|
Драматург Юныс Габдулла улы Сафиуллин 1947 елның 18 октябрендә Татарстанның Зеленодольск районы Бакырчы авылында туган. Башта үз авылларындагы башлангыч мәктәптә, аннан күршедәге Акҗегет авылы сигезьеллык мәктәбендә укый. 1962 елда Казан театр училищесына кабул ителә. Анда укыганда беренче курслардан ук Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры спектакльләрендә актер булып катнаша башлый, җәйге айларда театр белән Татарстан районнарына һәм Урта Азия республикаларына гастрольләргә чыгып йөрм. 1966 елда театр училищесын уңышлы тәмамлаганнан соң, аны Республика күчмә театрына (хәзерге Татар дәүләт драма һәм комедия театры) эшкә билгелиләр. Шул ук елда Совет Армиясенә хезмәткә алына, хезмәтен тутырып кайткач, янәдән Күчмә театрда актер булып эшли. 1976 елда А. В. Луначарский исемендәге Мәскәү дәүләт театр сәнгате институты (ГИТИС) каршында режиссерлар хәзерләүче икееллык Югары курсларны тәмамлый һәм 1981 елга хәтле Казан драма һәм комедия театрында актерлык эшен дәвам иттерә. 1981 елның февраленнән бирле ул Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында башта актер, аннары театрның әдәби бүлек мөдире булып эшли.
Ю. Сафиуллин — җитмешенче елларда татар драматургиясенә килгән сәләтле яшьләрнең берсе. Ул — ике дистәдән артык пьеса авторы. Аларның әле берничәсе генә сәхнәләштерелгән. Шулардай «Әллә өйләнергә инде?!» (Татар дәүләт драма һәм комедия театры, 1977), «Менә без дә үсеп җиттек...» (Әлмәт драма театры, 1979), «Ни булган бу ирләргә?!.» (Әлмәт драма театры, 1981), «Әбидә кунак егетләр» (Минзәлә драма театры, 1981), «Алмазбулат» (Татар дәүләт академия театры, 1981) кебек драма әсәрләре әдәбият-сәнгать җәмәгатьчелеге һәм тамашачылар тарафыннан җылы каршы алынды. Автор үз әсәрләрендә кешеләрдәге әхлак, табигатькә мөнәсәбәт, бүгенге һәм киләчәк буыннар турында уйлану, мещанлыкның яңа формаларына каршы көрәш, мәхәббәт һәм гаилә мөнәсәбәтләренә җитди караш шикелле, замандашларыбызны тирәнтен кызыксындыра һәм борчый торган актуаль мәсьәләләрне күтәрә һәм шуларны үзенчәлекле сәнгать чаралары, әдәби образлар ярдәмендә үтемле итеп әйтеп бирергә омтыла.
1983 елда Татарстан китап нәшриятында драматургның пьесалар җыентыгы («Менә без дә үсеп җиттек...») басылып чыкты.
Ю. Сафиуллин—1982 елдан СССР Язучылар союзы члены.
БИБЛИОГРАФИЯ
Менә без дә үсеп җиттек...: Пьесалар.— Казан: Таткитнәшр., 1983.—176 б., портр. 11000.
Билет на завтра: (Вторая встреча): Пьеса в 2-х д. /Пер. с татар, и ред. Р. Назарова.—М.: ВААП, 1979.—73 л. 75.
Аның турында
Әлфәт ЗАКИРҖАНОВ. РУХИ БИЕКЛЕК
Ханзафаров Н. Кешеләр матур булсын: («Әллә өйләнергә инде?!» комедиясенең Татар дәүләт драма һәм комедия театры сәхнәсендә).— Соц. Татарстан, 1978, 8 янв.
Габиди Ә. Көлдерә дә, уйландыра да: («Менә без дә үсеп җиттек...» комедиясе Әлмәт татар дәүләт драма театры сәхнәсендә].— Соц. Татарстан, 1980, 24-февр.
Поварисов С. «Менә без дә үсеп җиттек...» [Әлмәт драма театры сохнәсендә. Башкортстанда гастроль].—Соц. Татарстан, 1980, 9 апр.
Ханзафаров Н. «Алмазбулатз». [Татар дәүләт акад. театрында].— Соц. Татарстан, 1982, 28 март.
Исхакова И. Дебют драматурга: Пьеса «Жениться что ли?» на сцене Татарского театра драмы и комедии.—Сов. Татария, 1978, 5 февр.
©"Совет Татарстаны язучылары" китабыннан файдаланылды (Даутов Р.Н., Нуруллина Н.Б. Совет Татарстаны язучылары. – Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1986)
|