|
Камил Шәмгун улы Сәгъдәтшин 1952 елның 29 февралендә Татарстанның Спас (элекке Куйбышев) районы Иске Рәҗәп авылында дөньяга килә. 1959-1969 елларда ул Иске Рәҗәп урта мәктәбендә укый. Камил өченче сыйныфта укыганда район үзәге — Болгар шәһәрендә нәшер ителүче «Яңа тормыш» газетасында беренче мәкаләләре басылып чыга. Мәктәп елларында аның кечкенә хикәяләре, шигырьләре әледән-әле «Татарстан яшьләре», «Яшь ленинчы» (хәзерге «Сабантуй») газеталарында, «Ялкын» журналында дөнья күрә. 1969 елда ул Казан дәүләт университетының журналистика бүлегенә укырга керә.
1974 елда университетны тәмамлаганнан соң, Камил Сәгъдәтшин хезмәт юлын Казан телевидениесенең яшьләр өчен тапшырулар мөхәррире булып башлый. Автор һәм алып баручы буларак, республикада танылу алган яшь журналистны 1976 елда Татарстанның комсомол өлкә комитетына эшкә чакыралар. 1978-1982 елларда ул КПССның Татарстан өлкә комитеты газета-журналлар нәшриятында партия оешмасы секретаре, аннан соңгы елларда республика профсоюзларының «Яңа аваз» һәм «Новое слово» газеталарының берләштерелгән редакциясендә баш мөхәррир булып эшли. 1992 елдан башлап — «Ватаным Татарстан» газетасында бүлек мөхәррире.
Бу еллар эчендә журналист Камил Сәгъдәтшин актив җәмәгать эшчән-леге алып бара. 2000 елдан башлап ул — «Болгар» якташлык җәмгыяте рәисе. Матбугатта басылып чыккан илледән артык шигыре композиторлар тарафыннан көйгә салына.
1996 елда Казанның «Стар» нәшриятында аның «Җан ярам», 2002 елда «Идел-Пресс» нәшриятында «Янам әле хәзергә» дип исемләнгән шигырьләр җыентыгы басылып чыга.
һәрчак юлда, хезмәт кешеләре арасында булып, җанлы тормыш эчендә кайнавы, бүгенге көн проблемаларын тирәнтен белүе Камил Сәгъдәтшинның соңгы елларда иҗат ителгән «Рәнҗү» повестенда, күпсанлы хикәяләрендә дә ачык чагыла. Әдәбият һәм журналистика өлкәсендәге уңышлары өчен аңа «Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән исем (2002) һәм республика журналистларының «Бәллүр каләм» (2005) бүләге бирелә.
К.Сәгьдәтшин — 2007 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.
ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ
Җан ярам: шигырьләр. — Казан: Стар, 1996. — 158 б. — 1000 д.
Янам әле хәзергә: шигырьләр. — Казан: Идел-Пресс, 2002. — 176 б. — 1500 д.
ИҖАТЫ ТУРЫНДА
Садә Г. Үз тавышы, үз моңы // Шәһри Казан. — 1994. — 20 окт. Камалов Б. Җанны яулаган иҗат // Ватаным Татарстан. — 1996. — 22 дек.
Хәлим А. Камил хисле Камил // Аргамак. — 1997. — № 4. — 68-69 б. Гатауллин Ш. Йөзе көләч, күңеле саф // Ватаным Татарстан. — 2002. — 1 март.
Әдипләребез
Күңел көтә Сабан туйларын
Болгар Сабан туе
Шәһри Болгарда тантана –
Рәбига күл буенда.
Очрашасы килеп тора
Болгар Сабан туенда.
Яшь ханбикә үзе безне
Каршылый сыман монда.
Буыннарның изге рухы –
Каеннар арасында.
Урыска да, чуашка да
Ошый безнең Сабантуй.
Бөек Болгарның тарихын
Олылаган уртак туй.
Идел кочкан утрауларны
Ак томан сарган чаклар.
Яр буенда – Шәһри Болгар,
Изге һәм гүзәл яклар.
Җаныңда булса игелек,
Хөрмәт булса уеңда.
Очрашыйк, әйдә, быел да
Болгар Сабан туенда!
Ватаным Татарстан
|