Бүген Нихром браузерын куеп карагыз Әдипләр: Нурислам Хәсәнов
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән Зөлфәт cайты Кадыйр Сибгат сәхифәсе Гүзәллек дөньясында Наис Гамбәр сайты Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе Татар сайтлары Мөҗәһит сәхифәсе Мөслим районы үзәк китапханәсе

Безнең дуслар

Якупова Йолдыз сайты Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе Фәрит Вафин сайты
Сорагыз - җавап бирәбез

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Нурислам Хәсәнов

A Ә Б В Г Д Е Җ З И Й К Л М Н O Ө П Р C Т У Ү Ф =>Х<= Ч Ш Э Ю Я Һ
Ринал Хаҗиев Сәлим Мирза Хазбиевич Ибраһим Хаккый Вахит Хаков Тәзкирә ХАКОВА Фатих Халиди Ильяс ХАЛИКОВ Хәкимҗан Халиков Гали Халит Нияз Халит Рим Халитов Яхъя Халитов Ленар Хамматов Фәния ХАММАТОВА Эльмира ХАММАТОВА Рамил Ханнанов Расих Ханнанов Айгөл Ханова Зөлфия Ханова Ренат Харис Зөфәр Харисов Миргалим Харисов Гөлназ ХАРИСОВА Харәзми Фәрит Хатипов Индира Хафазетдинова Габбас Хафизов Габдрахман Хафизов Илнар Хафизов ЛИНАР ХАФИЗОВ Марс Хафизов Роза Хафизова Нәфисә Хәбибдиярова Камбәр Хәбибуллин Рафис Хәбибуллин Рәсим Хәбибуллин Гөлсинә Хәбибуллина Ләйсән Хәбибуллина Люция ХӘБИБУЛЛИНА Венера Хәбибрахманова Фәридә Хәбибрахманова <Мизхәт Хәбибуллин Мөсәгыйт Хәбибуллин Роза Хәбибуллина Әсгать Хәеркәев Илгиз Хәеркәев Әбү Хәжиб Хәсән Хәйри Вәсилә Хәйдәрова> Фәйрүзә ХӘЙДӘРОВА Марсель Хәйретдинов Рәшит Хәйретдинов Аида ХӘЙРЕТДИНОВА Сания Хәйретдинова Әнвәр Хәйри Гокәшә Хәйруллин Алмаз Хәйруллин Данис Хәйруллин Зөлфәт Хәйруллин Илдар Хәйруллин Исхак Хәйруллин Хәниф Хәйруллин Альбина Хәйруллина-Вәлиева ИЛСӨЯР ХӘЙРУЛЛИНА Мәдинә Хәйруллина Вәсимә Хәйруллина Чулпан Хәйруллина Заһит Хәким Зөлфәт Хәким Нигъмәт Хәким Рафаил Хәкимов Гөлнара Хәкимова Фирая Хәкимова Сибгат Хәким Фәрит Хәкимҗанов Ягъкуб Хәлили Габделхак Хәлилов Зәбир Хәлимов Алмаз Хәмзин Айдар Хәлим Йолдыз Хәлиуллин Альбина Хәлиуллина Роза Хәлиуллина Фирая Хәлиуллина Сәгыйд Хәлфин Ризван Хәмид Булат Хәмидуллин Лирон Хәмидуллин Роза Хәмидуллина Флүрә Хәмидуллина Малик Хәмитов М.Хәнәфи Зәки Хәнәфиев Рафаил Хәплехәмитов Дөлфәт Хәрби Әхмәтгәрәй Хәсәни Альберт Хәсәнов Аяз Хәсәнов Әнәс Хәсәнов Гарәфи Хәсәнов Гыйззәтулла Хәсәнов Мансур Хәсәнов Мәхмүт Хәсәнов Нурислам Хәсәнов Рим Хәсәнов Алсу Хәсәнова Асия Хәсәнова Гәүһәр Хәсәнова Миләүшә Хәсәнова Фәридә Хәсәнова Рәхим Хисаметдинов Рушад Хисаметдинов Рафис Хисами Нурмөхәммәт Хисамов Фәһимә Хисамова Рифкать Хисмәт Рахмай Хисмәтуллин Хәй Хисмәтуллин Илсур Хөснетдинов Илдар Хөсни Хәниф Хөснуллин Фәния Хуҗахмәт Гали Хуҗи "Илдус Хуҗин Мәгъсүм Хуҗин Фаяз ХУҖИН Фирдәвес Хуҗин Диләрә Хуҗина Наилә Хөрмәтова Мәгъмүрә Хөрмәтуллина Нур Хөсәенов Резидә Хөсәенова Фатих Хөсни Зиннур Хөснияр Котдүс Хөснуллин Алсу Хөснуллина Мәхмүт Хөсәен Шәриф Хөсәенов Гөлнирә Хөсәенова Кәмал Хөҗәнди
Нурислам Хәсәнов
Язучы-прозаик Нурислам Габдулла улы Хәсәнов 1941 елның 1 мартында Татарстанның Теләче районы Шәтке авылында колхозчы гаиләсендә туа. Шәтке җидееллык мәктәбен һәм 1959 елда Олы Нырсы авылы урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, Казанга килеп, 5 нче номерлы һөнәри-техника училищесында укый. Завод станокларын ремонтлау слесаре белгечлеге буенча һөнәри белем алгач, ул 1960-1964 елларда Казан моторлар төзү заводында хезмәт юлын башлый. 1964-1967 елларда Казакъстан якларында армия хезмәтендә була. Гаскәри хезмәт мөддәтен тутырып кайткач, янәдән элек эшләгән заводындагы хезмәтен дәвам иттерә, 1981 елга кадәр анда инженер, смена мастеры, өлкән мастер вазифаларын башкара. Шул елларда читтән торып укып Бөтенсоюз җиңел һәм текстиль сәнәгате институтының (Мәскәү) механика факультетын тәмамлый.
