Тәүфыйк Камәретдин улы Сәгыйтов 1937 елның 1 мартында Буа районы Каенлык авылында туган.
Күпьеллык нәтиҗәле хезмәте һәм ТРда массакүләм-мәгълүмат чараларын, телевидение һәм радиотапшыруларны үстерүгә лаеклы өлеш кертүе өчен “Татарстан” дәүләт телевидениесе һәм радиотапшырулар компаниясе”нең радиотапшырулар хезмәте башлыгы Тәүфыйк Сәгыйтовка Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәте белдерелде. Талантлы журналист быел “Бәллүр каләм” бәйгесендә “Фиат” автомобиле белән дә бүләкләнде.
Икенче тормыш
Язучы, радиожурналист Җәүдәт Дәрзаманны радиотапшырулар хезмәте җитәкчесе Тәүфыйк Сәгыйтов белән “Татарстан” дәүләт телерадиокомпаниясендә кырык еллап иңгә-иң эшләүләре генә түгел, рух ныклыгы да берләштерә. Ходай яраткан бәндәсен авыру биреп сынармын дигән. Бу ике шәхескә дә җитди авырулардан аякка басарга туры килә. Җәүдәт абый чир белән аяусыз көрәшне дәвам иткән көннәрендә дә дустын һәм хезмәттәшен онытмый. Дустын, юбилее белән котлап, “Ике тормыш – бер язмыш” дигән эсседән өзек тәкъдим итте.
Зур төзелешләр белән янәшә Бондюгта чал завод, гасырлык тарихы булган химиклар коллективы да салмак кына үз эшен дәвам итә иде. Баш инженер Т.А.Әхмәтов булсын, директор И.Г.Лексин булсын, күп еллар аралашу дәверендә инде Тәүфыйкны тәмам үз кеше итеп бетергәннәр, аңардан яшерен серләре юк иде. Бу юлы да Тәүфыйк белән Тимерхан Әхмәтов, бернинди рәсми кәгазьләргә кагылмый гына, һава шактый салкын булуга да карамастан, төн ката урамда сөйләшеп йөрделәр, күп кенә мәсьәләләрдә фикер уртаклыгы ачыкланды. Казанга кайткач, яхшы гына язма чыгачак, дип сөенде Тәүфыйк.
Иртән-иртүк китәсе иде. Шунда телевидение егетләре дә пәйда булды. Тапшыру эшләгәннәр икән. Машина да бар, ял көне дә, әйдәгез, бергә кайтыйк, аэропортка өлгерәбез әле, дигәч, ничек утыртмыйсың инде, бер коллектив бит. Утыр да төял генә. Күңел киң булса да, урын тар иде шул – әзмәвер гәүдәле оператор белән басып калырга мәҗбүр булган Тәүфыйк директорның өенә шылтыратты:
– Иван Григорьевич, кунаклар шулкадәр күп килде, бакчада хуҗаның үзенә түтәл ясарга да урын калмады дигәндәй, телевидение егетләре дә төялгәч, урын җитмәде бит әле...
– Һе... Ял көне бит, рәтлерәк машина табу авыррак инде, но...
Тәүфыйк аның сүзен бүлдерде:
– Безгә кабина булса, теләсә нинди йөк машинасы ярый, Иван Григорьевич...
– Табарбыз, Тәүфыйк, табарбыз...
“Тэвешник”ларны озатып озак та үтмәде, “ЗИЛ” үзбушаткычы килеп туктады.
– Нәрсә төйибез? – дип шаяртты шофер.
Сүзгә бала чактан кеше кесәсенә керми торган Тәүфыйк та шундый ук шаяру белән җавап кайтарды.
– Безне, – диде, кечкенә машинага сыймый калган тагын әвен кадәр бер пассажирга күрсәтеп. Шофер ышанып җитмәде:
– Кабинага утырырга риза булырсызмы соң әле сез? Икәү сыярсызмы, диюем. Журналистлар дип әйттеләр бит...
