|
Марат абыебыз, чын мәгънәсендә, Самара татарларының горурлыгы. Җирле шагыйребезнең дүрт китабы басылып чыкты, олы яшенә карамастан, Марат абыебыз архивларда утырып, тарихи гаделлекне эзли. Үзенең фәнни эзләнүләре белән Самар татарларының тарихын баета.
Хөрмәтле милләттәшләребез, Сезгә Марат абыйның автобиографиясен укырга тәкъдим итәбез.
“ Мин 1931 елның 20 октябрендә Тупли авылында туганмын. Нәсел шәҗәрәм, тарихи яктан, авылга нигез салучы Исмәгыйль бабайга барып тоташа. Әтиемнең әтисе, минем бабам Мөхәммәдсафа исемле булган. Аннан соң Габдулла, Рәхмәтулла, Мәүлет, Мәмәчәле, Кильмәт, Назый бабайларга кадәр исемнәре билгеле.
Казан ханлыгы егылу белән үк, Исмәгыйль бабаебыз ул вакытта “Җылы Җай кизләүләре” дип аталган Тупли җитренә килеп утырып, угыллары белән нигезен корган. Назый бабай белән Исмәгыйль бабай арасында тагын ике- өч бабай булгандыр, ләкин аларның исемнәре билгеле түгел.
Әнием Мәфруза исемле иде, Калимулла бабай кызы. Бабайның нәсел шәҗәрәсе: Шабан, Рәен, Туби бабайларга барып тоташа. Әтием дә, әнием дә белемле кешеләр иделәр, ягъни мәдрәсәләрдә белем алучылардан иделәр.
Мин 1939 елны укырга креп, 1946 елда авыл мәктәбен тәмамладым, Алабуганың бибтехникумында заочно укыдым һәм авыл китапханәсендә1947 елдан эшли башладым. Шул вакыттан инде әдәбият белән якыннан кызыксынып, вак- төяк шигырь – хикәяләр язгалап карадым. Мәктәптә 4-5 класста укыганда ук, әниемнән әйттереп торып “Таһир – Зөһрә” һәм “Йосыф китабы”н күчереп язып алган идем.
Абый үлгәч, “Очучылар бәете”н яздым, соңрак киңәетебрәк биреп, “Ак бәхет” радиостанциясенең эфирында да берничә мәртәбә яңгырады.
Төрле төстәге төрдә әдәбият юлында талпыныш ясап карадым. Шул елларда “Кильмәт батыр” дигән дүрт пәрдәле пьеса да язып карадым, ләкин аны ошатып бетермәдем. Казанга берничә мәртәбә язганнарымны җибәреп карасам да, тулы күләмдә басылып чыкмады.
1960 елларда Казанга барып, белгечләр белән сөйләшеп, машинкада яздырып, беренче шигырьләр җыентыгын үзем өчен генә булдырдым, бер данә. Чөнки ул вакытта әле күбәетергә ксерокопияләр дә юк иде шул.
Ярты гомерем авылда үтсә, калганы Самар шәһәрендә. Бала чактан ук әдәбият белән кызыксынып, бик күп китаплар укырга туры килде. Ә яраткан темем – тарих һә краеведение. Китапларны русча, татарча, мөселманчаларны даими рәвештә укып күзәтеп барамын. Басылып чыккан китапларым: “Рухи сәхифәләр”, 2006; “Мөселман хакимиятләре”, 2006; “Самара җимешләре”, 2007; “Канатлы сүзләр”, 2007. Чиратка тагын берничә китаплык, татарча һәм русча кулъязмалар бар...”
Cамара өлкәсенең татар җәмгыяте сайтыннан алынды.
|