|
Драматург Данил Хәбибрахман улы Салихов 1958 елның 7 октябрендә Татарстанның Актаныш районы Киров исемендәге совхоз бистәсендә туа. 1976 елда бистәдәге урта мәктәпне тәмамлагач, ул Казан музыка училищесының вокал бүлегенә укырга керә. Өченче курс программасын үткәч, Казан театр училищесына укырга күчә һәм 1983 елда аны тәмамлап, Д.Салихов Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында актер булып эшли башлый. 1985-1991 елларда ул — К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында актерлык хезмәтендә. Аннары, театрдан китеп, 1992-1995 елларда республика балалар журналы «Салават күпере» редакциясендә баш мөхәррир урынбасары һәм 1996 елның гыйнварыннан башлап 2006 елның июленә кадәр Татарстан Әдәби фонды директоры вазифаларын башкара. Хәзерге көндә ул Әлмәт Язучылар оешмасында җаваплы секретарь.
Д.Салихов — актерлык хезмәтеннән үсеп чыккан, сәхнә законнарын, серләрен үзенең хезмәт тәҗрибәсендә сынап үзләштергән, заманча әзерлекле, талантлы драматургларның берсе. Татар сәхнәсенә ул беренче мәртәбә 1988 елда «Туй күлмәгем — соңгы бүләгем» исемле драмасы белән чыга. 1998 елда К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры сәхнәсендә куела башлаган һәм җәмгыятьтәге эчкечелек проблемасының кеше табигатендәге әхлакый уңай сыйфатларны тәмам томалап, гаиләгә, тирә-юньдәге кешеләргә бетмәс кайгы-хәсрәтләр китерүен гыйбрәтле вакыйгалар аша сурәтләгән «Яшьлек хатам — йөрәк ярам» спектакле тамашачы тарафыннан аеруча җылы каршы алына һәм театрның тотрыклы спектакльләреннән берсенә әверелә. Шушы ук театр сәхнәсендә куелган «Бәйрәмгалинең сыер тышавы» (1990), Әлмәт драма театры сәхнәләштергән һәм җүләрләр хастаханәсендәге аяныч хәлләрне фаш иткән «Алла каргаган йорт» драмасы (1991) белән «Хатын түгел — аҗдаһа!» комедиясе (1992), Минзәлә драма театры сәхнәләштергән «Микүләй дәдәйнең бөер ташы» сатирик комедиясе (1992) һәм аннан соңгы елларда Татарстан, Башкортстан, Оренбург, Уфа, Чаллы татар театрларында куелган «Әти кызына өйләнәм», «Кодаң булса генерал», «Чукрак», «Капчыктагы Мәгъфия», «Пуля», «Узып барышлый», «Мөгезле Мәүлихан», «Көтмәгәндә, уйламаганда», «Өзелгән йөзем» кебек сәхнә әсәрләре Д.Салиховны хәзерге татар драматургиясенең әйдәп баручы төп көчләреннән берсе итеп таныта.
Язучы 2000 елдан «Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе» дигән мактаулы исем йөртә. Ул — Татарстан Язучылар берлегенең Г.Исхакый исемендәге әдәби бүләк иясе (2005).
Д.Салихов — 1992 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.
ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ
Яшьлек хатам — йөрәк ярам: пьесалар. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1998. — Ш б. — 3000 д.
Узып барышлый: пьесалар. — Казан: Мәгариф, 2002. — 285 б. — 2000 д. Гыйләҗ тәрәзәләре: пьесалар. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2004. — 286 б. — 3000 д. Таш сандык: пьесалар. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2008. — 320 б. — 3000 д.
ИҖАТЫ ТУРЫНДА
Гыйләҗев А. Ачык капканың ачылыр чагы // Мәдәни җомга. — 1998. — 21 авг.
Акмал Н. Безне рухи чукраклык тышауда тота // Мәдәни җомга. — 1999. — 21 май.
Әхмәдуллин А. Эзләнүләр бәрәкәтлеме? // Казан утлары. — 2000. — № 8. — 131-1366.
Гыймранова Д. Комедия... әллә комедия генә түгелме? // Сәхнә. — 2002. — № 8 (12 авг.).
Гыймранова Д. Театрга гашыйк булыгыз! // Казан утлары. — 2003.—№ 2. — 124-1296.
© Әдипләребез. Биобиблиографик белешмәлек. Казан, Татарстан китап нәшрияты, 2009
|