчы» («Татарстан яшьләре») газетасының редакторы булып эшли. 1954—1962 елларда ул Татарстан Язучылар союзы каршындагы яшь язучылар белән эшләү (консультация) бюросына җитәкчелек итә. 1963 елдан гомеренең соңгы көннәренә кадәр (Гали Хуҗи 1966 елның 13 октябрендә вафат булды) ул профессиональ язучы сыйфатында әдәби иҗат эше белән генә шөгыльләнә.

Гали Хуҗиның шигырьләре көндәлек матбугатта утызынчы елларның беренче яртысында күренә башлый. Тәүге иҗат тәҗрибәләрен туплаган «Шатлык» дигән җыентыгы 1936 елда басылып чыга. Шушы беренче җыентыгында ук шагыйрьнең соңыннан бөтен иҗаты буенча сузылган төп тематик юнәлеш — совет кешесенең, бигрәк тә яшь буынның, патриотик хисләрен, тормыштагы батырлыгын, каһарманлыгын сурәтләүне игътибар үзәгенә алу омтылышы ачык сизелә. Бу омтылыш соңга таба авторны кече формадагы лирик-публицистик шигырьләрдән катлаулы ситуацияләргә корылган күләмле әсәрләр — поэмалар язуга китерә. Шул рәвешчә яшь шагыйрьнең сугышка кадәрге елларда ук Ватанны саклау темасына багышланган «Комсомолка» (1937), «Хасан күле» (1939) кебек поэмалары иҗат ителә.

Совет патриотизмы темасы Гали Хуҗиның Бөек Ватан сугышы чоры иҗатында аеруча калку чагыла. Фронт тормышы тәэсирендә туган күп санлы лирик шигырьләреннән тыш, ул бу. чорда күләмле биш поэма «Зоя Космо-демьянская» (1942), «Россия» (1944), «Яу күрке» (1944), «Дуслык хикәясе» (1944), «Гражданин, солдат, шагыйрь» (1945) әсәрләрен яза. Болар арасында Ватан сугышына бәйле рәвештә илнең үткәне, бүгенгесе һәм киләчәк язмышы турында лирик-публицистик уйланулар рухында язылган «Россия» һәм шагыйрь Фатих Кәримгә багышланган «Гражданин, солдат, шагыйрь» поэмалары әдип иҗатының гына түгел, шул заман татар поэзиясенең дә поэма жанрындагы уңышлы үрнәкләре булып тәкъдир ителәләр.

Ватан сугышы героикасын поэтик гәүдәләндерүне Гали Хуҗи тыныч төзелеш елларында да дәвам иттерә. Герой шагыйрь Муса Җәлилгә багышланып, «Кырыс хикәят» дигән гомуми баш астына берләшкән өч поэма («Яшь гомерләр ике килми», «Йөрәк кушканча», «Таш капчыкта», 1954—1963), Сталинградны саклау сугышларында һәлак булган рус егете В. Каменщиков, испанлы Р. Ибаррури һәм татар X. Фәтхетдиновларның батырлыгы турындагы «Туганнар», сугыш сәхифәләрен җанландырган «Курск хатирәсе» һәм «Дустым Рим Баһау турында хикәят» (1965) поэмалары әнә шундыйлардан. Бо-ларга тагын героик үткәнгә һәм тарихи шәхесләргә багышланган «Канәфер чәчәге» (грек халкының батыр улы Никос Белояннис турында), «Вөҗдан сүзе» (Юлиус Фучик турында), «Аврора» крейсерында» (Октябрь революциясе турында), «Беренче карлыгачлар» (гражданнар сугышы турында) кебек поэмаларны өстәргә мөмкин. Г. Хуҗи шулай ук язучыдан зур җаваплылык сорый торган лениниана кебек җитди темадан да читтә калмый: Владимир Ильичның яшүсмер чагына багышланган «Идел хикәясе» һәм «Ильичның анасы» (1954) исемле поэмаларын яза.

Утыз биш еллык иҗат дәверендә Г. Хуҗи дүрт дистәдән артык зур һәм кече күләмле поэма, баллада һәм шигъри цикллар иҗат итә. Аларның иң, яхшы дигәннәре, чорның поэтик елъязмалары буларак, татар совет әдәбиятының үзенчәлекле бер сәхифәсен тәшкил итә.
"Совет Татарстаны язучылары" китабыннан файдаланылды (Даутов Р.Н., Нуруллина Н.Б. Совет Татарстаны язучылары. – Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1986)

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013