– Журналистлар булганга кабинада кайтабыз да инде. Киттек тизрәк, самолетка өлгерәсе бар!
Декабрь урталары иде бу, җитмәсә, галәмәт бозлавык. ”Җәй көннәрендә бу юллардан рәхәтләнеп йөрибез анысы. Кыш көннәрендә җәза инде бу юллардан йөрүләре, җәза“, – дип әйтеп тә бетермәде шофер, әллә тизлек алыштырырга дип муфтага, әллә инде, ниндидер тоткарлык күреп, тормозга басты шунда, машина бер урында бөтерчек шикелле әйләнеп китте дә... Бер мизгел эчендә бөтен тормышы күз алдыннан кичте Тәүфыйкның – ялан тәпиле балачагы Каенлык урамнарыннан йөгереп узды, “Улым!” – дип кулларын алга сузган әнисе Мәнсура инәлде. “Кая ашыгасың, без бит барыбыз да сине өйдә көтәбез!” – дип, туй күлмәге кигән Гөлҗиһаны чагылып үтте. Шуннан соң ни булганын Тәүфыйк инде хәтерләми. Әллә, тәне җиңеләеп, күккә аша башлады шунда, әллә төпсез упкынга очты... Берәүнең җиде катлап сүгенеп: “Горишь ведь, ...мать! Вставай, вылезай из кабины!” – дигән тавышыннан бераз аңга килгәндәй булды. Әллә җиде кат күктән җиргә төште шунда, әллә җиде кат җир астыннан югарыга, җир өстенә күтәрелде. Күзләрен ачса, машина каядыр юл читендә янтаеп ята. Руль ягы өстә, Тәүфыйк янтайган якта. Кузгалырга тели – кымшана да алмый. Аяк-куллар рәсемдә дә ясап булмаслык шәкелдә каерылган. Тән – тоташ ут. Шофер уртада калган әзмәверне, тегесе иң аста калган Тәүфыйкны таптап чыккан. Болай да сынган аяк-кулларны, кабыргаларны тагын да имгәткән инде болар. Кузгала алмауның тагын бер сәбәбе – әйләнгәндә ничектер ачылып киткән ишек кабат ябылган да, пальто, костюмы шунда кысылып калган икән. Ничек үзе очып чыкмаган да, ничек ишек кысып үтермәгән, бер Ходай үзе генә белә... Ә моторга инде ут капкан, машина яна. Үзе генә чыга алмасын аңлаган шофер белән юлдашы ничек кирәк алай Тәүфыйкны пальтосы белән костюмыннан аерып, кабинадан тартып чыгардылар. Чамасыз авыртудан Тәүфыйк тагын аңын югалтты. Аны аэропортка “ашыгыч ярдәм” машинасында китерделәр шикелле. Самолет очарга күптән әзер, халык авариягә эләккән корреспондентны китереп җиткергәннәрен көтә иде. Булачак пассажирның хәлен күргән аэрофлот хезмәткәрләре аны шәһәр хастаханәсендә калдырырга киңәш итеп карадылар. Әмма юлдашларының карары нык – алар хезмәттәшләрен, һичшиксез, калага кайтарып җиткерергә тиеш. Ә Тәүфыйк үзе ни дә булса хәл итәрлек хәлдә түгел иде.
