|
Дифгат Сирай Татарстанның Алабуга районы Камай авылында туган. Шунда урта мәктәп тәмамлагач, Совет Армиясендә хезмәт итә; аннары Минзәлә, элекке Калинин район газеталарында эшли; партия райкомы инструкторы, колхоз парткомы секретаре була. Читтән торып Алабуга педагогия институтын тәмамлагач, мәктәптә балалар укыта; 1965 елдан Балтач район газетасында җаваплы секретарь, аннары редактор булып эшли. Мәскәүдә Югары партия мәктәбеңдә укып кайткач, ул озак еллар дәвамында—вафатына кадәр "Социалистик Татарстан" газетасында бүлек редакторы вазифасын башкарды (Д. Сирай—1985 елда вафат булды).
Шигырьләре—башта район газеталарында, "Татарстан яшьләре "ндә, "Үсү юлы" альманахында һәм "Яшьлек таңы" исемле күмәк җыентыкта басыла, 1967 елда "Таң сызыла" исемле беренче мөстәкыйль китабы дөнья күрә. Аннары—"Саумы, тормыш" (1968), "Кушнарат (1969), "Кыяларга үзем менәм" (1972), "Кеше турында җыр" (1974), "Мәхәббәтем" (1983) исемле китаплары басылып чыкты. Вафатыннан соң, лирик шигырьләре "Туган як җыры" (1987), юмор әсәрләре "Тәрәзәгә чиртер мизгел" (1986) кебек күмәк китапларда басылды.
©"Казан утлары" №12, 2003
|