|
Серафима Кәниф кызы Сафина 1960 елның 20 маенда Башкортостан Республикасының Калтасы районы Күгәрчен авылында туган. Тормыш юлын КАМАЗда кранчы булып эшләүдән башлый. 1992 елда Башкорт дәүләт университетын тәмамлый, укытучы булып эшли.
ИГЕЛЕК
Иртәгә димә, соң булыр,
Син бүген үк эшләп кал:
Халык белмәсә, балык белер,
Изгелек кыл да суга сал.
Игелекле һәр мизгелнең
Кадере чиксез - белче син.
Йолдыз сүнсә дә, нурлары
Килеп җитә - күрче син.
МИЛЛӘТ ДИСӘМ
Милләт дисәм, миләр кайный,
Халык дисәм, сызлый җаннар.
Телем көрмәкләнә дисәм,
Йөрәккә укмаша каннар.
Ил-көнемә якты нурлар
Илтсен минем туры юлым.
Кайтсын, кайтсын иманына
һәрбер кызың, һәрбер улың.
Ләйсән - моңлы бишегебез. Яр Чаллы, 2009
|