Авария дигәннән, нәкъ менә шул көннәрдә Сәгыйтовлар гаиләсе авария хәлендәге фатирларыннан рәтлерәк йортка күченергә җыенып йөриләр иде. Тәүфыйк сәфәр чыгуга, Мәскәүдә әнисенең сеңлесе – Һәдия апасы дөнья куйган икән, шул күңелсез хәбәрне җиткерергә дип, Гөлҗиһан Каравай бистәсенә киткән икән. Әниләре бик борчылгандыр инде, күрәсең, Мәнсураны тынычландырам дип, башка туганнары белән бергә аны да Мәскәүгә озатышып, Гөлҗиһан да бераз тоткарланды. Гөлҗиһанның әнисе Гөлҗамалны хастаханәгә салганнар. Ята инде Тәүфыйк өйдә, нишләсен. Гөлҗиһан әнисенең апасы да яшьләр янында яши иде ул чакта. Гөлҗиһан кайткач, әйтә бу:
– Карале, ә, әллә ни булган бит әле безнең Тәүфыйкка. Гомер булмаганны, исерек дисәң, исерек түгел, иптәшләре кайтарып салганнан бирле ята шулай. Ни торганы, ни ашарга-эчәргә сораганы юк...
Барысын да ишетеп ятса да, дәшмәде Тәүфыйк, авариягә эләктем дип, болай да кайгыга калган хатынын хафага саласы килми иде аның.
Хәлне абайлап алган Гөлҗиһан, бик саклык белән генә киендереп, ирен янәшәдәге 5 нче шәһәр хастаханәсенә алып китте. Тик монда, авыруның хәлен күрүгә үк, аны Горький урамындагы савыктыру хирургиясе хастаханәсенә озаттылар. Кичекмәстән стационарга салу кирәк булса да, Гөлҗиһан аны хастаханәдә калдырмады, үзе белән өйгә алып кайтып китте.
Икенче көнне, дүшәмбе иртәсендә Татарстан радиосында чираттагы летучка, ягъни атналык эшкә йомгак ясау бара иде. Комитет рәисе Ф.Г.Надыровны телефонга чакырттылар. Бондюг химия заводы директоры И.Лексин икән. Исәнме юк, саумы юк, турыдан ярмасынмы теге:
– Фаик Газизович? Сезнең анда Тәүфыйк үлдеме, әллә тере калдымы? Бу көтелмәгән сораудан Фаик Надыйровның башына гөрзи белән органдай була.
– Н... ничек инде, үлдеме? Нигә дип үләргә тиеш ди әле безнең Сәгыйтов?
Үз чиратында И.Лексин аптырашта кала.
– Ишетмәдегезмени, автокатастрофага эләкте бит ул. Самолетка салып җибәргәндә, сулышы чак беленә иде, диләр... Исән булса, шылтыратсын. Машина да сафтан чыккан. Гамәлгә тиз генә кертерлек түгел...
Хуҗа тавыш кубара:
– Кайда Сәгыйтов?
– Менделеевскида командировкада.
– Кайчан кайтырга тиеш иде?
– Бүген.
– Ә нигә летучкада юк?
– Белмибез. Юлдадыр, килеп җитәр...
– Килеп җитә алмас шул, авариягә эләккән Тәүфыйк. Әмма үлем хәбәре дә килмәде. Исән, димәк... Тиз генә фатирына барыгыз, кирәк ярдәмне оештырыгыз, – дип, летучканы вакытыннан алда тарата җитәкче.
