|
Сугыш ветераны, дүрт китап авторы Шиһабетдин Садыйков Удмуртиядә яшәп иҗат итә.
Яңа елда теләгем
Яңа елны шатланып,
Сөенеп көтеп алам.
Бер ел яшәгән гомерне
Мактап, озатып калам.
Изге ният һәм рух белән
Башладым мин ел башын.
Уңайлыклар, күркәмлекләр
Булды минем юлдашым.
Ел дәвамы тау кадәрле
Изге эшләр башкардым.
Үткәрмәдем бер көнемне
Ак өметтән башка мин.
Җирдә яшәү – зур хәзинә,
Диеп гомер кичердем.
Бу дөньяның ямен, тәмен
Җан түремә иңдердем.
Балаларым, оныкларым
Булды куанычларым.
Дөньяда янып яшәргә
Өмет салучыларым.
Мин бәхетле бу дөньяда
Парлы булуым белән.
Гомер елгам чиста, биек
Ярлары булу белән.
Гомер елгам зур бәхетнең
Диңгезенә юл алсын.
Юлларында сафлыкларга,
Шатлыкларга уралсын.
Кайгылыга бир сабырлык,
Күзләрдә яшьләр кипсен.
Яңа елда исән һәм сау
Яшәргә насыйп итсен.
Тыныч тормышка шатланып,
Язсын балкып яшәргә.
Шундый теләк һәр кешегә
Өлкәннәргә, яшьләргә.
|