Бүген Нихром браузерын куеп карагыз Әдипләр: Миләүшә Хәсәнова
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән Зөлфәт cайты Кадыйр Сибгат сәхифәсе Гүзәллек дөньясында Наис Гамбәр сайты Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе Татар сайтлары Мөҗәһит сәхифәсе Мөслим районы үзәк китапханәсе

Безнең дуслар

Якупова Йолдыз сайты Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе Фәрит Вафин сайты
Сорагыз - җавап бирәбез

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Миләүшә Хәсәнова

A Ә Б В Г Д Е Җ З И Й К Л М Н O Ө П Р C Т У Ү Ф =>Х<= Ч Ш Э Ю Я Һ
Ринал Хаҗиев Сәлим Мирза Хазбиевич Ибраһим Хаккый Вахит Хаков Тәзкирә ХАКОВА Фатих Халиди Ильяс ХАЛИКОВ Хәкимҗан Халиков Гали Халит Нияз Халит Рим Халитов Яхъя Халитов Ленар Хамматов Фәния ХАММАТОВА Эльмира ХАММАТОВА Рамил Ханнанов Расих Ханнанов Айгөл Ханова Зөлфия Ханова Ренат Харис Зөфәр Харисов Миргалим Харисов Гөлназ ХАРИСОВА Харәзми Фәрит Хатипов Индира Хафазетдинова Габбас Хафизов Габдрахман Хафизов Илнар Хафизов ЛИНАР ХАФИЗОВ Марс Хафизов Роза Хафизова Нәфисә Хәбибдиярова Камбәр Хәбибуллин Рафис Хәбибуллин Рәсим Хәбибуллин Гөлсинә Хәбибуллина Ләйсән Хәбибуллина Люция ХӘБИБУЛЛИНА Венера Хәбибрахманова Фәридә Хәбибрахманова <Мизхәт Хәбибуллин Мөсәгыйт Хәбибуллин Роза Хәбибуллина Әсгать Хәеркәев Илгиз Хәеркәев Әбү Хәжиб Хәсән Хәйри Вәсилә Хәйдәрова> Фәйрүзә ХӘЙДӘРОВА Марсель Хәйретдинов Рәшит Хәйретдинов Аида ХӘЙРЕТДИНОВА Сания Хәйретдинова Әнвәр Хәйри Гокәшә Хәйруллин Алмаз Хәйруллин Данис Хәйруллин Зөлфәт Хәйруллин Илдар Хәйруллин Исхак Хәйруллин Хәниф Хәйруллин Альбина Хәйруллина-Вәлиева ИЛСӨЯР ХӘЙРУЛЛИНА Мәдинә Хәйруллина Вәсимә Хәйруллина Чулпан Хәйруллина Заһит Хәким Зөлфәт Хәким Нигъмәт Хәким Рафаил Хәкимов Гөлнара Хәкимова Фирая Хәкимова Сибгат Хәким Фәрит Хәкимҗанов Ягъкуб Хәлили Габделхак Хәлилов Зәбир Хәлимов Алмаз Хәмзин Айдар Хәлим Йолдыз Хәлиуллин Альбина Хәлиуллина Роза Хәлиуллина Фирая Хәлиуллина Сәгыйд Хәлфин Ризван Хәмид Булат Хәмидуллин Лирон Хәмидуллин Роза Хәмидуллина Флүрә Хәмидуллина Малик Хәмитов М.Хәнәфи Зәки Хәнәфиев Рафаил Хәплехәмитов Дөлфәт Хәрби Әхмәтгәрәй Хәсәни Альберт Хәсәнов Аяз Хәсәнов Әнәс Хәсәнов Гарәфи Хәсәнов Гыйззәтулла Хәсәнов Мансур Хәсәнов Мәхмүт Хәсәнов Нурислам Хәсәнов Рим Хәсәнов Алсу Хәсәнова Асия Хәсәнова Гәүһәр Хәсәнова Миләүшә Хәсәнова Фәридә Хәсәнова Рәхим Хисаметдинов Рушад Хисаметдинов Рафис Хисами Нурмөхәммәт Хисамов Фәһимә Хисамова Рифкать Хисмәт Рахмай Хисмәтуллин Хәй Хисмәтуллин Илсур Хөснетдинов Илдар Хөсни Хәниф Хөснуллин Фәния Хуҗахмәт Гали Хуҗи "Илдус Хуҗин Мәгъсүм Хуҗин Фаяз ХУҖИН Фирдәвес Хуҗин Диләрә Хуҗина Наилә Хөрмәтова Мәгъмүрә Хөрмәтуллина Нур Хөсәенов Резидә Хөсәенова Фатих Хөсни Зиннур Хөснияр Котдүс Хөснуллин Алсу Хөснуллина Мәхмүт Хөсәен Шәриф Хөсәенов Гөлнирә Хөсәенова Кәмал Хөҗәнди
Миләүшә Хәсәнова Хәсәнова Миләүшә Кәшбетдин кызы 1978 елның 1 сентяберендә Татарстанның Мөслим районы Вәрәшбаш авылында туган. Бөгелмә педагогия училищесын 1996 нчы елда, Яр Чаллы педагогия институтын 2008 елда тәмамлаган. 2008 елда икенче категориягә кабат аттестация үткән.
Вәрәшбаш мәктәбендә укыта. Укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары, мәктәпнең “Туган як” музее җитәкчесе. Музейда “Туган як серләре” түгәрәген җитәкли.