Радиодан өйгә тиз килеп җиттеләр. Ул арада, кем хәбәр итеп өлгергәндер, фатирга Тәүфыйкның кордашы, фикердәше һәм якын дусты, радионың актив штаттан тыш хәбәрчесе хирург Фаик Мостафин да килеп керде. Хәлне ачыклагач, мөмкин булган ярдәмнең барысын да оештырып, бу өлкәдә үзе кирәк дип тапкан бөтен белгечләрне аякка бастырды. Әмма авыруны аякка бастыру алай җиңел генә бирелмәде. Берәр айлап урында яткач, сеңлесе Равия, чираттагы ялын алып, киез итекләр киертеп, аны әз-әзләп урамда йөртә башлады. Гаиләдә игътибар иттеләр: Тәүфыйкның чәчләре күзгә күренеп агара, әле һаман уңга-сулга карый алмый, укуының рәте юк, ике-өч юл укуга арый, баш авыртудан, күңеле болганудан зарлана. Шулай дүрт айлап вакыт узып китте. Дәвалаучы табиблар гариплек буенча II группа инвалидлык белән пенсиягә чыгару хакында сүз күтәрә башладылар. Эштән азат ител – дәвалау вакыты чыкты, диделәр. Болай да керпе чәчләре тәмам үрә торды Тәүфыйкның. Ничек инде, шушы яшьтә аңа, Тәүфыйк Сәгыйтовка, утызын да тутырмаган, үргә каратып үгез җигәрлек иргә, II группа инвалидлык, пенсия?! Гомердә дә буласы юк бу хәлнең! Тырышачак, тырматачак, тешләре белән ябышып йөриячәк, әмма барыбер аякка басачак. Әнә бит, кул-аяклар урынында, кабыргалар инде төзәлеп килә. Баш әйләнәме? Әйләнсен, аңа да вакыты җиткәч тормоз табылыр, әйләнмәс... Берничек тә игә китерә алмагач, аның хәлен контузия алган солдат белән чагыштырып аңлатырга тырышып карадылар. Аптырагач, иң авырткан урынга да “сугып” карады Фаик дусты:
– Тәүфыйк, аяк-кулларың гына булса, каян килеп, кая китмәгән, баш дигәне дә кирәк бит әле синең эштә. Ә баш дигәнең... Үзсүзле ягың бар инде анысы, менә шуны оптимизмга җиксәң иде син аны. Крокодил кебек гел алга кара...
Аңа, үзе әйтмешли, “крокодил кебек” туры караса да, эндәшмәде Тәүфыйк. Үз уе, үз гамьнәре көчлерәк иде:
– Булды, Фаик. Башым урынында минем. Дус булсаң, тизрәк ныгытып аякка басарга булыш син... “Баш, баш” дип, юкка әйләндермә болай да әйләнгән башны. Менә шул әйләнүдән котылырга кирәк тизрәк.
Оптимизм дигәне Тәүфыйкның үзе белән бергә туган инде анысы. Менә бу юлы да келт итеп исенә төште: аның әле диплом язу ялы алынмаган лабаса! Янына чираттагысын да китереп өстәсәң... Шактый гына хәл алырлык ара ич бу!
Гөлҗиһанның хастаханәдә калдырмыйча өйгә алып кайтуы да яраган булып чыкты. Башта журналга “сильное сотрясение головного мозга” дип язылган булса да, авыруны өй шартларына алып киткәч, ниндидер катлаулылыктан, өстәмә җаваплылык алудан шикләнептер инде, ул урынга кисеп, “ушиб затылочной части головы” дип язып ябыштырып куйганнар, рәхмәт төшкерләре! Бу бит инвалидлык проблемасын шактый чигерә, тартышырга урын калдыра дигән сүз...
Диплом язар көннәр җитте. Үзе генә туры барып, туры кайта алмаячагын яхшы аңлаган Тәүфыйк ярдәмгә сеңлесе Равияне алды. Кайсы бүлмәгә ниндирәк сызыктан барырга, кая туктарга, кая утырырга алдан ук план корып куйдылар: Равия абыйсы белән янәшә бара да, өстәлгә тезеп куелган контроль эшләр белән кызыксынган булып, абыйсыннан адым чамасы гына читтә кала. Монысы Тәүфыйк алай-болай тигезлеген югалта башласа, тотып калыр өчен кирәк. Әгәр сөйләшү озакка сузылу ихтималы булса, Равия, килеп, “сөйләшеп бетерәсезме соң әле” кебегрәк сорау белән проректорның игътибарын читкә юнәлтергә, сөйләшүне тизләтергә тиеш була. “Операция” катлаулануларсыз гына узды – дүрт айлык диплом ялына рөхсәт язуы Тәүфыйкның күн тышлы папкасына кереп яткан иде инде...
15-12-2012 №248 (26967)
Җәүдәт ДӘРЗАМАН
www.Vatantat.ru