1981-1991 елларда Н.Хәсәнов әүвәл Татарстан радио-телевидение үзәгендә — редактор, инженер, аннары Татарстан Язучылар берлеге каршындагы Әдәбиятны пропагандалау бюросында әдәби хезмәткәр вазифаларын башкара. 1992 елдан 2006 елга кадәр «Теләче хәбәрләре» дигән төбәк газетасының баш мөхәррире хезмәтендә. Хәзерге вакытта ул лаеклы ялда, фәкать әдәби иҗат эше белән шөгыльләнә.
Н.Хәсәновның республика көндәлек матбугатында беренче әдәби язмалары — шигырьләре, нәсерләре, очерк-хикәяләре — узган гасырның алтмышынчы елларында күренә башлый. 1982 елда эшче яшьләр тормышын сурәтләгән хикәя һәм нәсерләре тупланган «Энҗеләр балкышы» дигән беренче җыентыгы басылып чыга. Сиксәненче еллардан башлап, хикәя-нәсер жанрында нәтиҗәле иҗат иткән хәлдә, Н.Хәсәнов прозаның тормыш күренешләрен киңрәк иңләгән, катлаулы кеше язмышларын чагылдырган повестьлар язуга игътибарын юнәлтә. Авыр язмышлы кеше образларын эчке кичерешләре аша психологик планда гәүдәләндергән «Бәхилләрме йөрәк?» (1985), «Язмышың сыналганда...» (1987), «Ак балык» (1988), «Тәкъдир» (1990; икенче исеме — «Бәгырь ярасы», 2002) повестьлары укучылар тарафыннан җылы каршылана. Туксанынчы елларда боларга автор каләменең тагын да үткенләнә, фикеренең кыюлана, тел-сурәтләү чараларының байый, тематикасының тагын да киңәя-тирәнәя баруын күрсәткән «Иңрәү» лирик повесте (1998), Россия армиясендәге башбаштаклыкларны фаш иткән «Җан авазы» (2000) кебек әсәрләре килеп өстәлә. Н.Хәсәнов иҗатында юмор-сатира жанрына караган сәяси яңгырашлы сатирик хикәяләр һәм халык мәзәкләренә охшаш юморескалар да байтак.
1992 елдан ул «Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исем йөртә.
Н.Хәсәнов — 1986 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Энҗеләр балкышы: хикәяләр һәм нәсерләр. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1982. — 976.— 6000 д.
Бәхилләрме йөрәк?: повестьлар. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1985. — 72 б. — 10000 д.
Язмышың сыналганда...: повесть, нәсер һәм хикәяләр. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1988. —1046. —6000 д.
Бәхилләрме йөрәк?: повестьлар һәм хикәяләр / кереш сүз авт. А.Гыйләҗев. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1991. — 304 6. — 15000 д.
Сагыш: повестьлар. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2002. — 240 6. — 2000 д.
Хакыйкать хакы: повестьлар, хикәяләр, нәсерләр. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2005. — 303 6. — 3000 д.
Цена правды: докум. повесть / пер. с татар. Г.Ершовой. — Казань: Дом печати, 2004. — 96 с. — 500 экз.
Крик души: повести / вступит. статья Р.Мустафина; пер. с татар. Г.Ершовой. — Казань: Слово, 2007. — 304 с. — 1000 экз.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

БәшировГ. Яшьләргә өмет // Казан утлары. — 1985. — № 7. — 40-41 6.
ХәсәновМ. Әйтер сүзе бар // Татарстан яшьләре. — 1985. — 19 нояб.
КамаловБ. Каләм саф корычтан //Мирас. — 2002. — № 1. — 49-50 6.
Б ә д и г ы й X. Җан авазы // Мирас. — 2002. — № 2. — 21-27 6.
Дәүләтша Б. Гыйбрәтле «Сагыш» // Ватаным Татарстан. — 2003. — 7 февр.
С а д ә Г. Тауның көче — тауларда // Шәһри Казан. — 2005. — 14 окт.
© Әдипләребез. Биобиблиографик белешмәлек. Казан, Татарстан китап нәшрияты, 2009

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013