|
Ул: Сәгъдиева (Жиһангирова) Ләйсән Рәшит кызы;
Туган ягы: Кама - Тамагы районы, Балчыклы авылы;
Туган көне: 1990 ел, 24 апрель;
Укый: Казан медицина коллияте, 3 курс;
Шөгыльлэре: китап уку, шигырь язу, рәсем ясау, жырлау;
Яраткан китап авторы: Г.Әпсәләмов "Ак чәчәкләр";
Шигырьләре "Акчарлак", Безнең гәҗит" газеталарында басыла.
Кадерлемә
Сине тиңлим кыя бөркетенә,
Курыкмыймын салкын жилләрдән.
Бөдрә чәчле, зәңгәр күзле сөйгәнемне
Таба алмам бутән илләрдән.
Эзләмәм дә инде мин читләрне
Син житәрсең бөтен гомеремә.
Башым бутап, зиһенем чуалттың,
Кердең мәнге минем күңелемә.
Уйлыйм бары, сөйгән ярым, синең хакта,
Кайда йөрсәм дә, бары син йөрәктә.
Аермасаң иде безне, Ходай,
Яшимен мин шундый теләктә.
Тик син диеп тибә шашкын йөрәк,
Йөзләремдә шатлык нурлары.
Куз алдыма килеп басасың да,
Тибрәтәсең күнел кылларын.
Әниемә
Әнием -бәгърем, гомер буе безнең
Нәни йөрәкләрне жылыттың.
Иркәләдең кагып иңнәрдән,
Елаганда назлап юаттың,
Безне сакладың син жилләрдән.
Әнием -бәгърем, ялгыз гына безне
Ничә еллар карап үстердең.
Исләремә кабат төшердем...
Елмаюың безгә кызганмадың
Моңа инде кабат төшендем.
Әнием -бәгърем, тормыш юлларына
Нык басарга безне өйрәттең,
Күңелләрдә ялкын дөрләттең.
Ә хәзергә синең чират житте –
Йә, әнием, бул син хөрмәтлем.
Авылыма кайтам
Авылыма кайтам, болыннарны
Кабат урау минем теләгем.
Һәр көн саен аланнарга кереп
Авыз итәм каен жиләген.
Сагындырды инде туган яклар,
Печән исе, урман шаулавы.
Бакчадагы алмагачка кунып,
Сандугачның өзелеп сайравы.
Иртән йөри идем яланаяк –
Таң чыгы бит була файдалы.
Эзләсәм дә инде таба алмам,
Балачагым минем кайдадыр?
Туган якны уйлап, искә төшә
Су буйлары , авылым иртәсе.
Күнелемдә мәңге сакланыр
Балачакның ямьле хатирәсе.
Тол хатынга
Тормыштагы бөтен авырлыкның
Үз жилкәңдә тоеп ачысын,
Үзең салган озын, туры юлдан
Нык адымнар белән атлыйсың.
Язмыш жиле инде ничә кабат
Килеп какты синен капканы.
Тәрәз төбендәге гөлләреңнең
Бары берсе... чәчәк атмады.
Синең иңдә иде тормыш йөге,
Ялгыз тарттың гомер арбасын.
Тик бер теләк, тол хатыннар бүтән
Сагыш утларында янмасын!!!
Жавапсыз мәхәббәт...
Язмышыммы, әллә ялгышыммы?
Әллә инде язмыш шуклыгы?
Сөюемнән аңым томаланды,
Тикшермәдем вәгьдән ныклыгын.
Язмышыммы, әллә хаксызлыкмы?
Синен мина булган карашың?
Назлап, шашып, өзелеп сөюләрең,
Саф хисләрең синең кайда соң?
Нигә, язмыш, нигә мәхәббәтне
Жайлы гына барган жиреннән
Тамырлары белән казып алдың,
Төпкә төшеп, йөрәк түреннән?
Нигә, жаным, өзеп алдың икән
Атып барган роза чәчәген?
Күпме сорау бирдем, берсенә дә
Авыз ачып бер сүз дәшмәдең.
Жимешемә!
Таулар кочагында басып торам,
Ышыкланып салкын жилләрдән.
Әгәр тапсам таулар куышында
Мин жибәрмәм сине, жибәрмәм!
Дингезләргә әгәр килә калсам,
Көймә белән суга керермен.
Күрсәм сине ярның аръягында,
Дулкыннарга каршы йөзәрмен.
Далаларда берьялгызым калсам,
Чакырырмын сине яныма.
Нур бөркегән назлы карашыңнан
Дәва табармын мин жаныма.
Болытларга менсәм төшләремдә,
Йолдызларны җыеп төшәрмен.
Учларымда саклап, ялкыннарын
Сүндермичә сине көтәрмен.
Күрсәм килгәнеңне юл буеннан,
Кул изәрмен сиңа ерактан.
Ачуланма, әгәр күлмәгеңне,
Күз яшьләрем белән чылатсам!
* * *
Аландагы ак каенга
Серләремне сөйләдем.
Тыялмыйча хисләремне
Сөю жырын көйләдем.
Исемеңне кабатлап,
Болыннан чәчкә өздем.
Киләчәк тормышны уйлап,
Бәхет күлендә йөздем.
Аккош булып оча идем,
Төшсәм кул буйларына.
Болытларга карыймын да
Күмеләм уйларыма.
Уйларымда - тик син генә,
Телгәлисен жанымны.
Минеке генә бул, иркәм,
Бирермен бар назымны!
Матбугат.ру
|