Рафис Сәлим (Рафис Хәсән улы Сәлимҗанов) 1952 елның 1 октябрендә Татарстан АССРның хәзерге Тукай районы Иштирәк авылында колхозчы гаиләсендә туган. Үз авылларында сигез класс, Түбән Кама шәһәрендә урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, 1970—1975 елларда В. И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетында татар теле һәм әдәбияты белгечлеге буенча югары белем ала һәм хезмәт юлын башлый: бер ел Зәй районының Бигеш урта мәктәбендә тарих һәм татар теле укытучысы, район комсомол комитетында инструктор (1976—1977), район газетасында («Дуслык байрагы») корреспондент була. 1979 елны Р. Сәлим Чаллыга күчеп килә һәм шул вакыттан бирле КамАЗ предприятиеләрендә төрле эшләрдә эшли.
Р. Сәлим әдәби иҗат эшен балалар өчен хикәяләр һәм юморескалар язудан башлый. 1974 елны «Ялкын» журналының 3 нче санында яшь авторның «Африка тавышы» исемле беренче хикәясе басылып чыга. Шуннан соң, сиксәненче еллар башында, аның республика газета-журналларында, күмәк җыентыкларда, аеруча «Чаян» журналы битләрендә нигездә юмор-сатира жанрында язылган тагын өч дистәгә якын хикәясе басыла. 1984 елда Татарстан китап нәшриятында әдипнең унҗиде юмористик һәм сатирик хикәясен үз эченә алган «Елан мөгезе» исемле мөстәкыйль җыентыгы дөнья күрде. Р. Сәлим—1985 елдан СССР Язучылар союзы члены.
БИБЛИОГРАФИЯ
Елан мөгезе: Юмористик хикәяләр.— Казан: Таткитнәшр., 1984.—112 6. 10 000.
Фәлсәфә һәм татар
©"Совет Татарстаны язучылары" китабыннан файдаланылды (Даутов Р.Н., Нуруллина Н.Б. Совет Татарстаны язучылары. – Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1986)