ЧИГҮЛЕ КУЛЪЯУЛЫК

Хикәя
Мәдинә әби йокысыннан теш күреп уянды. Имеш, аңа ап-ак теш чыккан икән, аның төбендә бер тамчы кан да бар. Моны ул нәрсәгә юрарга да белмәде. Төштә кан күрсәң, туганың, белән очрашуга була, диләр, әллә сеңлем Кәримә кайта микән, дип уйлап куйды. Сагынуын, күрешәсе килүен әйтеп хат та юллаган иде шул сеңлесе.
Көтүләр китеп, озак та үтмәде, ишектән авыл советы рәисе Шәүкәт килеп керде – Озын сүзнең кыскасы болай, – диде ул хәл-әхвәл сорашкач. –Безнең авылга яңа укытучы килә. Яшь кенә кыз. Гөлсәрия исемле. Менә шул балага яшәргә урын кирәк иде, Мәдинөттәй. Ћи диярсең икән, үзеңө иптәш тә булыр...
Мәдинә әби, озак уйлап тормады, ялгызлыкның бик авыр, кышкы төн-нәрнең озын булуын әйтеп, рәискә ризалыгын бирде.
– Ун ел элек гүр иясе булган Сәфәргали белән Мәдинә бик матур гомер итте. Кеше арасында ким-хур булмадылар, алны-ялны белмичә, көн-төн эшләп, бердәнбер кызлары Гөлүсәне кеше итәргә тырыштылар. Ләкин ул кыз игелекле бала булмады – Ерак Себер якларына бер урыска кияүгә чыкты да, әти-әнисен бөтенләй диярлек онытты. Баштарак ике-өч елга бер булса да кайткалый иде, хәзер әтисе үлгәннән бирле күренгәне дә юк. Хатлары да килми.
Тәрәзәдән күзен алмыйча кызын көтеп яки төннәрен hәр ят тавышка да сискәнеп уянганда, Мәдинә әбинең күңеленә бик яман уйлар да килә: бәлки аны Ходай үзе шулай газаплыйдыр. Яшьлектәге гөнаhлары өчен. Ә гөнаhлары аз булмады аның. Сугыштан соңгы, авыр чорлар иде. Әтисе: "Без укый алмадык, син укы", – дип, барлы-юклы акчаларны табып, Мәдинәне Бөгелмәгә укырга озатты. Бер ел узгач, тулай торакта яшәгәндә ул чибәр генә егет белән танышты. Шактый өлкәнрәк hәм күпне күргән егет иде бу. Ә Мәдинө – беркатлы авыл кызы, аның матур сүзләренә ышанды hәм... тиздән ана булачагын аңлады. Ләкин егет бу хәбәргә сөенмәде, ә киресенчә, сирәк күренә башлады hәм шундый бер очрашу вакытында соңгы сүзен әйтте:
– Синең теләсә кайда йөреп тапкан балаң миңа кирәк булмас. Аны миңа тагарга жыенма да!
Мәдинә ялгыз калды. Әнисе янына да кайтырга курка иде. Авырлы килеш аңа ничек күренсен?! Ләкин бала туарга санаулы гына көннәр калгач, тулай торакка әнисе үзе килеп керде:
– Менә нигә кайтмыйсың икән, – диде ул елап hәм усал сүзләрен кызганмыйча, – Баланы табасың! Әмма калдырып чыгасың! Укуың бар, яшь әле син!
Әйе, әнисенең холкын шәп белә иде кыз. Бала күтәргән килеш өйгә аяк та баса алмаячак ул. Димәк, сабыйдан чынлап та баш тартырга туры киләчәк.
Өч көн буе Мәдинә кулъяулыклар чикте. Аларның берсенә, малай тапсам, дип – Гөлүс, икенчесенә – Гөлүсә, дип язды. Балага ул нәкъ менә шушы исемнөрне куярга бик теләгән иде. Ләкин хәзер иңде исемне бүтән кеше бирәчәк. Шуңа да, бәлки минем теләгемне искә алырлар, дип ул бала белән бергә кулъяулыкның да берсен калдырырга ниятләде.
Биш көн хастаханәдә яткач, Мәдинә кызын соңгы тапкыр имезеп, күкрәгенә кысып елады да, чыгып китте. Әле берни белмәгән сабый янында күз явын алырлык, исемле кульяулык ятып калды – “Гөлүсә”.
Озакламый Мәдинә укуын тәмамлады, эшкә урнашлы. Кызы Гөлүсәне эзләп күпме балалар йортларына барса да, бернинди хәбәр ала алмады. Әнә шулай, өметләре өзелеп, кара кайгыга батып йөргән чагында танышты ул ире Сәфәргали белән. Озакка сузмыйча өйләнештеләр. Кызлары туды. Мәдинә аңа да, беренче сабые истәлеге итеп, Гөлүсә дип исем кушты.
Укытучы кыз Гөлсәрия Мәдинә әбигә көн уртасында килеп керде. Ачык йөзле, ярдәмчел, инсафлы бала икән. Сөйләшә-сөйләшә чәй эчтеләр, ашыкмыйча гына бакчада эшләп керделәр, бергәләп көтү каршыладылар. Ә кичен көтелмөгән хәл булды: урын җәйгәндә Мәдинә әби мендәрен күтәргән иде – идәнгә кәгазьгә төрелгән әйбер килеп төште дә, ачылып китте. Аны күреп, Гөлсәрия кинәт кычкырып җибәрде:
—Абау, мондый кульяулык минем әниемнең сандыгында бар. Бик кадерләп саклый, әнием бүләге, – ди. – Монда Гөлүс, дип язылган, ә бездә Гөлүсә, дип. Әнием Гөлүсә минем!
Барысын да аңлагач, Мәдинә әби, оныгын кочып, тыела алмыйча елады да, елады. Төштә кан күрүе юкка гына булмаган икән бит! Озакламый ул кызы Гөлүсәне дә, бүтән оныкларын да, киявен дә күрү сөенеченә иреште. Хәзер бәхетенә сөенеп туя алмый. Соң булса да, уң булды.

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013